Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камалда японотатарча «Көл» премьерасы: Цензорның да җаны бар

Камал театрының Кече залында гаҗәеп бер спектакль чыкты: «Көл» дип атала.

news_top_970_100
Камалда японотатарча «Көл» премьерасы: Цензорның да җаны бар
Михаил Захаров, Рузилә Мөхәммәтова

«Көл» сүзе татарча ике мәгънә бирә. «Көл»нең бер мәгънәсе нәрсәдер янганнан соң калган субстанция булса, икенчесе – «көлү» сүзеннән боерык фигыль. Режиссер Айдар Җаббаров бу очракта «көл» омонимының беренче вариантын сайлаган: спектакль рус теленә «Пепел» дип тәрҗемә ителә. Әйе, пессимистик вариант сайланган. Хәер, ә без башкасын көтмәдек тә.

ххх

«Көл» спектакле Камал театрында үткән сезонда ук куела башлаган. Айдар Җаббаров Камал театрында сәхнәләштерә башлаган «Рәшә» спектакле үткән сезонда төрле сәбәпләр аркасында тукталып калгач, режиссер, рәсми белдерүләр ясамыйча гына, яңа эшкә тотынган – театрның иң шәп актеры Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов белән Кече залда «Көл» спектакле буенча репетицияләр башлаган.

«Көл» – танылган япон драматургы Коки Митани 1996 елда язган «Академия смеха» пьесасы нигезендә куелган спектакль. Ул соңгы елларда Россиянең берничә театрында сәхнәләштерелгән. Пьесада вакыйгалар Япониядә 40нчы еллар башында бара. Теләгән кеше, Интернет киңлекләреннән табып, пьесаның русчага тәрҗемәсе белән таныша ала. Татар теленә театрның танылган артисты Фәнис Җиһанша тәрҗемә иткән.

Пьесада 2 генә персонаж катнаша: Автор һәм Цензор. Сюжет беренче карашка бик гади: 7 көн дәвамында Автор, Цензор янына килеп, үзенең яңа пьесасы – Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» трагедиясе мотивлары буенча куеласы комедия өчен рөхсәт алырга тырыша. Автор Цензорның «тузга язмаган» булып тоелган барлык таләпләрен үти. Әмма 8нче көнне вазгыять үзгәрә...

«Биредә катлаулы теманы күтәрәбез. Мин һаман да Гаяз Исхакыйдан ерак китә алмыйм кебек. ХХ гасырда шәхесләребезнең ничек цензура басымы астында яшәгәнлекләре, әсәрләрен цензура аша үткәрүләре турында уйландым. Бер кызыклы факт – Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренең өчтән бер өлешен генә укыйбыз икән. Петербургта яшәүче Смирнов дигән цензор аның өчтән ике өлешен кыскарткан», – дип анонс бирде Айдар Җаббаров Камал театрында сезон ачылуга багышланган матбугат конференциядә.

ххх

Айдар Җаббаровның матбугат конференциясендәге сүзләре һәм пьесаның оригиналы – спектакльгә мин шундый «белемнәр» белән килдем. Башка өстәмә мәгълүмат булмады: бик теләсәм дә, Айдар бу темага башкача интервью бирмәде, артистларына да рөхсәт итмәгән, ди.

Шулай итеп театрга «японоцензура» карарга килдек.

Спектакль Камал театрының Кече залында куелган. Биредә Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым» һәм «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектакльләре дә бара.

«Көл»не караганда, Айдар Җаббаровның башка спектакльләре дә күз алдыннан үтте. Алар барысы да бер цикл кебек. Биредә авторның Гаяз Исхакыйдан «китә алмавы» да, Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигыре артында яткан ачы тарих һәм шушы тарихның Айдар Җаббаровның Камал театрындагы диплом спектакле булуы да, «Хуш, авылым»да катнашкан Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов та шушы циклда кебек. Айдар «Көл»гә шушы спектакльләре аша килеп, аларга ниндидер төенләнеш ясаган кебек.

Пьесада вакыйгалар Япониянең катлаулы бер чорында бара. Ә спектакльдә вакыйгаларның кайда һәм кайчан баруы мөһим дә түгел. Дөресрәге, спектакльнең нигезенә салынган вакыйгада урыны һәм вакыты мөһим түгел, ә геройларның көннәре арасындагы вакыйгалар – безнеке – татар тарихыныкы.

Драматург ролендәге Эмиль Талипов Цензорга – Алмаз Борһанов янына пьесасын кую өчен рөхсәт алырга килә. Цензор үзенең шундый вак-төяк эш белән шөгыльләнүенә канәгать түгел. «Дөресен генә әйткәндә, цензура бөтенләй кирәк түгел! Тотарга да театрларын ябарга! Спектакльләрен бетерергә! Труппаларын таратырга! Уен-көлке чагы түгел», – ди ул. Чын күңелдән... ихластан...

Ә безнең арада театрларны кирәксенмәгән, анда йөрмәгән андый «цензорлар», ягъни, түрәчекләр юктыр, дисезме? Әллә ул түрәләрнең җанына үтеп керә алган «авторлар» гына юкмы?..

Бер көн килә автор, ике көн, өч көн... алты көн, җиде көн... Без төксе кыяфәтле цензор эчендә иҗади кеше утырганын күрәбез. Көннән-көн ул драматургның автордашына әверелә. Югыйсә башта: «Сиңа Шекспир әфәнде рөхсәт бирдеме? Мин Көнбатыш авторларын монда куярга рөхсәт бирә алмыйм», – дигән түрәчек бит инде. «Гамлет» – атасының үлеме өчен үч алучы патша малае турында. «Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын кулланганга күрә, «Гамлет»ны да куллана аласың. Безнең халыкта батырлык хисе тәрбияләү өчен мондый пьеса күпкә отышлырак. Хәзер – үч һәм гомереңне башкалар өчен корбан итергә әзер булу заманы», – ди ул «Ромео һәм Джульетта» пьесасына «Гамлет»ны да өстәргә киңәш итеп.

«Гамлет»тан соң «Императорны Ходай сакласын!» дигән сүзләр өстәлә, аннары... Инде цензорны канәгатьләндергән һәм автор өчен дә кызык булган камил бер кәмит әсәр барлыкка килде, дигәндә... «Миңа ватан өчен үләргә туры килер», – ди бөтен «битлек-парикларын» салып, үзе булып калган драматург. Бу – сигезенче көн. Болар барысы да пьесаның нигезе – төп катламы.

Ә бит әле пьесада «Гаяз Исхакый һәм милли әдәбиятыбыз язмышы» дигән катлам да бар. Документаль катлау. Биредә Цензор белән Драматург, мизгел эчендә татар егетләренә әверелеп, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Адлер Тимергалин, Әмирхан Еники хатирәләреннән өзекләр укый. Аңлагансыздыр инде: андый-мондый хатирә генә түгел – сайланган текстлар «тема буенча». Гаяз Исхакый цензорны үтерәсе килүе турында яза, Әмирхан Еники – бөтенләй язмаска булуы турында, Тукайның авылда качып ятуы турында...

ххх

Театр белгечләре, әлеге спектакльне бәяләгәндә, драматург һәм режиссер керткән шартлы образларны, метафораларны – карчыга, сыерчык оясы, икмәкне һәм башкаларның асыл мәгънәләрен ачып, җентекләп тасвирлый ала. Ул – аларның «ипие», бу темага кагылып тормыйм.

Ә менә Айдар Җаббаровның сценографиясе турында әйтми кала алмыйм. Пластик пыялалы арткы дивар кыек көзге эффекты бирә. Ә инде ул көзгедән һәр тамашачы үзе, мөмкинлегеннән чыгып, теләгәнен күрә ала. Мин, мәсәлән, геройлар җырлап торган арада, Алмаз Борһановның «пластик көзгеле» дивардагы чагылышын «Хөррият» һәйкәлендәге кош кебек күрдем. Бу – залдагы мин күргән ракурстан чагылыш.

Әйтергә теләгәнем – бу спектакльдә һәркем, үз мөмкинлегеннән чыгып, үзе теләгәнен, үз башы җиткәнен, үз максатына туры килгәнен күрәчәк. Артык та, ким дә түгел.

Декорациянең төп элементы – кәгазь турагыч аппарат – әлеге офис оргтехникасы «шредер» дип атла икән. Ул төзек, яңа: тамашачы алдында үз эшен башкарып – кәгазьне тасмаларга турап та күрсәтә. Аппарат турый тора, ә ул алдан тураганнарны сәхнә эшчеләре капчыклап ташып, сәхнәне тутыра. Бер яктан – ул кемнәрнеңдер иҗат җимешләрен юк иткән кәгазь тасмалары, икенче яктан – алар ак болыт булып тулып идәнгә ятты: Хәсән Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигыре искә төшә.

Айдар Җаббаровның спектакле дә шушы җыр белән тәмамлана. Спектакльдә, шулай ук, Зөлфәт Хәкимнең «Җырларым – хыялларым», «Нәрсә булды сиңа, халкым?» җырлары, Виктор Цой җыры да яңгырый. Ә азакта – «Агыла да болыт агыла»...

Коки Митани пьесасының азагы яктырак: Драматург белән Цензор, автордашлар кебек, пьеса буенча эшне дәвам итә, пьесаны камилләштерә. 

  • Бу спектакль – сәнгать белән дәүләт мөнәсәбәтләренең аяныч бер варианты: «Мин күпме генә булсам да, бу атмосферага бер дә ияләшә алмам», – ди автор.
  • Бу спектакль – «түрәчек» пинжәгенә кереп утырган адәми затларның иң өметсез кебек күренгәненең күңеленнән сәнгать көче белән яктылык табып булуы, хәтта ки аны иҗат кешесе итеп булуы турында.
  • Бу спектакль – теләсә нинди генә режимда да кеше булып кала алу турында.
  • Бу спектакль – нинди генә заманда да кеше язмышында кеше факторының роле турында.

ххх

Кемдер бу спектакльне шаркылдап көлеп, кемдер мәгънәләр эзләп тамаша кылды. Фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып, һәр катлам тамашачы өчен биредә «ризык» җитәрлек. Кыскасы, бер генә тамашачы да үпкәләп чыгып китәрлек түгел – кемдер сызланып елый, кемдер шаркылдап көлә ала. Ә иҗат кешесе идән тутырып болыт булып яткан кәгазь тасмаларда үзенең дөньяга чыкмаган, бармаклары белән хәреф җыйганнан соң үзе үк «delete»га басып бетереп аткан яки мөхәррир сызгалаган юлларны күргәндер, бәлки…

Ххх

Автордан: Журналисттан «Сездә цензура бармы?» дип сорарга яраталар. Шәхси газеталарда эшләүче каләмдәшләр дә, бернәрсә эшләмәүчеләр дә сораштыргалый. Ни диим? Безнең һәрберебезнең үз цензурасы бар инде. Безнең бөекләребезне – Габдулла Тукай, Гаяз Исхакыйлардан башлап бик күпләрне интектергән «цензура» темасыннан уйларым безнең язучыларыбызның «мини-цензура»сына күчә. Ягъни, алар – бүгенге көн язучылары – «буе җиткән кадәр» өскә шалтыратып, үзләрен «мыскыл иткәнгә» зарлана, үзләренә кагылышлы текстлардан «фәлән урынны» алып атарга ярдәм итүен сорый. Әлбәттә, монда сүз «мәгълүматның аерым формаларының эчтәлеген күзәтү органы» булган цензура турында түгел, бары тик кайбер язучыларның, үз исемнәрен каралтмас өчен, «шәхси күзәтүе» турында. Әмма журналист өчен асылы бер – текстының бер өлеше юк ителә. Мин андый «мөхтәрәм» язучылар исемлеген биредә китермим. Әмма кызыксынган кешегә телдән генә әйткәлим: тарихта архивлар гына түгел, телдән телгә күчкән сүзләр дә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100