Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның зур шатлыгы бар

news_top_970_100
«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның зур шатлыгы бар

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Чаллы блогеры Рәмис Гыйльметдинов зур сөенече белән уртаклаша. Рәмис белән тормыш иптәше Гүзәл тиздән икенче тапкыр әти-әни булачак.

«Аллаһка шөкер, без дүртәү булачакбыз», – дип хәбәр итә блогер. Гыйльметдиновлар гаиләсендә Самир исемле бер егет үсеп килә инде.

Рәмис Гыйльметдиновның  декретта утыручы хатын-кызларның нәрсәләргә «сәләтле» булуын күрсәткән вайннары күп. Бу яңалыктан соң халык аның блогында яңа вайннар күрергә өметләнә. «Декреттагы хатыннар»ның икенче сезонын көтәбез болай булгач», – дип язганнар аңа.

«Исәнлек белән күтәреп бетерергә язсын. Сезнең өчен шатбыз», «Котлыйбыз», – дип яза бертавыштан Рәмиснең калган язылучылары. 

Әле күптән түгел генә Рәмис хатыны белән сүзгә килүе, чүт аерылышмый калуы хакында сөйләп, сторислар чыгарган иде. Ахырдан Рәмис моның 1 апрель шаяруы икәнлеген әйтте. Видеоны биредә карый аласыз. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100