Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туйдым» – «Дневник Татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның хатыны китә?

news_top_970_100
«Туйдым» – «Дневник Татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның хатыны китә?

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Чаллы блогеры Рәмис Гыйльметдиновның гаиләсендә зур тавыш чыккан. Хатыны блогерны эчеп йөрүдә, өйгә соңарып кайтуда, телефон аша чит хатын-кызлар белән аралашуда гаепли. Рәмис әлеге хәлләрне видеога төшереп, сторисларында күрсәтә. «Булды! Талаштан туйдым. Көн саен бер үк әйбер», – дип яза ул сәхифәсендә. 

«Мин туймадыммы? Янәсе, белмиләр синең нишләп йөргәнеңне! Көн саен иртәнге 3тә кайтасың! Уразага кермисең! Исерек! Әллә кемнәр белән язышасың», – дип ачулана Рәмисне тормыш иптәше.

«Кем белән язышам мин?» – дип каршы төшә аңа ире. 

«Ватсапта язышасың! Мине күрми дисеңме? Аннары удалять итеп ташлыйсың! Мин дә кем белән булса да язышып, удалять итеп атарга мөмкинмен!

Әйберләрне җыям да авылга кайтып китәм. Сиңа түзеп яшәргәме? Идеаль гаилә, дип куясың интернетка. Үзең әллә нинди Айсылулар белән язышасың! Синең балаң бар, хатының бар», – ди хатыны. 

«Телефон тикшереп гомерең үтте инде. Айсылу – классташ кыз ул», – дип акланырга тырышкач: «Мин сиңа ышанып утырырга тиешме? Балаң бар, хатының бар. Эчеп йөрисең. Кызлар белән язышып ятасың!» –  дип, тагын да ныграк кычкыра башлый хатыны.  

Соңрак Рәмис тормыш иптәшенең, киемнәрен җыеп, әнисенә китәргә йөргәнен дә төшерә.  «Киемнәрен җыеп куйган! Баланы калдырасың!» –  дигәч, хатыны аңа йодрык күрсәтә.  

Матур гына пар иделәр бит үзләре! Рәмиснең гаиләсенә ни булган соң, әллә күзләр тидеме икән, дип борчылырга да өлгермибез, алдагы сторисларында  Рәмис инде хатыны, улы белән кочаклашып басып тора. Фотолар янына «1 апрель белән» дип язып куярга да онытмаганнар! 

Җәмәгать, кыскасы, Рәмис үзенең язылучыларын менә шулай итеп ал-да-га-ан! Рәмис тә, хатыны да – шәп актерлар, килешерсез. Чаллы татар драма театрына артистлар кирәкмиме икән анда? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100