Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова: «Керфекне салып ташладым, маникюр юк, намаз укыйм»

news_top_970_100
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова: «Керфекне салып ташладым, маникюр юк, намаз укыйм»
Фото: Видеодан скриншот

Танылган композитор Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында дингә ничек килүе турында сөйләде. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова блогерга кече хаҗ кылу бәясе, намаз укый башлавы һ.б. турында сораулар бирде.

Л.К.: Соңгы вакытта синең хакта гаҗәпләндерә торган тема – ул синең кече хаҗ сәфәре кылуың. Син шундый яшь, каян туды бу уй? Блогыңа караганда, син темага кереп китәрсең кебек түгел иде.

Г.В.: Ул идея әнинеке. Әни хаҗда 2 тапкыр булды. Аның туганнарны җыеп, гомрәгә булса да барып кайту теләге булган. Ул аны оештырды, барыбызны да җыйды. 18-20 кеше идек. Зур әнинең (әби) 4 баласы гаиләләре белән һ.б. Барлык кунакханәне, трансферны, самолет билетын үзе карап оештырды. Аннары гына аның зур эш башкарганын аңладык. Менә шулай барып кайттык.

Л.К.: Сез төрле самолетларда очкансыз, чөнки әниегезнең куркуы бар. «Берәр хәвеф булса, аш үткәрергә дә кеше булмас», – дип борчылган.

Г.В.: Аны шулай дип зур әни курыккан. Кайткач «зур әни, ничек булды» дип сорадым. «Курыктым, бөтен нәселебез белән бер самолетта булсак, берәр хәл булса, ашларыбызны да үткәрүче булмас, дип», – диде ул. Кешеләр бар иде инде. Туганнан туганнар күп иде инде, аларны уйламаган инде. Әнинең шундый куркуы бар. Минем һәм энемнең гаиләсе берәр кая барырга җыенса, әни бездән бер самолетта очмавыбызны сорый. Еш кына, әнинең тынычлыгы өчен, бергә очмаска тырышабыз. Әмма бергә күңелле бит инде.

Л.К.: Сәфәрдән кайткач нәрсәдер үзгәрдеме? Күңел халәте?

Г.В.: Аллаһка шөкер, мин намаз укый башладым. Минем өчен зур адым. Мин бу хакта уйлап йөри идем. Кунакханәдә безнең бүлмә Кәгъбәгә карап тора иде, һәр көнне шуңа карап 4-5 тапкыр намаз укый идек. Өйгә кайткач дәвам иттем. Мин намаз уку тәртибе турында ярдәмлек сатып алдым. Әле дә аңа карап укыйм, күбесен ятладым, әмма хаталанмас өчен, әле карап укыйм. Өйгә кайткач шундый рәхәтләнеп укыйм. Ә Мәккәдә укыганда андый рәхәтлек кичермәдем. Ник алай икән ул? Анда баргач, укырга кирәк бит, дип укыгангамы икән? Өйгә кайткач, үз теләгең белән укыйсың бит. Менә керфекләрне дә салып бәрдем, маникюр да юк.

Л.К.: Син әзерме инде? Бер юлы социаль челтәрдә «керфексез йөри алам, ә маникюрсыз ничек йөрергә» дип әйткәнеңне күргән идем...

Г.В.: Бик ошап бетми инде, буялган тырнак матуррак бит. Мөселман кибетләрендә ниндидер су үткәрә торган лаклар сатыла инде. «Буялган тырнак белән тәһарәт дөрес булмый, шулай булгач, намаз да кабул булмаячак», – дип әйтте хәзрәт.

Л.К.: Озак килдеңме? Кайчан аңладың намаз укыйсы килүен?

Г.В.: 3-4 еллап килдем, күңелемдә бар иде. Мәккәдә бер укыган намаз 100 мең намазга тора. Мин Мәккәгә килгәнче намаз укыган кеше түгел. «Бу намазлар укымаган намазларымны каплыймы?» – дип сорадым хәзрәттән. «Әгәр өеңә кайткач намазны дәвам итәсең икән, каплаячак», – диде ул. Алай да булгач, укыйсы килеп тора. Авыр түгел, 4 рәкәгать укырга 5-6 минут вакыт кирәк.

Л.К.: Аның бит финанс ягы да бар, кече хаҗга бару өчен бер кешегә күпме акча җыярга кирәк?

Г.В.: Бер кешегә самолет бәясе генә 60 мең тирәсе. Ул Истанбул аша, Дубай аша да барырга мөмкин, тик кыйммәтрәк. Кунакханәләр төрле бәя инде. Әгәр уңайлыклар яратасыз, Кәгъбәгә карап тора торган бүлмә кирәк икән… Самолет, трансфер, яшәү белән 5 көнгә 500 мең сумга якын китте. Безнең гаиләдә ике олы кеше һәм бер бала.

Л.К.: Бала белән кыен булмадымы? Ул да хәзер сезнең арттан кабатлыйдыр?

Г.В.: Юк, без ияләшкән бала белән йөрергә. Ул, намаз укыганда, зур әни һәм әни артыннан кабатлый иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100