Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында «Мөһаҗирләр»: Мәхмүт Галәүчә – трагедия, Фәрит Бикчәнтәевча – фольклор

Ниһаять! Камал театрында «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле чыкты.

news_top_970_100
Камал театрында «Мөһаҗирләр»: Мәхмүт Галәүчә – трагедия, Фәрит Бикчәнтәевча – фольклор
Салават Камалетдинов

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» – Мәхмүт Галәүнең дилогиясе буенча куелган, ике антракт белән 3 сәгать 40 минут барган спектакль. «Мин бу эшемә 20 ел килдем – 20 ел әзерләндем. 20 ел элек бу әсәрне миңа Марсель Сәлимҗанов күрсәткән иде. Мин аны татар әдәбиятындагы иң бөек әсәрләрнең берсе дип саныйм. Анда тарихи контексттан тыш бик күп табышмаклар бар. Чынлыкта ул – бик заманча. Без үзебезне бүген борчыган нәрсәләр турында сөйләшәбез. Ике-өч гасыр элек булган хәлләр безне бүген дә борчый икән, ул бүгенге көнгә барып тоташа икән, димәк, бу хакта сөйләргә кирәк», – дигән иде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театр сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә.

Фәрит Бикчәнтәевның бу әсәр белән күптән «авыруының» бер дәлиле – заманында «Яңа татар пьесасы» бәйгесе кысаларында роман буенча инсценировка номинациясе дә бар иде. Алар язылды да, җиңүчеләр дә булды.

Спектакль үткән сезон дәвамында эшләнеп, май аенда – Фәрит Бикчәнтәевның 60 яшьлек туган көнендә аның ике кисәге ачык репетиция форматында күрсәтелеп, июнь аенда «тамашачы соравы буенча» «Нәүрүз» төрки театрлар форумы кысаларында тагын бер кат күрсәтелеп, сентябрь аенда Александрийский фестивале кысаларында Питерда ике мәртәбә күрсәтелеп, ниһаять, традиция буенча, Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан 4, 5, 6 октябрьдә премьера булды.

Премьера алдыннан прогоннарның берсен ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белән мәдәният министры Ирада Әюпова килеп карады, дип әйттеләр. Премьераның беренче көнендә зал түрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов утыра иде. Кадерле кунак буларак, Мәхмүт Галәүнең оныгының кызы Анастасия Галәветдинова чакырылган.

Камал театрында «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле чыгар алдыннан пиар югары дәрәҗәгә җиткерелде. Алдарак «Шәрык» клубында да, Милли китапханәдә дә Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» дилогиясенә багышланган фикер алышулар оештырылды. Камал театры алдындагы фонтанлы мәйданда ачык һавадагы күргәзмә әзерләнде. Һәрбер тамашачыга спектакльдән соң сувенир – туфрак салып шешәчек биреп озатып калдылар.

Өч көн Казан тамашачысына күрсәтелгәч, спектакльне Уфа гастрольләре кысаларында Башкортстанга алып киттеләр. Сүз уңаеннан, Уфа гастрольләре программасында спектакль генә түгел, Фәрит Бикчәнтәев турындагы фильм һәм Фәрит Бикчәнтәев турында китап презентациясе дә бар иде.

Ххх

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» белән Фәрит Бикчәнтәев үзенә бүләк ясады. Үзенең 20 ел дәвамында академия театрында баш режиссер булып торган чорына, татар театрының шушы бинада үткән вакытына нәтиҗә ясалды. Бу спектакль театр яратучылар өчен генә түгел, Татарстанда гына да түгел, татар дөньясында да, Россиянең милли театрлары өчен дә яңалык булырга тиеш иде кебек.

Режиссер 20 ел әзерләнгән, тамашачы бер ел көткән премьера турында язасы авыр. Чөнки... спектакльдә безгә таныш «Болганчык еллар» да, «Мөһаҗирләр» дә юк иде. Дөресрәге, романдагы таныш персонажлар, таныш эпизодлар бар... Шуның белән шул! Кыскасы, әсәрне белгән кешеләр спектакльне күргәч аптырап калды. Дөрес, күбесе, данлыклы Камал театрына һәм аның данлыклы режиссерына кыек сүз әйтергә теләмичә, дәшми калуны кулай тапты.

Юк, юк, һич тә юк, мин Камал театрында начар спектакль чыккан димим, ул бары тик – башка спектакль. Аның Галәү әсәрләренә кагылышы бик шартлы гына. Бары тик шул гына!

Режиссер спектакль өчен романнан патша чорындагы татар авылын һәм аның кешеләрен сурәтли торган эпизодлар сайланган. Менә Сафа солдаттан кайта. Менә ул муллага һәм мәзингә кереп фатиха ала, авыл картлары белән исәнләшә. Авыл егетләре белән кызлар янына бара. Әкрам кари кыз сорарга килә. Саҗидә ябышып чыга... Фәрит Бикчәнтәев боларның һәммәсен бик мөлаем итеп сурәтләгән. Ул аларны, дисбегә тезгән кебек тезеп, этнотамаша – фольклор композициясе тудырган. Биредә татар халкының җыены да, кыз сорау йоласы да, кичке уены да, зөфаф киче дә бар. Чыпта сугу станогы, татар комганы, самавыры, гафу, мулласы, мәзине, дигәндәй, татар авылы нечкәлекләре белән сурәтләнгән. Этнографик композиция – матур! Болар – спектакльнең күп өлешен алып торган һәм режиссерның осталыгы белән җентекләп эшләнгән күренешләр.

Алга таба, тизләтелгән «кадрлар» белән, Сафаның икенче хатын алуын, ачлык елларын, авыл халкының Төркиягә күченеп китүен һәм башкаларны күрәбез. Болар – спойлер түгел, журналист эчтәлек сөйли, димәгез. Ул спойлерны Мәхмүт Галәү әллә кайчан «ясаган».

Шулай итеп, без нәрсә күрдек? Беренчедән, гаҗәеп җылы этнографик тамаша. Икенчедән, режиссерның бәхет һәм бәхетсезлек, аны эзләү турында фәлсәфәсен күрдек. «Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу – бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар...» – диелгән спектакльнең аннотациясендә.

Шушы фәлсәфәне ачу өчен, романда әйтеп кенә үтелгән Газиз ага образы үстерелеп, «башыннан ахырынача» бара торган төп геройга әверелдерелгән. Төркиядән әйләнеп кайткан Сафа белән «авыл тилесе» Газиз аганың диалогы спектакльнең асылын ача торган төп текстына әйләнгән. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев иҗат иткән текст – бәхет һәм бәхетсезлек турында фәлсәфә. «Бәхет – майда, май – тайда, тай – байда, бай – айда...», «Кемгә тәхет – бәхет, кемгә бәрхет – бәхет, кемгәдер ләхет – мең бәхет...»

Спектакль Сафаның Газиз ага белән әңгәмәсеннән башлана һәм шуның белән – Газиз аганың «Ахмаклар!» дип кычкыруы белән тәмамлана.

Фәрит Бикчәнтәев үз алдына романдагы фаҗигане күрсәтү, трагедия жанрында спектакль чыгару максаты куймаган. Ул хәтта баш күтәргән Фәхри образын да чыгарып тормаган. Программада бар ул образ, аны Эльвир Сәлимов уйный, дип язылган.

Спектакльдә театрның бөтен труппасы диярлек катнаша. Әмма образларга аерым тукталмыйм. Чөнки бу – образларның яктылыгы түгел, ансамбльгә корылган спектакль, һәм артистларның уңышы – шушы ансамбльдә була алу. Аларның вакытка бәйләнмәгән ак/кара/соры төсләрдәге киемнәре халыкны бер соры массага әверелдергән. Нигә икәнен аңлап бетермәдем – күрәсең, концепциясе шундыйдыр. Димәк, чыпта сугу станогы чын булырга тиеш, ә кием – шартлы.

Спектакльнең өченче кисәге Төркиягә чыгып киткән татарлар тормышын күрсәтә. Ни кызганыч, биредә татарларыбызның чит җирләрдәге тормышын ачу берничә харизмалы артистның роман өзекләрен рольләргә бүлеп укуына кайтып кала. Сүз Илдар Хәйруллин белән Олег Фазылҗанов турында бара. Шәп укыйлар!

Биюләрне Нурбәк Батулла куйган. Нәкъ шушы биюләрдә генә мин фаҗига булырга тиешлеген тойдым. Ләкин ул булмады, шушы Нурбәк стилендәге биюләр белән чикләнде. Аллаһы әкбәр!

Мин Сергей Скоморохов декорацияләрендә татар авылына килә торган фаҗигане тойдым. Әмма ул булмый калды.

Сорау туа: спектакльнең болай фаҗигасезләндерелүе аның гаять дәрәҗәдә актуаль булуыннан качарга тырышумы? Ягъни, Фәрит Бикчәнтәев 20 ел көткән-көткән дә, нәкъ менә артык актуальлеге белән соңга калганмы? Әллә спектакльнең максаты иҗат кешесенең, бу очракта, режиссерның тормышының шушы этабында бәхет турында уйлануымы?

Фәрит Бикчәнтәев, бәхет һәм бәхетсезлек турында уйланып, шушы фәлсәфә төп максат булып, романнарны ниндидер бер сюжет сызыгы булдыру өчен генә алганмы? Әйтик, Сафа белән Саҗидә һәм аларның авылдашлары түгел, Камыр батыр да бәхет эзләп чыгып китә ала иде.

ххх

«Болганчык еллар.Мөһаҗирләр» спектаклен караган театраль җәмәгатьчелекнең, ошатучылар һәм ошатмаучыларга бүленеп, капма-каршы фикердә булуылары аңлашыла. Алар да хаклы, болар да хаклы. Аерма – кайсы тамашачының нинди максат куюында. Романнарны укыган һәм язучы күрсәткән фаҗигане спектакльдә тапмаган тамашачының канәгатьсезлеге табигый. Романны укымаган яки укып оныткан тамашачының канәгатьлеге дә аңлашыла – театр аның өчен профессиональ команда тарафыннан кызыклы алымнар белән куелган спектакль күрсәтте, һәм аларга шушы җитте. Әле тагын бер төркем бар – Фәрит Бикчәнтәев иҗатын яратучылар, алар аның һәммә эше белән килешә.

Нәтиҗә.

Камал театры Мәхмүт Галәү романнарын сәхнәләштерүгә алынса да, чынлыкта Фәрит Бикчәнтәевның авторлык спектакле барлыкка килгән, һәм ул Галәүдән шактый ерак тора.

Ягъни, Татарстан үзенең беренче номерлы режиссерының 60 яшьлек юбилеена бүләк ясады – аңа зур күләмле, зур бюджетлы авторлык спектакле чыгарырга мөмкинлек бирде. Гомере буе татар театрына хезмәт иткән режиссерыбызга без шушы бүләкне ясый алабыз бит инде.

Кыскасы, Мәхмүт Галәүнең татар халкының энциклопедиясе булган әлеге романнарын сәхнәләштерү мәсьәләсенә нокта куелмады. Кебек тоела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100