Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар җанлы шәхесләр тудырган «Кара пулат»: «Гасырлар дәвамында килгән хыялга алындык»

Хәбәрчеләребез Болгар музей-комплексында Кара пулат тарихи ядкәре фонында куелган «Кара пулат» операсын карап кайтты.

news_top_970_100
Татар җанлы шәхесләр тудырган «Кара пулат»: «Гасырлар дәвамында килгән хыялга алындык»
Салават Камалетдинов

«Кара пулат» операсын табигый декорацияләр белән – Болгар музей комплексының уникаль ядкәре – Кара пулат фонында күрсәтү аның авторларының – композитор Эльмир Низамов белән халык шагыйре Ренат Харисның хыялы булган. Әлеге хыял Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Болгарны вакыйгалар үзәгендә итү хыялы белән кушылып, 3D-maping кулланылып, open-air форматта күрсәтелде. Татарча гына итеп әйткәндә, Кара пулатка зыян китермичә генә аңа терәп сәхнә ясап, ядкәрь-бинага ут төшереп, ачык һавада опера кую. Дөресрәге, моннан җиде ел элек Тинчурин театры сәхнәсендә куелган, быел Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан яңартылган «Кара пулат» операсы табигый җирлектә яңартылды.

  • Моннан 9 ел элек Универсиаданың мәдәни программасы кысаларында Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ТР Дәүләт симфоник оркестры инициативасы белән «Ак бүре» операсы ачык һавада күрсәтелгән иде. Либретто авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, музыкасын Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Зөлфия Рәүпова язган. Ялгышмасам, ул бер генә күрсәтелде һәм аны алга этәрү, зуррак пиар ясау белән беркем дә шөгыльләнмәде булса кирәк – онытылды.

«Кара пулат» операсының режиссеры – Георгий Ковтун. Быел аны Тинчурин театры сәхнәсе өчен режиссер Туфан Имаметдинов белән хореограф Фәнис Исмәгыйлев яңартты. Ә open-air форматы Илгиз Зәйниевка тапшырылды. «Ягъни, аның режиссеры буларак, ике вазифам бар иде. Аның берсе – әзер операны ачык һава өчен яраклаштыру. Театрда әйләнә торган сәхнә булып, декорацияләрдә өскә менәргә була иде. Монда без Кара пулатның үзен кулланабыз. Бинаның ике ягында «Г» хәрефе кебек сәхнә төзибез», – дигән иде Илгиз операны әзерләгәндә.

«Кара пулатның нинди бина булуы ачык билгелеме?» – дип сорадык без журналистларны каршы алган Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, тарихчы Ренат Ваһаповтан.

«Беренче версия – ул Хөкем йорты булган. Шулай ук, хәнәкә – дәрвишләр өчен сыену урыны. Ханның хөкем йорты хәнәкә вазифасын да үтәгән. Дәрвишләр сарык йоныннан кара халат киеп йөргән. Бәлки, шуңа да шулай аталырга мөмкин. Хатын-кызлар өчен мәдрәсә булырга да мөмкин. Мәдрәсәдә кызлар йөзләрен каплап йөргәнгә шулай аталган булырга мөмкин», – диде ул.

Үткән гасырларда нәрсә генә булмасын, бүген ул яңа гасыр тамашасының төп герое булачак.

Спектакль 20.00 сәгатькә дип билгеләнгән иде. Караңгы төшкәч. Ай калыккач. Спектакль Кара пулат ышыгында ялан кырда дип уйланылса да, ул урын бүгенге көннең иминлек таләпләренә туры китереп әйләндереп алынган, анда металл эзләгеч аша үтеп керәсе. Күңелдә ниндидер каршылык туса да, чара юк, керәсең дә, оештыручылар әзерләп куйган печән тюгына яки пластмасс урындыкка утырасың. Кунаклар өчен билгеләнгән урынның арттарак, Г хәрефле сәхнәнең почмагына туры китереп күтәртелеп куелган булуы арттан һәм почмак ракурсыннан яхшырак күренәсен аңлата.

Кара пулатка терәп сәхнә корылган. Сәхнәнең биек булуының төп максаты – оркестр чокыры ясау. Ә ул «чокыр» музыка коралларын һәм тавышны җилдән саклау өчен кирәк иде. Чокырдан, калкып, оркестрның дирижеры Ильяс Камал гына күренеп тора. Татарның бүгенге көндәге бердәнбер милли җанлы дирижеры! Опера әсәрендә төп шәхесләрнең берсе, һичшиксез, дирижер. Бу уникаль вакыйгада төп катнашучылардан аның да булуын күрү киләчәккә өмет өсти.

Артистларга грим бүлмәсе өчен палатка корылган. Без кергәндә төп геройны – Илгиз Мөхетдиновны гримлыйлар иде.

Илгиз – татар музыка сәнгатенең «элита» һәм «массалар» ихтыяҗына туры килгән киселешендә иҗат итә алган артистыбыз. Йомшак тенорлы вокалы һәм позитив йөзе аңа һәрчак татарның уңай героен гәүдәләндерәчәгенә гарантия бирә. Язмышы шул!

Гример кыз Алсу эшли тора, Туры батыр ролен башкарачак Илгиз безгә җавап бирә: «Спектакльнең иң зур яңалыгы – Кара пулатның үзе янында булуы. Шушы проект өчен яңа сәхнә эшләнгән. Безгә шундый проектта катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт. Тарихыбыз белән горурланабыз. Оpen-air форматында шундый зур проект чыгара алуыбыз – мәдәният ягыннан да зур адымыбыз. Италиядә ясыйлар аны – әмма анда һава җылырак. Безнең су буенда шундый формат эшли алуыбыз – үзебезгә сынау..

Шул урында гримерның түземлеге бетте, чөнки күз тирәсе сызылган, ияккә сакал ябыштырыр вакыт җиткән иде. «Помолчи, пожалуйста, наклеемся», – диде ул. Аңлашыла инде, авыз эшләп торганда сакал ябыштырып буламыни. Көтеп торырга да вакыт юк, иң зур «злодей»ны уйнаячак Артур Исламов чират көтә.

Опера әзерләүче, техник өлешне дә кертеп, 80 кешедән торган команданың аксакалы – Тинчурин театры актеры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов инде әзер.

«Иң мөһиме: табигатьтә – Кара пулат янында – Изге Болгар җирендә уйныйбыз. Шул заманнарны күргән ташлар янында. Шул ташларны сыйпап, кочаклап үтәсе килә... Ул хисләрне аңлатып булмый», – диде ул.

Хан кызы Нәргизә партиясен башкарчак Илүсә дә әзер.

Илүсә Хуҗина – «элита» вә «массалар»ның уртак яссылыгында иҗат итә алган татар җырчысы. Һәрчак позитив елмаюы аны да, Илгиз кебек, уңай геройларны башкаручы итә.

  • Илүсә белән Илгиз – бүгенге көн татар операсының нигезе була алырлык яшьләребез. Татар тамашачысын үзе артыннан операга китерә алган, операның татарга ят булмавын, операның татар өчен экспериментлар гына түгел, үз итә алган сәнгать булуын расларлык җырчыларыбыз. Әмма алар Опера театрыннан читтә иҗат итәргә мәҗбүр. Опера театрындагы милли операларда катнашучыларның бер өлеше – татар белмәгән татарлар. Гафу, монысы – бераз читкә китү.

Сиксән кешелек команданың иҗади хуҗасы Илгиз Зәйниевны күреп алдык. Аннары – Ленар Хәкимҗановны. Аннары – видеографика короле Дамир Алямовны. Ул – «Абау» студиясе хуҗасы. Татарның танылган шәхесләре турында Мәдәният министрлыгы ярдәме белән өч телле видеороликларны да алар чыгара.

Илгиз Зәйниев: «Тинчурин театрында бу спектакль төрле югарылыктагы декорацияләр белән, әйләнмәле сәхнәгә яраклаштырылып эшләнгән иде. Биредә андый мөмкинлекләр юк, бу – ЮНЕСКО карамагындагы объект булгач, бинага кагылып нидер эшләргә ярамый. Шуңа без ике яклы сәхнә ясадык. Тамашачыга Кара пулатның ике фасады күренеп торырлык итеп көйләдек. Кулисалар булмагач, артистның каян чыга, кая керә икәнен көйләдек. Безнең артистлар бу идеягә рухланып, мондый мөмкинлеккә бик рәхмәтле булып алындылар. Бик теләп, рәхәтләнеп эшләделәр».

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Бу – уникаль проект. Ул «Яңарыш» фондының финанс ярдәме белән оештырылды. Бу проектта катнашучы һәркем – Илгиз Зәйниевның режиссер төркеме, артистлар, оркестр, техник белгечләр – барысы да чын күңелдән эшләде. Бу – күмәк эш. Беренче адым ясалды. Алга таба ничек булыр – карарбыз. Илгиз Зәйниев тукталып калмас дип уйлыйм».

Дамир Алямов: «Бу видеографиканы зур команда ясады. Бу – җырны бизәү түгел, ә спектакльгә ниндидер эмоцияләр өстәү. Артистлар өчен визуаль фон ясыйбыз. Мин бу проектка үземнең бер өлешемне салдым кебек. Кыенлыклар булды. Чөнки безгә ике якны кулланырга кирәк иде. Бөтен кешегә дә тигез күренерлек итү мөмкин түгел. Без почмакны сайладык. Операның үз геройлары бар, әмма минем өчен төп герой – Кара пулат үзе иде. Тамашачыга аны матуррак итеп күрсәтәсе килде. Камиллеккә чикләр юк. Ләкин без уйлаганыбызны тормышка ашыра алдык кебек».

ххх

Әкренләп тамашачы җыела башлады. «Алдан килгән – урын өчен» дигәндәй, тамашачы, төрле урынга утырып карый-карый, үзенә уңайлысын сайлый. Шәймиев сәхнәгә үтәргә мөмкин булган аралык янындагы урыннар иң алдан тулды. Бик күп санлы административ төркем йөгерешә.

Бу проектта күпме кеше катнашуын санап бетерә алмадым. «Оркестр белән бергә барлык артистлар – сиксәнләп кеше, техник состав – утызлап кеше», – диде Илгиз Зәйниев. Административ төркемгә килгәндә, «Яңарыш» фонды, Мәдәният министрлыгы, Тинчурин театры администрациясе, «Казан» бию ансамбле администрациясе, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы администрациясе, Спас районы администрациясе... Боларга өстәп, «Барс-медиа» вәкиле Динә Гәрәева да биредә иде. Кемнең нинди эш белән шөгыльләнгәнлеге билгесез, әмма административ төркем кешеләре гаять күп иде. Хәтта бер ханым: «Моннан Шәймиев үтәчәк, юлда тормагыз», – дип тә кычкырып торды.

Анысын кычкырырга булдыралар, ә менә тирәлекнең черкиләрдән эшкәртелгәнме икәнен тиз генә әйтүче булмады. Күбесеннән сорасам да, бары тик Сәйдәшев исемендәге зал директоры Инга Новикова гына әйләнә-тирәлекнең чыннан да берничә тапкыр черкидән эшкәртелүен әйтә алды. Моңарчы да урам чараларын Мәдәният министрлыгы БКЗ командасына йөкли, һәм алар әйбәт кенә башкарып чыгалар иде. Алар булса, ниндидер көтелмәгән хәлләр чыкмаячак.

Тамашачылар санын әйтүче дә табылмаган иде, мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белешеп әйтеп бирде: печән тюгына икешәр кеше утыра ала дип санасак, 1200 ләп кеше сыешлы, диделәр.

Спектакль алдыннан сәхнәгә Минтимер Шәймиев күтәрелде: «Исәнмесез, хәерле кичләр! Без шушы еллар эчендә үзебезнең нәрсә башкаруыбызны үзебез дә аңлап бетерә алмадык кебек. Без үзебезнең булдыра алуыбызны расладык. Кыска гына вакыт эчендә гасырлар дәвамында килгән хыялга алындык. Аңа нигез салган, иҗат иткән, иген иккән, безнең халык узган барлык авырлыклар аша узган кешеләрне бүген күз алдына китерүе дә авыр. Без быел эпохаль вакыйганың шаһиты булдык. Уйлап кына карыйк: кыска гына вакыт эчендә Болгарны торгыза алдык. 1110 ел элек биредә ислам дине ирекле кабул ителгән. Без, талантлы кешеләребезне туплап, ЮНЕСКО аша, бу җирләрдә зур вакыйгалар баруын дөньяга күрсәтә алдык.

Кайчагында уйлап куясың да, башка сыймый. Болгарның 1100 еллыгын бәйрәм итәбез. Тыныч юл белән кабул ителгән динне ниндидер халыклар яки дәүләтләр белән каршылыкка кермичә билгеләп үттек. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, җитәкчелек һәм халык исеменнән Путинга һәм аның командасына да рәхмәт җиткерәм. Аның Указы белән бу бәйрәмне билгеләп үтә алдык. Эпохаль вакыйга белән ихластан барыгызны да котлыйм. Чын күңелдән эшләгәч шулай була. Без нәрсәгә генә тотынсак та булдырып чыгабыз. Барыгызга да рәхмәт!

Ә бу юлы без, бирегә җыелып, «Кара пулат»ны караячакбыз. Бу операны иҗат иткән һәм куйган барлык кешегә дә рәхмәт. Җиде ел элек бу әсәр сәхнәгә куелганда анда төп рольләрне башкаручылар дөньякүләм танылган җырчылар булып киттеләр. Халык яратты бу хезмәтне. Без аны тагын да матуррак итеп дөньяга күрсәтергә тиешбез. Бу – безнең үз кулларыбыз белән эшләгән эшебез. Барыгызга да иминлек телим!

Илгиз – безнең бик талантлы режиссерыбыз. Ренат Харис белән Эльмир Низамовка да зур рәхмәт! Әле бу соңгы эш булмас. Ә операбызны без тагын да күбрәк тамашачыга күрсәтәчәкбез. Мөмкинлекләр ачылды.

Хәзер урып-җыю вакыты. Һава торышы бозылып китмәсә, без моңарчы күрелмәгән күләмдә икмәк җыеп алуыбыз мөмкин. Ул – зур байлык. Игенче хезмәтенең нәтиҗәсе. Зур уңыш җыеп алуыбыз алдагы үсешебез өчен мөмкинлекләр ача.

Барыгызга да зур рәхмәт. Башлыйк!»

Минтимер Шәрипович ачык һавада куелышка фатиха биреп сәхнәдә төшкәндә, «натуральный Президент» дип сөйләнеп калды аның артыннан татар әбиләребез.

Спектакль 1 сәгать 20 минут дәвам итте. Вакыйгалар җирдә дә, ике яклап сәхнәдә дә барды. Төп герой Кара пулат үзе иде. Игътибарны Кара пулатка юнәлтү өчен видеографика эшләнгән. Мөгаен, сәхнәдә барган вакыйгаларга карамыйча, Эльмир Низамов музыкасына оеп, «Абау» студиясе ясаган видеографикага карап кына утырсаң да, әлеге тарихи ядкәрьнең һәр ташы аша үткән вакыйгаларны тоярга, яктылык рәссамнары ясаган сюжетка чумарга мөмкиндер.

Шәхсән миңа әлеге «анимация» артыгракка китте кебек. Әйтерсең лә, видеограф Дамир Алямовның командасы агачлар артыннан гаҗәеп матур булып күтәрелеп килгән тулганай һәм ул төнгә туры килгән йолдызлар яңгыры белән ярыша – ай күтәрелгән саен Кара пулат фонында ут көлтәсе, төрле сурәтләр хасил итеп, ныграк биешә.

Режиссер һәм техник төркемнең ни өчен анимациягә зур басым ясавын аңлыйм да кебек. Беренчедән, безнең Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры тамашачыны «дорого-богато» опера спектакльләрен карарга өйрәткән. Безнең бу театрыбыз тамашачыга кыйммәтле декорацияле опера күрсәтә, бу театрда ике урындык белән спектакль куеш юк. Икенчедән, татарның опера тыңлаучы катламы юк дәрәҗәсендә бик юка. Безнең тамашачы Элвин Грей/Гүзәл Уразова тамашасын карап өйрәнгән. Ягъни, беренче урында да, икенче урында да вокал түгел, костюм/задник/аранжировка/ясалган матурлык һәм күп сүз. Шул тамашачыга ниндидер юллар белән опера күрсәтергә кирәк. Шуңа, мөгаен, эстрада тамашачысын һәм Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театры тамашачысын тотып тору өчен, анимацияне көчәйтергә карар ителгәндер. Матур бит – ялт-йолт итеп тора.

Шәхсән мин тулган айга карап күзләремне ял иттердем дә, дирижер Ильяс Камалның хәрәкәтләренә карап, Эльмир Низамовның гаҗәеп музыкасын күзәнәкләремә кадәр сеңдердем.

Ә янган пулатны һәм аннан кошлар булып очкан кызларны «Абау» студиясе шәп итеп күрсәтә алды. Шушы финал өчен мең рәхмәт егетләргә!

Спектакль тәмам! Әлеге уникаль вакыйганы тормышка ашырган геройлар – солистлар һәм барлык артистлар белән бергә сөенергә сәхнәгә мендек.

Артистларны котлап торучы кеше кем дисәм, Урин үзе! «Большой театр»ның генераль директоры, профессор, режиссер, театр белгече Владимир Георгиевич Урин.

Ул артистларны котлап бетергәч, без – «Татар-информ» журналистлары аны урап алдык.

Владимир Урин: «Мин биредә ял итәм. Шуңа да бу гаҗәеп урын һәм аның тарихы белән танышу мөмкинлеге туды. Сезнең гаҗәеп музеегызда да булдык. Искиткеч! Безгә өч сәгать буе бертуктаусыз сөйләделәр. Чын! Бүген операга әверелгән легенданы күрдек. Гаҗәеп театраль итеп эшләнгән. Ачык һавада булуы исәпкә алынып эшләнгән. Бу бит бер дә җиңел түгел. Егетләр булдыра: чишелеш табылган. Мин спектакльне карап зур канәгатьлек алдым».

– Операның перспективалары бармы? – дип сорадым Владимир Георгиевичтан.

– Сезнең искиткеч яхшы композиторыгыз бар, аның перспективалары бик зур, – диде ул.

– Бик яхшы композитор, перспективалы, – дип җөпләде «Большой театр»ның Перспективалы планлаштыру һәм махсус проектлар бүлеге мөдире, Владимир Уринның хәләл җефете Ирина Александровна. – Бу урынның да перспективалары бик зур...

– Бу урынны кулланырга кирәк. Биредә гаҗәеп театраль фестиваль ясап була, – диде ул һәм журналистлар яныннан китергә ашыкты.

  • Менә бит, Урин кадәр Урин килгән! Ә Татар дәүләт опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм аның командасы күренмәде. Татарның үз операсын ачык кырда да менә дигән итеп куя алуын ул күрмәде...

ххх

«Котлыйм! Сине мактадылар», – дидем шул тирәдә басып торган Эльмир Низамовка.

«Минтимер Шәриповичның да әйткәне бар: татар читтән әйтсәләр ныграк ышана», – диде ул.

Композиторны мактагач, дирижерга күчтем.

– Котлыйм, Ильяс, – дидем тыйнак кына басып торган дирижерга.

«Бу – коллектив иҗат. Ачык мәйданчыкта җиңел түгел. Черки дә комачаулый, инструментларга да җил тия, җылылык та, дымлылык та... Без экстремаль шартларда эшләдек. Ләкин сәнгать хакына максатларыбызга ирештек», – диде ул. Арыган иде.

Минтимер Шәймиев операдан бик канәгать калган, дип җиткерде оештыручылар, Илгиз Зәйниевка аерым рәхмәтләрен әйткән, диделәр. Тамаша караган һәр тамашачы Шәймиев фикеренә кушыладыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100