«Башкорт хуҗабикәсе» баласын югалтуы хакында: «Улымны тиешенчә җирләмәгәнгә үкенәм»
«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган, соңгы арада үзе тирәсендә шактый зур шау-шу куптарган блогер Миләүшә Шәйхелисламова тормыштагы иң зур үкенечен әйткән.
«Минем бу тормыштагы иң нык үкенечем – беренче баламны саклап калмавым. Йөклелегемә җаваплы карамыйча, сикереп, авыр әйберләр күтәреп, ат кебек чабулап йөрүем өчен үкенәм. Табибларны тыңламадым… Улымны тиешенчә җирләмәгәнгә үкенәм… Үкенәм...», – дигән ул, «подписчиклары»ның сорауларына җавап биргәндә.
Миләүшә үзенең блогында беренче иреннән малай алып кайтуы, аның тугач та 1 атна гына яшәп калуы хакында сөйләгән иде. Сабый роддомда вакытта ук вафат булган.