Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язмышыңны кемнәр яза, Мәдинә-гөлкәем яки азгын хатын турында «хәләл» спектакль

«Мәдинә» - Тинчурин театрының премьерасы. Илгиз Зәйниевның 7-8 ел элек язылып, пьеса буларак «Казан утлары» журналында басылып чыккан, ниһаять, быел Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов тәкъдиме белән бу театрда Илгиз Зәйниевның үзе тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакль.

news_top_970_100
Язмышыңны кемнәр яза, Мәдинә-гөлкәем яки азгын хатын турында «хәләл» спектакль

«Мәдинә» спектакленең бик стильне тоеп куелуыннан башлыйк, сценографиясе бик «стильный». Рәссам Геннадий Скоморохов сәхнәне кызылга «манган». Кызыл түшәм, кызыл ишекләр, кызыл диван, кызыл келәм, кызыл буяулы картиналар, хәтта Мәдинәнең намаз күлмәге дә кызыл. Бу мәхәббәт төсе дә, кан төсе дә, фаҗига төсе дә. Геройларның ак күлмәкләре дә күңел аклыгы түгел, ә аларның бу дөньяда ук тере мәет булып кәфенлеккә төренүедер.

Композитор Эльмир Низамов драматургның автордашына тиң. Спектакльнең мелодрама гына булмавын башланып киткәч үк шушы музыка аңлата. Бик милли һәм дини җанлы кешеләр Мәдинә образын татар хатыны итеп тәңгәлләштерүләренә дә шушы музыка каршы чыга. Монда татар күңеленә сары май булып ята торган милли аһәңнәр юк, без фаҗига булачагын кисәткән дөньяви аһәңнәрне ишетәбез.

ххх

Спектакль борынгы грек мифологиясендәге Медея язмышына аваздаш. Аны «Татар Медеясе» дип бәяләүчеләр булды. Төп герой – Мәдинә. Төп вакыйга – аның фаҗигале мәхәббәте. Мәдинәнең сөйгәне аны ташлап башка берәүгә өйләнә, әмма Мәдинәсе янына килүдән туктамый. Гөнаһ турында фәлсәфи уйлар сүздә генә кала, яшьләр очрашуны дәвам итә – дәрт өстенлек ала. Мәдинә тирәсендәге кыршау кысыла бара – аңа Җәүдәтнең хатыны, әтисе тарафыннан табигый басым башлана. Җәүдәт җәзасын бу дөньяда ук ала – юл һәлакәтендә янып үлә. Ә Мәдинә, зур гөнаһ ясап, карынындагы балаларын юк итә. Бу – әсәрнең автор үзе сөйләгән өстә яткан сюжеты. 

Биредә без ант белән шаярмаска кирәген күрәбез. Дәртеннән шашкан Җәүдәт ант итә:

«Әгәр сине бер чак мин алдаган булсам,

Тин шаяру булса эчкән бу антларым,

Синең җиләк иреннәрне үпкән бу иреннәр

Ялган сөйләп ачу чәчкән булса әгәр;

...Ходай көттермичә, инде бу дөньяда,

Җигеп эшкә булган бөтен көч-кодрәтен,

Һич көтмәгән, мин бәхетле дигән чакта,

Җәзаласын мине бөтен тәмен табып,

Һәм бу җирдә һич калмасын хәтта эзем,

Корысын токымымның карт агачы, үлсен...

Изгелегең төргән бу яулыкта менә

Кызыл каным – ант итәмен шуның белән!»

Күкләр аның: «...бу җирдә һич калмасын хәтта эзе», дигән сүзләрен ишетә һәм Мәдинә аша тормышка ашыра. Илгиз үзе әйтмешли, «Җәүдәт җәһәннәм утын җирдә үк таба — машинасы белән бензовозга бәрелеп, янып үлә». Авырга узган Мәдинә абортка бара – шулай итеп Җәүдәтнең нәселе юк ителә.

ххх

Әсәрнең оригиналында Мәдинәнең дини гаиләдән булуы әйтеп узыла. Журналистлар өчен ачык репетициядә бу сүз яңгырагач, дини темага яза торган журналистларда сораулар туды. Дини гаиләдән булган хатын-кыз нигә бозыклык юлына баскан итеп күрсәтелә, янәсе? Бәласеннән башаяк дип булса кирәк, текст спектакльдә «үрнәк гаиләдән» дип яңгырады. Чөнки юктан проблема ясап, игътибар читкә юнәлтелергә мөмкин иде. Монда бит дини гаиләдән бозык хатыннар чыга дигән фикер юк. Ә гөнаһ, ант төшенчәләрен дини яссылык аша аңларга тырышуы, әмма үзен җиңә алмавы турында бара.

Кызык, әсәрнең буеннан буена сүз геройларның җенси мөнәсәбәтләре турында барса да, һәр герой күзләрне аздырмаслык итеп киенгән. Шунысы кызык, Илгиз драматург буларак: «Шул ук бүлмә. Биредә МӘДИНӘ белән ҖӘҮДӘТ. Алар ярым шәрә дияргә була. Төгәлрәк әйтсәң, йокы киемнәреннән. ҖӘҮДӘТ артсыз урындыкта безгә алды белән утыра. МӘДИНӘ аның аркасына рәсем ясый», дип язган. Үзе үк шуны куйганда йокы бүлмәсеннән аларны киендереп чыгара, әмма без аны киенеп чыккан дип аңларга тиеш түгел, аларның киемен кием итеп түгел, ә кәфенлек итеп кабул итәргә тиешбездер, бәлки. 

Кыскасы, драматург Илгиз Зәйниевның героинясы ирнең аркасына рәсем ясаса да, режиссер Илгиз Зәйниевның героинясы ясамый, ә кара канатларны кидереп кенә куя. Шулай итеп, спектакльгә 18+ дигән билге кую ул шәрә актрисалар вә актерлар күрәбез дигән сүз түгел. Чөнки бу театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Шәрә тәндә үзтәңгәллек юк» ди, ул сәхнәдә шәрәлеккә каршы. 

Ххх

Мәхәббәттән шашкан, гөнаһ һәм ант фәлсәфәсе белән мәш килгән пар белән янәшә әсәрдә бер кызыклы образ бар – Нәфисә. Алдарак тасвирланган сюжетка карасак, бу героиня артык кирәкми дә кебек тоела. Мәхәббәт өчпочмагы аңа кагылмый – спектакль дәвамында өчәүләп мәш килеп алырлар иде дә, без аларны жәлләп елап бетеп кайтып китәр идек. Андый «өчпочмаклар» белән дөнья тулган. Гап-гади мелодраматик сюжет. Өчпочмакның өстәмә дүртенче почмагы итеп Нәфисәне дә ул сюжетка кертеп була – ул да Җәүдәткә гашыйк булса кирәк. Нәфисәнең сөйгәне Ирҗан Мәдинә белән… бишенче почмак буларак... Кыскасы, автор бөтенесен җенси якынлык белән үзара болгатып бетергән.

Әмма Нәфисә әлеге «дәрт корбаннарыннан» аерылып тора. Ул дөньяга дәрт һәм хисләр белән түгел, салкын акыл аша карый. Биредә Нәфисәне язучы яки журналист, кыскасы, каләм иясе итеп кабул итәргә мөмкин. Ул эмоциональ Мәдинәгә капма-каршы торган салкын акыллы туташ. Кызыклы сюжет хакына ахирәт дустын да, үзенең сөйгән егетен сынау алдына куеп, язмыш белән уйнаганнарын күзәтеп торырга әзер. Бу образда без журналистлар да үзен таныгандыр, монда Илгиз Зәйниев үзе дә бардыр. Биредә бу образның җенесе мөһим түгел, ул җансыз һәм җенессез адәм кебек.

Әлеге спектакль миңа Туфан Миңнуллинның Әлмәт театрында легендар Дамира Кузаева белән куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакленә аваздаш булып тоелды. Драматург 1979 елда Тукай премиясен нәкъ шушы спектакль белән алган иде. Без анда язмышка буйсынмаган, язмыш-автор белән көч сынашкан, баш имәгән батыр Мәдинәне күрсәк, бүгенге Мәдинә талантлы иҗатчы һәм дәртен тыя алмыйча уйнаш итә торган азгын хатын. 40 ел элеккеге Мәдинә язмышын үз алдына тезләндерсә, бүгенгесе – башкачарак. Әмма көзгегә үпкәлисе түгел, бигайбә! Хатын-кызның кырык ел элек тә, 140 ел элек тә төрлесе булган. Илгиз Зәйниевның Мәдинәсе дә авторы – дусты белән әйткәләшә:

«Менә, менә бик дөрес сүз әйттең – Ходай!

Нәкъ шул рольне син сайлаган үзең өчен.

Шаккатарлык! Ничек сизмәдем мин шуны?

Кара төндә мине чакыруың – пролог,

Башлап китәр өчен бер вакыйга булган.

Һәм шул көннән башлап һәркөн янәшәмдә

Күренмәс бер рәшә булып син йөргәнсең,

Синең кулың җитәкләгән икән мине,

Тик нигәдер такыр сукмакларны үтеп,

Тау-таш, баткаклыкка юнәлткәнсең мине», ди Мәдинә дустына.

Бер карасаң, бу Мәдинәнең үз гаебен кешегә ягып акланырга маташуы. Әмма икенче яктан, Нәфисәнең чын йөзен ача түгелме?

«Журналистны да, язучыны да профессия икегә бүлә — кеше һәм вакыйгаларны язучы. Ниндидер бәхетсезлек вакыйгасы булды исә, язып чыгасыз. Сез бит аны беренче булып язып чыгарга тырышасыз. Әйе, сез бик борчыласыздыр. Ләкин профессионал буларак шундый хәл килеп чыгуына һәм аның беренче булып язып чыга алуыңа, бәлки, шатланасыздыр. Алдашмыйча үз-үзең белән сөйләшсәң, шулай түгелме?», диде Илгиз Зәйниев әлеге спектакльнең ачык репетициясендә. Шулай, Илгиз, шулай.

Әмма Нәфисәне бераз читтә калдырып, спектакльне «Мәдинә» дип атау һәм бу хатынны төп героиня итү – массаларга вә кассаларга эшләү. Героиняны ташланган хатын дип жәлләргә дә, зиначы дип нәфрәтләнергә дә мөмкин – режиссер һәм актриса тамашачыга эмоцияләрен чыгару өчен бөтен мөмкинлекне бирә.

Без Нәфисә линиясенең азагын күрмибез. Массаларга ул Нәфисәнең булуы-булмавы барыбер. Аларга Нәфисә тормышы кызык түгел, массаларга яңа тамашалар ясау, фаҗигаләр язу, күңелләрен күрү өчен Нәфисәләрнең исән булуы, шашканнар янында да салкын акыл белән калуы кирәк. Шуңа күрә автор Нәфисәнең чын йөзен ача торган монологлар уйлап азапланмаган – ул кирәкми дә.

ххх

Төп рольгә Резеда Сәлахованы кую да кассалар һәм массалар сәясәте. Резеда Сәлахова – театрның Рәшит Заһидуллин ачып калдырган примасы. Ул һәрчак төп рольдә, төп булмаса да, үзен төп итеп күрсәтә белә. Төрле кичәләр, концертлар алып бара, аудиокитаплар укый, радиолардан сөйли. Алар театраль гаилә буларак матур гаилә тормышын пропагандалый. Ә татар тамашачысы гомумән сәхнә гаиләләрен ярата.

Резеда Сәлахова спектакльнең буеннан буена – 1 сәгать тә 45 минут дәвамында диярлек – сәхнәдә: берсе белән сөешә, берсе белән уйнаша, берсе белән талаша, берсе әрләшә, берсе белән сугыша.

Тик бер генә төзәтеп булмастай кимчелек - пьеса буенча Мәдинә 22-22, күп булса, 25 яшьләрдәге хатын-кыз. Актриса өлкәнрәк. Рәссам аны героиня яшенә туры китереп киендерсә дә, Альбина янәшәсендә бигрәк тә аның дөнья күргән ханым булуы тоемлана. Гәрчә, Альбина аңа караганда шактый отышсыз киендерелгән булса да. Әмма нигә фәләнне куймаганнар дия алмыйбыз, башка фәләннәр юк. Резеда әлегә бу роль өчен кулай бердәнбер булса кирәк. Театрда яшьләр аз дип Туфан Имаметдиновның сызлануын аңларга була.

Нәфисә роленә яшь актриса Альбина Гашигуллина (икенче составта – Венера Низамова) куелган. Альбина тамашачыга «Галәм. Әгъләм» һәм «Ядәч. Исемдә» спектакльләре аша таныш. Нәфисә образы - аның беренче зур һәм җитди роле. Илгиз Зәйниев «кулына» эләгүе белән Альбина уңды, әлбәттә. Потенциалы булса, ул аны ачачак. Потенциалы булмаса, Илгиз аңа тотынмаган да булыр иде. Димәк, бар.

Әлбәттә, тәҗрибәле Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Салават Хәбибуллин, Ирек Хафизов һәм Гөлназ Нәүмәтова белән чагыштырганда аңа кыенрактыр. Әмма барысы да агрессив геройлар арасында Альбинаның Нәфисәсе шулкадәр табигый итеп салкын акылын саклый ала. Кычкырган мизгелдә дә күзләрендә акылы кала.

Артем Пискунов – театрның тамашачы ярата торган актеры. Ул рөхсәт бирелсә, сәхнәне берүзе тутырып уйнарга ярата. Биредә аңа андый рөхсәт бирелмәгән. Спектакль бит Мәдинә дип атала, Җәүдәт дип түгел. Шуңа Пискунов яхшы актер буларак, «башкаларның бакчасына» кермичә «үз кишәрлеген» генә утый. Аның Җәүдәте - үз ихтыяр көче булмаган марионетка. Галия чакырган – анда барган, Нәфисә Мәдинә янына җитәкләп алып килгән – анда килгән, әтисе Галиягә өйләндерткән – аңа өйләнгән, Мәдинә куып җибәрми – анда килә.

Тагын бер кызыклы герой – Ирҗан. Нәфисәнең егете. Аны Салават Хәбибуллин уйный. Без Мәдинә белән Ирҗанның комсызланып алма ашауларыннан җенси якынлык кылуларын чамалыйбыз. Бу актер кыргый көчне «Карурман» һәм «Ядәч. Исемдә!» спектаклендә уйнаган иде инде. Монда да шул геройларның кыланышы тоемланды. Ну, егет, гадел түгел инде болай, әзер маскаңны тагын бер «сатарга» маташасың. Талантлы бит син, давай, тырышыбрак. «Потенциалы» шунда кадәр генә булса, артыгын сорамас идем, ә синнән таләп итергә хакыбыз бар.

Җәүдәтнең хатыны Галия ролен Гөлназ Нәүмәтова башкара. Автор аңа бер генә сәхнә бирә. Азгын ире белән яшәвен акларга маташкан бу хатын бозык Мәдинәгә караганда да әхлаксызрак тоелды. Йөзенә елмаю битлеге киеп куйган хатынны сурәтләгән Гөлназ - гаилә бөтенлеге хакына «себерелеп» йөргән ирләрен аклап үзен бәхетле күрсәтергә маташкан мескен хатыннар символы. 

Фаҗига корбаны булган Кәримне – Җәүдәтнең әтисен - Ирек Хафизов уйный. Ул әлеге командада иң өлкән актер. Ирек үзенең һәрчак атылып чыгарга торган мөлаем елмаюын яшереп куеп, салкын акыллы агайны уйнарга тырыша. Ничек кенә уйнаса да, хәтта сәхнәдә пистолет чыгарып Мәдинәне атып үтерсә дә, аны ничектер аклыйсы килер иде мөгаен. Әйе, шундый актерлар да була! Тискәре геройны уйнаганда да нәфрәтләндерми.

Кәрим ага - яхшы нәсел калдыру турында хыялланган төпле ир-ат. Яхшы нәсел калдыру өчен авыру хатынын сәламәткә алыштыру гуманизм ягыннан тәнкыйтькә лаектыр. Ләкин яхшы нәсел калдырырга теләү – начар теләкме? Улының азгын хатын-кыз белән бәйләнешүен теләмәсә начармы? Әлбәттә, тормыш прозасы булса, «Абзый, син әле артык карт түгел кебек, нәселеңне дәвам итәргә үзең тагын бер кат тырышып карамыйсыңмы?» дияргә булыр иде, әмма безгә әсәрнең жанры «гыйбрәтле хәл» дип тәкъдим ителә. Димәк, без хатын-кызны рәнҗетеп нәселен югалткан Кәримнән, азгынлыгы белән тормышын җимергән Мәдинәдән сабак алырга тиешбез.

«Туйда кияр ак күлмәкнең аклыгына
Гөнаһ табы тузан булып кунса әгәр,
Бәхетеңне изсә күкнең гөмбәзләре,
Ишелергә торган кара болытлардан
Тамып төшәр тик бер тамчы булып калсаң
Һәм бәхетне тик әҗәткә генә алсаң,
Ярган юлың әверелер бер упкынга –
Сөйрәп алыр ул суырып сине шунда.
Бер әрсез тап булып калыр бары хисең -
Җилләр куып каралтырлар аның төсен...
Син сайлаган язмыш сиңа каршы төшер...
Туй үпкәсез булмый дигән борынгылар,
Тормыш туе үпкәләре авыррак.
Хаталардан хали түгел адәми зат,
Тик хатаны төзәтерлек сабыры бар.
Төзәтергә ашыкмасаң, синнән узып,
Язмыш үзе төзәтергә кулын сузыр:
Ул киертер кәләшләргә кара күлмәк,
Ә кулына бер уч туфрак бирер бары...
Каберендә таушалдырыр сөйгән ярын...
Күлмәкләрнең аклыгына сокланганда,
Нәфрәт уты кайный икән берәр канда,
Бәхетеңне күз яшендә кора күрмә,
Хатыннарның яшьләрендә – канлы төрмә...» дип Мәдинәкәебезнең шашуы белән тәмамлана әсәр. Язучылар гомумән әдәбиятта хатын-кызны шаштырырга ярата инде… 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 ноябрь 2022
    Исемсез
    Нигә хатын-кызга кул күтәрү күренешләрен аңлатып язмадыгыз? Сәхнәдә күрсәтерлек күренешме ул? Спектакль беткәнче үк чыгып киттем
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100