Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дәрвиш»: Раил Садриев ишанга охшаганмы, ишан – Раилгәме, аералмый тик торам...

Буа театры Раил Садриев белән күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында «Дәрвиш» моноспектаклен чыгарды.

news_top_970_100
«Дәрвиш»: Раил Садриев ишанга охшаганмы, ишан – Раилгәме, аералмый тик торам...
Рәмис Нәҗмиев, "Һөнәр" фестиваленең матбугат үзәге

«Дәрвиш» моноспектакле «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасында Казан тамашачысына тәкъдим ителде.

Сәхнәдә өстәл, шкаф, келәм... тамашачы алдында бердәнбер Раил Садриев үзе. Сүзне ул... ничек әйтим икән... акланудан башлады. Чөнки спектакль русча.

Татарстанның халык артисты Раил Садриев: «Спектакль рус телендә. Аны кую идеясе – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан. Без, дөресрәге, мин, оятыма каршы, бездә шундый кеше яшәгәнен һәм иҗат иткәнен белми дә идем. Төркиядә ул бик популяр. Аның турында китаплар чыккан. Хәзер мин бу шәхеснең исемен популярлаштыру өчен эшлим. Без спектакльне режиссер Тимур Кулов белән эшләдек. Ул – рус телле татар. Хәзер әкертен генә тел өйрәнә. Без спектакльне үзебездәге фестивальгә өлгертергә тиеш идек. Әмма тәрҗемә итергә өлгермәдек һәм русча текст калдырдык.

Хәзер мине бөтенесе гаепкә алачак: Татарстанның халык артисты Раил Садриев русча уйный, диячәкләр. Үз туган ягын минем кадәр яраткан кешеләр сирәк – сез аны беләсез. Үз туган ягында зур вакыйгалар булсын һәм татар теле яшәсен өчен мин барысын да эшлим. Буаны һәм туган авылымны популярлаштырам. Мин – үз җиремнең патриоты.

Без хәзер эксперимент үткәрәбез. Спектакльләрне студентларга күрсәткәндә, күбесе телефоннарда утыра. Бу спектакль 50 минут бара, һәм без карап тордык – телефонга тотынган кеше булмады.

Бөек татар мәгърифәтчесе Нургали Хәсәнов турындагы спектакль тиздән татарча да чыгачак.

Буа – уңдырышлы җир. Татарстанның икмәк башкаласы. Кешеләре дә нинди! Нургали Хәсәнов, Борһан Шахиди һәм Бакый Урманче!»

Спектакльдә Нургали Хәсәнов (1852-1919) биографиясендәге бер эпизод – аның Төркиягә сәяхәте һәм Госманлы солтаны Габделхәмит II белән очрашу мизгелләре бәян ителә.

Спектакль Раилчә – фәлсәфә һәм мистика белән сугарылган. Аны, Буа театрының бик уңышлы барган «Шобага» спектакле белән бер үк циклдан, дияргә мөмкин.

Раил Садриев 50 минут дәвамында Нургали ишан авызыннан Истанбулга сәяхәте турында сөйли. Тексты камил, Раилның харизмасы да чиктән ашкан – телефонга карамыйча, һәр сүзен йотып тыңларлык. Дөрес, без сәхнәдә Нургали Хәсәнов образын түгел, ә Раилне күрәбез. Раил Садриев: «Мин Төркиягә барып, бер ай дәвамында Төркия Президенты Эрдоган белән аралаштым», – дип сөйләсә дә, эффект шундый ук булачак – ышаначак идек, тын да алмыйча, Раил Садриевның маҗараларын тыңлаячак идек. Раил Садриевның ашыгыбрак сөйләве аркасында йотылып калган авазларына зарланмадык – тыңладык та тыңладык. Артистның энергетикасы персонажны күмеп китте. Нургали Хәсәнов – ул Раил Садриев, Раил Садриев – ул Нургали Хәсәнов, дигән хис калды. Гәрчә алай булмаса да, икесе дә төрле гасырлар чикләрендә туган бу ике шәхесне уртак шәҗәрә, туганлык җепләре бәйләмәсә дә.

Хәер, бездә бик елгыр шәҗәрә төзүчеләр дә бар ул – заказ бирүче кирәк дип тапса, тиз генә аны теләгән шәхескә «тоташтырып» та бирә алалар, черки дә борын тыгалмаслык итәләр.

Әмма Раил өчен андый ысуллар кирәкми, әлбәттә. Ул үзен сәнгать көче аша әлеге бөек шәхес белән тәңгәлләштерә алды. «Дәрвиш» спектаклен караган һәр кеше бу ике шәхесне үзе тоташтырды, үзе тәңгәлләштерде. Раил Садриев – бүгенге көннең Нургали Хәсәновы, дигән фикерен ныгытты.

Әгәр «Дәрвиш» спектакле чын режиссер проекты булса, актер биредә башкача уйнар, һәм беренче планга персонаж үзе генә чыгар иде, бәлки. Әмма бу спектакль – продюсер проекты. Буа театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев үзен бердәнбер рольгә билгеләп, режиссер итеп Тимур Куловны чакырган. Инсценировка ясау да өлешчә Тимурның үзенә йөкләнгән. Ягъни, «Шобага» спектаклендә кулланган схема кулланылган. Раил Садриев сәхнә әсәренең планын/юнәлешен билгели, Тимур аны әдәби һәм сәнгати рәвешкә китерә. Әмма, телен югалткан татар баласы буларак, ул аны русча эшли. Алга таба театр тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә башлый. Бу юлы өлгермәгән.

Күренеп тора – Раил Садриевның үзенә дә русча сөйлисе уңайсыз. Акцент-фәлән турында сүз бармый. Раил татарча уйлый, әлбәттә, ул уен яшен тизлегендә русчага күчереп, тамашачыга җиткереп өлгерә, ык-мык итеп тормый. Әмма, барыбер, ике арада күзгә күренмәс киртә тора. Татар шәхесе Нургали Хәсәнов турында татар шәхесе Раил Садриев залдагы татар кешеләренә русча сөйли икән – тамашачы белән актер арасында барлыкка килгән рухи туганлык кыллары калтырап куя, аһәңнәр гармониясенә зыян килә, диссонанс колакны тырнап уза.

Әмма бу – спектакль бары тик татарча гына уйналырга тиеш, дигән сүз түгел. Бу спектакльнең рус телле дини аудиториясе булачак. Аларның байтагы театраль эстетлар түгел, рус телендәге монологны дини яссылыктан табигый кабул итәчәк. Театр, алар өчен русча сөйләү максатка ярашлырак, дип таба икән – сөйли инде.

Спектакль Казанда гыйнвар аенда күрсәтеләчәк, һәм ул татарча булачак, дип вәгъдә итте Раил Садриев.

ххх

Тимурның режиссер буларак проблемасы – Раил Садриевны «сүтеп җыя» алмауда. Әгәр актерың сине эш бирүче буларак ашата икән, син «Раилдарыч» (Раил Илдар улы) дип аның күзенә карап торасың икән – син инде кирәк чакта басымын да ясап, ул актер/директорны җиңә алмаячаксың. «Раилдарыч» өчен син һөнәрче куллар гына. Чүлмәк ясый, итек баса белгән кебек, син – үз эшеңнең остасы: режиссерлык «штучкаларын» кулланып спектакль куясың. Куллар синеке – режиссерныкы, баш – «Раилдарыч»ның үзенеке!

ххх

Раил Садриев белән Нургали Хәсәновның тәңгәлләштерелүе табигыйдер дә. Нургали Хәсәнов үз чорының зур мәгърифәтчесе һәм үз ягының зур патриоты булган кебек, Раил Садриев та бүгенге көндә Буа өчен шул ук эшләрне башкара. Икесенең дә уңдырышлы эшчәнлеге гасырлар алышынган чорга туры килгән. Раил Садриев чыннан да – бүгенге көннең Нургалие.

Тиздән Буа шәһәре үзәгендә Нургали Хәсәновка һәйкәл дә барлыкка киләчәк. Мин ул сынның Раил Садриевка охшаячагын чамалыйм. Раил Садриев үзе һәм рәссам теләсә-теләмәсә дә, бу шулай булачак. Чөнки Буа җирендә Нургалиләр туып торырга тиеш иде…

P.S. Раил Садриев "Дәрвиш" моноспектакле текстын тәрҗемә итү эшенә Искәндәр Сираҗиның алынганлыгын әйтте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 декабрь 2022
    Исемсез
    Вообщем молодец Раил Ильдарович. Юктан бар ясаган кеше ул. 🙏👨🏻👏🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100