Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова бишенче баласын тапкан

news_top_970_100
«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова бишенче баласын тапкан

Интернетта «ут хатын» дип танылган популяр блогер Гүзәл Хөснетдинова бишенче тапкыр әни булган. «Подписчиклары»на ул: «Котлаулар кабул итәбез! 7 декабрь көнне Раиф дөньяга килде! Сабыйның авырлыгы – 4120 кг, буе – 56 см», – дип хәбәр иткән.

Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә инде. Сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятим калган һәм бүгенге көндә әбисе тәрбиясендә яшәүче кызы Ләтифә дә Гүзәлнең гаиләсендә еш кунак була. Хәзер блогерның гаиләсе тагын да ишәйде.

Фото: © социаль челтәрләр

«Ут хатын»ны бик күп блогерлар һәм сәхифәсен карап баручылар тәбрикли. Санаулы сәгатьләр эчендә әлеге пост янында меңнән артык комментарий калдырганнар. Барысы да күпбалалы әни белән яңа туган сабыйга сәламәтлек тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100