Олег Кинҗәгулов: «Милли театр – классик әсәрнең гыйффәтле чишелеше...»
Күренекле режиссер Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның әлеге театрда дүртенче сезонын башлады.
Чаллы дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Чаллы театрында 2020 елның башында килде. Элекке җитәкчелек вакытында башланган төзелешне дәвам итеп, яңа бинаны кабул итеп алды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдиме белән театрга исем бирелү дә аның чорына туры килде. Олег белән без ул театрда эшли башлагач сөйләшкән идек. Бу – икенче интервью.
Олег, «Чаллыга ник килдем» дип үкенеп кайтып китәсе килгән мизгелләрең еш буламы?
Бер дә булмады. Киресенчә, эшемне җиренә җиткереп, «барыбер эшлим» дип эшлим. Беләсезме, быел мин – «Идел-Йорт» халык театрлары фестиваленең жюри рәисе. Хәзер финалга чыккан 12 спектакльне карыйбыз. Аларның күбесе – Кама аръягы төбәкләреннән. Шунысы шатландыра – безнең як (Чаллыда эшләгәч шулай дип әйтергә тулы хокукым бар) иҗади яктан көчлерәкме, фантазия ягыннан баеракмы... Казан коллективларының эше белән чагыштырганда, Мамадышта, Актанышта, Балык Бистәсендә спектакль бар, аның концепциясе бар. Кичә Чистай театр коллективы Островскийны күрсәтте. Профессиональ коллективлар да бик алынмаган материалга алынганнар, 3 сәгать бик җиңел узды. Бәлки, профессиональ театрларның ярдәме тәэсир иткәндер – һәвәскәр театрларның үсеше күренә. Җавабым шул: беркая да китәсем килми – Кама аръягын күтәрергә кирәк, чөнки потенциал зур. Наполеонча итеп әйттемме?
Әйе. Ә нәрсәгә кирәк иде «Идел-Йорт» сиңа? Эшең болай да аз түгел – елга җидешәр спектакль чыгарасың.
Эшем күп. Әмма минем өчен республика халкының нәрсә белән яшәве ачыклана башлый, күзаллавым киңәя. 12 спектакльнең һәрберсе җәүһәр кебек. Кайсына гран-при бирәсен дә күзаллап булмый. Алар һәрберсе үзенчә...
Гафу, театрлардан жюри рәисенең шәхси фикерен белергә теләп сүз катучылар буладыр инде. Кем ашадыр чыгып...
Ай ярым узды, бернинди андый әйберләр юк. Мине берсе дә белми – ниндидер «Усал абый».
Олег, хәзер театрларда тамашачы артты, диләр. Сездә дә шулаймы?
Әйе. Бәлки, бу – кинотеатрларда бернәрсә дә булмауга да бәйледер. Без хәзер: «Кина нет, театр вечен», – дип көлешеп утырабыз. Театр мәңгелек!
Чаллы театрда эшләү гомерендә нинди зур уңышларга ирештең һәм алга таба ниләр турында хыялланасың? Программа-максимум диимме соң?
Мәдәният министрлыгы безгә – театр җитәкчеләренә – маркетинг буенча укырга мөмкинлек бирде. Бервакыт дәрестә укытучы: «Театр буенча нинди хыялыгыз бар?» – дип сорады. «Көн саен тулы залларга спектакльләр күрсәтү», – дидем. «Елына миллион кеше», – дим. Максимум программа шушы. Әлбәттә, бу – утопия кебегрәктер. Ләкин хәзер ике ел ярым дәверендә театрны ничектер яңгыраттык кебек. Тамашачының да карашы үзгәрде. Яңа яшь тамашачы килде. «Аллага шөкер!» дип, шунысына бик сөендек инде.
Без хәзер театрны ничектер аягына бастырабыз – рельслары буенча бара. Аллага шөкер, халык та йөри. Репертуарыбыз да баеды, төрле жанрлар бар. Аяз Гыйләҗевның «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча спектакль чыгардык. Актерлар белән пьесаны «сүтеп-җыйганда» әллә кайларга кереп беттек.
Сәнгать ягыннан карасак, дәрәҗә үсте. Актерлар заманча эшләргә өйрәнә башлады. Белгечләр дә тәҗрибә туплый. Алдагы планнар зур, шул исәптән, маркетинг буенча да. Ничектер тамашачыны арттырасы иде. Ничек үстерергә ул санны – белмим. Бәлки, синең киңәшләрең бардыр.
Олег, сезнең 300 урынлы зал белән, көн саен аншлаг белән спектакль уйнасагыз да, 100 мең кешегә генә хезмәт күрсәтә аласыз. Карале, «укыйбыз» дигәннән, хәзер әйбәтрәк җитәкли башладың инде алайса, әйеме?
Әйбәтрәк җитәклим дип, белмим инде, ләкин өйрәткән инструментларны кулланам. Өйрәнгәннәремне башкарма директорга сөйлим. Укыгач, нәрсәләргәдер күзләр ачыла. Актерлыкка һәм режиссерлыкка укыганда, безне «театр ул – ниндидер храм» дип укыттылар – башка шулай кереп калган. Хәзер театр ул храм ук түгел, матрица булуын аңлыйсың. Театр ул – мөмкинлекләр. Ул – цифрлар. Ул – перспектива. Храм дисәк, ул бит ул күкәй кебек каты, ләкин сытсаң, агып чыгар кебек. Ә театрга чикләр юк. «Сиңа – режиссер кешегә – менеджмент бик кирәкме?» – дип сорыйлар. Кирәк! Хәтта спектакльләр дә кыюрак була башлады кебек.
Нинди мәгънәдә?
Элек әсәрне алгач шикләнә идем. Хәзер минем пьеса сайлауга да карашым үзгәрде. Образ алиһә булып тормый, ә конкрет бер субъект икән. Шартларны дөрес билгеләгәч, сәнгати фикер дә туа.
Ә проблемалар? Чаллы театрында барысы да әйбәт, дип нәтиҗә ясыйбызмы?
Театрда булганыгыз бар бит инде – Чаллының Зяб районында, үзәктән бик еракта. Безнең театрга яңа шәһәрдән ике генә юл бар – кич белән шушы ике юлда пробкалар. Спектакльләр дә кич була – 19.00 сәгатьтә башлана. Әмма Чаллыда бер сөенечле хәбәр дә ишетелде – Мәскәү проспектын озынайталар икән. Аның ике өлешен тоташтырсалар, безгә дә, бөтен шәһәр өчен дә бик яхшы булачак.
Яңа бинага күчкәч яңа штатлар бирделәрме соң сиңа? Әйтик, идән юучы, ишек төбен саклаучыларың җитәрлекме?
ХЭС (хуҗалык-эксплуатация хезмәте) бүлегенә бирделәр: җыештыручылар, каравылчылар – норматив буенча. Ә сәнгать өлкәсен карасак, әйтик, былтыр 7 спектакльгә 1 бутафор, 1 костюмер, 1 столяр. Аларга ялларсыз эшләргә туры килде.
Ике зал эшли, ә тәрҗемә итүче берәү генә. Тавыш операторы да берәү генә. Кайчагында пультка үзем утырам. План буенча выезд да бар. Без, чыгып китеп, стационарны калдыра алмыйбыз. Шулай итеп бездә параллель өч спектакль барган чаклар булды. Цехлар арасында йөгереп йөрибез.
Әле генә минфиннан килдем, әмма кирәкле кешеләрне күрә алмадым. Штатлар ягыннан проблемалар бар. Бинабыз зур, күп функцияле. Безнең театрда хәзер ике зал. Зур һәм кече залда параллель спектакльләр уйныйбыз. Әмма иҗади яктан элеккеге кечкенә бинадагы штатлар белән эшлибез. Миңа артистлар да җитми, куючы төркем дә кирәк. Планнар «наполеонча», әмма 29 актер белән, җитмәсә, аларның күбесе өлкән яшьтә, ерак китеп булмый.
Әйтик, Инсаф абый Фәхретдинов бар. Шәп актер! Ул сәхнәгә чыга икән, бернәрсә эшләмичә басып кына торса да энергетикасы көчле. Әмма, параллель репертуарны тоту өчен, кимендә 40 актер кирәк. Быел ничек тә ерып чыгарбыз, ләкин киләсе елларда болай гына булмаячак. Башка театрларның бюджеттан тыш штаты бар. Ә мин аны әлегә берничек тә булдыра алмыйм... Безгә хәзер бераз гына ярдәм кирәк.
Бар булган акчаңа спектакль чыгарасың да спектакль чыгарасың...
Әйе. Шуңа китә. Башкача булмый. Әле тагын бер проблема – театр бинасына урнаштырылган механизм, аппаратураның куллану вакыты узды – бинаны кабул итеп алып ике ел эшләткәннән соң аларга сынаулар уздырып, эшләү өчен рөхсәт алырга кирәк. Аллам сакласын, ул-бу булмасын! Сынаулар өчен миңа 700 мең сум акча кирәк. Акчалар бар да иде ул – әмма аларны хәзер куллана алмыйбыз, чөнки билгеле вакыйгалар башлангач, әлегә аларга кагылырга рөхсәт юк. Мин, механизмнарга сынау уздырмый торып, театрны эшләтергә тиеш түгелмен.
Штатың булса, «киләм» дип торган талантлы артистлар бармы?
Әйе. Шунысы сөендерә – Казаннан безгә эшләргә килергә теләүчеләр бар. Быел Казан театр училищесының III курс студентлары килде. Алар – үз спектакльләрен, без үзебезнекен күрсәттек. Диалог бар. Алар килергә әзер. Алабугадан да килергә телиләр. Алабуга мәдәни-агарту колледжы базасында махсус курс оештырабыз дип торабыз.
Кайда яшәрләр? Сездә бит яшьләр өчен торак проблемасы зур. Башка шәһәрләрдә торак мәсьәләсе җиңелрәк, дип беләм.
Безнең карамакта хәзер ике фатир бар. Берсе – ике, берсе өч бүлмәле. Берсендә – кызлар, берсендә егетләр яши. Чаллы шәһәре башкарма комитет белән аңлашу бар – алар ярдәм итергә әзер. Ике арада күпер салынды.
Сиңа ышанып яңа театр төзергә килгән кешеләр әле дә эшлиме? Әллә акча юклыгын аңлап яки башка сәбәпләр белән китеп тә бардылармы?
Барысы да эшли. Башка театрлардан да: «Сездә эшлисе килә», – дип сорап килүчеләр булды.
Артистларың акчасызлыкка зарланмыймы?
Аллага шөкер!
Сез планны стационар белән үтисезме?
Әйе. Үзебезнекеләргә дә кат-кат аңлаттым: без – стационар театр. План стационарга куелган. Ә бәләкәй шәһәрләрдә хәл башкачарак – алар көн саен стационарда спектакль күрсәтми. Безнең план буенча 35 мең кеше стационарда караса, план буенча выездда 5 мең чамасы бугай. Ә кече шәһәрләрдә киресенчә – выезд күбрәктер, бәлки. Безгә хәзер тирә-яктан автобуслар белән киләләр.
Аңлыйм инде: кече шәһәр театрларының барысының да күп төрле хезмәт күрсәтерлек мәйданы юк. Сезнең мәйдан зур – спектакль, күргәзмәләр, буфет – озаклап буталып йөрергә була.
Әйе. Тагын бер әһәмиятле момент – безнең брендыбыз эшли башлады. Безнең белән эш итәргә теләүчеләр саны артты. Буфетны арендалау, күргәзмәләр оештыру, төрле мәдәни чаралар уздыру буенча тәкъдимнәр... Бу – безгә матди яктан да файдалы, тамашачы өчен дә уңайлы – күңел ачуның яңа бер төре барлыкка килә. Кыскасы, минем Чаллы театрының якты киләчәгенә ышанычым бар: театрның көчле рухы барлыкка килде.
Билет бәясе? «Мастеровые»да кыйммәт, диләр.
Мин дә шаккаттым. Бездә иң югарысы 700 сум. Иң арзаны – 400. Кулланучы кәрҗинен анализласак, бу – иң оптималь бәя. Казанның куллану кәрзине югарырак.
Ә элеккеге театрга өйрәнгән тамашачы ничек кабул итә? Яңа театрыңны, яңача карашны, яңа концепцияне...
Элеккегесеме ул, яңасымы – аны аңлап булмый. Безнең башка этап башланды. Яшьләргә символик аспектлар кызык. Алар сюжетны гына түгел, куелышын да карап утыра. Спектакльдән соң алар белән аралашабыз: музыка, символлар аша аңлашабыз.
Татар театры елак вакыйгалар белән бай иде, мелодрамалар куела иде. Хәзер мәгънәви ягы артты – алга зур адым ясадык. Син әйткән элеккеге тамашачыга моны кабул итү авыр иде. «Брежнев. Нокта. Шәһәр» спектаклен (Шамил Идиатуллин романы буенча. – авт.) карадың бит. Җенси мөнәсәбәтләрне без вуаль артына яшереп, символлар белән калдырдык. Яшьләр аны аңлый, ә өлкән буын: «Ну нәрсә булды соң бу?» – ди.
Аларга барып җитсен өчен, ул мөнәсәбәтләрне ничек күрсәтергә икән?
Белмим. Бәлки, аларга Антонена Арто кебек «тупас театр», «жесткий секс» кирәктер. Әмма өлкән буын безгә килә, бик заманча Европа авторына да киләләр һәм яратып карыйлар.
Бу – синең, сезнең театрның, диим инде, тәрбия җимешләре инде, әйеме?
Тәрбиялибез инде.
Сезнең хәлегез Казанга караганда отышлырак та. Сез – бердәнбер!
Татарча – әйе! Бу – бик зур плюс.
Әйбәт инде: «Без – бердәнбер! Безне ничек бар – шулай кабул итегез! Без хәзер менә шундый – яңача!» Әйеме?
Юк. Без, авыррак спектакль булса, тамашачыга «Кара да кит!» димибез, аның белән алданмы, азактанмы әңгәмә корабыз – спектакльне тулысынча тояр өчен «капкалар» ачабыз. Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» спектаклен беләсез бит инде. Анда бит Тукайның Акчуриннарга килүе турында сүз бара. Катлаулы диалоглар тамашачыга аңлаешлы булсын өчен, өстәмә инструмент буларак, аралашуны кертәбез. Нәтиҗәсе бар. Спектакльгә шундый күп яшьләр килгән иде. Аларны әсәр кызыксындырган: фойеда җыелып та спектакльдә барган вакыйгалар турында фикер алышканнарын күрдем. Рус телле тамашачы күп килә башлады. Элек алар булмаган, ди.
«Безне ничек бар шулай кабул итегез» түгел, «Без сезгә бирәбез, ә сез, әйдәгез, безнең арттан, без бергә» – әлегә шушы юлны сайладык.
Аудиториягезнең уртача яше?
Элек 50 тирәсе иде. Хәзер 30-35 – минем яшьтәшләр.
«Аяз Гыйләҗев исемен йөрткәч, «пошлятина» күрсәтәсе килми»
Олег, тамашачы арасында сине «театрны боздың» дип сүгеп китүчеләр бармы?
Нишләп булмасын?! Биткә бәреп әйтмәсәләр дә, сизәм инде. Мин бит «красна девица» түгел, бөтенесенә ошарга. Шуңа анысы да – нормаль күренеш. Әмма бүген репертуар сәясәтен карасаң да, һәртөрле тамашачы өчен сайларга күп спектакльләр бар.
Яңалармы?
Элеккеләр кимеп бара. Дүртәү генә калды.
Ике ел эчендә алыштырып бетердеңмени?
Әйе. Алар концепциягә туры килми. Хәтерләсәң, элеккеге бинада өчпочмаклы кечкенә сәхнә иде. Спектакльләр шуңа көйләнгән. Алар зур сәхнәдә югалып калды. Аны яңартыр өчен өстәмә ресурслар кирәк. Яңаны чыгару кулайрак. Без театрның гомумстилен булдырабыз.
Чаллы театры Зифа апа Кадыйрова әсәрләре буенча куелган 2 спектакль белән матур яшәде. Алар репертуарда бармы әле?
Берсе бара. Ул сәнгати ягы да уйланылган, режиссер карашы да бар.
Алайса, Зифа апа әле дә «ашата» икән әле сезне.
Әйе. Халык йөри. Әмма без үзебезне ашатуның башка ысулларын да эзлибез. Башка авторларны да ачабыз.
Тагын элеккеге кайсы спектакльләр калды?
Элеккеләрдән – «Ул бит кичә иде», «Кызым кияүгә чыга», «Ике хуҗаның хезмәтчесе». Анысы бик искергән инде, декорацияләр бик иске, әмма шуңа халык йөри.
Тәрҗемә бит ул, әйеме?
Әйе. Илгиз Зәйниев куйган спектакль. Халык ярата аны. Тагын бер тәрҗемә әсәре чыгардык: «Башыңа төшсә» дип атала. Тамашачы аны да яратты.
Яңа спектакльләрдән кайсылары «ашата» башлады?
«Яшь йөрәкләр», «Капка», «Бик сагынсаң әгәр»...
Ә бер сезонга 7 премьера кирәк идеме?
Кирәк инде, нишләп кирәкмәсен?! Иске репертуар белән яңа бинага күчүне күздә тотмадым...
Чаллыга күчкәндә син иске гардеробыңны калдырып киттеңмени? Казанда кигән джемперларыңны Чаллыга алып килгәнсеңдер бит?
Әйе.
Нишләп яңа театрга иске спектакльләрне алмыйсыз, диюем. Мин параллель үткәрәм.
Бу – параллель үткәрү идемени? О-о-о, метафораң көчле булды. Минем гардероб ул кадәр үк таушалмаган иде. Шуңа күрә мин ул киемнәремне хәзер дә бер дә курыкмыйча киеп йөрим. Ә монда проблема җитди һәм куркыныч иде. 10 спектакль яңа бинага күчте – сыйфаты әйбәт, дияргә. Декорациясе таушалган өч спектакльнең берсен рәтли алдык. Аңа шулкадәр көч, ресурс түгелде. Синеңчә итеп параллель үткәрсәк – ул яңа спектакль чыгаруга тиң. Шуңа «искене адаптацияләү белән шөгыльләнмибез» дип хәл иттек.
«Күп премьералар кирәк идеме?» дисең – алар яңа тамашачы китерде. Ә искеләргә кеше, барыбер, йөрми башлаячак иде. Чөнки без Чаллы тамашачысына театрның яңа мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтә алдык, исбатладык.
Яңаны ничәне куйдың булып чыга инде?
Белмим. 18ләп ахрысы.
Ә син зәвыгыңа һәм иске спектакльләрне дөрес бәяләвеңә ышанасыңмы? Бәлки, мин дөрес уйламыймдыр, дип үзеңнән шикләнмисеңме?
Мәсәлән, бер мисал: иске бинада яңа гына чыккан бер спектакль бар иде. Ләкин ул... татарча ничек әйтергә дә белмим – ул «пошлый». Шундыйлыгы бөтен җирдән күренеп тора инде. Катнашкан артистлар белән дә сөйләштем. Нигә монысы болай эшли, тегесе нигә алай әйтелә, дип сораштым. Ярар, монысын үзгәрттек, ди, тегесен рәтләдек, ди. Әмма, арырак киткән саен, начарлана гына...
Ә-ә-ә, аңладым соравыңны. Миндә шик туа икән, артистлар белән киңәшләшәм. Мәсәлән, Инсаф абый Фәрхетдинов бик хөрмәтле кеше – аның белән фикер алышам. Үзем генә хәл итеп атмыйм инде.
Ә теге «пошлый» спектакль белән нишләдегез?
Үпкәләгән кешеләр булды, булса – булсын, гафу итегез, ул – бик пошлый.
Кайсы спектакль турында сүз бара – әйтәсеңме?
Әйтмим. Ул артык күп уйналмаган да иде. Үзең бит безнең театрны «әдәби театр» дип атадың, Аяз Гыйләҗев исемен йөрткәч, «пошлятина» күрсәтәсе килми.
Ә театрда драматургия проблемасы кискен торамы? Әсәр табалмыйча азапланасыңмы?
Әйе. Шуңа без алга таба янәдән прозага мөрәҗәгать итәрбез.
Проза бармы?
Проза бар. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы»н укыдым. Әлегә үз вакытын көтә. Мин аның нервын тота алмадым әле.
Гафу, син татар телен Исхакыйны һәм Галимҗан Ибраһимовны яхшы аңларлык дәрәҗәдә беләсеңмени? Татарча сөйләшәбез сөйләшүен, шулай да, сиңа русча аралашу җиңелрәктер, дип уйлый идем.
Татар гаиләсендә үскән ич инде мин. Татар әдәбиятын татарча укыйм. Аралашуга килгәндә, бу шәһәр – бик контраст: татары да, русы да, манкорты да бар. Кайсы белән ничек аралашырга дип, буталып бетәсең. Кайсы белән ничек сөйләшәсен уйлап, гел үзеңне контрольдә тотарга кирәк.
Репетицияләрне татарча алып барасыңмы?
Өлкәннәр белән татарча аңлашам. Ни кызганыч, яшь кешегә русча аңлатырга туры килә. Алар шулай яхшырак аңлый.
Чаллы театрында эшләгән чорда үзең үзгәрдеңме?
Юк. Йокы туймый – шул гына! Августтан бирле юньләп йоклаган юк. Җәй көне нибары 10 көн ял булды.
Дөньяга, кешеләргә, иҗатка, театрга карашың бер дә үзгәрмәдеме?
Юк. Глобаль яктан карасаң – үзгәрмәде. Түземле булырга өйрәндем – анысы бар. Дөресен әйтим: яңа театрда кеше, ничек эшләргә дип, югалып калды. Шунда, кешеләрне өйрәтә-өйрәтә, үзем дә түзә белергә өйрәндем һәм нәрсәгәдер ирештем кебек.
Труппа синнән канәгатьме? Әллә артыңнан зарланалармы икән?
Труппа белән эш мөнәсәбәтләре бик җылы, дип әйтәсем килә. Бер-беребезгә ышанмасак, сезонга 7 премьера чыгара алмаган булыр идек, мөгаен.
Алар сине яраталармы, әллә түзәләрме?
Коллективта төрле хәлләр була инде, чөнки барыбыз да арыйбыз. Шуңа театрда эшләгән бөтен коллегаларыма рәхмәт әйтәсем килә. Алар, бер кешегә ышанып, яңа театр төзергә алындылар. Бер-беребезгә ышаныч бар.
«Милли театр – ул классик әсәрләрнең гыйффәтле чишелеше»
Театрга режиссерлар чакырмавың үзең эшлисе килүдәнме, әллә түләргә акчаң юкмы?
Әлбәттә, акча җитмәүдән иде.
Үзең арзанракка куясыңмы?
Арзанракка түгел...
...бушкамы?
Әйдә, ул хакта сөйләшмик. Миңа спектакль кую ошый. Эшемне яратам. Театрны яратам. Мин артистларга ял биргән көнне дә өйдә утыра алмыйм.
Көн саен эшкә киләсеңме? Хәер, өйдә нишлисең, ди, инде... Син өйләнмәдең бугай бит әле, әйеме?
Хатын алып кайтырлык өем дә юк бит әле. Шагыйрь әйтмешли, хатыным – поэзия.
Бу – нормаль түгел бит инде. Театрдагы берәр актрисага да гашыйк булмадыңмы?
Минем актриса белән андый тәҗрибә бар иде бит инде.
Аңладым, актриса кирәкми. Әйдә, алайса, драматургия турында сөйләшәбез, бер башлаган идек, читкә кителгән. Татар тамашачысы рус һәм чит ил драматургиясен карарга яратмый, дибез. Бу – куя белмәүдәнме икән, әллә башка сәбәпләре бармы?
Белмим. Укыганда, диплом спектакле буларак, Чеховның «Алтынчы палата»сын чыгардым. Яратмау сизмәдем. Ярты еллап Камал театрының Кече сәхнәсендә тулы залга уйнадык. Бәлки, логикалар туры килмәүдәдер. Чаллы театрында Островскийны куеп карыйсым килә. Грантларга яздык.
Күпме акча кирәк?
Ярты миллион булса да куя алыр идек. Без шуңа да риза.
Нишләп Островский?
Киләсе елга – аның юбилей елы.
Быел Достоевский юбилее иде. «Идиот»ны куясың калган алайса.
Яңа килгәч, мин әле милли аспекттан чыга алмый идем. Хәзер куеп карыйсы килә. Уңышлы булса, аның белән Россия фестивальләренә чыгып карыйсы килә.
Милли әйбер белән барып булмыймы?
Видеоларны җибәрәбез инде аларны да. Шулай да Островскийны куясым килә. Уен театрын тудыручыларның берсе – Островский.
Безнең быел Чехов чыгачак. Фәрит абый Бикчәнтәев «Чайка»/»Акчарлак»ны куячак. Бу атнада труппа белән очрашачак. Фәрит абый белән эшләү безнең хезмәткәрләргә дә зур тәҗрибә булачак. Ул бит инде бер белмәгән ниндидер режиссер гына түгел, чын остаз, педагог буларак эшләячәк.
Олег, синең аңлавыңда милли театр нәрсә ул?
Милли театр... милли театр... Милли театр ул – классик әсәрләрнең гыйффәтле чишелеше. Проблеманың актуальлеге, чөнки татар сәхнәсендә һичшиксез проблема яңгырарга тиеш. Тел, сүз... телнең моңы булырга тиеш. Әйтик, актер төп рольдә уйный, ә телендә моң юк. Аллага шөкер, өлкән артистларыбыз бар, алар яшьләргә киңәш итәләр. Кайсы сүзгә ничек басым ясарга кирәген әйтәләр. Милли театрны тоярга кирәк.
Без «Яшь йөрәкләр»не чыгардык. Чаллы тамашачысы мондый саф, самими спектакльләргә сусаган иде. Артистлар да аны ләззәтләнеп, тәмен табып уйный. Мин сезон саенмы, ике сезонга берме – театрда татар классикасы куелырга тиеш, дип уйлыйм.
Татар классикасының куела торган унлап кына драматургия әсәре бар бугай ул.
Булса соң, димәк, минем 20 елга бизнес-планым бар, дигән сүз. Безнең театрда бер түгәрәк өстәл булган иде. Татар теле укытучылары килде, балалар укымый, дип зарланалар. Татар театры нигә моның белән шөгыльләнмәскә тиеш әле, дигән уй туды...
Мәктәп программасына кергән әсәрләрне куям, дисеңме?
Алай димим. Бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен җыелып укырга мөмкин. Без бу юнәлешне, бик әһәмиятле миссия, дип саныйбыз. Шундый зур бинабыз бар икән, җаваплылыгыбыз да булырга тиеш – белем бирү-агарту аспектын киңәйтергә тиешбез. Бу зонада без бит – бердәнбер татар профессиональ театры.
Бу – шигъри дәресләрме?
Театр булгач, ниндидер драматургия була инде. Без моны шигырь, музыка һәм сынлы сәнгатьне берләштереп эшләргә тиешбез. Карарга килгән балалар һәм студентлар белән аралашу мөмкинлеге дә булсын иде.
Сынлы сәнгать дисең... татар тамашачысы сынлы сәнгатьне дә кабул итеп бетерми бит әле.
Бәлки, дөрес итеп җиткерә белмибездер. Җиткерү алымнарын үзгәртергә кирәктер. Ресторанга килгәч тә матур сервировка җәлеп итә, тәмлелеге икенче урында калып, матурлыгы өскә чыга. Беләсеңме, без мәктәптә химияне яратып укыдык. Укытучы бирә белә иде, кызыксынып өйрәндек. Унынчы класста органик химия башланды, һәм педагог үзгәрде. И бетте, укымый башладык, кызыктыра алмады. Монда да шулайдыр, бәлки. Мавыктыргыч итеп бирә белсәң, буладыр... Бирү алымын үзгәртеп карарга кирәк.
Чаллы театрында халык «егылып йөри торган» актерлар бармы?
Бар. Марсель Мусавиров, Алсу Гыйльманова, Зөлфия Галиуллинага йөри. Яшьләр социаль челтәрләрдә актив эшли – үзләрен таныта беләләр. Ә өлкән буын башкачарак, үзпиарны тоймыйлар, совет заманындагыча, без бар, һәм сез миңа тиешсез, дигән хис аларда.
Күп нәрсә актердан да тора. Спектакльне төнен йокламыйча эшлисең. Актерга яхшы булсын, дип тырышасың, монысын уйлап чыгарасың, тегесен уйлап чыгарасың. Премьерадан соң ул аны оныта. Ниндидер үсеш булырга тиеш бит аларның.
Мәсәлән, Венер Фәйзуллин «Брежнев»тан соң танылды. Артыннан кызлар йөгерә башлады. Хәзер ул, өйләнеп, Уфага китеп барды. «Бержнев»та уйнаган Марсель Мусавировны да яраттылар. «Яшь йөрәкләр»дә уйнаган Фердинанд Насретдиновны да тамашачы хәтердә калдырды.
Өлкәнрәкләр белән авыррак. Алар белән без тырышабыз, ә тамашачыга кайчагында ул тырышлык «фиолетово» кебек. «Нәрсә эшләдең соң син 30 ел?» – дип сызланып уйланам.
Хәзер татар театрларында прима булырлык актрисалар юк. Сезнең театр турында сүз бармый, гомумән. Нигәдер...
Беләсеңме, нәрсәдән ул? Эчтәлек юк. Алар буш. Казына башлыйсың – эчендә бушлык.
Ә нишләргә?
Нишләргә, дип инде, әнә, пионерияне кайтаралар түгелме? Бәлки, шул ярдәм итәр. Беләсеңме, кызык бер күзәтү. Кайчакта яшьләр белән бергә фильм карыйсың. Эмоциональ урыннарда елыйсы килә, ә яшьләрдә андый хис юк. Аларда кызгану, теләктәшлек хисе юкмы соң?!
Пионерия генә булдыра алмас инде аны. Кешедән торадыр. Бәлки, эче буш булмаганнар театрга килмидер, бәлки, аларны алмыйлардыр. Ә син үзең театрда нинди артистларны яратасың?
Бирелгән шартлар эчендә импровизация ясый алганнарны. Безнең театрда сәхнәдә шулай «иркен йөзә алучы» артист икәү генә – Равил Гыйләҗев һәм Илфат Әскәров. Без, бераз хулиганланып алыйк дип, алар белән «Башыңа төшсә...» исеме белән Раффи Шарт комедиясен чыгардык. Ул – «Здравствуйте, я ваша тетя», «В джазе только девушки» тибындагы җиңел спектакль. Аларның икесен дә төп рольләргә куйдым. Уйныйлар рәхәтләнеп! Шундый импровизация ясый алган актерларны яратам.
«Алар – иреклерәк, без – кешелеклерәк»
Чаллыда Рус театры көчле конкурентмы сезгә?
Юк, алар безгә комачауламый. Киресенчә, аларның булуы безгә ярдәм итә. «Мастеровые»ның яңа бинасы ачылганга ике ай узды, һәм шәһәр халкы чагыштыра башлады. Безнең театрга килү аларга җан рәхәте, тынычлык бирә. Алымнарыбыз башка, идея башка. Рус театры – рус театры инде ул, татар театры – татар театры. Сезнең театрга кергәч сулавы да җиңел, диләр. Алар безгә конкурент түгел, ә тамашачы өчен – ике тигез театрны күрү мөмкинлеге. Элек татар театры нык калыша иде – моның шулай булуы билгеле. Бүген без тигез позицияләрдә. Статистика да тигез. Үзләренең булуы белән алар безгә үсәргә булыша.
Телдән тыш аерма нәрсәдә?
Аерма телдә генә түгел. Менталитет башка. Спектакльнең рухы башка. Башкача чишелеш.
«Башкача» дигәнең ничек була?
Башкача дигәнем, аларга барысы да рөхсәт ителә, ә безгә нәрсәләрдер уйлап табарга туры килә. Рус театрында үбешсәләр – чынлап үбешәләр, Мәскәү спектакльләрен карасагыз, нәрсә генә эшләмиләр! Кыскасы, рус театрында кыюлык күбрәк, алар иреклерәк, «раскрепощенность» диик. Ә безнең театр кешелеклерәк. «Сезнең театрда мәхәббәт сәхнәләре дә шулкадәр нечкә», – диләр.
Синеңчә, татар театрында нәрсәләр ярамый?
...
Әйтик, татар театрында артистларны ни дәрәҗәдә чишендерә аласың?
Нәрсәгә аларны чишендерергә? Минемчә, актрисаны шундый итеп киендерергә кирәк – нормаль кеше: «Аһ, нинди бит ә!» – дип карап торырлык булсын.
Ягъни, чишендермәячәксең?
Сәхнәдә чишендерүне аны белеп эшләргә кирәк. Ул бит шәрә артны күрсәтү генә түгел. Вакыйгаларга кереп китеп, шул таләп ителсә, атмосферасы шундый булса... үзеңне мисал итеп китерү килешми инде, шулай да «Шәһәр. Нокта. Брежнев» искә төшә. Анда кер юу машинасы янындагы күренешне хәтерлисеңме икән? Анда нәрсә барганлыгын барыбыз да яхшы аңлый бит инде.
Әйе.
Аларга бит моны аңлату өчен чишенергә кирәкмәде.
Кыскасы, чишендермәячәксең?
Юк.
Сүгендертмисең дә?
Юк.
Тагын нәрсә ярамый синең сәхнәдә?
Репетицияләргә соңга калырга ярамый.
Әле соңга калган егеткә ниндидер җәза биргәнсең, дип сөйләделәр. Кулларында басып торганмы шунда, ниндидер физик күнегүләр ясаганмы... Бу – гайбәт яки шаяру идеме?
Юк. Булган хәл. Гел соңга кала торган яшь актер бар иде. Әйтеп-әйтеп нәтиҗәсе булмады. «Планка» ясаттым. Ул – актерлар эшли торган гап-гади күнегү. Торды... Барыбер берни дә үзгәрмәде. Театр – ул дисциплина. Әгәр ул өлкән яшьтәге халык артисты булса, ярар инде, дияр идең. Хөрмәтле өлкән артистлар килгән – сәхнәдә репетициягә әзер булып басып тора. Ә ул яшь кенә егет килеп җитә алмый. Китте ул егет...
Талант идеме?
Зур югалту түгел. Сәхнәне хөрмәт итәргә кирәк, сәхнәне хөрмәт итсәң, сәхнә дә сине хөрмәт итәр. Театрга хөрмәтең булмаса, нишләп йөрисең анда?!
Актерларың һәм, гомумән, коллективың сине аңлыймы?
Актерлар белән бер-беребезне аңлый башладык кебек.
Күпмесе?
Труппаның шактый өлеше аңлый башлады. Калганнары... аларга карата мөнәсәбәтне үзгәртәсең. Ягъни, алар аңларлык итеп аңлатасың яки таләп итәсең.
Азактан традицион сорау: иҗади планнар?
18 ноябрьдә – премьера: Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Болан» спектакле.
Шушы көннәрдә Фәрит Бикчәнтәев А.Чеховның «Чайка»сын куя башлаячагын әйттем. Аның репетицияләре артистлар өчен осталык дәресләре дә булачак.
«Хәл бу ки» проекты уңышлы эшләп китте. Хәсән Туфанны чыгардык. 2 декабрьдә аның чираттагы композициясе – Фатих Кәрим. Аны яшь артистлар Зөлфия Галиуллина белән Фирдүс Сафин эшли. Фирдүс Уфага режиссура буенча укырга керде. Яңа елдан соң – Һади Такташ. Бу проект үзен аклый. Чөнки Чаллыда мәктәп укучылары бик күп. Бэби-бум шушы инде ул! Мәктәптә класслар Л хәрефенә кадәр барып җитә, ди.
Яңа елга «Алиса в стране чудес»ны планлаштырган идек (тәрҗемәдә), аның «Әкият»тә куелуын ишеткәч, татар театрында татар әсәрен куйыйк, дип, «Авыл эте Акбай»га тукталдык. Анысы да курчак театрында куелган икән, әмма без барыбер куярга булдык – алымнар төрлечә булачак.
Яңа ел спектакле – театрлар өчен акча эшләү ысулы. Шәһәр җирендә татар телле спектакльне сатып буламы?
Без балалар театры түгел, безнең план башка. Балалар спектакле безнең өчен – үз тамашачыбызны әзерләү. Татар телле балалар спектакльләре яши алганны күрдек. Без Интернетта «Авыл эте Акбай» булачак» дип хәбәр салган идек – беләсеңме, күпме кайтаваз булды?! Минем яшьтәшләр аны карап үскән, барысы да Әсгать Хисмәтне хәтерли (Камал театрында спектакльнең беренче куелышында Акбай ролен уйнады. – авт). Чагыштырулар булуы хәлебезне катлауландыра инде. Әмма, төннәр буен йокламыйча, без аны эшләп чыгачакбыз.
Чираттагы премьера – Артур Шәйдулланың «Җаның ниләр тели?» пьесасы буенча спектакль. Мистик трагикомедия. Катлаулы жанр. Артур Алабугада яши – без аның белән элемтәдә, минем өчен – тере автор белән эшләү эксперименты. Мине бер җөмлә эләктереп алды – кеше нәрсә теләгәнен белми. Бүген безнең яшәвебез дә ничектер мәгънәсез булып калды кебек. Син мәкаләләр язасың, без спектакльләр чыгарабыз...
Һәркем кулыннан килгәнне эшләгәч әйбәт инде, Олег. Тагын?
Бер татар классик әсәре кирәк. Әле сайлап бетерә алмыйм.
Алар әлләни күп түгел. Күзеңне йомасың да, исемлектән берсенә төртәсең.
Ә беләсеңме, Чаллы халкы нәрсәне сорый? «Зәңгәр шәл»не куегыз, диләр.
Куй! Алар теләгән «Зәңгәр шәл»не куй! Кырландырмыйча!
Авыр максат куясың син. Безгә быел бер яшь актриса килде – матур җырлый. Егетебез дә бар. Мин әле анда музыкаль ягын аңлап бетермим: Булат каядыр тенор булып бара, каядыр – баритон. Театрда бу спектакль турында сүз чыккач, безнең Әнәс Батырович Фәйрушин – ул бик хөрмәтле музыка белгече: «Булат үзең буласыңмы? Анда баритон партиясе бит! Безнең башка баритон юк», – диде.
Булат үзең булмыйсыңдыр бит чынлап та?
Юк. Әмма куярга җыенам.