Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөснетдинова юристы белән судлаша: «Ире утырып чыккан, безнең белән берәр хәл булса... »

news_top_970_100
Хөснетдинова юристы белән судлаша: «Ире утырып чыккан, безнең белән берәр хәл булса... »
Гүзәл Хөснетдинова аккаунтыннан скриншот

«Женщина оххонь» кушаматы белән танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова соңгы арада җитди проблемалар белән очрашуын хәбәр итте. Искәртеп үтик, әлеге блогер үзенең курсларында укучыларына «кабер казып, шунда иртәнгә кадәр ятарга» дигән биреме белән танылган иде. Аны федераль каналлардан күрсәттеләр. Бүгенге көндә ул 5нче баласын көтә, юл һәлакәтендә һәлак булган сеңлесенең кызын тәрбияли.

15 сентябрь көнне күп балалы ана үзенең юристы белән судлашып йөрүен сөйләде. Аның сүзләренчә, аңа һөҗүм дә булырга мөмкин, шуңа күрә алдан кисәтү белән чыгарга булган.

«Безнең юрист – минем шәхси юристымны кулга алдылар. Обедта суд булды, аңа өй аресты билгеләделәр. Сөйлим, үземә авыр. Бу кеше миннән зур сумма акча урлады. Бик зур сумма. Миңа әлегә бу турыда сөйләргә ярамый, тикшерү бара. Бүген аны өенә җибәрделәр. Аңа браслет киерттеләр. Ул өй арестында. Аңа өеннән чыгарга ярамый.

Мин аның ире иректә булуын, иренең дә утырып чыккан кеше булуын әйтергә туры эфирга чыктым. 10 ел утырып чыккан. Мин үземнең гомерем өчен куркам. Мин үземнең гомерем өчен, безнең кызларыбыз өчен борчылабыз, чөнки анда безгә нинди сүзләр әйтелде. Әгәр дә безнең белән берәр нәрсә булса, белеп торыгыз, безнең хәзер шундый җитди проблемалар», – дип сөйләде ул туры эфирда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100