Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» Төркиядән элемтәгә чыккан: «Авызыңны үлчәп ачарга кирәк икән»

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» Төркиядән элемтәгә чыккан: «Авызыңны үлчәп ачарга кирәк икән»
Социаль челтәрләр

Башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр итеп, гауга чыгарганнан соң, «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова социаль челтәрләрдән юкка чыгып торган иде.

Миләүшә, «начар уйлардан арыну максаты белән», Төркиягә ялга китеп барган. Блогер кичә диңгез ярыннан «подписчиклары» белән элемтәгә чыкты.

«Бүген генә сөйлим дә, башка бу теманы күтәрмәм, дип ышанам. Иң беренче минем үземнең барлык язылучыларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең миңа нинди көчле терәк булуыгызгызны тойдым. Шулай ук мине яклап чыккан блогерларга, татар пабликларына зур рәхмәтемне ирештерәсем килә.

Бу хәлләр «хайп өчен махсус эшләнгән» дип язучылар күп булды. Хайп булырга, минем телевидениедә бернинди дә «связьләр» юк. Минем махсус берни эшләмим, бөтен конфликтлар мине үзләре эзләп таба. Ә минем тыныч тормышта яшисем килә!

Мин ул кешене белмим. Әлбәттә инде, шул кешенең постын бер үк көндә бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары күчереп куйгач, мин моны үземә каршы көрәш дип аңладым.

Бөтен кеше мине яклап чыккач, бу провокатор, бөтен пабликларга шалтыратып: «Миләүшә сезгә күпме акча түләде?» – дип сорый башлаган. «Миләүшә белән барысын да уртага салып сөйләштем, уртак вайн төшерәбез дә, шуның белән бетә», – дип сөйләп йөргән. Дуслар, бернинди андый хәл булмады.

Бу хәлләрдән соң менә нинди нәтиҗәгә килдем: авызыңны үлчәп ачарга кирәк икән», – дип сөйләгән ул.

Миләүшә үзенең сәхифәсендә «Башкорт хуҗабикәсе» нигын калдыру-калдырмау буенча тавыш бирү дә игълан иткән. Журналист Рита Өметбаеваның посты таралганнан соң, Миләүшә үзенә һәм гаиләсенә таныш түгел кешеләр янавы хакында сөйләгән иде. Алар блогерны башкорт халкын мыскыллауда гаепләп, нигыннан тиз арада «башкорт» сүзен алып ташлавын таләп иттеләр. Блогер үзе дә Башкортстаннан күченеп китәсе килүе һәм үзен алга таба «Башкорт хуҗабикәсе» дип йөртергә теләмәве турында белдерде.

Әлеге гауга социаль челтәрләрдә бик нык күпертелү сәбәпле, халык та актив рәвештә фикер белдерә башлады:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100