Әтнәдә театр фестивале яки сәнгатьнең түшәме юк
Хәбәрчебез, Әтнә театры үткәргән Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестивальнең ябылу тантанасында катнашып, гран-при алган спектакльне карап кайтты.
Әтнә театрына — Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестивальнең ябылу тантанасына килүчеләрне гран-при билгесе каршы алды. Бүген аны җиңүче мәктәп — Олы Әтнә мәктәбенең театр коллективы кабул итеп алачак. Дөрес, башта алар үз спектакльләрен күрсәтәчәк.
Фестивальнең гран-при билгесен танылган тимер эшкәртү остасы, Тукай музее тирәсендә урнаштырылган тимер сыннар авторы Ринат Гыйбадуллин ясаган. Гран-при билгесенә Әтнә гербындагы төп символ — ярым алтын башак белән ярым каурый каләм куелган.
Билгесе пьедесталына Гомәр Мәрдановның канатлы сүзләре язылган: «Сәнгатьнең түшәме юк».
Гомәр Мәрданов — Әтнә театрының гына түгел, районының да легендасы. 1959 елдан театрны җитәкләп, аның бүгенге көндәге уңышларына нигез салган шәхес. Театр аны картлык көнендә дә кадерләп торды, зурлап соңгы юлга озатты.
Шәхеснең исемен мәңгеләштерүнең иң үтемле юлы — аны киләчәк буынның күңеленә салып кую, ягъни мәктәп балаларын аның исеме астында иҗатка тарту. Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль — шушы изге максатларны күздә тотып Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры инициативасы белән оештырылды.
Схемасы болайрак: Әтнә районындагы һәрбер мәктәп (алар 12) спектакль әзерли. Әлеге сәхнә әсәрен бәйсез жюрига күрсәтә. Иң зур балл алган әсәр гран-прига ия була һәм үз тамашасын Әтнә театры сәхнәсендә халыкка тәкъдим итә.
Алинә Мөхәммәтгалиева, Әтнә районы мәгариф бүлеге мөдире: «Безнең балалар иҗат өлкәсендә дә, укуда да үсәргә тиешләр. Легендар шәхеснең исемен йөрткән фестивальнең безнең районда старт алуы зур горурлык һәм әйтеп бетергесез җаваплылык. Оештыручы театрга һәм мөхтәрәм жюрига төгәл бәяли алганнары өчен зур рәхмәт. Үзләренең тыгыз графигында театрга урын табып, балалар белән тулаем бер спектакль әзерләүләре өчен зур рәхмәт. Жюрида бик профессионаллар утыргач, нәтиҗәләр белән мәктәпләр риза, гаделсезлек турында сүз дә юк. Жюрида үзем утырмадым, чөнки бөтенесенә 1нче урын биргән булыр идем. Бу фестиваль мәктәпләр өчен дә зур ярдәм. 50 мең сумлык грант аяк астында ятмый. Әле һәр катнашучыга театрга билет алу өчен өчәр сертификат бирделәр.
Балаларның күбесе әкиятләр куйдылар. Ә проблема бер генә — вакыт җитми. Мәктәпләр тагын да яхшырак әзерләнергә өлгереп булмады дип зарландылар».
ххх
Театр тантанага иң кадерле кунакларын — Камал театры вәкилләрен һәм театрның дусты, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевны чакырган иде.
Тамаша тантанага кадәр үк башланды: Камал театры музыкантлары Фуат Әбүбәкеров һәм Әхмәт Кәримов скрипкада һәм баянда уйнап, тамашачыны җырлатып, тантаналы кичәгә әзерләде.
Камал театрының мәктәпләргә бүләкләрен театрның танылган артисты Әсхәт Хисмәтов тапшырды. «Биредә Əтнәнең киләчәге утыра. Шушы конкурсны оештыруыгыз өчен рәхмәт. Ул алга таба да дәвам итсен иде».
Кичә башлангач, театрның танылган артисты Әсхәт Хисмәтов Камал театрының мәктәпләргә бүләкләрен тапшырды. «Туган җиреннән китмәгән Гомәр абый бит ул! Биредә Əтнәнең киләчәге утыра. Шушы конкурсны оештыруыгыз өчен рәхмәт. Ул алга таба да дәвам итсен иде», — диде ул.
Бер-бер артлы сәхнәгә жюри әгъзалары чыкты.
Мәгариф һәм сәхнә ветераны Илсөя Габидуллина: «Бик күп спектакльләр карап, балаларның осталыгына хәйран калдым. Бу фестиваль безне дә яшьлеккә алып кайтты. Мин театрда уйнап кына калмадым, Гомәр абый белән Җәүһәрия апа өчен якын кешегә әйләндем. Гомәр абый үзен яраттыра белә иде. Бүген исән булса, балаларның уенына бәя биреп, рәхмәтле булып утырыр иде».
Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Финә Сафиуллина: «Гомәр абый искә төшә. „Җырым табар сине“ спектакленнән соң мине чакырып алды да: „Кызым, тавышың көчле, шулай дәвам ит, әкрен сөйләгән артистларны яратмыйм мин“, — дигән иде. Төпле киңәше өчен рәхмәт Гомәр абыйга. Рәхмәт сезгә балалар, бик көчле уйнадыгыз, хәтта мине еларга да мәҗбүр иттегез. Сезне Әтнә сәнгать мәктәбенең театр классында көтәбез».
«Әтнә таңы» газетасының баш мөхәррире Гөлнар Мөхәммәтҗанова: «Һәр мәктәпнең катнашуы шатландыра. Шушы фестивальдә катнашучы спектакльләрдә катнашканда шуңа инандым — безнең Әтнә театрының киләчәге бар. Бу балалар театрны ярата торган тамашачы булачак».
Әтнә театрының директор урынбасары Рәмис Галиев: «Спектакльләрдә 120ләп кеше катнашты, безнең районда 112 талант һәм 112 тырышлык яши».
Шушы 112 талант һәм тырышлыкка театр өчәр сертификат бүләк итте. Бу инде үзеңә уңайлы вакытта үзең теләгән спектакльгә шушы сертификат белән билет ала аласың дигән сүз.
ххх
Фестиваль өчен куелган унике спектакль арасында Әмир Камалиевның «Мактанчык әтәч», Туфан Миңнуллинның «Окей, Акбай» һәм «Үзем белән үзем», Илгиз Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар» әкиятләре, Галиәскар Камалның «Беренче театр», Рабит Батулланың «Ак күгәрченнәр», Фатих Әмирханның «Хәят», Фәнис Яруллинның «Бәхет ачкычы» кебек әсәрләре бар иде.
ххх
Ә җиңүче сәхнә әсәре — Фатих Әмирханның «Хәят» романы буенча куелган спектакль. Безнең теләсә нинди халыкка да кызармыйча күрсәтә алырлык классик әсәребез. Балалар һәм укытучыларына яхшы әдәби әсәр сайлый беләгәне өчен афәрин.
Әлеге спектакльдә Хәятнең әнисе Газизә ролен башкарган Зәлинә Сәйфетдиновага аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Талантлы бала! Уңышлар аңа!
Спектакльне сәхнәгә укытучылар — Динә Галиуллина, Галия Минһаҗева, Гөлнур Шәймәрданова, Алсу Хәбибуллина куйган. Сценарий авторлары да Динә Галиуллина белән Галия Минһаҗева.
«Бу әсәрне сайлавыбыз очраклы түгел. Аны заманында Әтнә тетары да сәхнәләштергән булган. Әлеге әсәрдә күтәрелгән тел һәм милләт мәсьәләләре әле дә яшәешебездә зур урын алып тора», — ди Олы Әтнә мәктәбе җитәкчелеге.
Гран-при билгесе һәм 50 мең сумлык сертификат Олы Әтнә мәктәбенә тапшырылды. «Әлеге билгене Әтнәнең киләчәген билгеләячәк яшь кулларга — хезмәттә Хәкимовларга, сәнгатьтә Мәрдановка алмашка киләчәк укучы балаларга тапшыру үзе бер символ», — диделәр фестиваль көндәге булган видеороликта.
Хәкимовлар дигәндә сүз Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов турында бара дип аңларга кирәктер.
Сәхнәгә зур кунак — Фәрит Бикчәнтәев чыкты.
Камал театрының баш режиссеры, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев: «Тамырларым Әтнәдән булганына тагын бер кат горурланып утырдым. Чөнки дөнья күләмендә нинди генә фестивальләр юк! Күп төрле фестивальләр бар, халыкара театр фестивальләре бар. Ләкин мәктәп балалары татар телендә спектакль уйный торган фестиваль бер җирдә дә юк. Менә анысын мин төгәл әйтә алам, чөнки без еш йөрибез.
Мин — Гомәр абый кул астында Әтнә театры артистлары белән эшләгән бәхетле кеше. Бүген аның рухы шаттыр. Ул безне каяндыр күзәтәдер. Мин театр директоры Ленур Зәйнуллинның фестиваль оештыру идеясен башта чынга алмаган да идем. «Фестивальләр күп. Нәрсәгә ул сиңа?» — дигән идем. Әмма ул аны оештырып чыкты. Бераз үпкәләдем дә, чөнки мине жюрига да кертмәгәнсез. Миңа башка спектакльләрне күрергә насыйп булмады дип үкенеп утырдым. Видео җибәрерсез әле, барысын да карыйсым килә.
Бу фестиваль Әтнә белән генә чикләнмәс дип уйлыйм. Ул Татарстан, Россия күләмендә үтәргә тиеш. Чит илләрдә узарга тиеш, чөнки безнең татарлар бөтен дөньяга таралган.
Сез бу фестиваль белән киләчәк тамашачыгызны әзерлисез. Балаларны шушы дәрәҗәгә җиткергән өчен укытучыларга да олы рәхмәтемне әйтәсем килә».
Оештыручылар ачык итеп кистереп әйтә — фестивальнең киләчәге бар. Ул ел саенмы, ике елга берме (ел саен булыр кебек тоела), әмма үткәреләчәк. Әтнә районы белән чикләнерме, тирә-күрше районнарын да колачлармы — әлегә билгесез. Төрле фикер бар, әмма үткәреләчәге тәгаен.
Минемчә, географияне киңәйтергә ашыкмыйча, ныграк Әтнәгә беркетү, «әтнәләштерү» дөрес булмас идеме икән? Әйтик, бер номинация итеп булса да, әсәрнең җирле бәйләнеше булуына басым ясалса? Аны Әтнә ягы белән бәйле автор язарга мөмкин, ул авторның Әтнәгә бәйле фикерләре булырга мөмкин, Әтнә ягы белән бәйле риваятьләр сәхнәләштерелергә яки ул спектакльдә кайчандыр Әтнә ягы белән бәйле шәхес уйнаган булырга мөмкин. Инде «әтнәләшеп» җиткәч, Әтнә брендына әверелгәч, аны төбәкара итеп киңәйтергә мөмкин булыр иде.
Сүз азагында Фәрит Бикчәнтәев өчен мәгълүмат. Татарстанда татар телендә балалар спектакльләр уйный торган фестивальләр бар һәм алар аз түгел. Гомәр Мәрданов исемендәге фестиваль шуларның берсе булачак. Әмма бер зур үзенчәлеге бар — биредә бары тик татар телле театрлар гына катнаша. Фәрит Бикчәнтәев бу яктан хаклы.
- «Иделкәем & Кариев варислары» — мәктәп балалары һәм яшүсмерләр
театраль коллективларының Россиянең театр елына багышланган регионара смотр-конкурсы. Проектның максаты — театр иҗатын үстерү һәм популярлаштыру, балалар театр һәм курчак театры коллективларының иң яхшы спектакльләрен, яңа әсәрләрне ачыклау, яшь буынның милли һәм дөнья мәдәнияте кыйммәтләренә кызыксынуын арттыру, сәләтле балалар һәм яшүсмерләрнең театр һәм курчак коллективларын ачыклау, аларга иҗади ярдәм итү. Конкурс ике номинация буенча үтә: «Драма театры» һәм «Курчак театры». Оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кариев театры.
2.«Сәйяр» республикакүләм балалар һәм үсмерләр театр фестивале. «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде. Оештыручы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере» белән «Сәхнә» журналлары.
3. Казан дәүләт мәдәният институтында «Әлмәндәр варислары» дигән Шәүкәт Биктимеров исемендәге Халыкара балалар театрлары фестивале уздыра.
4. «Театральное Приволжье» фестивален Идел буе федераль округы уздыра. Ел саен кайсы да булса округ фестиваль өчен җаваплы дип билгеләнә. Конкурсның балалар театр коллективлары һәм яшьләр театр коллективлары номинацияләре бар. Фестивальдә гамәлгә куелган елында Фәрит Бикчәнтәевның үз студентлары белән куелган «Парковка» спектакле дә җиңеп чыккан иде.
Сүз уңаеннан, быел финалистлар арасында Олы Әтнәнең сәнгать мәктәбе театр студиясе дә бар. Алар Ләбиб Леронның «Урмандагы тамаша» әкият спектаклен сәхнәләштереп конкурска тәкъдим иткәннәр.