Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курчак театрында «Авыл эте Акбай»: әбиләргә ностальгия, бәбиләргә яңа әкият

news_top_970_100
Курчак театрында «Авыл эте Акбай»: әбиләргә ностальгия, бәбиләргә яңа әкият
Лариса Пасынкова фотолары, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында премьера: татар труппасы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен чыгарды. Хәбәрчебез спектакльне премьера алдыннан күреп кайтты.

Артистлар, «Авыл эте Акбай» спектакле театрны «ашатачак» спектакльләрнең берсе булачак, дип фаразлый. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды. Композитор – Марат Әхмәтшин. Куючы рәссам – Екатерина Спиридонова.

«Әкият» курчак театрының Илгиз Зәйниев килгәннән бирле Туфан Миңнуллинга икенче мәртәбә мөрәҗәгать итүе. Бирегә килгәч тә, ул өлкәннәр өчен «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен куйган иде. Тамашачы курчак Әлмәндәр белән курчак Әҗәлетдинне тамаша кылды. Димәк, чиратта – Акбай. Нәрсә генә эшләп караса да, татар театры Туфан абыйга әйләнеп кайта.

ххх

Илгиз спектакль өчен ширмалы курчак театры төрен сайлаган. Мин «Әкият» курчак театрында соңгы ширмалы спектакль кайчан куелганын да хәтерләмим. Сәхнәдә битлек кигән, еш кына киеп тә тормаган артистларның йөрүенә күнегеп беткән идек. Театр «Авыл эте Акбай» спектакле аша өлкән буын өчен чын ностальгия тәкъдим итсә, балалар өчен дә курчаклар сөйләшкән могҗиза күрсәтә.

Биредә беренче урында катлаулы техникалы курчакларның күз/борын/авыз/аяк/кул хәрәкәте түгел, алгы планга артистларның тавышы, эмоцияләре, татарча камил текстны камил итеп татарча җиткерүләре, әлбәттә, бөтен драматургия законнарына туры килгән матур әкият һәм гаҗәеп матур музыка чыга.

Марат Әхмәтшин яхшы кәеф тудыра һәм барысы да әйбәт булачагына өмет уята торган, беренче карашка гади генә булып тоелган музыка язган. Ул – кырландырылмаган-сырландырылмаган, шулкадәр татарча музыка. Җәмәгать, театр җитәкчеләре, композитор Марат Әхмәтшин – татарның әрәм яткан хәзинәсе, кулланыгыз инде аны активрак итеп.

Сценография дә беренче карашка бик тә гади кебек. Бала, әлеге әкиятне карагач, «мондый ширманы, таулар, юллар, авыллар һәм шәһәрләр төшерелгән мондый декорацияне мин дә ясый алам» дип, аны иҗатка этәрә торган сценография. Эт-мәчеләр дә гади, бала, ышанып, «мин дә ясый алам» дип тотынырлык.

Биредә хәтта күләгәле спектакль элементлары да гаҗәеп матур кертелгән. Эт белән мәченең йөгереп баруын үзенчәлекле «телевизор»дан тамаша кылабыз кебек.

Спектакльнең бар матурлыгы, көче шушы камил гадилектә. Шушы гадилекне тудыруның никадәр катлаулы икәнен Илгиз Зәйниев туплаган иҗади команда үзе генә беләдер.

ххх

«Авыл эте Акбай» – Туфан Миңнуллинның авылда һәм шәһәрдә яшәүче этләр һәм мәчеләр тормышыннан пьесалар циклы. Төп герой – авыл эте Акбай.

Акбай авылда яши һәм ул үз тормышыннан канәгать. Ә шул ук йортта яшәүче Тәмлетамак исемле мәче тормыштан риза түгел. Телевизордан шәһәр мәчеләрен күргән ул – алар диванда иркәләнеп яталар, кешеләр анда этләрне дә, мәчеләрне дә кулларында күтәреп йөри икән. «Ничек тә шәһәргә эләгергә» дип уйлый мәче. Мәчет китә, мәче артыннан, аны жәлләп, эт китә. Спектакль эт һәм мәченең шәһәр маҗаралары белән дәвам итә.

Өстә яткан теманы алып, «авылда бар да яхшы, биредә гел яхшы кешеләр яши, шәһәр – бозыклык оясы» дип тә нәтиҗә ясарга буладыр. Теманы актуальләштереп, «ни булса да – ил белән» дип яшәүчеләр һәм яхшырак тормыш эзләп чыгып китүчеләр темасына да борып була. Әмма бу очракта монысы да «колактан тартып сөйрәп чыгарган» тема булыр иде. Сүз 3+ яшь чикләре билгеләнгән матур бер әкият турында бара. Бала өчен спектакльнең төп асылын режиссер үзе аңлатты.

«Акбайны, үз принципларына тугры калуы өчен, барысы да – юлда очраган бүре дә, урам этләре дә хөрмәт итә. Урманга эләксә дә, шәһәргә эләксә дә, дөньяга үз карашы бар – ул принципларыннан тайпылмый», – диде Илгиз Зәйниев.

Ххх

Акбай роле театрның яшь артисты Нияз Садыйковка тапшырылган. Сүз уңаеннан, ул – татар труппасының бердәнбер яшь егете. Башка ир-ат артистлар – Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Марс Гайфуллин – шактый җитлеккән яшьтә.

Акбай маҗаралары – татар өчен таныш әсәр. Аны заманында 2 тапкыр Камал театры куйды, Кариев театрында барганын да хәтерлим. Бәлки, башка театрлар да куйгандыр, мәгълүматым юк. Камал театрында Акбайны күренекле артистыбыз Әсхәт Хисмәт үзе уйнады. Акбай – аның театр тарихында калган легендар рольләренең берсе. Икенче тапкыр спектакльне Лилия Әхмәтова яшь буын артистлары белән куйды. Акбай Илнур Закиров иде. Әсхәт абый да, Илнур да – татарча чиста итеп, «авылча» сөйләшә ала торган татар артистлары, һәм алар, Акбайны уйнап та тормыйча, сәхнәдә үзләре ничек бар – шулай йөриләр кебек иде. Шулай хәтердә калган.

Нияз авыл тормышыннан ераграк торган егет булса кирәк. «Татар сүзләрен тутырып әйт инде» дип өйрәтеп тордык инде без аны», – диләр артистлар.

Икенче төп герой – Тәмлетамак. Матур тормыш турында хыялланган ялкау, алдакчы мәче. «Тәмлетамак, минемчә, татарча сөйләшергә оялган татарларга да охшап тора: шәһәргә барып, шәһәрчә булып кылана. Ләкин аннары авылга кайтып егыла. Ул чыгышыннан, гореф-гадәтеннән оялган кешене хәтерләтә», – диде аның турында театр актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова.

Спектакльне бөтен татар труппасы уйный. Туфан Миңнуллин персонажларны бөтен татар труппасына җитәрлек итеп, мулдан керткән. Татар труппасы гастрольләргә күп йөри. Бу спектакль белән дә алар Татарстанның һәр районына барып җитәрләр, мөгаен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100