Дубайга тур алучыларны коры калдырган Илүсә турында адвокат Нагиев: «Бу – мошенниклык»
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзан бәядән путевка сатып алып алданучылар саны арта. «Татар-информ» хәбәрчесе адвокат Руслан Нагиев белән аралашты.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзан бәядән путевка сатып алып алданучылар полициягә мөрәҗәгать итә башлаганнар. Акча кайтару мәсьәләсе һәм моның нәрсәгә китереп җиткерергә мөмкин икәнлеге хакында – «Татар-информ» репортажында.
«Килешү юк, акча шәхси банк картасына күчерелгән – бу мошенниклык»
Блогер Илүсә Миңнегалиеваның Дубайга арзанлы сәяхәт вәгъдә итеп саткан путевкалары белән алданучылар саны 900дән дә артып киткән. Аларның күбесе – татарстанлылар.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ирле-хатынлы блогерларның арзанлы ял вәгъдә итүләре һәм аларга ышанган кешеләрне алдаулары турында «Татар-информ» 1 атна элек сөйләгән иде.
Руслан Нагиев әлеге хәлләрне җентекләп өйрәнә, зыян күрүчеләр санын исәпли һәм, акчаны кайтару мөмкинлеге бар, дип саный.
«Бүгенге көнгә актуаль матди зыян күләме – 24 млн 545 мең сум. Зыян күрүчеләр саны 915 кешегә җитте.
Иң башта миңа, бу мәсьәлә буенча юридик киңәш сорап, казанлылар мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләргә консультация үткәрүемне танышларым белеп алганнан соң, алар мине үзләренең шул ук капкынга эләккән танышларына тәкъдим итә башладылар. Хәтта полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә бу бәла туганнарын читләтеп үтмәвен сөйләде», – ди Руслан Нагиев.
Адвокат белән Дубайга бара алмый калган 10 турист килешү төзегән. Ул социаль челтәрләрдә дә алданган кешеләрнең сорауларына җавап бирә.
«Блогерларның гамәлләреннән зыян күрүчеләрнең күбесе бер төркемгә берләште. Димәк, мин үземә ышанып килгән кешеләргә киңәш биргәндә, бу консультация барлык зыян күрүчеләргә дә тарала, чөнки бу – аларның уртак проблемасы. Социаль челтәрләрдә миңа хат язган кешеләргә дә консультация үткәрүдән баш тартмыйм, алардан да акча алмыйм. Мин җибәргән кайбер документ үрнәкләре белән алар шул группаларында бүлешәләр. Алар башкаларга да ярдәм итә», – дип аңлатты адвокат.
Аның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр саны көннән-көн арта бара. Ярдәм сорап, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдән, Мәскәү, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән дә язалар, шалтыраталар.
«Минемчә, җинаять эше кузгатуга перспектива зур, чөнки мондый суд практикасы бар инде. Шунысын да әйтергә кирәк, акча шәхси затларның карталарына күчерелгән, ә туристлык хезмәтен күрсәтү өлкәсендә бу рөхсәт ителми. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү турында бернинди килешү дә юк, ул төзелмәгән. Монда мин «мошенниклык» маддәсе буенча җинаятьнең барлык билгеләрен дә күрәм. Аның буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган», – дип билгеләп үтте Руслан Нагиев.
«Блогерны җинаять эше кузгатудан бары акчаны кайтару гына коткара ала»
Социаль челтәрләрдәге резонанс һәм юристлар белән консультацияләр үткәрү үз эшен эшләде: хокук саклау органнарына алданган туристлардан гаризалар килә башлады, ди Руслан Нагиев.
«Бу эш белән шөгыльләнә һәм зыян күрүчеләр хокук саклау органнарына күпләп мөрәҗәгать итә башлагач, үзләрен туроператор итеп күрсәтүчеләр акчаны өлешләп кире кайтара башладылар. Минем чыганаклар буенча, алар аның бер өлешен кире кайтарган инде. Матди зыянны каплау гына җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Бу – аларның гаебен йомшарта гына ала», – дип аңлатты адвокат.
Блогерга бер нәрсә генә ярдәм итә ала: барлык зыян күрүчеләргә дә акчаны кире кайтару. Бу – җинаять эшендәге эпизодлар санын шактый киметергә мөмкин, чөнки алданган туристларның барысы да полициягә гариза язмаган. Кешеләргә акча кире кайтарылса, аларның полициягә мөрәҗәгать итәргә сәбәбе булмаячак.
«Ул сәяси сыену сорамаган, аны тикшерү соравы буенча экстрадицияләргә мөмкиннәр»
Руслан Нагиев хәбәр иткәнчә, хәзер акча кайтаруны сорап гражданлык дәгъвасын бирүнең мәгънәсе юк, чөнки җинаять эше әле кузгатылмаган, ә зыян күрүчеләр саны арта бара.
«Җинаять эше кысаларында зыян күрүчеләр матди һәм мораль зыянны түләтү буенча гражданнар судына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу дәгъва безнең планнарда бар. Хәзер без җинаять эше кузгатылганны көтәбез. Аннан соң без бу гражданлык дәгъвасын белдерә алабыз. Монда теләгән барлык зыян күрүчеләр дә мөрәҗәгать итә алачак», – диде ул.
Мондый хәлләр сирәк күренеш түгел. Адвокат әйтүенчә, аның практикасында алар аз булмаган. Мисал: Казанда яшәүче бер хатын шәхси банк картасына акча җыеп, пенсионерларны Кырымга ял итәргә җибәрергә вәгъдә иткән. Эш әле судка барып җитмәгән, тикшерү эшләре бара.
«Җинаять эше кузгатылган очракта, Миңнегалиева хокук саклау органнары хезмәткәрләренең чакыруына игътибар итмәсә, аны халыкара эзләүгә игълан итәргә мөмкиннәр. Аны интерпол аша экстрадицияли алалар, мондый практика бар», – диде Руслан Нагиев.
Адвокат билгеләвенчә, блогер Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә сәяси һәм дини сәбәпләр аркасында сыену тапмаган, шуңа күрә тикшерү соравы буенча экстрадицияләү мөмкинлеге зур.
«Зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләре күбесенчә икътисади җинаятьләр бүлегенә бара. Мин барлык зыян күрүчеләргә дә полициягә алар акча җибәргән урында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттым. Җинаять эше кылынган урында тикшереләчәк. Соңыннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу гаризаларны бер эшкә берләштерәчәк. Җинаять эше кузгатылган очракта, минемчә, ул Казанда каралачак, чөнки иң күп зыян күрүчеләр монда», – дип аңлатты Нагиев.
«Татар-информ»га полициядә туристлардан гаризалар килеп торуын расладылар.
«Полициягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә турлар сатып алып алданган гражданнар мөрәҗәгать итә башлады. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәтендә.
«Илүсә без барысын да онытырбыз дип уйлагандыр»
Диана Шәймәрданова – Гарәп Әмирлекләренә «бик табышлы» тур сатып алучыларның берсе. Аның сөйләвенчә, ул турны Илүсәнең туган көнендә, акция буенча алган.
«Бу блогер турында быелгы елның июлендә үземнең танышларымнан ишетеп белдем. Аңа кадәр аны «Четыре свадьбы» проектында күргән идем. Инстаграмда бик күп уңай кайтавазлар таптым. Аның көн саен төрле акцияләр булып тора иде. 23 июль көнне аның туган көне иде. Ул көнне шул хөрмәттән акция булды. Мин 2 кешелек, үземә һәм сөйгән ярыма, тур сатып алдым. Илүсәгә 58 мең сум акча түләдем», – дип сөйләде Диана.
Диана сүзләренчә, ул тур сатып алганда, килешү телдән генә булачагын белгән. Илүсә социаль челтәр сәхифәсендә туристлык хезмәте күрсәтү лицензиясен ала алмавы турында хәбәр иткән була.
«Акчаны мин Илүсә картасына түгел, ә иренекенә күчердем. Күпмедер вакыттан соң, сентябрьдә аңардан бик озын хәбәр килде. Ул анда бөтенесе дә аларга аяк чала, һәм шуңа күрә алар тур үткәрүне 1 айга туктатып торуларын язган иде. Шунда ук акчаны кире кайтарырга яисә турны ноябрьгә күчерергә тәкъдим итте. Мин акчаны кире кайтаруны сорадым. Ә ул исә, акчаны 2024 елның 1 августына кадәр кайтарачагын язды», – ди ул.
Шуннан соң блогер хәбәрләргә җавап бирми башлаган. Диана, юридик ярдәм сорап, адвокатка мөрәҗәгать иткән.
«Руслан Нагиевка мин социаль челтәрләрдә шушы хәлләрне тикшерә башлавын белгәч яздым. Илүсә, без барысын да онытырбыз, дип уйлагандыр, ә без көрәшә башладык һәм гариза яздык», – дип өстәде ул. Диана әйтүенчә, ул полициягә гаризаны 18 сентябрь көнне язган булган. Шушы көннәрдә аңа җавап килгән.
«Дубайга килегез, мин сезгә интервью бирермен»
«Татар-информ» хәбәрчесе Илүсә белән социаль челтәр аша элемтәгә кереп, комментарий бирүен һәм килеп чыккан хәлләрне сөйләвен сорап мөрәҗәгать итте. Блогер үзенең беркемгә дә ышанмавын әйтте. Комментарийны Гарәп Әмирлекләрендә очрашып, интервью алганда гына бирәчәген әйтте. Башка төр аралашу ысулларыннан ул баш тартты.
Икенче бер матбугат чарасына биргән интервьюсында Илүсә Миңнегалиева үзенең гамәлләрен мошенниклык дип санамавын әйтә. Аның сүзләренчә, бу – уңышсыз эш генә.
«Очышлар безнең иң уңайлы һәм яхшы рейслар эзләвебез аркасында тоткарланды. Шулай ук минем һәм иремнең карталары блокировкаланды, һәм без билетлар өчен түли алмадык. Аннары массакүләм паника башланды», – диде ул, мәсәлән ТНВ каналына.
Хәзерге вакытта Илүсә очып китә алмаган туристларга акча кайтару белән шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, инде 1,5 млн сумнан артыгын кайтарган һәм акчаны кире кайтарудан баш тартмавын ассызыклый.
Ничек кенә булмасын, вакыйга әле колач җәя генә бара. Шушы арада тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләренең нинди карар кабул итүе билгеле булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бу хәлнең үсешен күзәтәчәк.