Иртә бала табарга киңәш итүче түрәне Рәфис Атаказ тәнкыйтьли: «Таҗик хатыннары кебек...»
Блогер Рәфис Атаказ РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Анна Кузнецованың «хатын-кыз беренче баласын 19-20 яшендә табарга тиеш» дигән сүзләренә карата үз фикерен белдергән.
Анна Кузнецова бу хакта Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кыз һәм балалар сораулары буенча комитеты утырышында әйткән иде. Аның фикеренчә, хатын-кыз беренче баласын иртә тапкан очракта гына гаиләдә 3-4 яки аннан да артыграк бала үсә ала, ә күпбалалы гаиләләр – илнең киләчәге.
Рәфис Атаказ бу хәбәргә битараф кала алмаган һәм түрәне тәнкыйтьләп чыкты.
«Шушы апагыз һәм Думада утыручылар, хатын-кызларга беренче баласын 19-20 яшьтә табарга кирәк, дип сөйләгән. Шул вакытта гына илдә көчле демографик үсеш, якты киләчәк булачак, дип әйткән бер иләк авыз.
19 яшьтәге кызлар – үзләре бала, беренчедән. Аннан 19да ул кияүгә чыгып бала табарга тиеш бит инде. Әле аны 19 яшендә үзеннән бер 10 яшькә олырак ир алырга, ул баланы тәэмин итәргә тиеш. Ул бала әле яңа мәктәпне тәмамлап чыккан, үзенең дә авызындагы сөте кипмәгән. Ул укымаска да, эшләмәскә дә тиеш инде, таҗик хатыннары кебек. Аларны да бит 16-17дә кияүгә бирәләр дә, ел саен бала табалар. Безнең илдәге хатын-кызларга да шундый тәкъдим керткәннәр булып чыга.
Бу үзе дә хатын-кыз бит әле. Үзе ничәдә тапты икән? Аның кырыенда башларын кагып, килешеп, башка хатын-кызлар утыра. Кайсыгызның кызына 19-20 яшьтә бала таптырып ятасы килә? Әллә нинди законнар кертәләр, илдә башка проблема юк диярсең», – дип сөйләгән блогер.