Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев хатыны белән шәрә килеш үбешеп ятуын күрсәтте

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев хатыны белән шәрә килеш үбешеп ятуын күрсәтте
Рөстәм Нәбиев аккаунтыннан

1,7 миллион язылучысы булган блогер Рөстәм Нәбиев бүген халыкны тагын бер кат шаккатырды – ул хатыны белән түшәктә үбешеп ятуын күрсәтте. Билгеле, алар бу «назлар»ның күләгәсен генә күрсәтә, әмма шәрә ир белән хатынның буй-сыны видеода ачык күренә. Видеода алар үбешә башлый, аннары түшәккә ава. Күренеш Индира арт ягының башта калкып, аннары аның Рөстәм өстенә ятуы белән тәмамлана.

«7 елга якын өйләнешеп торган дәверебездә без мәхәббәтнең хис кенә булмавын аңлап килдек. Ул һәрвакыт сайлау булды. Без, һәр көн узган саен, үзебезне ничек хис итүебезгә карамастан, иртән уянырга һәм бер-беребезне яратуны сайладык. Мәхәббәтне сайлау – без кабул итә алган иң яхшы карарларның берсе», – дип язган Рөстәм бу видеосы астына.

Билгеле, мондый видео кешеләрне битараф калдырмады. Кемнәрдер парны хайп ясауның яхшы алымын кулланганы өчен мактый, икенчеләре хурларга тотынды. Кыскасы, социаль челтәрдә «охват» яхшы бара. Инде 12 мең кеше, бу видео ошаганын белдереп, лайк куйган, 1 сәгать эчендә 400гә якын кеше фикерен язып калдырган.

«Киләчәктә кияүләрең синең кызларың белән шундый видео төшерсә нишләрсең?»;

«Хейт һәм шакшы сүзләрдән кала бернәрсә дә «охват»ны күтәрми»;

«Мөселман гаиләсенең күрсәтер нәрсәсе юкмы? Әхлак, йолалар?»;

«Бәби көтүе турында тест көтәбез»;

«Коточкыч, әлбәттә. Мондый күренешләр ике кеше арасында калырга тиеш. Мин дә ирем белән бәхетле, ләкин бу мондый видеолар куярга димәгән», – дигән эчтәлектәге фикерләр язып калдыручылар бар.

Ә икенчеләре шушы видеога соклануын, аларны яман теллеләрдән якларга теләвен яза. «Матурррр, хәзер хейтерлар шартлый», – дигән шундыйларның берсе.

Бу видео кемнәрдәдер мәхәббәт хисләрен дә уяткан. «Иремне үбеп килим әле», – дип язып калдырган бер хатын.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 19 сентябрь 2023
    Исемсез
    Шул егетнен кайсы жирен карап язылалардыр. Эйе ул зыян кургэн, эйе бирешмэгэн. Эмма анын кебек кыенлыкларга бирешмэгэн кешелэр дочурта.
  • 19 сентябрь 2023
    Исемсез
    Тиле дигэн саен тигэнэ буе сикерэ ди, инде чейделэр чейделэр куккэ дэ, менэ сина арт ягы, артык мактаганнар курэсен Естэмне
  • 18 сентябрь 2023
    Исемсез
    Болар хайван токымындагы кешелэр этлэрдэ качып эшли
  • 18 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бик ямсез куренеш Набиевлар эти эниегез караса бик ямсез башка сеймы торган хал кабахат жаннар уважение бетте сезга тфу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100