Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев мобилизацияләнгән ир-егетләргә чираттагы гуманитар йөк җыя. Моңа кадәр ул берничә тапкыр махсус хәрби операциядәге Татарстан егетләренә гуманитар ярдәм илтеп биргән иде инде.
Рүзәл социаль челтәрдәге үзенең сәхифәсендә видеолар урнаштырып бара. Соңгы видеоларның берсе астында аны гаепләүгә корылган сораулар язганнар. «Нәрсә өчен көрәшәсез, егетләр? Сезгә кем һөҗүм итте?» Ул сораулардан аңлашылганча, татар егетләре анда булырга тиеш түгел.
«Без бернинди сәясәткә дә кысылмыйбыз... Мобилизациягә эләккән егетләребезне ачлыктан коткарабыз... Әллә сезнең танышыгыз эләкмәдеме? Аларның бер гаепләре юк... Язмыш чатында аларны калдырырга безнең ни хакыбыз бар?» – дип язган Рүзәл.
Гаепләп язылган сүзләрдән соң, Луганск өлкәсенең Сватово шәһәрендә булган вакытта Рүзәл Минһаҗевның шигырь юллары да туган.
Гамәл кылыр өчен,
КЕШЕ булыр өчен,
Беркайчан да, мәңге иренмәм...
Тормыш янсын өчен,
Газиз халкым өчен,
Һичкайчан да артка чигенмәм…
Юмарт булганнарга,
Янып торганнарга,
Гомрем буе үзем сокланам...
Дуска булышырга,
Алга!!! Тырышырга,
Соң сулышка кадәр туктамам…
Узмыйк без узмыштан,
Өйрәник тормыштан
Бары бәхет кенә көтәргә.
Язсын иде Раббым,
Уйлап алдын-артын,
Гомер юлын матур үтәргә…
Рүзәл Минһаҗев Татарстан егетләренә гуманитар ярдәм алып барган вакытта, 12 ел элек комбайнда бергә эшләгән якташы Мөслим районының Ташлыяр авылы егете белән дә күрешкән. «Украина җирләре күрештерде», – дип очраша егетләр.
«Кузгалабыз инде кайтыр юлга,
Ә егетләр кала кул болгап...
Шатлык хисе булып алды бик тиз,
Күңел калды ярсып, сулкылдап…
Төн эчендә сөйләшүләр калды,
Бушануы калды йөрәкнең...
Тынлык эзләп тибрәлгәнен күрдем
Сандугачсыз калган тирәкнең…
Солдат дуслар төяп җибәргәннең
Кайнар сәламнәрен суытмам...
Матросымның кайнар күз нурларын
Үлгән чагымда да онытмам…
Көтсен безне әнкәмнең догасы,
Парын көтсен ялгыз балдаклар...
Үтенеп сорыйм мин Раббымнан,
Исән кайтсын безнең Солдатлар!!!
Кайтыгыз сез, газиз Солдатлар!!!
Рүзәлнең социаль челтәрдәге сәхифәсенә 47,5 кеше язылган.
«Йөрәк елый шундый видеолар карагач, киткән барлык район, шәһәр егетләре исән-сау әйләнеп кайтсыннар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алырга насыйп булсын. Үзегезне, иптәшләрегезне саклагыз, егетләр!», «Мең тапкыр, артыгы белән кайтсын үзенә яхшылыгың... Күпләргә үрнәк», «Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын, Рүзәл. Безнекеләрнең күңелен күргәнегез өчен, безне – туганнарын, якыннарын шатландырганыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә, курыкмыйча барганнарга, оештыручыларга. Якыннарыбыз исән-имин үз аякларына басып кайтсыннар иде», – дигән теләкләр яза Рүзәл Минһаҗевның язылучылары.