Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бай блогерларга «ау» башланды: татар блогерлары бу хакта ни уйлый?

Блогерларны зур күләмдә салымнарын түләми килүдә гаеплиләр. «Интертат» блогерларны тикшерү шаукымын өйрәнде һәм аның Татарстанга килеп җитү-җитмәү ихтималы турында сораштырды.

news_top_970_100
Бай блогерларга «ау» башланды: татар блогерлары бу хакта ни уйлый?
Блогер Блиновскаяны кулга алу - Тикшерү комитеты сайтындагы видеодан скриншот

Чиратта кем?

«Бай» сүзе – чагыштырмача төшенчә: кемдер кесәсендәге 1000 сум белән дә үзен бай хис итәргә, башка берәү өчен исә банк счетларында яткан милионнары да хәерче тиеннәр булып күренергә мөмкин. Ләкин бу очракта без «бай блогерлар» дип ай саен йөзләрчә миллионнар эшләүчеләрне күз алдында тотабыз. Нәкъ менә аларның эшчәнлегенә карата соңгы айларда илнең салым оешмалары тарафыннан тикшерүләр башланды. Блогерларны аерым индивидуаль эшмәкәрлек ачып, керемнәрен ваклауда, салым түләүдә гадиләштерелгән системага күчүдә, зур күләмдә салымнарын түләми килүдә гаеплиләр.

Иң элек март башында Валерия Чекалинага (Лерчек исеме астында билгеле) килделәр. Алар ире Артем (Тема дигән исем астында билгеле) белән 300 млн сумнан артык салым түләмәүдә гаепләнә. (Чекалина – «Форбс» журналы язганча, тыелган «Инстаграм» челтәрендә акча эшләү буенча 7 урында торган блогер, тематика – «фитнес»). Аннан чират Александра Митрошинага җитте. Үзен тыйнак кына «Матерь Божья» дип атаучы бу блогер 120 млн сумнан артык салымнар түләмәүдә гаепләнә. (Митрошина «блог алып бару», «акча эшләү», «шәхес үсеше» тематикасына кагылышлы блоглар алып бара). Марафоннар «патшабикәсе» Елена Блиновскаяның түләнмәгән салымнары 1 млрдка якын – 918 млн сум тәшкил итә. Аны Белоруссия аша чикне чыгарга маташкан вакытта кулга алдылар. (Блиновская «шәхес үсеше» юнәлешендәге блог алып бара). Ольга Нечаева 10 млн сум салым түләмәүдә гаепләнә, дигән мәгълүмат чыкты. 

Алга таба чиратта тагын кемнәр? «Газета.ру» хәбәр итүенчә, салым түләмәүдә шикләнелүчеләр исемлегендә 30дан артык блогер  – «инфочегән» бар. Сайт язуынча, Федераль салым инспекциясе табышы 50 миллион сумнан артканнарны күзәтү буенча махсус бүлек төзегән. «БАЗА» «Телеграм» каналы язуынча, бу бүлек хезмәткәре: «Берсе дә салым түләмәде», – дип әйткән.

Бу урында соңгы елларда популярлашып киткән «инфочегән» терминына да аңлату кертергә кирәктер. Матбугат чаралары, шул ук «Газета.ру» да, нәкъ менә «инфочегәннәргә» һөҗүм бара, дип яза. «Инфочегәнлек» терминын 1985 елда АКШ журналисты һәм язучысы Стивен Леви кертә. Ул – информацион технологияләр кулланып, законсыз рәвештә акча эшләүчеләрне шулай атаган. Соңыннан «инфочегән» дип үзен бай һәм уңышлы кеше дип күрсәтеп, чынлыкта бернинди файдасы булмаган, баерга ярдәм итмәгән курслар, китаплар, тренинглар саткан коуч –укытучыларны атый башлыйлар.

Александра Митрошина: «Ялгышымны тулысынча таныйм»

Блогер халкы өчен телефоныннан башка яшәү, язылучылары белән элемтәне югалту – әҗәл ачысына тиң булганга күрә, иң дөресе хәзер – күпләп җыелган бурычларын тиз арада түләү. Александра Митрошина шулай эшләде дә. 3 май көнне ул «Ютуб»тагы үз каналы аша һәм журналистлар өчен Zoom платформасы аша  матбугат конференциясе үткәрде. «Блогерлар тарафыннан яңа төр аралашу форматы» дип бәяләде анда катнашучылар аның бу адымын. Митрошинаның дулкынлануы-борчылуы сизелә иде, ләкин ул үзен кулга ала алды.

Фото: © Александра Митрошинаның тыелган соцчелтәрдәге битеннән

Салым инспекциясе Митрошинаның шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә карата 2022 елның 20 апреленнән тикшерү башлый, соңгы 2 елда аның 120 млн сумлык салым бурычы җыелуы ачыклана. Россия Тикшерү Комитеты шушы елның 21 мартында Александра Митрошинага карата аеруча зур күләмдә салымнар түләмәү буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү фаразынча, Митрошина салымнарны түләп барган, ләкин гадиләштерелгән схема буенча. Елына 150 миллион сумнан күбрәк табыш алучы буларак, ул һәм аның кебекләр закон нигезендә салымны гомуми салым түләү схемасы буенча түләргә тиеш. Ә бу – күбрәк түләргә тиеш дигән сүз. Әмма Митрошина элекке салым системасында калган. 

Фото: © Александра Митрошинаның тыелган соцчелтәрдәге битеннән

Тикшерү башлангач ук, блогер бурычның төп өлешен кайтара: 24 һәм 30 март көннәрендә казнага барысы 120 млн сумлык салымын түли. Бу түләүләрнең квитанцияләре скриншотларын ул  матбугат конференциясе вакытында күрсәтте. 2 май көнне исә штраф булып килгән 9 млн сумны да түләгән. Шуңа да кармастан, Митрошинага карата ачылган җинаять эше әле ябылмаган.

 ​Фото: © пресс-конференциядә Александра Митрошина салымнарны кайчан күпме түләгәнлеген күрсәтте

«Мин салымнарны һәрвакыт түләп бардым. Әмма кайдадыр ялгышлык киткән, түләнеп бетми калган очраклар булган. Ялгышымны тулысынча таныйм», – дип шәрехләде блогер вазгыятьне.

Шулай да, Митрошина үзенең гаебен өлешчә генә таный. Бурыч суммасы белән риза булмавын, хәзерге вакытта адвокатларының салым оешмасы карарына дәгъва белдерүен җиткереп, «Минем моңа хокукым бар һәм мин аны канун кысаларында башкарам», – дип аңлатты.

Фото: © Александра Митрошинаның тыелган соцчелтәрдәге битеннән

Митрошина Мәскәү Дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Аның социаль челтәрләрдә үз блогыңны үстерү, алып бару буенча вебинар курслары язылучыларында зур популярлык казана.

«Блогерлар саны ел саен арта бара. Блогерлык ул – ил экономикасын күтәрү белән шөгыльләнүче яңа сфера. Мин эшмәкәр буларак үз эшемне ачканда, бу – бик зур инновация иде», – ди Митрошина.

«Блогерлык – эшмәкәрлекнең табигый төре, ләкин чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән, ныклап урнашмаган. Көндәлек эшләр белән без, блогерлар, үз бизнесыбызның юридик нигезенә тиешле игътибар биреп җиткермибез. Көчле хисапчылар һәм юристлар белән эш итәргә кирәк икән», – диде ул чыгышында. Салымнар түләүдәге җитмәүчелекне, өлешчә аутсорсинг компаниясе җибәргән хата, дип атады, шулай да үз өстеннән җаваплылыкны төшермәвен әйтте.

Онлайн матбугат конференциясендә: «Ни өчен без блогерларның салым түләмәвенә «бармак аша карарга» тиеш? Алар да безнең кебек үк хезмәт куючылар бит», – дигән сорауга, ул: «Сезнең белән тулысынча килешәм. Блогерлар башка кешедән берни белән дә аерылмый. Нәкъ шулай ук, без дә салым түләргә, тулысынча түләргә тиешбез. Мин хәзер шуның белән шөгыльләнәм», – дип җавап бирде.

Узган елның 28 февралендә блогер Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә – Дубайга күчеп киткән иде. «Салым тикшерүе апрель аенда башланды, мин исә февральдә үк киткән идем, минем анда күчүем тикшерү белән бәйле түгел», – дип аңлатты ул очрашуда.

Эшчәнлеген Митрошина ике илдә дә алып бара. «Дубайда алып барган эшем өчен – Дубайга, Россиядәге эшчәнлегем өчен Россия казнасына салым түлим», – дип аңлатты.

Александра Митрошина блогерлык тармагын легальләштерү максатында эшләргә теләвен дә белдерде:

«Әле узган ел, салым тикшерүе башында ук, блогерлык тармагы өчен мондый проблемаларны чишәргә, бухгалтерияне дөрес алып барырга һәм салымнарны дөрес санарга ярдәм итәрдәй цифрлаштыру платформасы булдыру турында уйлана башлаган идем. Тәкъдимемне Салым хезмәте федераль идарәсенә бу елның 13 апрелендә юлладым, хәзер җавап көтәм», – дип белдерде блогер. Бу хакта аерым пресс-конференция үткәрәчәген әйтте.

Соңгы 12 айда кереме күпме булуы турындагы сорауга блогер, белмим, санамадым әле, дигән җавап белән котылу ягын карады.

Аеруча зур күләмдә (918 млн сум) салымнарны яшереп калуда гаепләнеп, өй арестына алынган блогер Елена Блиновская турындагы сорауларга да җавап бирмәде. «Бу – минем эшем түгел, гомумән, аралашкан кешем түгел. Мондый сорауларга җавап бирмим», – дию белән чикләнде.

Бу вакыйгаларга татар блогерлары ничек карый икән?

Тракторчы Василий (блогер Василий Иванов): «Бу кешеләрнең берсен дә белмим, чөнки кеше тормышы белән кызыксынырга яратмыйм. Дөрес, радиодан, миллионнар эшләп, налог түләмәгәннәр, илдән чыгып качканнар, дип сөйләделәр, кайсылары турында сүз баргандыр. Алар миллионнарны ничек эшләгәннәрдер, мин ничә елга реклама белән 10-15 мең эшләгәнмендер инде. Күбесе кеше алдап җыйгандыр ул акчаны, дөрес юл белән ул кадәр акча эшләп булмый. Шуның өчен тикшерсеннәр, эзләсеннәр, кирәкләрен бирсеннәр!»

Рәфис Атаказ (блогер Рәфис Атаказов): «Әлбәттә, мин бу блогерлар турында ишеттем. Минем фикерем шундыйрак: сез алда әйткән блогерларны алсак, аларның үз блогларында позитив, ниндидер яхшылык, матур дигән әйберне күрмәдем, чөнки аларның блоглары бары тик «инфочегәннәр» диләр бит инде – шундый форматта: кемнәндер күпмедер акча чыгару, үз файдаларына, үз хисапларына гына эшләү. Шуңа күрә бу кешеләрне мин блогерлар дип тә әйтә алмас идем.

Ә инде аларны эзәрлекләү, тоткарлау мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, безнең Рәсәй Конституциясенә язылган кануннар – алар эшли, салым түләү, налог системасы каршында без барыбыз да бертөсле. Әгәр дә син шулкадәр күп миллионлаган акча белән эш итәсең икән, шулар нигезендә син дәүләткә салым түләргә тиеш. Аларның ИП дигән әйберләре бар күбесенең. Чөнки без барыбыз да ниндидер сумманы дәүләткә кайтарабыз.

Минем фикерем шундый: миндә аларны кызгану, жәлләү дигән хис юк, чөнки «таяк ике башлы»: бүген ниндидер ысуллар, дөрес булмаган юллар белән син кемнеңдер акчасын кесәгә тыгасың. Ә инде таякның икенче башы, вакыт үткәч, бумеранг рәвешендә сиңа кире әйләнеп кайта: җиңел кергән – җиңел чыга, дигән формада. Минем фикерем шундый: әйбәт булган дип әйтмим, ләкин кызганмыйм да.

Мин (блогерлык белән. – ред.иск.) коммерция нигезендә эшләмим. Бүтән блогерларның шулкадәр зур суммалар эшләү-эшләмәүләрен әйтә алмыйм, чөнки кеше кесәсенә кергәнем юк, аңардан хәбәрдар түгел. Безнең татар блогерларына андый мөмкинлек тә юктыр дип уйлыйм».

«Татар малай» (блогер Ринат Галиәхмәтов): «Бик кызык сорау. Иң башта шуны әйтәсем килә, исегездә булса, безнең Татарстанда 2 ел элек бугай, эксперименталь рәвештә үзмәшгульләрне уйлап чыгардылар. Ул берничә регионда гына. Шундый тест режимы ясадылар, блогерлар үзмәшгуль буларак эшли ала, дип. Күп регионнарда әле ул юк иде.

Ни өчен шулай зур аудиторияле блогерлар турында моңарчы искә алмаганнардыр, мин әйтә алмыйм. Димәк, салым органнары начар эшләгән. Бәлки, алар эшләрен дә яхшы эшләгәннәрдер, ләкин монда зур аудиториягә, бөтен Рәсәйгә күрсәтәләр: без зур аудиторияле кешеләрне тоттык! Ул, русча әйтмешли, «показательная порка». Монда махсус күрсәтәләр. Бөтен кешегә сөйлиселәре килмәсә, аны ялт-йолт гына сөйлиләр дә ябалар. Яңалыкта да әкрен генә чыга да бетә ул. Ә монда видеолар төшереп, менә шундый блогерларны утыртабыз, түләмәгәннәр, дип, монда башкалар өчен сигнал булсынга эшлиләр. Безне көтмәгез, салымнарыгызны түләгез, дип.

Минем бу мәсьәләгә карашым бик әйбәт: салымнарны түләргә тиеш. Эшлисең икән, хөкүмәткә түләргә тиеш. Без инде үзебез мондый акчалар эшләмибез, минем Илүзәм – үзмәшгуль, минем төп эшем бар, мин анда салымнар түлим. Әле бит салымның шундый әйбере бар – 13%ларны кире кайтарып була: фатир алсаң, стоматологиядән, УЗИ үтсәң, спортзалга йөрсәң, алардан налогны кайтарып була. Салым түләмәсәң, ул процентларны кайтарып булмый. Шуңа күрә без – гади кешеләр – гел салым түләргә тырышабыз. Минем әтием-әнием гел әйтәләр иде миңа, хәзер дә әйтәләр: эшең нинди булса да, рәсми булсын, салым түли торган булсын, диләр. Чөнки пенсиягә дә күчеп җыелып баруы кирәк, шуңа күрә безгә мондый әйбер янамый. Без – СССР заманында өйрәтелгән балалар».

Лесная (блогер Олеся Дмитриева): «Үземнең карашымны гына әйтеп үтәм. Чыннан да, хәзер блогерларга карата әзрәк «ау» башланды. Шушы Блиновская, Митрошина, Лерчек... Ә менә үземә килгәндә, иң яратып карый торган блогерым хәзерге көндә – ул Лерчек. Чөнки ул үзен нык матур итеп күрсәтә, яңа образлар тудыра, гаиләсен матур итеп күрсәтә белә, яңа рилслар (1 минутлык видеороликлар) ясый. Аның һәр рилс берничә миллион түләнеп эшләнелә. Ул хәтта сторисларында да аны әйтеп үтә. Декорацияләр, үзенең образы өчен ул, чыннан да, күп акча түгә, ягъни, язылучылары өчен нәрсәдер күрсәтә һәм аңа үзе дә акча түли. Шуңа күрә, ниндидер яңа әйбер уйлап чыгарганга, ул миңа бик ошый.

Ә менә ни өчен блогерлар эшчәнлегенә элек болай игътибар булмаган – мин моны берничек тә әйтә алмыйм, чөнки мин моны үзем дә мәгълүмат чараларыннан гына беләм, шуннан укыдым. Анда, салым түләүдә гадиләштерелгән система кулланганнар, салым түләүнең төп системасы буенча кирәк булган, дип язылган. Бу акчалар – алар өчен күп суммалар, дип уйламыйм мин. Ни өчен дигәндә, аларның еллык керемен генә карасаң, аларның анда берничә миллиардлаган акча эшлиләр. Аларның рекламалары да бит ничә миллионлап тора, чөнки аларның язылучылары, караулары бик күп, таралу даирәсе зур, дигәндәй. Төгәл җавапны мин белмим.

Чынлап та, бу блогерлар шул дәрәҗәдә акча эшли, дигән сүзгә мин ышанам. Хәзер безнең бит зур игътибар шул социаль челтәрләргә күчте. Хәзер күп кенә җитештерүчеләр блогерларга чыга. Чөнки беләләр: газета, радио, телевидение әзрәк артта калды, хәзер реклама буенча күп табыш аларга блогерлардан киләчәк. Шуңа блогерларның күп акча эшләвенә мин бик тә ышанам. Аларны күпләр «инфочегән» дип тә әйтәләр, анысы да бардыр инде.

Чөнки Блиновскаяны гына алганда да, ул кеше белән торган әйберләрне сөйли. Кешегә «әйе, син шундый», «син күбрәкне булдыра аласың», «син күбрәк эшли аласың» дигән этәргеч җитми кайберәүләргә. Шуңа күрә алар менә шундый марафоннарга языла. Минем, мәсәлән, беркайчан да Блиновскаяның марафоннарын үткәнем юк, чөнки мин аларны бик чынга санамыйм. Ә менә үткән кешеләрнең аны мактаганнарын ишеткәнем бар. Тормышта кешенең төрле ситуацияләре була бит, шундый марафоннар, бәлки, аларга ярдәм итә торганнардыр. Шуңа мин аны гаепләмим, кеше ничек акча эшли – бу аның эше. Менә шул. Инде бар да әйбәт булсын, бу блогерлар үз эшчәнлегенә кайтсын».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100