Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Театрга йөрүче артты – кешегә җылы урын кирәк

Әлмәт театры быел яңа сезонда Казанга килеп, 2 спектаклен күрсәтеп китте.

news_top_970_100
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: Театрга йөрүче артты – кешегә җылы урын кирәк
Солтан Исхаков

Фестивальдән фестивальгә йөреп торган Әлмәт театрына ние бар инде ул Казанны урап кайтуы?! Минем иң яраткан спектакльләремнең берсе – Мансур Гыйләҗевның «Микулай» спектаклен алып килгәндә, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева белән сөйләшеп алдык. Театр дөньясында мине борчыган сорауларга җавап табарга кирәк булса, иң элек аңа мөрәҗәгать итәргә өйрәнгән. Аның җавабы ук булмаса да, юнәлеш бирә торган уйланулары була. 

Фәридә Бәгыйсовна, быел «Кайда минем илем?» спектаклен Җәлил премиясенә тәкъдим итәсез икән. Ни өчен нәкъ шушы спектакльне?

«Кайда минем илем?» – безнең яраткан спектакльләребезнең берсе. Җәлил премиясе нигезләмәсенә бик туры килә. Беренчедән, яшьләр премиясе ич инде ул. Анда уйнаган 7 егетебез дә 35 яшькә җитмәгән. Икенчедән, ул – документаль спектакль, анда – татар легионы тарихы, Муса Җәлил образы бар, һәм барлык вакыйгалар аның тирәсендә бара. Безнең Алмазны «Җәлилгә охшаган бит бу» дип карап торам. Ул спектакльне Карабашта (Бөгелмә районы) Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова һәм Җәлил музее хезмәткәрләре килеп карады, барысы да бик югары бәяләде.

Яңа сезонда нәрсәләр эшләргә җыенасыз?

Исән булырга! Хәзер хәлләрне сорашсалар: «Исән булсак, шул бик әйбәт инде», – дим. Тормышның концепциясе үзгәрә башлады бит – икенче эпохага килеп кердек.

Бу – театр концепциясен дә үзгәртәме? Сез театр дөньясының ничек үзгәрәсен чамалыйсызмы, әллә әлегә кая таба барырга белмичә аптырап карап торасызмы?

Уйланулар күп. Болай да уйламыйча гына яшәми идек. Без кая барабыз, ниләр булыр, дигән шикләнүләр дә бар. Әмма тенденция шуны күрсәтә – театрга халык күбрәк йөри башлады.

Башка театрлардан да шулай дип ишеттем шул.

Инде 11 ел бара торган «Кызлар килде авылга» музыкаль комедиясен әле шушы көннәрдә генә тулы залга уйнадык. Җырлы-биюле спектакль-концерт инде ул.

Тамашачы арту нәрсә белән аңлатыла? Администраторларның яхшырак эшли башлавы гына түгелдер бит инде?

Минемчә, халыкка бер җылы урын кирәк. Күңелнең ярсулы, борчулы чагында почмагыңда елап утырып кына булмый, кая да булса барырга кирәк. Администраторлардан төрле фикер ишетәм. Алар предприятиеләргә билетлар тәкъдим иткәч: «Акылдан яздыгызмы әллә сез? Нинди билет кайгысы әле монда?!» – диючеләр дә бар икән. Мин администраторларымны: «Сез театрның 1944 елда оешканын беләсезме? Җавап шул була», – дип әйтергә өйрәтәм. Күз алдына китерәсезме – 1944 елда, каты сугышлар вакытында, кемдер театр ачу идеясен күтәреп чыккан да, шул идея хупланып, театр барлыкка килгән.

Сезон ачылганда, сәхнәдән: «Күңелегезгә авыр булганда да театрга килегез! Бик рәхәт чагында да театрга килегез – шул чагыгызны да уртаклашып китегез», – дидем. Җаның нинди генә халәттә булганда да театрга кил – ул сиңа ярдәм итә. Авыр спектакльләрдән дә кеше алга таба яшәргә көч алып чыга.

Театрга күбрәк йөри башлаган халык нинди спектакльгә килә? Комедиягәме?

Халык беркайчан да: «Комедия кирәкми», – димәячәк. Дәһшәтле сугыш елларында, «похоронка»лар килеп торганда да, коточкыч салкын клубларда да халык көлә-көлә комедия караган. Театрның символикасы да – берсе елый, берсе көлә торган ике битлек. Кешенең табигатендә көлү бар икән, кешене аннан мәхрүм калдыруны күз алдына китерә алмыйм. Көлми торган булса, кеше монстрга әверелә бит. Комедия һәрвакыт кирәк булачак. Бүген ул күбрәк тә кирәктер әле, дип уйлый башладым.

Без халыкчанрак спектакльләргә йөз белән борылырга, дип уйлыйбыз. Тик «халыкчан» дию – ул үзешчәнлек дигән сүз түгел. Камил Тукаевның «Җил артыннан» һәм Айдар Җаббаровның «Ул әле өйләнмәгән иде»сен – бик стильле итеп эшләнгән халыкчан спектакль дип саныйм.

Комедияләрне күбрәк чыгарачаксызмы инде яңа сезонда?

Юк, бик катлаулы бер спектакльгә алындык әле. Безнең театрның профессиональ артистлары бу стилистикада эшләгәннәре булмады. Лиза Бондарь дигән режиссер килде. Ул бит инде – «я высказываюсь» дия торган режиссер. Мин аңа: «Театрны сакларга кирәк», – дидем. Катлаулы чор бит...

Без Лев Толстойның «Власть тьмы» әсәренә алындык. Әлегә исеменең татарча тәрҗемәсе юк. Сәхнә адаптациясен драматург Екатерина Августеняк ясады, татарчага Рәфгать Шаһиев («Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, язучы. – авт.) тәрҗемә итте.

«Власть тьмы» – ул бит бик авыр әсәр: кешеләрнең күңел гариплеге, «мораль уродлар» турында, акча өчен сатылган кабәхәтләр турында. Андый «нелюдьлар» бүген дә яши.

Лиза Бондарь артистлардан текстны русча һәм татарча укытып эшли. Музыкаль белемле режиссер буларак, аңа тел мелодикасы бик мөһим. Тәрҗемәче белән драматург та текстны чагыштыра-чагыштыра бик җентекләп эшлиләр. Текстны җырлатып та карыйлар хәтта. Алай эшләгән кеше юк иде әле. Спектакль 3 декабрьдә чыгарга тиеш. Бу – федераль грантның быелгы соңгы спектакле.

Грант дигәннән, ул киләсе елга булырмы икән?

Акчасы азрак булса да, булыр, дип торабыз: 2023 елга 2 спектакльгә заявка бирдек. Икесе дә татар әсәре булыр, дип уйлыйбыз. Берсе – Айдар Җаббаров татар классикасы куяр, дип өметләнәбез – мартта аны көтәбез. Икенчесе – Муса Җәлилнең «Алтынчәч»е нигезендә эшләрбез, дибез.

Фәридә Бәгыйсовна, мин бер генә татар театрында да рус классикасына тамашачы егылып йөргәнне хәтерләмим. Нәрсәгә бәйле икән ул?

Шулай шул, татар театры өчен алар җанга якын түгел, нигәдер. Рус телле тамашачы да, безгә килеп, наушник белән булса да, татар җанлы спектакльдә утыра. Менталитет шул инде ул! Чехов, Достоевскийлар да кирәк – чикләнгән кеше түгелмен, мин аңлыйм да аны, ләкин үзебезнеке күңелгә якынрак.

Сезнең данлыклы «Җил артыннан» спектакле аласы призларын алып бетердеме инде? Аны бигрәк күп фестивальләргә йөрттегез, барган бер җирдә җиңдегез.

– Ул бит быел «Алтын битлек»кә эләгә алмады, шунысы кызганыч.

Каян беләсез? Әле бит фестивальнең номинантлар исемлеге чыкмады.

Экспертлар советы эшен бетерде. Алар безгә килеп җитә алмады, безнең спектакльне беркайда да карамадылар. Быел алар аз эшләде, чөнки әгъзаларының бер өлеше киткән һәм кайта алмаган, булганнары Мәскәү белән Питер тирәсендә йөргән. 26 ноябрьдә шул спектаклебезне Тольяттида уйнаганда да, «Маска+» өчен килеп карамаслармы дип көттек. Юк, килмәделәр! Шулай итеп, фестиваль саен гран-при алган спектакль, техник сәбәпләр аркасында, «Алтын битлек»кә күренми калды.

Димәк, быел экспертлар бик йөрмәгәч, Татарстан театрлары номинантлар арасында булмаска да мөмкин.

Мөмкин. Бәлки, Казанга кемгәдер килгәннәрдер...

Бу бит инде – бик каты гаделсезлек. Быел Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстанда эш сәфәре вакытында креатив яшьләр белән очрашканда, Туфан Имаметдинов шул теманы күтәрде – «Россия театр белгечләре милли театрны аңламый» дигәнрәк фикер әйтте. «Алтын битлек»тә дә игътибар җитмәвен әйтте. Килешәсезме?

Килешмим. Бәлки, өлешчә килешәмдер. Аңлыйлар-аңламыйлар безне, дигәннән, дөньяда беркайда да гаделлек юк. «Алтын битлек» фестивалендә генә гаделлек бардыр, дип әйтмим. Шулай да, милли театрга карата борылыш сизәм. 15 ел элек ул юк иде. Без фольклор булып калабыздыр инде, дип уйлый идек.

Безнең «Кибет» спектакле (авторы – рус телле казах драматургы Олжас Жанайдаров. – авт.) «Алтын битлек» номинанты булган елгы вазгыятьне дә беләбез. Ул елны Кирилл Серебренниковның «бармагы кагылган» бөтен спектакльләргә приз биреп чыктылар. Андый субъективизмнар күп инде.

Хәзер Грозныйдагы «Федерация» фестиваленең дә дәрәҗәсе үсә башлады. Милли театрлар ассоциациясе эшләп китү дә милли театрларга игътибарны арттырды. «Түгәрәк өстәл»ләргә җыеп торалар. Безнең актрисабыз Энҗе Сәйфетдинова хәзер алар аша РГИСИга укырга керде. Ассоциациянең җаваплы секретаре Андрей Пронин, шалтыратып, мактаулы исемнәр бирү мәсьәләсен дә сорашты, соңгы 10 елда кемнәргә бирелде, кемнәрнең документлары кире кайтты, дип кызыксынды. Димәк, бу мәсьәләдә дә «селкенә» башладылар. Хәзер милли театрның күз уңында булуын әйтәсем килә. Әмма теләгән кадәр дәрәҗәдә «Алтын битлек» ала алмый әле. Шулай да хәрәкәт бар. Былтыр фестивальдә Татарстан театрларының 20 номинациясе – юкка түгел бит инде...

Мин былтыр Илгиз Зәйниев спектакленең җиңмәвенә бик борчылдым. «Адәмнәр» җиңәргә тиеш иде.

«Маска»га өметләнергә ярамый – ул өметләнә торган әйбер түгел. «Көзге сере» спектакле белән «Маска»га барганда, мин өметләнергә кирәкмәгәнен аңлаган идем инде. Безнең номинантлар Раушан Мөхәммәтҗанов белән Ләйсән Заһидуллина да өметләнде. «Уйламагыз да! Менә сезгә «Зарядье» залы, менә сезгә – затлы сәхнә, менә сезгә – күпме «йолдызлар»! Без шуларны карарга килдек», – дидем. «Маска» – ул лотерея.

Ә Россиянең төрле шәһәрләрендәге фестивальләр сезгә нәрсә бирә? Әйтик, Кудымкар театр фестивале?

Һәр фестиваль нәрсә булса да бирә. Аларда театр белгечләренең фикерен ишетәбез. Бәләкәй фестивальләрнең үз җылылыгы бар. Без яратабыз Кудымкардагы «Сообщение» театр фестивален. Коми-пермяклар – шундый матур милләт. Алар урман эчендә 30 меңлек шәһәрдә үзләре генә рәхәт итеп яшиләр. Театрлары гаҗәп! Аларның шәһәрендә халык матурлык күрергә бара торган өч урын бар икән – музей, театр, милли кухнялы ресторан.

Ул фестиваль милләтара булуы белән дә кадерле. Анда саха, хакас спектакльләре килде. Уфаның «Нур» театры «Фатыйма»ны алып килгән иде.

Хәзерге заманда театрга дәүләт планын үтисе авырмы?

Авыр. Кече шәһәр булгач, спектакльләрне күп куярга, репертуарны алыштырып торырга кирәк. Яңа спектакльгә халык күбрәк йөри. Ә безнең спектакльләрне озак итеп чыгарырга вакыт җитмичә кала. Сәхнә бер генә – шунда ук репетиция ясарга да, спектакль куярга да кирәк. Декорацияләр катлаулы – сәхнә эшчеләренә дә җыю-сүтү өчен күп вакыт сорала. «Ул әле өйләнмәгән иде» кебек спектакльнең декорациясен сүтеп-җыярга да бер тәүлек кирәк.

Планны авылларга чыгып үтисезме?

Юк. Авылда халык күп йөрми, чөнки халык та кимегәннән-кими бара. Хәзер концептуаль юнәлеш – шәһәр тамашачысы һәм стационар. Татар театры тарихына карасак, барлыкка килүенә 120 ел була. Ул бит 120 ел элек Казанда барлыкка килгән, авылда түгел. Театр – ул шәһәр культурасы, шәһәр сәнгате.

Берәр спектакльгә, эксперимент кебек булса да, бәясен күтәреп караганыгыз булмадымы? Рус спектакльләренә билетлар кыйммәтрәк кебек.

Юк. Безнең татар кысмыр. «Мин, театрга барганчы, ике чиләк бәрәңге алам» дип уйлыйдыр, сакчыллыктыр ул, бәлки. Уйланам инде мин бу хакта – нигә татар театрының бик яхшы спектакльләре дә очсыз булырга тиеш?! Миңа да: «Арттыр», – диярләр. Ләкин бит мин реаль җирлектән аерылган кеше түгел, аның нәрсәгә килеп җитәсен аңлыйм. Бу заманда мин билет бәясен арттыру ягында түгелмен. Ә бәлки, берәр эксперимент ясап караргадыр...

Татар спектакленең үзкыйммәте дә зуррак бит. Сез, рус театрларыннан аермалы буларак, тамашачыны наушниклар белән тәэмин итәсез, синхрон тәрҗемә оештырасыз.

Әйе, чыгым зуррак. Быел Тольятти театры белән алмаш гастрольләр оештырдык. Без алар өчен залыбызда, җиңел генә итеп, тамашачы «тутырып» бирдек. Ә алар безгә кеше җыялмыйча интектеләр. Хәтта мәчеткә барып та чакырганнар. Директорының әйткән сүзе шул булды: «Сезнең татарлар концертка гына йөриләр икән», – диде. Спектакль вакытында бер хатын-кыз, рөхсәт сорап, Рифат Зариповка, аннары Әнвәр Нургалиевка, аннары Марат Яруллинга билет сатам, дип реклама ясады. Һәр шәһәрдә концертларга билет сатучы бер татар хатыны була. Ул, гадәттә, бик әрсез була. Бездән соң икенче көнне Рифат Зарипов концерты буласы булгач, алар Рифат Зариповка билет сатканда, безгә сатылмаган – аңладым мин аны. Ә безнең спектакльне рус тамашачысы наушниклар белән карады – соңыннан мин рәхәтләндем аларның безнең спектакльләр турында фикерләрен укып. Озын-озын текстлар язалар. Ә татарларыбыз шулайрак...

5 ел элек Екатеринбургка бардык. Безнең зур артистыбыз Камил Вәлиев, без тукталган кунакханәне танып: «Фәлән-фәлән елларда без монда 10 көн тордык бит», – ди. «Нишләдегез 10 көн буе?» – дим. «Өстәмә спектакльләр куеп уйнадык, җибәрмәделәр», – ди. Хәзер анда бер спектакльгә халык җыюы кыен. Менә заманнар ничек үзгәрде!

Хәзер мин наушник белән тыңлауларына да риза. Килсеннәр генә! Театрның залы буш тормасын! Татар баласы русча карый, шигырен русча яза икән – карамасын, язмасын, диикмени? Бик рәхәт булыр иде дә бит яңа Мөхәммәт Мәһдиевлар туса, яңа Туфан Миңнуллиннар барлыкка килсә... Әмма ләкин тәкъдирең белән ризалашасың.

Пессимизм булса да, киләчәге бар бит инде татар театрының?

Бар! Бетмәячәк! Кем дә булса киләчәк театрга!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100