Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйниев: «Мин Тинчурин театрында куйган спектакльдә беркем дә шәрә чыкмаячак»

Сүз Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча Тинчурин театрында куя башлаган яңа спектакле турында.

news_top_970_100
Илгиз Зәйниев: «Мин Тинчурин театрында куйган спектакльдә беркем дә шәрә чыкмаячак»
Салават Камалетдинов

Тинчурин театрында «Мәдинә» драмасының репетицияләре бара. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниевны спектакль куярга труппа соравы буенча чакырган.

  • Театр баш режиссерсыз торган ике ел аралыгында биредә Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» спектакле буенча драма куйган иде. Шул вакыттан бирле труппаның Илгизгә булган мәхәббәте чиксез. Дөрес, яңа куела башлаган спектакльдә бик аз кеше катнаша — шунлыктан Илгизнең кабат килүе күпләрнең аның белән эшләү хыялын тормышка ашыра алмады. Аның каравы, Илгизнең үз хыялын тормышка ашыра — ул драма куя. Үзе әйтүенчә, аны театрлар күбесенчә халыкчан комедия куярга чакыра. Илгиз Зәйниевның комедияләре театрларны «ашата».

Шушы көннәрдә журналистлар булачак спектакльнең беренче ике сәхнәсен тамаша кылды. Тинчурин театры көннән-көн активрак медиакырга керә бара: журналистларны ачык репетициягә чакыруы — шуның бер күренеше. Ягъни, катнашучы артистлар сәхнәгә урындыклар куеп тезелеп утырды да текстларын укыды.

Беренче сәхнәләрдә алты артистның өчесе генә катнаша: Мәдинә, сөйгәне Җәүдәт һәм дус кызы Нәфисә. Рольләрдә — Резеда Сәлахова, Артем Пискунов һәм Альбина Гашигуллина. Ирек Хафизов, Салават Хәбибуллин һәм Гөлназ Нәүмәтова башка сәхнәләрдә катнашачак, аларына барып җитмәдәк.

  • Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» драмасы әдәбият сөючеләр өчен яңалык түгел — ул «Казан утлары”нда басылып чыкты. Драматург әсәрен журналга бирә икән, димәк, ул аның куелуына артык ышанмый һәм һичьюгы укысыннар дип уйлыйдыр. Шекспир рухында язылган шигъри әсәр укыла да.
  • «Мәдинә» пьесасы нигезендә «Медея» сюжеты ята. Бу — дөнья әдәбиятында еш кулланыла торган сюжет. Илгиз мифны безнең җирлеккә күчереп язган. Театрның пресс-релизында язылганча, «Асылда ул гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен ярата, әмма егет башкага өйләнә. Шулай да ул Мәдинә янына килә, алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы зур трагедиягә китерә».
  • Спектакльнең композиторы — Эльмир Низамов. Рәссам — Геннадий Скоморохов. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Хореограф — Марсель Нуриев.

Спектакльнең ике күренешен тыңлагач, режиссерга сорауларыбызны яудырдык. Менә ул әңгәмәнең кайбер өлешләре:

Илгиз Зәйниев: «Мин «Медея» сюжетының безнең җирлектә ничек була алганын уйладым. Мин шигырь язмыйм, ә бу әсәр ак шигырь белән язылган. Аны язган вакытта Шекспирның «Ричард III» пьесасын куя идем. Бер ел чамасы Шекспир тексты белән эшләп, ул ритм минем башымда утыра иде, шуңа җиңел булды. Ул Әлмәт театрында куеласы иде, әмма куясы режиссер китеп, куелмыйча калды. Ниһаять, әсәр үз урынын тапты.

Мәхәббәт дигәндә без лирик мәхәббәтне күз алдына китерәбез. Лирик мәхәббәт фаҗигага китерми. Без наданлыгыбыз белән билгеле бер чикне үткәч, тормышта фаҗигаләр килеп чыга, чөнки Аллаһы законнары да, кешелекнең әдәп законнары да юкка гына түгел — ул безне фаҗигаләрдән саклау өчен бирелгән. Мин шуларны уйлап, халыкка җиткерәсем килде. Болай гына яратып йөрсәң саф мәхәббәт онытыла, бары тик якты мизгелләр булып кала. Ә тән дә катнаша башлагач, ул фаҗигагә китерә ала. Чөнки кеше адәми затлыгын югалтып, кыргый хайван дәрәҗәсенә җитә. Аның иблис ягы өстенлек ала һәм алга таба тормышта шул этеп йөртә. 

Дус кызы Нәфисә боларның тормышын язып бара, үзләренә сиздермичә боларның тормышын әсәре итә. Аларны ниндидер адымнар ясарга этәрә.

Язмыш, рок дигән әйбер бар — бу борынгы грек трагедияләре формасы. Персонаж үзе берни эшли алмый, аның өстендә рок эленеп тора. Шуңа әсәр баштан ук зур температурадан башлана. Фаҗига белән тәмамлана һәм Җәүдәт җәһәннәм утын җирдә үк таба — машинасы белән бензовозга бәрелеп, янып үлә».

Журналист Рәдиф Кашапов: «Медея”ны феминисткалар ярата. Мәдинә феминистка хатынмы яки басылган татар хатынымы?»

Илгиз Зәйниев: «Баштан ук әйтеп куям. Мин төп героиняны татар хатыны дип куймадым, ул беренче чиратта кеше. Ул нинди телдә уйнасаң, шул милләт хатыны була ала. Миңа калса, башка милләт кешесе турында кайгыртмасаң, син үз милләтеңнең дә кадерен белмисең. Димәк, син кеше кадерен белә торган кеше түгел. Ә әсәрне татар кешесе язгач, ул татар җирлегендә баргач, автоматик рәвештә татар әсәре була.

Аны татар хатыны дип ул якка бору кирәкми. Безнең 8 миллион татар арасыннан күпмесе үзенең татарлыгы турында уйлый икән? Кеше нинди генә милләттән булса да, аерым ситуацияләрдә генә үзенең теге яки бу милләттән булуын кайгырта башлый. Көнкүрештә ул татар булып түгел, кеше булып яши. Билгеле, сезнең белән без тел белән эшли торган һәм телне сакларга тиешле кешеләр. Ипиебез телгә бәйле. Без көнебезнең күпмедер вакытын татарлыгыбыз турында уйлыйбыздыр. Ә тел белән бәйле булмаган очракларда кеше, гомумән, башка әйберләр турында уйлый. Шуңа күрә бу әсәр кеше турында. Шулай булганда гына ул чын әсәр була».

Мөселман журналисты Вәсилә Рәхимова: «Мәдинә дини гаиләдән дигән сүзләр яңгырый. Ул мөселман хатынымы?»

Илгиз Зәйниев: «Әтисе намаз укый һәм балаларын әдәп-әхлак белән тәрбияләргә тырыша икән, дини гаилә дип кабул итәбез. Ләкин без андый гаиләдән 100 процент шундый ук балалар чыга дип әйтә алмыйбыз. Ул бала үз тормышы белән гади социумда яши башлый.

Тәрбияне бирү бер әйбер, алу — икенче. Без бик күп ярамаган әйберләрне беләбез, ләкин кызганыч, кеше рухи яктан хәлсез һәм барысын да җиңеп чыга алмый. Бер абынсаң, таудан ишелеп төшкән кар кебек, ул сине тәмугка сөйри бара».

«Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова: «Язучы буларак сиңа Нәфисәнең гамәлләре аңлашыламы? Бу Нәфисәдә үзең дә юкмы?»

Илгиз Зәйниев: «Журналистны да, язучыны да профессия икегә бүлә — кеше һәм вакыйгаларны язучы. Ниндидер бәхетсезлек вакыйгасы булды исә, язып чыгасыз. Сез бит аны беренче булып язып чыгарга тырышасыз. Әйе, сез бик борчыласыздыр. Ләкин профессионал буларак шундый хәл килеп чыгуына һәм аның беренче булып язуып чыга алуыңа, бәлки, шатланасыздыр. Алдашмыйча үз-үзең белән сөйләшсәң, шулай түгелме? Әйе, кеше буларак, син борчыласың, тетрәнәсең, пошынасың, шулай да беренче булып язарга тырышасың».

Вәсилә Рәхимова: «Бу әсәрегез дини яктан гауга чыгарыр дип курыкмыйсызмы?»

Илгиз Зәйниев: «Бу бит тәкъдим ителгән шартлар гына. Монда аның нинди гаиләдән булуы роль уйнамый. Бу дини гаилә дә гарантия бирми дигән фикерне көчәйтә. Монда журналист: „Илгиз Зәйниев дини гаиләдән азгыннар гына чыга дип язган“, дип тә яза ала. Ә монда бик әйбәт тәрбия биргән гаиләдә дә андый хәл булырга мөмкин дип тә аңларга була. Сез ничек язган — шулай күрәчәкләр. Скандал чыгарып вакыйга ясыйсыгыз килсә, үзегезгә карыйсыз инде, алай да мөмкин, әлбәттә. Кешегә кемне дә булса таларга дип дошман бирергә була инде. Мин 20 ел пьесалар язам, кешеләрне начарлыкка өнди алмыйм бит инде».

Рәдиф Кашапов: «Әле бит „Нигә татар кешесен начар итеп күрсәтәсез? Татар кешесе начар була алмый“, — дигән фикер дә булырга мөмкин. Кеше, янәсе, хәзер матурлыкны күрергә килә».

Илгиз Зәйниев: «Без үзебезне нинди генә тәти итеп күрергә теләсәк тә, янәшәдә яшәгән рустан яки чуаштан әллә ни аерылып тормыйбыз. Кеше яхшылыклар да, гөнаһлар да кыла. Без яхшылык көткән кешедән дә әшәкелек килеп чыгарга мөмкин яки беркем хөрмәт итмәгән кеше дә бер изгелек эшләп куя. Минем дә бәлки татар халкын бик тәти итеп кенә күрәсем киләдер. Гомумән, җәмгыятьне шундый итеп күрәсем киләдер. Татарда „Кеше нәрсә әйтер икән“ дигән әйбер бар. Моның шулай килеп чыгуында төрле факторлар роль уйнагандар — безнең әйбәт булып күренәсебез килә. Ләкин рухи хәлсезлегебез аркасында гел алай гына яши алмыйбыз. Ә сәнгатьтә генә булса да, матур булырга тырышабыз».

Рузилә Мөхәммәтова: «Әсәрнең прототиплары бармы?»

Илгиз Зәйниев: «Тормышта булган вакыйгалардан килеп туды ул…»

Рузилә Мөхәммәтова: «Син анда ниндидер сыйфатта катнаштыңмы? Әллә читтән карап торган язучы үзеңме?»  

Илгиз Зәйниев: «Тормышта булган ситуациядән килеп туды».

Синең катнашыңдамы?

Илгиз Зәйниев: «Читтән карап торучы. Күбесе тормышта булган вакыйгалар».

Бу спектакльгә оныкларымны алып килә аламмы? Аны ничә яшьтән карап булачак?

Илгиз Зәйниев: «Текстны ишеттегез — оныкларыгызны алып килер идегезме? Мин 18+ куярга дип тәкъдим иттем. Әлбәттә, биредә беркем дә шәрә килеш чабып йөрмәячәк…»

Ни өчен?

Илгиз Зәйниев: «Мин андый сәнгати чараларны биредә кирәк дип тапмыйм. Мин кирәк вакытта, персонажны ачып бирергә ярдәм иткән очракта андый сәнгать чарасына каршы түгел. Биредә эротик сәхнәләр, гомумән, булмаячак, беркем дә чишенмәячәк, чөнки максатыбыз ул түгел».

Премьера 7, 8 һәм 20 апрельгә билгеләнгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100