Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Шәймардановның юбилеена әзерләнгән Минзәлә театры озату мәрасиме үткәрә

news_top_970_100
Роберт Шәймардановның юбилеена әзерләнгән Минзәлә театры озату мәрасиме үткәрә
Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков, Рамил Гали, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җитәкләгән Роберт Шәймәрданов вафат. Инсульттан. Аңа бер тапкыр инсульт булып, аякка баскан, тернәкләнгән иде кебек. Әкренләп аякка баскан, эшне яшь директорга тапшырган, киңәшен биреп, өйрәтеп торган иде. Яшь директор Илнур Гайниев та аның белән киңәшеп эшли, аның канаты астында ныклап очарга өйрәнә иде. Роберт Шәймәрдановка икенче инсульт кабат аякка басарга мөмкинлек бирмәгән, комадан чыга алмыйча, Чаллы хастаханәсендә җан биргән.

2023 елның 23 гыйнварында аңа 60 яшь туласы иде. Театр аның юбилеен зурлап үткәрәсе иде. Әмма иртәгә театр Роберт Шәймәрдановны соңгы юлга озата. Җәсәде туган авылына – Мөслим районының Татар Шураны авылына җирләнәчәк.

Минзәлә театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов белән соңгы тапкыр 1 декабрь көнне күрешкән, бераз гына сөйләшеп утырган идек. Чигешле матур түбәтәен киеп, «Ләкләк» бөтенроссия театр фестивале спектакльләрен карарга килгән иде ул. Залның иң арткы рәтендәге күтәртелгән урыннарның берсенә утырып карады ул спектакльләрне. Бэби-спектакльләр гадәттә сәхнәгә утырып карала, Роберт Шәйхелович сәхнәгә менәргә теләсә, аңа иң йомшак, иң затлы мендәрне бирәчәкләр иде, әлбәттә. Әмма алай утырса, ул Роберт Шәйхелович буламыни?

Янына килеп әлеге фестиваль турында комментарий сорадым. Башта баш тартасы килде, шулай да сөйләшеп киттек. Чөнки аңа бу тема бик якын иде. Мөгаен, бу – аның соңгы интервьюсыдыр. Хәер, тулы интервью да түгел инде. Бу сөйләшү шәхеснең театрның бүгенгесе белән горурлануы, киләчәгенә ышаныч белдерүе иде.

2017 ел. Марсель Сәлимҗанов премиясен тапшыру тантанасында.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Театр, Аллага шөкер, ышанычлы кулларда»

Минзәлә театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов белән соңгы әңгәмә: «Татарстанда бэби-театр безнең театрда туды – моны зур горурлык белән әйтәбез. Бервакыт, Театр әһелләре берлеге бинасында булдымы икән, бер чыгыш тыңладым: Европада 15 еллап шундый театр бар, Мәскәүдә яңа башланды, диләр. Мин боларны тыңлый-тыңлый, яннарына ук күчеп утырдым. Сораша башладым, болар миңа аңлаттылар. Миңа бу бик ошады. Бу бит – баланы театрга килергә өйрәтү. Үзебезне балачакта Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров концертларына керәсе килгәндә, артка тибеп кайтаралар иде. Тыңлап-тыңлап тордым да, Минзәләгә кайткач: «Моны эшлибез», – дидем. Казанда тыңлаганда «кит әле» дип көлеп утыручы директорлар да булды әле.

Драма театрында беренче курчак театрын да без эшләгән идек – мәрхүм Альберт Сәхәбетдинов белән эшли башладык. Анысы да тәрбия өчен иде. Анда да көлүчеләр булды. «Безнең ипине ашаучы» дип тә әйтүче булды – кем икәнен әйтмим. 25 ел эчендә үзләренең килгәне булмады, куя башлагач – ошамый. Альберт Сәхабетдинов белән матур эшли идек, ул куйган курчак спектакльләре белән күп йөрдек. Тиз куя иде. Әрәм булды.

2017 елда режиссер Альберт Сәхәбетдинов белән бергә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә «Тантана» премиясен кабул итеп алганда.

Фото: © Рамил Гали

Шулай итеп бэби-театр буенча эшләп киттек – спектакль куярга Алмаз Садриевны чакырдык. Спектакль 2018 елда чыкты. Кечкенә Минзәлә театры үз тамашачысын әзерләргә тиеш бит инде. «Татар бизәкләре» дигән милли темадан башладык. Аннары икенчесе чыкты, хәзер өченчесе бара. Артистларга ошый, алар балалыкка кайта. Бэби-театр артистларны да тәрбияли. Ниһаять, театр фестиваль дәрәҗәсенә барып җитте. Бу – зур горурлык.

Бэби-театр берничек тә коммерция проекты түгел – 40 урын белән эшли алмый, 800 урын түгел бит. Бу бары тик социаль проект – баланы әзерләү, тәрбияләү. Бэби-театрга бездә билетлар очсыз, бәясен арттырып, яшь баладан акча каерып алырга намус кушмый. Иң төп максатыбыз – тамашачы тәрбияләү. Бүген бэби-театрга килгән бала иртәгә балалар спектакленә, аннары – яшьләрнекенә, аннары өлкәннәр спектакленә килә. Менә шундый язылмаган закон инде ул.

Нәниләр өчен спектакльләрдә берәр начар әйбер бармы? Монда бит матурлык! Үзара матур мөнәсәбәтләр тәрбияләнә. Театр ул – тәрбия чарасы. Бу фестивальнең һәр спектаклен карап горурланып утырам.

Син дә килгәнсең – рәхмәт! Интернеттан карап барам – фестиваль әйбәт яктыртылып бара. Сезне – журналистларны гаепләп әйтүем түгел, Казан театрлары якын бит – йөгереп барасың да киләсең. Минзәлә ерак – барам дисәң, чыгымы да зур.

Театрның тырышлыгына сокланам. Күпме кеше килгән, аларны каршыларга, урнаштырырга, ашатырга, озатырга кирәк. Илнур Гайниев нык борчылды, миңа әйтә-киңәшләшә башлавына 3-4 ай инде, бик тырышты. Театр, Аллага шөкер, ышанычлы кулларда. Анысы өчен дә борчыласың инде...»

«Төгәл бер атна элек, икәү утырып, чакырыласы кунаклар исемлеген төзедек»

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «85 елдан артык тарихы булган театр һәм үз исемемнән Роберт Шәймәрдановның туганнары һәм театрыбызның авыр кайгысын уртаклашам. Бөтен театр сәнгате дөньясына, татар дөньясына дан тоткан Минзәлә театрын 30 елга якын җитәкләгән Роберт абый Шәймардановтан соң аның эшен дәвам итү бик җаваплы эш иде. Булдырырмынмы, дигән курку да булды. Роберт абый эштән лаеклы ялга китсә дә, һәрвакыт – соңгы сулышына кадәр – киңәшләре белән театр белән бергә булды. Аны тулы хокуклы итеп «театрның әтисе» дияргә була. Чөнки ул татар театр сәнгате дөньясында иң озак хезмәт итүче директорларның берсе иде. 90нчы елларда – «үзгәртеп кору» дигән иң авыр елларда – бернинди шартлары булмаган театр, артистлары җитмәгән труппа белән җитәкчелек итәргә алынган яшь егет театрны аякка бастырган, театрга нигез салган Сабир Өметбаевның исемен бирүгә ирешеп, иң авыр елларда Минтимер Шәймиев аша бинага ремонтка акча табып, зур эш эшләнелгән. Матур театр калдырды. Аның китеп баруы – бик зур югалту. 28 гыйнварда бик зурлап юбилеен уздырырга хыялланган идек. Төгәл бер атна элек, икәү утырып, чакырыласы кунаклар исемлеген төзедек, нинди форматта уздырасын киңәшләштек. Ни кызганыч, Роберт абый 60 яшен тутыра алмады. Нык кызганыч... Урыны оҗмахта булсын. Бик авыр».

«Аның белән үткән гомерләр, аның белән күргән рәхәтлекләр... Бер мизгел булып узып киткән»

Татарстанның халык артисты Венера Нигъмәтуллина: «60ка да җитмәде бит – кеше өчен бик аз бит инде бу... Роберт турында бик күп сөйли алам. И-и-и ул хатирәләр... Кешеләрне ярата торган, табигатьне ярата торган, кешегә бәйрәм ясый белгән, матур яллар оештыра белә торган кече күңелле, олпат кеше иде.

Коллективны бер йодрыкка җыеп тота иде. Кеше аермый иде – аның өчен шофер да, идән юучы да, артист та кадерле иде. Бөтен кешене тигез күрә иде. Һәр кешене зурлый белә иде. Бик кешелекле иде. Ул бит Мөслим районының бик матур Шуран дигән авылыннан. Шунда коллективны җыеп алып кайтыр иде, Ык буйларында үзебез өчен сабантуйлар оештырып, артистларны ял иттерүләр дисеңме?! Сез күрсәгез иде ул яклардагы табигатьне! Урманы, су дисеңме... искиткеч! Берничә тапкыр кайттык әле без анда. Монда мәтрүшкә үсә, монда җиләк үсә, дип, тау буйларында йөртте. Су буйларында палаткалар корып, балык тотарга алып чыгулар дисеңме... көймәләрдә йөртү дисеңме... Аның белән үткән гомерләр, аның белән күргән рәхәтлекләр... Бер мизгел булып узып киткән.

Матур итеп киенеп йөри иде. Зәвыклы киенә белә иде. Һәрвакыт ак күлмәктән, костюм-чалбардан, галстук тагылган, чәч таралган, аяк киеме ялтырап тора. Искитмәле иде.

Соңгы тапкыр шул «Ләкләк» фестивалендә күрешкәнбездер. Мине «Венерчук» дип атый торган иде. Шаяртырга ярата иде. Шаярта белеп шаярта иде. Юбилеен үткәрәсе идек. Башта, үткәрмим, дигән булган...

Тормышта төрле хәлләр була. Мин матурын гына искә алам. Киткән җирләре җәннәт бакчалары булсын иде, дип телим».

2018 елгы матбугат конференциясеннән

Фото: © Солтан Исхаков фотосы

Белешмә: Роберт Шәймәрданов 1963 елның 23 гыйнварында Татарстанның Мөслим районының Татар Шураны авылында туып үсә.

Алабуга мәдәни-агарту училищесын, 1989 елда Казан мәдәният институтын тәмамлап, Татарстан Мәдәният министрлыгына эшкә чакырыла.

1992 елда Р.Шәймәрданов Минзәлә драма театрының директоры итеп билгеләнә. Ул театр тормышындагы гаять болгавыр чорга эләгә: ничәмә-ничә еллардан бирле ремонтланып бетмәгән бина, өлкәннәр пенсиягә киткән мәл, коллектив чуар. Менә шул вакытта аның яшьлек энергиясе, дәрте, инициативасы, үҗәтлеге җиңеп чыга. 1992 елда, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, театр яңа 5 автомашина белән баетыла. 1999 елда Президент ярдәме белән төзекләндерелгән бина ачыла, труппага яшьләр туплана, сүнәр-сүнмәс иҗат ялкыны яңадан кабынып китә – театр яңа сулыш белән яши башлый.

Директор буларак ул театр ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән күп изге эшләр кылды. Роберт Шәйхилевич тырышлыгы белән, театрга аның нигезен салучысы Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исеме бирелде. 2013 елның 22 мартында Роберт Шәймәрдановка 50 яшьлек юбилее кичәсендә Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.

Хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов белән хушлашу 20 декабрьдә 10.00 сәгатьтә безнең театрда: Минзәлә шәһәре, М.Җәлил урамы, 19А йортта узачак. Роберт Шәймәрданов туган авылында җирләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100