Татарстан театрларында «Алтын битлек»нең 20 номинациясе һәм зур «пшик»
Татарстан театрлары 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте. Ләкин берәүне дә ала алмады. «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесеннән фаразлар һәм тәкъдимнәр.
Татарстанның өч дәүләт театры һәм ике хосусый театр барлыгы 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте. Дәүләт театрлары драма театры һәм курчак театры буенча бишәр номинациягә кертелсә, хосусый театрлар «Эксперимент» номинациясендә ышанычлы урнашканнар иде кебек. Моңа өстәп унике спектакльнең «Елның иң яхшы спектакльләре» лонг-битенә керүен дә әйтергә мөмкин.
Мәдәният министры Ирада Әюпова да, аның урынбасарлары да әлеге 20 номинацияне республиканың театр дөньясындагы зур уңыш дип бәяләп, матбугат конференцияләрендә һәм башка чараларда искә алдылар.
Кыскасы, сөенечебез зур иде. Әмма бер генә премия дә эләкмәде. Кызганыч.
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Мине шулкадәр күп номинант булуы шатландыра. Бу безнең театр тормышының бик югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Әлбәттә, бу конкурс - анда җиңүчеләр дә, җиңүгә ирешмәгән спектакльләр дә була. Моңа бернинди үпкә дә юк. Иң мөһиме, без Мәскәүдә яхшы спектакльләребезне күрсәтә алдык. Бик уңай бәяләр ишеттек. Шуңа күрә бу безнең театрлар өчен зур дәрәҗә дип саныйм»
Әлеге спектакльләрне Россиянең башка театрларындагы номинантлар белән чагыштырып карый алмыйм, әлбәттә, әмма үзебезнең ТЮЗның «Иваново детство»ны, Түбән Кама татар дәүләт театрының «Таң атканда» хореографик спектаклен һәм «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектаклен карадым - аларның лауреат булырга шансы бар кебек тоелган иде. Бер дә булмаса, «Адәмнәр» спектакленә махсус приз булса да бирерләр иде кебек.
Хәтерләүче булса, Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә төп премияне түгел, махсус приз (спецприз) бирделәр (2019 ел). Алар аны төп премия кебек зурлап алып кайттылар һәм лауреат исемен зур итеп йөртәләр. Махсус приз икәнлеген мин хәтерлим дә, Әлмәт театры белә – чөнки ул елны алар үзләре «Кибет» спектакле белән номинант иде. Башкалар өчен ул «Алтын битлек» лауреаты булып хәтердә кала.
Илгиз Зәйниевның Галимҗан Ибраһимов әсәре нигезендә куелган «Адәмнәр»е әлеге шау-шулы спектакльдән бер мыскал да кайтыш түгел иде ләбаса. Әмма махсус призны да бирмәделәр. Курчак спектакле буенча төп призны «Адәмнәр» белән бер номинациядә булган «Хуҗа Насретдин» спектакленә бирделәр. Режиссеры - Тимур Бекмамбетов. Ә сценарий авторы, дөресрәге, Тимурның автордашы – Илгиз Зәйниев. Әлеге спектакльне «Милләтләр театры» Казанга алып килеп күрсәтте. Әйбәт спектакль инде, сүз дә юк. Әмма сүз бу хакта түгел.
Әйдәгез, анализлап карыйк.
Беренчедән, безнең 20 номинация һәм лонг-листтагы унике пункт – болар реаль казаныш идеме? Чөнки мондый уңышсызлыктан соң өреп кабартылган отчет түгелме дигән шик туып куя. Беләбез бит инде - исемлеккә ниндидер спектакльләрне кертү-кертмәү экспертлардан тора дип чамалыйм. Чөнки спектакльләрне бәяләү шактый индивидуаль эш. Ул кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин. Театр тәнкыйтьчеләренең каралган спектакльгә анализ ясавын күп тапкырлар тыңлаган бар - һәркемнең үз каланчасы, үз критерийлары. Лаеклы спектакльне исемлеккә кертергә дә була, кертмәскә дә була. «Любой каприз за ваши деньги» ди урыс бу очракта. Юк-юк, мин әлеге номинацияләр сатып алынган дип шикләнергә дә җыенмыйм. Болар барысы да лаеклы һәм гадел.
Тик монда бер хикмәт бар – театр тәнкыйтьчеләренең төрле фестивальләргә, театр лабораторияләренә катнашуы - аларның керем чыганагы. Әлеге белгечләрне күбрәк чакырсыннар өчен республикалардагы театрларга ниндидер бонуслар бирергә дә кирәк. Образлы һәм гади генә итеп әйткәндә, өчпочмак өчен рәхмәт йөзеннән.
Ә аларны гел чакырып торган республикага нәрсә кирәк? Матур җиңүләр! Яки, бер дә булмаса, ярымҗиңүләр. Кыскасы, республика дәрәҗәле фестивальләргә кагылышы булган белгечләргә бирегә килеп намуслы юл белән акча эшләргә мөмкинлек бирә, ә тегеләр рәхмәт йөзеннән аларның иң яхшы спектакльләрен исемлеккә кертә. Лауреатлыкка бернинди гарантиясез, әлбәттә. Монда барысы да гадел.
Чөнки татар театрларын исемлеккә керткәннән беркем дә бернинди зыян күрми. Исемлектә «Театр больше, театр меньше», урыс әйтмешли... Исемлеккә керттеләр, татарлар бәхетле, «ә премиягә, гафу итегез, үсеп җитмәдегез... ләкин сез үсәчәксез, без килеп өйрәтәбез дә өйрәтәбез, тагын бер өйрәтәбез».
Мөгаен, 20 номинация һәм лонг-битендәге унике спектакль мәдәният миинстрлыгына әлеге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе кебек тәкъдим ителгәндер. Менә бит, рус театрының данлыклы вәкилләре өйрәттеләр, өйрәттеләр һәм тагын бер кат өйрәттеләр дә, нәтиҗәсе гаҗәеп – без 20 мәртәбә «Алтын битлек»кә дәгъва итәбез. Охо-хо-хо, ай кәттәләр дә инде без! Урыс театры үрнәгендә аларның үзләреннән дә яхшырак куярга өйрәнеп җиттек бит. Бабайларыбыз «ефәк юлы» салса, без «өчпочмаклы казылык юлын» маташтырдык та, и барысы да окей!
Сүз уңаеннан, Татарстаннан әлеге «Алтын битлек» премиясенә иң якын торган шәхес – театр тәнкыйтьчесе, ТР мәдәният министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, ТР мәдәният министрының театр буенча киңәшчесе Нияз Игъламовның да эше күренә – менә бит милли театрлар ничек үсә!
ххх
Игътибар иттегезме икән, Александр Яковлевич Славутский (Качалов театрының сәнгать җитәкчесе) һәм Рәүфәл Сабирович Мөхәммәтҗанов (Опера һәм балет театры директоры) «маскаланып» маташмый – алар, гомумән, «Алтын битлек» лауреаты булуы максаты белән яшәми. Бөтенләй омтылмыйлар дия алмыйм – быел лонг битендә «Алтын Казан» бар иде – димәк, Опера театры заявка биргән. Дөрес, бюджеты саллы булса да, әсәр номинант ук була алмаган. Хәер, башка елларда Опера театры лонг битендә дә юк иде. Кайчандыр Альбина Шаһиморатова «Алтын битлек» алды алуын. Ләкин ул билгеле бер спектакль контекстында алдымы – анысы башка мәсьәлә.
Кыскасы, бу ике театр Татарстанда үз яшәешеннән канәгать. Алар татар театрлары кебек «Без әйбәт бит» дип үзләренең әйбәтлеген раслап азапланмый, аларның бу яктан бернинди дә комплекслары юк. Республика казнасыннан кергәнне үзләштереп, матур гына яшәп яталар. Ә татар театрлары маска дигән булып чабалар-чабалар, нәтиҗә тегеләренең дә, боларының да шул ук.
Хәер, Камал театры бу дистанциядән, үз теләге белән булса кирәк, төшеп калды ахрысы. Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек»кә бик якын иде кебек. Әмма «булмый инде булмагач»… Камал театры 100 процент гарантия белән республика премияләренә генә күчте – ел саен диярлек Тукай премиясенә, Җәлил премиясенә алар кандидатлары үтә башлады. Туфан Миңнуллин, Дамир Сираҗиев, Марсель Сәлимҗанов премияләре аларның ныклы сүзеннән башка бирелми. «Маскасыз» да тормыш бар икән бит.
Ххх
«Алтын битлек» театр премиясенә кагылышлы тагын бер мәсьәлә. Безнең Татарстан театрларында «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булган актерлар байтак. Камал театрында – Искәндәр Хәйруллин, Ләйсән Рәхимова, Әлмәт театрында – Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Фазлыева (Ибәтуллина), Раушан Мөхәммәтҗанов, Ләйсән Заһидуллина. Түбән Кама театрында – Алмаз Хөсәенов, «Әкият» курчак театрында – Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева. Болар Россиядә иң дәрәҗәле театр премиясенә дәгъва иткән артистлар. Болар Россиянең иң хөрмәтле театр белгечләре тарафыннан игътибар үзәгенә алынган артистлар. Болар зур профессионаллар тарафыннан профессионаллар дип танылган артистлар. Болар иң талантлылар дип танылырга лаеклы.
Әмма мәдәният министрлыгы 20 номинация белән горурланса да, әлеге артистларга ниндидер бонуслар бирелми. Юк, мин «автоматически» халык артисты ясагыз димим, ләкин аларның казанышы телевидение тапшыруында – «Голос» телешоусында җиңгән Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина казанышыннан киммени? Әлеге ике кызыбызга стажларсыз-нисез тиз генә «атказанган артисты» исеме бирелде. Бу бик әйбәт, беркем дә каршы түгел, ә шул исемне нигә безнең номинант артистларга да бирмәскә?!
Номинант булу труппадагы артист өчен зур, бик зур бер бонус, мактаулы исем алу өчен өстенлекле билге булырга тиеш дип саныйм. Ягъни, номинант булдымы, театрның кадрлар бүлеге тиз генә документлар әзерләп, ТР Мәдәният министрлыгының мактаулы исемнәр бирү комиссиясе карамагына китереп салырга тиештер кебек.
Сүз уңаеннан, актерның номинант булуын кайбер театрлар рәсми сайтларында да ассызыклап күрсәтмәгәннәр. Камал театры, мәсәлән, Искәндәр Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимованың бу уңышын актер турындагы белешмәдә күрсәтмәгән. Түбән Кама театры сайтында да Алмаз Хөсәеновның номинант булуы күренеп тормый. Әлмәт театры молодец – үз номинантлары турында тулы мәгълүмат биреп бара.
Ххх
Мин, артистлар номинант булгач, аларга исем бирүдә өстенлекләр турындагы тәкъдимемне ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка җиткердем. Белүемчә, министрлыкта мактаулы исемнәр бирү комиссиясен ул җитәкли.
«Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва иткән артистларның күбесенең мактаулы исемнәре бардыр да инде. Театрлардан кергән тәкъдимнәрне карап, артист театрдагы эше өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә икән, аның «Алтын битлек» премиясе номинанты булуы, әлбәттә, искә алыначак. Әмма номинант булган өчен генә мактаулы исем бирергә дигән кагыйдә законда юк. Ләкин бу өстенлекле пункт була ала», - диде Ленар Хәкимҗанов.
Әйе, андый кагыйдә юк. Гафу итегез, кабатланам, телевидениедәге гап-гади телешоуда (»Голос») беренче һәм икенче урын алган өчен исем бирү дигән кагыйдә дә юк. Ләкин кагыйдәдән искәрмә булган һәм бу бик яхшы.
Ххх
Сүз уңаеннан, кайсыдыр сезонда «Алтын битлек» премиясе эксперты булып, хәзерге вакытта андый статусы булмаган кешеләр дә үзләрен тәкъдим иткәндә «Алтын битлек эксперты» дип кушып сөйлиләр. Һәм шушы «бывший» статус белән дә акча эшләргә омтылалар. Аларны театрлар үз чараларына катнаштырып гонорар түләргә мөмкин.
Әйдәгез, ике катлы стандартлар белән яшәмик - позицияләребезгә ачыклык кертик. Яки без «Алтын битлек» белән горурланабыз һәм андагы кандидатлык уңышларын да отчетка кертәбез, ә театрларыбыз номинант артистларына мактаулы исем бирергә тәкъдим итү турында чиратсыз документлар әзерли һәм комиссия аларны өстенлекле рәвештә карый. Яки без «Алтын битлек»кә башкалар шикелле үк гади бер конкурс итеп карыйбыз, аның белән мактанмыйбыз, аның экспертлары өчен Татарстан хисабыннан «өчпочмаклы казылык юллары» салмыйбыз.
Мәгълүмат өчен:
Раушан Мөхәммәтҗанов Әлмәт театрында 11 ел эшли.
Диләрә Фазлыева 2015 елдан Әлмәт театрында.
Ләйсән Заһидуллина 2017 елдан Әлмәт театрында.
Алмаз Хөсәенов 2014 елдан Түбән Кама театрында эшли.
Альбина Шаһалиева 2004 елдан «Әкият» татар дәүләт курчак театрында эшли.
Болар бернинди дәрәҗәде исемнәре булмаган талантлы артистларыбыз.
ТР атказанган артисты Ләйсән Рәхимова мактаулы исемне 2007 елда алган 15 ел элек.