Театраль ел йомгаклары: кемдер аз, кемдер күп эшләде...
Мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтовадан театраль ел йомгаклары. Театрлар килешсә дә, килешмәсә дә, ел дәвамында театрларга багышлап 60 мәкалә – рецензияләр, интервьюлар, репортажлар язылган икән, бәлки, «Интертат» үз бәясен бирә аладыр.
Театраль ел йомгаклары өчен бары тик өстенә татар телен саклау миссиясе салынган татар дәүләт театрларын гына алдык. Әлбәттә, бу – гомуми театраль картинаны барлыкка китермәскә дә мөмкин. Әмма максат – татар телендә эшләүче театрларның эшчәнлеген барлау.
Беренчел гомуми нәтиҗә – татар театры дөньясы чагыштырмача тыныч яшәде. Яхшымы бу, әллә гел әйбәт кенә дә түгелме – кайсы яктан карыйсың бит… Хәер, бер яктан яхшы инде, күрше республикада, мәсәлән, спектакльләр репертуардан төшерелде – бездә андый хәлләр булмады. Дөресрәге, кайсыдыр театр кайсыдыр әсәрен күрсәтми башлаган булса да, аны беркем дә белмәде.
Тагын бер нәтиҗә – Татарстан театрлары 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте. Ләкин берне дә ала алмады.
Тагын бер кызык нәтиҗә – әлеге исемлектәге 10 театрның өчесенең җитәкчесе үзенең мәңгелектәге урыны турында уйлана башлады кебек сыман тоела. Мәскәү/Питердан профессионаллар чакыртылып, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев турында документаль фильм эшләнде һәм китап язылды. Түбән Кама театрының директоры/сәнгать җитәкчесе/нигез салучысы Рөстәм Галиев китап язды һәм үзен театр тарихында калдырырга тиешле рольдә уйнады. Буа театрының директоры/сәнгать җитәкчесе/нигез салучысы Раил Садриев үзен Буаның тарихи шәхесе – Буа шәһәрендә имам булган татар дин белгече Нургали Хәсәновка тәңгәлләштерергә мөмкинлек биргән моноспектакль чыгарды. Сүз дә юк, бу шәхесләр алга таба берни дә эшләмәсәләр дә татар театры тарихында инде, әмма хәтернең дә чиге бар, дигәндәй, никадәр тирәнрәк һәм киңрәк урнашасың – халык хәтерендә ныграк калу өчен шансың шулкадәр зуррак.
Казан театрларыннан башлыйбыз.
Камал театры – беренче номерлы татар театры, «йөзек кашы», бренд!
Театрның директоры – Илфир Якупов. Баш режиссер – Фәрит Бикчәнтәев.
Киң җәмәгатьчелектә кызыксыну тудырган иң зур театраль яңалык – Камал театрына яңа бина проекты.
Камал театрының яңа бинасы Кабан күленең аръягында – Һади Такташ урамы янындагы бушлыкта төзеләчәк, дип тәгаенләнде. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасы яңа бина концепциясенә халыкара конкурс игълан итте. Конкурста баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевка ошаган «япон проекты» җиңү яулады.
Ни кызганыч, Камал театры үзенең танылган ике артистын югалтты: Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Дунаев Николай Иван улы (Наил Дунаев) вафат булды.
Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын битлек» театраль премиясе номинанты, Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев 60 яшьлек юбилеен уздырды. Юбилей хөрмәтенә моңарчы татар театрында булмаган формат – тамашачы өчен «Мөһаҗирләр» спектакленең ачык репетициясе күрсәтелде. «Нәүрүз» кысаларында репетиция тагын бер кат күрсәтелде. Билет сатып.
Премьераларга килгәндә, 2022 елда Камал театры – төп сәхнәсендә иң аз спектакль чыгаручы театр: зур залда – ике, кече залда бер спектакль («Көл» спектакле) һәм бер шигъри композиция – «Киек Каз Юлы» чыкты. Эксперимент буларак, тагын бер спектакль – «Тамашачы тамашасы» куелды. Әмма ул тамашачыга берничә генә тапкыр күрсәтелеп, яңа сезонга күчмәде – күрәсең, уңышлы эксперимент булып танылмады.
Камал театры 1 ел эчендә ике мәртәбә иң озын спектакль чыгарып, Татарстанда театраль рекорд куйды. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм аның укучысы Айдар Җаббаров һәрберсе 3 сәгать 40 минутлык спектакль чыгарды. Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде. Әмирхан Еникиның «Рәшә» повесте буенча «Рәшә» спектаклен Айдар Җаббаров куйды.
Нәтиҗә: 2022 елда Камал театры нинди генә классик татар әсәренә алынмасын – 3 сәгать 40 минутлык спектакль барлыкка килә.
Камал театры татар театры тарихында беренче мәртәбә чыкмаган спектакль белән фестивальдә катнашты. Камал театры труппасы «Мөһаҗирләр» спектакленең репетициясе белән иң дәрәҗәле театр фестивальләренең берсендә – Санкт-Петербургта Александрийский театры фестивалендә чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче мәртәбә Камал театры биләмәләренә аяк басты – Президент «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы белән танышты. Ул анда 26 апрельдә яшь иҗатчылар белән очрашырга килде.
- Татарстанның халык артисты, Камал театр актеры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин, театрдагы эчке цензурадан башлап милли мәдәнияттә оештыру эшләренә кадәр тәнкыйтьләгән интервью бирде.
Сүз уңаеннан, «Театрга керү өчен иң озын чират» та Камал театрында булды. Тамашачы Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакленә һәм Вахтангов театрының «Война и мир» спектакленә керү өчен озын чират торды.
Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Театр директоры – Фәнис Мөсәгыйтов. Театрның баш режиссеры – Туфан Имаметдинов.
Туфан Имаметдинов 4 ел эчендә татарга яңа милли театр төзеп бирергә вәгъдә итте.
Ел премьералары: Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча «Мәдинә» спектаклен, Илнур Гарифуллин – Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясен, Камил Гатауллин «Тылсымлы арена»ны, Венгриядә яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Тагировский – «Хан кызы Турандык»ны, Алмаз Садриев «Менә сиңа куш кулым» бэби-спектаклен чыгарды. «Умай» феминистик опера лабораториясе оештырылып, нәтиҗәләре «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле буларак тамашачыга күрсәтелде.
Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов ел дәвамында үзе бер спектакль дә чыгармады. Ә уңышлы куелышларны оештыра алды. 2022 ел азагында чыгарга тиешле «Идегәй» премьерасы 2023 елга күчерелде.
Ни кызганыч, театр бер сезонда спектакльдә төп рольдә уйнаган ике яшь актерын югалтты. Яшь актерлар исән-сау, алар бары тик театрдан гына китте. «Ядәч. Исемдә» спектаклендә төп рольне башкарган Фәрхәд Мөхәммәтҗанов Мәскәүгә укырга китте. «Хан кызы Турандык» спектаклендә баш рольгә куелган Алмаз Муллаянов ни сәбәпледер юкка чыкты. Аны тиз арада театрның иң популяр артистларыннан берсе Артем Пискунов алыштырды.
Менә сиңа мә! Татар театрында спектакль турында мәгълүмат бирелгәндә, әсәрне рус теленә тәрҗемә итүче күрсәтелә башлады. Башка театрларда тәрҗемәче хезмәте әсәр рус һәм башка телләрдән татарчага күчерелгән очракта гына күрсәтелә, чөнки әдәби тәрҗемә турында сүз бара. Ә чакырылган режиссер яки тамашачы өчен синхрон тәрҗемәгә текст әзерләү – техник эш. Мәсәлән, Тинчурин театры үзенең әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдинованы сәхнә әсәрен рус теленә тәрҗемә итүче буларак күрсәтә башлаган. Кабатлыйм, сүз татар театрында татар әсәрен сәхнәләштерү турында бара. Ни өчен әле спектакль программасына бутафорларны да, завпостларны да, тавыш операторларын да язмыйбыз? Яки бөтенесен языйк, яки берсен дә язмыйк – шулай түгелмени?
Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры
Театр директоры – Луиза Янсуар. Баш режиссер – Ренат Әюпов.
Кариев театры елына 9 спектакль чыгара алган уникаль театр. Тугыз спектакльнең икесен – «Йосыф» һәм «Матур City»ны – баш режиссер Ренат Әюпов командасы, калганнарын театр директоры Луиза Янсуар командасы чыгарды.
Кариев театры премьералары: Нури Сафинның юбилее уңаеннан «Арыну», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Матур City», Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Алтынч[ае]ч», «Йосыф» кыйссасы, «Тимур һәм комета», Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте буенча шул исемдәге спектакль (Айдар Әхмәдиев инсценировкасы), Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сы, «Галәм кунаклары һәм Яңа ел».
- Моңа, 9нчы итеп, театр артисты Булат Гатауллин чыгарган «Гөлчәчәк» хоррор-спектакльне дә өсти алабыз. Гәрчә баш режиссер каршылыгы аркасында ул репертуарга кабул ителмәсә дә.
Фестивальләр һәм гастрольләр – Халыкара Зур балалар фестивале («Камыр батыр»), Санкт-Петербургта узган «Волшебный фонарик» фестивале («Бәхетле көнем»), Архангельск һәм Тверь шәһәрләрендә узган «Халыкара балалар фестивале кайтавазы» («ЭХО БДФ») программасы («Мио, минем Мио!»). «Зур гастрольләр» федераль программасы буенча Кырымга һәм Татарстан делегациясенең Азәрбайҗанга рәсми делегациясе кысаларында Бакуга барды.
«Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «ASYL» Бөтенроссия драматургия лабораториясе, «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уздырды.
Менә сиңа мә! Кариев театрында татар язучысының татар телендә язылган әсәренә татар драматургыннан русча инсценировка ясатып, аны татар теленә тәрҗемә иттергәннәр. Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре буенча театр заказы белән инсценировка ясаган Айдар Әхмәдиев татар язучысының татар әсәре буенча рус телендә текст тапшырган. Татар драматургы татар әсәренә рус телендә инсценировка ясаган икән – бу аның проблемасы, аны татарчалаштыру – аның үз эше, бу – театр проблемасы түгел.
Сүз уңаеннан, кайбер уйлар: Кариев театрына нәрсә җитми? Хайп җитми. Һай, җитми.
«Әкият» Татар дәүләт курчак театры
Театрның сәнгать җитәкчесе – Илгиз Зәйниев. Башкарма директоры – Илфат Ганиев.
Курчак театры 1 елда 7 премьера чыгарган: «Барон Мюнхгаузен», «Дитя Аллаха», «Русалочка», «Серая шейка», «Авыл эте Акбай», «Бобровый пруд», «Сон в новогоднюю ночь».
10 фестивальдә катнашкан. Шулар арасында, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты буларак, «Адәмнәр» спектаклен Мәскәүдә күрсәтү; Екатеринбург Курчак театры фестивалендә «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә җиңү; Чиләбедәге «Соломенный жаворонок» зурлар өчен курчак спектакльләре фестивале; Образцов театры оештырган «Истоки» курчак театры фестивале – болар театр беренче тапкыр катнаша торган зур фестивальләр. Томск, Ижевск, Киров шәһәрләрендә фестивальләр, Минзәләдә «Ләкләк», Казанда «Һөнәр» фестивальләре, театр үзе өч елга бер оештыра торган «Шомбай-фест» фестивале.
Театрның уңышы – сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» театр премиясенең жюри составына кертелде.
Илгиз Зәйниевның үзе чыгарган спектакльләре: Тинчурин театрында «Мәдинә», Чаллы курчак театрында «Скупой», Болгарда ачык һавада «Кара пулат» операсы (Ренат Харис либреттосы һәм Эльмир Низамов музыкасы), Әлмәт театрында «Ах, яки Мәхәббәт элмәге», «Әкият» курчак театрында «Серая шейка», «Авыл эте Акбай», «Сон в новогоднюю ночь».
Бәлки Татарстан театрларына, Илгиз Зәйниев куйган спектакльләрен Казанга алып килеп, «Зәйни атналыгы» ясый башларгадыр? Ничек сезгә минем идея, театрлар?
Сүз уңаеннан кайбер уйлар: Моннан 2 ел элек Илгиз Зәйниев сәнгать җитәкчесе буларак беренче интервьюсын биргәндә: «Программа бер – бу театр республикабызның йөзек кашы булырга тиеш», – дигән иде. Татар интеллигенциясе арасында: «Илгиз Зәйниев бу театрны күтәргәннән соң кайсы театрга куелыр икән», – дигәнрәк сүзләр ишетелгәли. Кыскасы, ул күтәргән югарылыгында «ял итеп» ятарга тиеш түгел, ул монысын күтәргән арада «төшеп беткән» башка театрларны күтәрергә тиеш, дип санала. Бирсен Ходай!
Казаннан читтәге театрлар исемлеге әлеге театрлар урнашкан шәһәрнең зурлыгы буенча тезелде. Зурлыгы аркасында «Кече шәһәр театрлары» исемлегенә кереп федераль акчалар ала алмый калган Чаллы театрыннан башлыйк.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театры
Театрның сәнгать җитәкчесе – Олег Кинҗәгулов.
Шәһәрдә 534 меңгә якын кеше яши.
Театр яңа бинада эшли. Бинаның үзәктә булмавы һәм тамашачының «бөкеләр» аша килүе, спектакльләр чыгарырга штат җитмәве – театрның 2 зур проблемасы.
2022 елда «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы Чаллыда узды.
Театр әлегә гастрольләр һәм фестивальләр белән мавыкмый.
Премьералар: Олег Кинҗәгулов Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Болан» спектаклен, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Авыл эте Акбай»ны, Раффи Шартның «Башыңа төшсә...» комедиясен чыгарды, театр артисты Марсель Мөсәвиров «Бик сагынсаң әгәр...», Гөлназ Минкина «Әбугалисина»ны чыгарды. Театр классик татар шагыйрьләре иҗатын ачу максатыннан «Хәл бу ки...» проектын чыгарды. Әлеге проект кысаларында Хәсән Туфан, Һади Такташ, Фатих Кәрим турында шигъри спектакльләр чыкты.
Февраль аенда Чаллы театры Казанга гастрольләргә җыена.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры
Театр директоры һәм баш режиссеры – Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины», Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы Рөстәм Галиев.
Шәһәрдә 241 меңнән артыграк кеше яши.
2022 елда театрның төп яңалыгы – Рөстәм Галиев «...чаклар» китабын язды, аны затлы итеп басытырып чыгарды, зур итеп презентациясен уздырды.
Премьералар: Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Бәби» спектакле (режиссеры – Дамир Сәмирханов); Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле (режиссеры – Рөстәм Галиев); күренекле рәссам Әхсән Фәсхетдинов иҗатына багышланган «Ияләр» спектакле (режиссеры – Рөстәм Галиев); Мансур Гыйләҗевның «Бичура» пьесасы буенча «Аксак» драмасы (режиссеры – Фиргат Гарипов); Яңа ел тамашасы буларак, Владимир Лифшиц белән Ирина Кичанованың «Таинственный гиппопотам» пьесасы буенча «Мираликундия. Серле гиппопотам» әкияте.
«Аксак» драмасында төп рольне Рөстәм Галиев үзе башкара.
Театрның уңышлары: Сәгыйть Рәмиев шигыре буенча куелган «Таң вакыты» пластик спектакле (режиссеры – Туфан Имаметдинов), «Алтын битлек» номинанты буларак, Мәскәүдә жюри әгъзаларына күрсәтелде; Казахстанның Алматы шәһәрендә Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара театр фестивалендә күрсәтелде.
Әлмәт татар дәүләт драма театры
Театр директоры – Фәридә Исмәгыйлева. Режиссер – Ильяс Гәрәев. Театр нигездә чакырылган режиссерлар белән эшли.
Әлмәт шәһәрендә 160 меңгә якын кеше яши.
Премьералар: «Ул әле өйләнмәгән иде» – Гаяз Исхакыйның шул исемдәге повесте буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштерде; «Ана җыры» – Зөлфәт Хәкимнең шул исемдәге романы буенча театр режиссеры Ильяс Гәрәев куйган спектакль; Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча «Ах, яки Мәхәббәт элмәге» комедиясен чыгарды; Лев Толстойның «Власть тьмы» пьесасы буенча «Дөм» спектакле. Спектакль Кече шәһәрләр театрлары фестиваленең конкурс программасына алынган. Фестиваль Магнитогорскида узачак.
Уңышлары: «Тантана» республика театр премиясенең иң югары «Зур формадагы елның иң яхшы спектакле» номинациясендә «Җил артыннан» спектакле җиңүче булды.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Гаяз Исхакый буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси образы өчен Айрат Мифтахов, шул ук спектакльдәге хәзрәт һәм православие рухание образлары өчен Динар Хөснетдинов «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә лауреат булдылар.
Анна Васильевна образы өчен Миләүшә Хафизова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясенә дәгъва итеп, махсус премиягә лаек булды.
«Җил артыннан» спектакле мәртәбәле Кече шәһәрләр театрлары фестивалендә Гран-прига ия булды. Әлеге спектакль Кудымкарда узган «Сообщение» милли театрлар фестивалендә дә Гран-при отты. Грозныйда узган «Федерация» бөтенроссия фестивалендә катнашты.
«Җил артыннан» «Алтын битлек» милли премия һәм фестивале экспертлары тарафыннан елның игътибарга лаек спектакльләр исемлегенә – лонг-листка керде. Экспертлар килеп карамавы аркасында спектакль «Алтын битлек» номинанты булу шансын югалтты.
Югалту: театр үзенең элеккеге директоры Халитова Тамара Сөләйман кызын соңгы юлга озатты.
Әлмәт театры инициативасы белән яңа театраль премия барлыкка килде. Быел ТАССРның халык артисты, режиссер, Әлмәт шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Туишеваның исемен мәңгеләштерү максатыннан Әлмәт театры, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән килештереп, «СМП-НЕФТЕГАЗ» акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән Зәкия Туишева исемендәге премияне гамәлгә куйды. Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен 100 әр мең сум күләмендә 3 премия тапшырылачак. Премиянең берсе – Кече шәһәр театры хезмәткәренә, икенчесе – Әлмәт театры хезмәткәренә, өченчесе халык театры вәкиленә тапшырыла.
Әлегә киң яңгыраш алмаган театраль яңалык: Театр музее яңартылды – күпфункцияле арт-киңлеккә әйләнде. Театр «Татнефть»нең грантлар конкурсында катнашып, театр музеен яңартуга грант отты. Арт-киңлектә төрле кече форматлы чаралар, читкалар, очрашулар планлаштырыла.
30 гыйнварда Әлмәт театры «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен Камал сәхнәсендә уйнаячак.
Буа дәүләт драма театры
Театрның директоры – Татарстанның халык артисты Раил Садриев.
Шәһәрдә 20 меңнән артык кеше яши.
Буа театры 2022 елны ике зур вакыйга белән башлап җибәрде. Театр примасы Гөлзада Камартдинова кияүгә чыкты, һәм Раил Садриев, Мәскәү/Питердагы театр белгечләрен чакырып, «Буа раштуасы» уздырды. Әлеге чарада пьесалар укылды, үз спектакльләрен күрсәттеләр, Буа халкына бәйрәм ясады һәм башкалар, һәм башкалар.
Труппа ел дәвамында Тимур Кулов чыгарган «Барыня» (Тургеневның «Муму» әсәре буенча), «Шобага» һәм Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Бәхеткә юл кайда» спектакльләре белән Россиянең барлык төбәкләре буйлап йөрде. Аеруча Башкортстанга басым ясады, узган ел кимендә 3 мәртәбә күрше республиканы урап кайтты. Соңгы баруында 14 көн эчендә 28 спектакль күрсәткән.
Әлеге өч спектакльнең берсе дә 2022 елгы премьера түгел.
Премьералар: XIX-XX гасыр аралыгында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булган татар дин белгече Нургали Хәсәновның тормыш юлына багышланган «Дәрвиш» моноспектакле (режиссеры – Тимур Кулов). Башка премьералар турында театраль җәмәгатьчелеккә хәбәр ителмәде.
«Дәрвиш» моноспектаклендә төп рольдә – Татарстанның халык артисты Раил Садриев
Театр «На родине Владимира Зельдина», Мичуринск халыкара театр фестивалендә, Новороссийск «Театральная гавань» фестивалендә, «ЗЕМЛЯ. ТЕАТР. ДЕТИ» фестивалендә, Санкт-Петербургта «Радуга» халыкара фестивалендә уңышлы катнашты. Үзе «Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга» фестивале уздырды. Татарстан делегациясе составында Якутиягә барып, «Шобага» һәм «Барыня» спектакльләрен күрсәтеп кайтты.
Буа театры бинасы шактый аяныч хәлдә. Төрле имеш-мимешләргә караганда, Буада театр өчен зур бина салына. Раил Садриев моны раслады, ләкин ачыклык кертмәде.
Хәзерге вакытта Буа мәдәният йортында ремонт бара. Әлеге бинага ремонт өчен 474,5 миллион сумга тендер уздырылганлыгы билгеле. Әгәр дә бина театрга тапшырыла икән – бирсен Ходай!
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт театры
Театр директоры – Илнур Гайниев. Баш режиссер – Булат Бәдриев. Режиссер – Дамир Сәмирханов.
Минзәлә шәһәрендә 16 мең кеше яши.
2022 елда Театраль сабантуй Минзәләдә узды. Минзәлә аны бөтен шартын китереп үткәрә алды. Минзәлә иң зур гәүдәле көрәшче актерлар театры була торып та, батырга тәгаенләнгән машинаны Кариев театры артисты Муса Камалов алып кайтып китте.
Театр «Ләкләк» Бөтенроссия бәби театрлары фестивале үткәрде. Гаҗәп инде – программа бер спектакль дә параллель күрсәтелмәслек итеп төзелгән. Тагын да гаҗәеп «беркатлылык» – театр программага үзенең нибары 1 спектаклен керткән. Гадәттә, театрлар чакырылган экспертларны «по полной» эшләтә – мөмкин булган кадәр бар спектакльләрен күрсәтә, һәм бу – нормаль күренеш.
Премьералар: Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча «Син кайда идең?» музыкаль комедиясе (режиссер – Дамир Сәмирханов); А.С. Пушкинның «Маленькие трагедии» әсәре буенча «Хәтәр мәҗлес» спектакле; Заһир Бигиевның «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» (режиссер – Ренат Әюпов); Тәүфикъ әл Хәкимнең «Булмас димә» (режиссер – Булат Бәдриев); Ильяс Закировның «Ирек һәм читлек»; Яңа ел әкияте буларак, «Белоснежка һәм гномнар».
Ни кызганыч, А.С. Пушкинның «Маленькие трагедии» әсәре буенча «Хәтәр мәҗлес» спектакле тиешле яңгыраш алмады. Зур көч түгеп әзерләнгән премьера февраль азагына туры килде, тамашачы башка трагедия белән мәшгуль иде.
Яңа ел тамашалары әзерләнгән көннәрдә, Минзәлә театрының 3 яшь артисты көзге чакырылыш кысаларында армиягә китте. Алар – Азат Җиһаншин, Нурлан Шәехов һәм Руслан Абзалов.
Югалту: С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының элеккеге директоры, театр белән 28 ел җитәкчелек иткән шәхес – Роберт Шәймәрданов вафат булды. Театр бер айдан аның 60 яшьлек юбилеен үткәрергә әзерләнә иде.
2022 елда Минзәлә театры бинасы, махсус комиссия карары нигезендә, «төбәк күләмендә әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты» дип табылды. Театр бинасын реконструкцияләү өчен проект-смета документациясе әзерләнә.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры
Директор – Ленур Зәйнуллин. Баш режиссер – Рамил Фазлыев.
Әтнәдә 3 меңнән артык кеше яши.
Театр үзенең данлыклы режиссеры Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестивальне гамәлгә куйды. Катнашучылар – Әтнә районының балалар театр коллективлары.
Премьералар: Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» (режиссер – Рамил Фазлыев); Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты» (режиссер – Гүзәл Минкина); Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» (режиссер – Рамил Фазлыев); Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» (режиссер – Илсур Казакбаев). Боларга өстәп, Альберт Шакиров инсценировкасы буенча «Бәхетеңә кырау төшсә» Яңа ел тамашасы һәм балалар өчен «Shurale trip» тамашасы.
Театр быел Кыргызстан буйлап концерт программасы белән гастрольләргә йөреп кайтты.
Әтнә театрының үзенчәлеге һәм башка бер татар театрында да булмаган өстенлеге – һәр премьераны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе килеп карый. Ул 2022 елгы премьераларны да калдырмады.
Текст авторыннан театраль котлау
Һәр театрда Театрны матбугат белән тоташтырып торучы бер шәхес була. Нинди яңалыкны шауларга һәм кайсысын яшереп калдырырга – моны шул кеше җайлый, көйли-сөйли; сыйпыйсын сыйпый, кыен чакта амбразурага ул ташлана, дигәндәй. Әтнә театрында – шагыйрә Гөлүсә Батталова; Чаллы театрында – язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Минзәлә театрында – Нурсибә Адиева, Әлмәт театрында – Ләйләгөл Минаева, Камал театрында – Илшат Латыйпов, Тинчурин театрында – Александр Далматов, Кариев театрында – Ләйсән Фәизова, «Әкият» курчак театрында Дилия Шаяздановалар штат расписаниесе буенча төрлесе төрле вазифада санала. Ләкин алар театрда ике җитәкче булганда – алар арасында да арадашчы, шулай ук, матбугат белән театр арасындагы арадашчы һәм башка бик күп урыннарда дипломат-арадашчы ролен үти. Театрның йөзен шулар ясый, матурлый, бизи, төзи, яшерә, җыештыра, яза, сыза, көйли, чөйли, җайлый, майлый...
2022 елда шундый ике шәхеснең юбилее иде. Әлеге язманың авторы буларак, бирегә шәхси котлауларымны өстәргә җөрьәт итәм.
Әлмәт театрының гомуми үсеше буенча директор урынбасары/әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева һәм Минзәлә театрының әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиеваны юбилейлары белән котлыйм. Бөекләр һәм үзләрен бөек дип санаучы артистлар арасында эшләү җиңел түгел сезгә, кадерлеләрем! Әле, аларга өстәп, «бөек драматурглар» белән аралашу да сезнең вазифада. Бәйләнчек журналистлар да сезне аптырата. Башына акыллы һәм бик каты акыллы уй килгән саен, уен уйлап та бетермичә, шалтыратырга һәм смс язарга телефонына ябышкан директор/режиссерларны әйткән дә юк инде. Исән генә була күрегез!
Әлеге исемлектә 2 театр булмавына игътибар итүче булса, аңлатма: Буа һәм Түбән Кама театрында бөтен вазифаны, шул исәптән, беренче номерлы артист вазифасын да, матбугат белән аралашучы вазифасын да театр җитәкчесе үзе башкара. Буа театры директоры Раил Садриев һәм Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев бер генә җаваплы эшне дә башкаларга 100 процент ышанып тапшырмый бугай. Һәрхәлдә, коллегаларым нишлидер, белмим, мин шәхсән бу театр җитәкчеләре белән арадашчы аша аралашмыйм – алар да, мин дә турыдан-туры чыгабыз.