Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» прогоны, яки Матриархат вә бер егет кайгысы

Журналист Рузилә Мөхәммәтова Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның юбилее уңаеннан күрсәтелгән «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» прогонының әле спектакль булмавын, димәк, рецензияләр өчен иртә булуын яза.

news_top_970_100
Камал театрында «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» прогоны, яки Матриархат вә бер егет кайгысы

Камал театрының баш режиссеры, татар театрының гына түгел, Россиядә милли театрлар лидерларының берсе Фәрит Бикчәнтәев үзенең 60 яшьлеге уңаеннан туган көнендә Камал театры сәхнәсеннән «Мөһаҗирләр»не күрсәтте – озак еллар күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырды – тамашачыга да, үзенә дә бүләк ясады. «Менә мин шундый формат сайладым», - диде Фәрит Рәфкатович спектакль, дөресрәге генераль прогон алдыннан сәхнәгә чыгып.

Беренчедән, спектакльнең юбилей уңаеннан күрсәтелгән, икенчедән, тулы канлы сәхнә әсәре булмыйча, генераль прогон дип аталган икән, әсәр турында мәкаләләр язу, бигрәк тә, тәнкыйть сүзе әйтү урынсыз, әлбәттә. Итәгатьле була белергә кирәк! Әмма икенче яктан – беренчедән, әлеге генераль прогон өлешчә генә булса да билет сатылып тамашачыга тәкъдим ителде, димәк ул инде, гафу итегез, товар; икенчедән, спектакльне тулысынча эшләп бетерү өчен режиссер бәлки чит карашларны да көтәдер. Әмма әлегә матбугатта һәм социаль челтәрләрдә тәнкыйть язмалары күренми, андый сүзләр чыш-пыш булып, яки «Берни дә әйтмим» булып кына килеп ирешә тора.

Спектакль яңа сезонда тулысы белән тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Аның инде төгәл вакыты да игълан ителде – 7 ноябрьдә – мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә. Ул Мәхмүт Галәүнең ике романын берләштергән өч пәрдәлек спектакль булачак.

ххх

Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – татарның үз тарихы кебек үк катлаулы язмышлы әсәрләр.

Аның басылып укучыга барып җитүе үзе бер тарих булса, әдәби әсәрнең сәнгать әсәренә әйләнү юллары – тагын бер тарих. Шуларга, ягъни, «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» генераль прогонының алшартларына күз йөртеп чыгыйк.

Мәгълүмат өчен. Мәхмүт Галәүнең ике романын берләштереп, 2017 елда «Татарстан китап нәшрияты»нда басылып чыккан китаптан Фоат Галимуллинның кереш сүзеннән өзек: «Мәхмүт Галәүнең төп әсәре - «Канлы тамгалар» дип аталган дүрт кисәктән торырга тиешле эпопея. Беренче кисәге «Ил тыныч чакта» дип исемләнгән, хәзер ул «Болганчык еллар дип атала. Әсәрдә 1877 елгы ачлыкка бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Икенчесенең исеме – «Ил өреккәндә». Биредә 1897 елда Россия дә халык санын алуга мөнәсәбәтле хәлләр гәүдәләндерелә. Өченче кисәктә рус-япон сугышы (1904) чоры сурәтләнеп, «Сабак» дип аталырга тиеш була. дүртенче кисәген «Өермәләр» дип исемләү күздә тотыла. Анда 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгалары күрсәтелергә тиеш була. Күрәбез: татар халкының кырык еллык образлы тарихын эченә алган катлаулы әсәр. Аның беренче-икенче кисәкләре язылып тәмамланган, кайбер мәгълүматлар буенча, калганнары да караламада язылган. Әмма 1937 елда, кулга алынганда, алар эзсез югалган.

Әсәрләрен Казанда бастыру өмете өзелгәч, М.Галәү Мәскәүгә йөз тота... 1930 елда Мәскәүдә «Муть» исеме белән ул басылып та чыга. «Муть» әсәре укучыга барып ирешкәч үк, «Кушамат» имзалы берәү романны бик каты тәнкыйтьләп мәкалә бастыра, романны «буржуа болганчыгы» дип атый. Әлеге «Кушамат» кем булды икән?.. Утыз еллар үткәч, әдип һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев, шушы сорауга җавап эзләп, М. Галәүнең җәмәгате Зәйнәп апага хат яза... Бәлкем, дип фараз кыла Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү бу «Кушамат»ның кем икәнлеген белгәндер, ул хакта М.Горькийга язган хатында әйткәндер. Әйе, бу хатның бөек пролетар язучы архивыннан килеп чыгу ихтималы бардыр әле».

Әлеге ике романның оригиналы югалып, аларның алтмышынчы елларда, рус теленнән тәрҗемәчеләр һәм текстологлар Яхъя Халитов һәм Рәис Даутов тарафыннан татарчага тәрҗемә ителеп, 1968 елда татарча басылып чыгуы беләбез.

2007 елда «Мөһаҗирләр» спектаклен Минзәлә театрында Ренат Әюпов чыгарды. Саргайган газеталар спектакльнең гаять уңышлы баруы турында сөйли. Беренчедән, вакытлы куелыш, икенчедән, мөгаен, уңышлы куелыш булгандыр, өченчедән, театрның дөрес маркетингы булган – монысы өчен театрның ул вакыттагы директоры Роберт Шәймәрдановны мактарга кирәк. Премьера Казанда татар театрының 100 еллыгы уңаеннан уздырылган фестивальдә күрсәтелгән, шыгрым тулы залларда Мәскәү тамашачысына да тәкъдим ителгән.

Режиссер Ренат Әюпов куелышында «Мөһаҗирләр» спектакле

Фото: © Минзәлә театрының матбугат үзәге

Театр тәнкыйтьчесе Дания Гыймранованың Минзәлә театрына багышлап язылган китабыннан: «Бу әсәр чын мәгънәсендә үзе бер поэма – шигъри балладага тиң куелышта рәвешләнде. Монда конкрет кеше, мәхәббәт язмышы белән берлектә ил язмышы, милләт язмышы тарихи яссылыкта драматик яңгыраш ала. Театрның спектакль жанрын драматик-новелла дип билгеләве юкка түгелдер. Төп герой Сафаның ачы язмышы тирән эчке кичерешләр аша бирелә. Кичерешләр дәвамлылыгы драматик киеренкелек тудыра. Вакыйга үзәгендә – Сафаның чит илдән, Төркиядән кире туган ягына, татар иленә кайту маҗарасы. Ул мең кыенлыклар аша башка мөһаҗирләр белән пароходка утыра утыруын, тик инде шактый йончыган, хәлдән тайган килеш мондагы табиб кулына килеп эләгә һәм аңа үзенең баштан кичергәннәрен сөйли. Истәлекләр аны туган авылына алып кайта... Сәхнә атмосферасын, дөньяны, яшәеш мохитен сурәтләү киеренке драматизм белән баетыла. Бер геройның кичерешләре аша бөтен бер халык язмышы күзаллана... Кечкенә генә авыл сәхнәсендә мондый киң күләмле һәм тирән мәгънәле эпик әсәрдә шартлылык аерым төгәллек белән сурәтләнмәсә, үзенә тиң тәңгәл форма табылмаса, тормыш-көнкүреш детальләре белән чарланмаса, спектакльнең тәэсир көче күпкә кимер иде. Монда төп уңай сыйфат – чынбарлылык белән шартлылык арасында гади, матур уртаклыкның табылуы. Туган җирнең тарту көче эчке бер аһәңлегендә яңгырый. Һәр кешенең бу изге җирдә үз урыны бар, ул ни кылса да, чит җирләрдә бәхет эзләп, качып котылырга тиеш түгел, ни эшләсә дә, аның таяныр җире – Туган ил».

Әлеге спектакль турында язган театр тәнкыйтьчеләре анда журналист Флера Низамова башкаруында борынгы татар җырларының кертелүен уңай бәяләгән.

«Үз гомерендә йөзләрчә спектакльләр күргән татар театрының зирәк продюсеры Шамил Закиров «Мөһаҗирләр»не караган саен елавын әйтте», дигән сүзләр укыдым Минзәлә куелышы турында язылган мәкаләләрдә. Бу сүзләр спектакльнең дәрәҗәсен аңлатадыр. Ул Камал театры куелышыннан елар идеме икән? Бераз алгарак китеп язам: мин бу сорауны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга бирдем. «Шамил Зиннурович спектакльнең кайсы театрда булуын да бүлеп карамас иде – күңел халәте күз яше чыгар дәрәҗәдә булса, һичшиксез, эмоцияләрен тыймас иде», дип җавап бирде ул куелышларга бәя биреп тормастан.

ххх

Инде Камал театры тәкъдим иткән генераль прогон турында. Хәер, башта прогонның Камал театрындагы алшартлары турында берничә сүз.

Бу сезонда Камал театры нибары бер зур масштаблы драма әсәре чыгарды: ул да булса 7 ноябрьдә режиссер Рамил Гәрәевнең «Сәфәр» спектакле. Сәхнә әсәренең пьеса авторы – Альберт Шакиров, сәнгать җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль театраль җәмәгатьчелектә, аеруча татар дөньясында киң яңгыраш алмады. Театр Кече сәхнәдә яңа ел әкияте, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең «Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсен, «Тамашачы тамашасы» һәвәскәрләр спектаклен, Данияр Соколов җитәкчелегендәге театр оркестры концертларын, үзенең «Шәрык клубында» кыска тамашаларын күрсәтте. Сезон башында вәгъдә ителгән зур масштаблы спектакльләр киләсе сезоннарга калдырылды. Айдар Җаббаров куя башлаган «Рәшә» (Әмирхан Еники) ачык әйтелмәгән сәбәпләр аркасында туктатылды, вәгъдә ителгән «Пигмалион» турында сүз дә юк. Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз» әсәрләре нигезендә дә спектакль куелачагы әйтелгән иде – анысы да көтәбез.

Кыскасы, без, ягъни, театр яраткан тамашачы – көттек тә көттек. Әлегә безгә прогон тәкъдим ителде. Без алга таба көтәргә әзер.

ххх

Генераль прогон ике пәрдәдә булып, беренче бүлеге сәгатьтән артык, икенчесе 1 сәгатькә якын барды. Тамашачыга тәкъдим ителгән прогонда дилогиянең беренче өлеше - «Болганчык еллар» романындагы вакыйгалар бәян ителә, ягъни күренешләр яшь Сафа тирәсендә бара. Сәхнәдә ике Сафа – берсе солдаттан кайткан яшь Сафа (Фәннүр Мөхәммәтҗанов), икенчесе - мөһаҗирлек газапларын кичереп Төркиядә яшәп кайткан карт Сафа (Илдус Габдрахманов).

...Тар гына урам буйлап Сафа атлап килә. Сафа кайтып керешкә тар тоелган авыл урамы киңәя, Камал театры сәхнәсе, аның баш рәссамы Сергей Скоморохов кодрәте белән чиксез киңлеккә әверелә. Карт Сафа белән авылның Аллаһ бәндәсе Газаз аганың бәхет һәм бәхетсезлек турында фәлсәфәсеннән әкрен генә этнографик тамашага күчәбез. Ат арбасындагы авыл картлары, чып-чын чыпта сугу станогында эшләгән кызлар, самавыр, комган – болар берсе дә бутафория генә түгел. Барысы да чын үлчәмнәре буенча ясалган. Әйтерсең лә, Туган якны өйрәнү музее перформансы! Сафа солдатның йөзьяшәр әбисе белән сөйләшүе, чәй эчүе, картлар белән исәнләшүе, мулла белән мәзин йортына кереп, алар фатихасын алып чыгуы, Әкрәм кариның кыз сорарга килүе – гаҗәеп нечкәлек белән нәзакәтле итеп эшләнгән фольклор тамашасы.

Спектакль романның төрле катламнары арасыннан Сафа линиясен, аерым алганда аның өйләнү тарихы линиясен алып бара. Роман буенча йөгереп узганда кайбер күренешләр янында туктап хәл алган кебек, җанланып күз алдыннан уза. Сафаның солдаттан кайтып авыл халкы белән, мулла, мәзин белән күрешүе, Саҗидәне күрүе, Әкрам карыйның Сафадан яучы булып кыз сорарга килүе – «майлы буяулар» белән сусыл итеп күрсәтелгән. Ә инде Сафаның ике хатын алып, кара туфракка суканы нык итеп батырып сабан сөрүе – бүгенге тамашачыга «сорый дип фаразланганны» бирү. Романдагы «...берьюлы ике бияне җигә» дигән сүзләрне ике хатынны тәртәгә кертеп күрсәтеп бирү дә тамашачыга «сораганын» бирү дип саналадыр.

Романда күрсәтелгән 1877 елдагы ачлык Сафаның өйләнү мәшәкатьләре арасындагы күренешләр булып кына калган. «Бер егет кайгысы, яки Матриархат» дип кушарга була исемен. Беренчесендә өйләнә алмый, икенчесендә бала ясый алмый. Галәү кайдадыр? Өченчесендәдер инде... «Тагын хатыннар хәл итә бөтенесен», диде яшь буынның бер татар зыялысы. «Спектакль ул роман күрсәтелә дигән сүз түгел, төрлечә була ала», диде прогон карарга килгән икенче өлкән буын зыялыбыз.

Спектакль исемендә дә «Ирдәүкә» сүзе беренче куелган, «Мөһаҗирләр» – икенче. Димәк, матриархат турында карарга килгәнбез түгелме соң инде?

Фәрит Бикчәнтәевнең үзенчәлеге – сәхнәдә массаларны яхшы күрсәтә, герой дигәннәребезне режиссер калку итеп күрсәтми: «Сүнгән йолдызлар»да шулай иде, «Мөһаҗирләр»дә дә. Шуңа да Марсель Сәлимҗанов вакытында театрда Алсу Гайнуллина кебек героинялар булса, хәзер алар юк – бар да бертигез.

Уйлап куям - бәлки, спектакльнең бу өлеше киләчәктә сәхнәдә булмас та, бу фойеда тамашачыны каршы алу тамашасы булып калыр кебек тоела. Матур, әмма спектакль түгел шикелле. Прогоныбыз ике сәгатьлек пролог кына кебек, чөнки финалда Сафа: «Барысын да сөйлим» ди. Димәк, спектакль әле башланачак кына. Фәрит Рәфкатовичның әлеге «генераль прогонны» «чабышка чыгар алдыннан», ягъни, тамаша алдыннан «разогрев» кына.

«Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» генераль прогоны – остазның яшьлеге һәм шәкертләре белән сөйләшүе. Фәрит Бикчәнтәев үзенең яшьлегендәге «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу»ны искә ала кебек – яраткан спектаклем иде. Әле кайчан гына куелган «Хуҗа Насретдин» һәм «Сүнгән йолдызлар» аһәңнәре дә бар, бу әсәр остазның казанышы булган уңышлы режиссерлар Айдар Җаббаров һәм Илгиз Зәйниев белән сөйләшү дә кебек. Чөнки әлеге спектакльдә Айдар Җаббаровның «Тормышмы бу?!», Илгиз Зәйниевның «Адәмнәр»енә «комплиментлар» тоемлана.

Әмма болар барысы да пролог кына, чын спектакль алдагы сезонда булачак. Көтик! 

Анонс: Камал театры әлеге генераль прогонны 9 июнь көнне тагын бер мәртәбә күрсәтә. Билет бәясе – 300 сум. Әлегә 11 нче рәттән башлап артык рәтләргә кадәр барлык урыннар да бар – сатып алырга мөмкин. Театр уставы чыкмаган спектакльне дә сатарга рөхсәт итә икән – театр молодец! 

  • Спектакльнең төп инсценировка авторлары - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Илгиз Зәйниев. Рәссам – Сергей Скоморохов. Хореограф – Нурбәк Батулла. Композитор – Елена Шилова. Сафа ролендә – Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Саҗидә – Ләйсән Гатауллина. Фатыйма – Люция Хәмитова. Спектакль турында мәгълүматта 32 актер катнашуы билгеләнгән.
  • С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» драматик новелласының премьерасы 2007 елның 19 мартында булды. Режиссеры – Ренат Әюпов, инсценировка авторлары – Фәнәвил Галиев, Ренат Әюпов, рәссамы – Рания Хәйруллина, композиторы – Юрий Чаплин, сәхнә хәрәкәте буенча режиссер – Рөстәм Фаткуллин. Сафа ролен Ринат Бәдретдинов, Саҗидә ролен – Чулпан Бәдретдинова, Доктор ролен – Әхнәф Исрафилов башкарды. Казан, Мәскәү, Уфа тамашачысы карады. Романда Доктор кечкенә генә бирелсә (Сафага ярдәм итә) аны зурайтып, әсәрдәге вакыйгаларны бәйләп баручы итеп күрсәтү идеясе – Ренат Әюповныкы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100