«Театрны бинага куып кертү – кыргыйлык формасы», яки Татарча оpen-air тарихына караш
Болгар музей комплексының – Изге Болгар җиренең Кара Пулат фонында – тарихи ядкәрне декорация итеп файдаланып, «Кара пулат» операсының меңәрләгән кешелек ачык кырда яңгыравы – елның зур мәдәни вакыйгасыдыр, мөгаен. Мәдәни күзәтчебез оpen-air форматлы татар музыкаль спектакльләр тарихына күз сала.
«Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява» торган урта полосада оpen-air форматлар, ягъни ачык һавадагы тамашаларга һава торышы гел уңай килеп тә тормаска мөмкин. Башка сәбәпләре дә булгандыр. Һәрхәлдә, соңгы 500 ел эчендә татар кешесе оpen-air белән мавыгып яшәмәгән. Татарның милли кодын саклаган «Зәңгәр шәл» кебек спектакльләр дә, 60-70-80 нче елларда – ешрак, Опера театрына Рәүфәл Мөхәммәтҗанов килгәч сирәгрәк куелган масштаблы опера спектакльләре дә, Салават Фәтхетдинов кебек беренче номерлы эстрада артистларыбызның концертлары да, билгеле бер санда тамашачы җыеп, түбә астында бара. Әмма туксанынчы еллардан башлап татар сәнгате тарихында масштаблы итеп ачык һавада куелган спектакльләр дә бар. Ассызыклыйм – сүз стадионнардагы эстрада концертлары, сценарий буенча үткәрелгән сабантуйлар турында түгел.
Сүз «Кара пулат» кебек авторлар тарафыннан иҗат ителеп, режиссер тарафыннан куелган һәм артистлар башкарган музыкаль әсәр турында бара. «Интертат» татарның ачык һавада зур масштаблы итеп куелган тамашаларын барлады. Әлеге тамашаларга автор буларак катнашы булган һәм катнашырга потенциалы булган шәхесләргә мөрәҗәгать итте.
Мәсгудә Шәмсетдинова: «Альбертка «Фатиха» сүрәсен мәкамләп күрсәттем. Аңа шул җитә калды»
1990 елның 25-26 августында (1989 елның 22 августында) Казанның Үзәк стадионында Дамир Сираҗиев махсус лазер-шоулы тамаша – «Мәһди» фолк-рок-операсын куя. Аның музыкасын композитор Мәсгудә Шәмсетдинова яза, төп партияне җырчы Альберт Әсәдуллин башкара.
Мәсгудә Шәмсетдинова: «Ул вакытта мин телевидениедә эшли идем. Альберт Әсәдуллин мине шуннан эзләп тапты. «Ислам динен кабул иткәнгә 1100 ел тула. Әйдә, берәр нәрсә эшлик әле», – диде. (Ул вакытта 1100 еллыкны һиҗри исәп (ай календаре) белән үткәрәләр. – авт.) Мин ул вакытта бик дингә кереп киткән идем: мәкамнәр, мөнәҗәтләрне, диндәге тарихи шәхесләрне өйрәндем, диндә сәнгатьнең яраганлыгы-ярамаганлыгы турында дөнья кадәр материаллар актардым. Альбертка «Фатиха» сүрәсен мәкамләп күрсәттем. Аңа шул җитә калды. Идеяне күтәреп, Уфага Тәлгать Таҗетдин янына киттек. Ул куярга рөхсәт бирде. Мин ул әсәрне башта «Изге Болгар дастаны» дип атаган идем. Альберт кыска исем кирәк, диде. Диндәге мифология белән кызыксынгач, Мәhди исемен тәкъдим иттем. Режиссер Дамир Сираҗиевны да Альберт эзләп тапты. Сценарий hәм музыка миннән, режиссура – Сираҗиевтан. Альберт, молодец, мине бик каты эшләтте. Аның бик популяр чагы иде. Татарның да күтәрелгән чоры иде. Бөтенесе мач килде».
Спектакльдә Тинчурин театры артистлары катнаша – Исламия Мәхмүтова, Зимфира Досаева, Зөфәр Харисов, Миләүшә Нәҗмиева, Жәмилә Әсфәндиярова һәм башкалар. Дамир Сираҗиев бу шоу өчен Алла Пугачевадан лазерлы шоуга аппаратура алып кайтарткан, дип тә укыдым. «Дастанда катнашкан вертолетлар, бронетранспортерлар, меңләгән хәрбиләр – барысы да режиссерның көчле ихтыярына буйсынды», – дип хәтеренә төшерде ул вакытларын Мәсгудә апа, Дамирны искә алганда.
«Туплар гөрселдәгәч, пыялалар коелып төшүен, манарага чын-чынлап ут каба башлавын исәпләмәгәндә, башка чатаклыклар сизелмәде»
Шундыйрак тамаша 1991 елның 21 июнендә Казан Кремле тирәсендә оештырыла. Бу юлы Мәсгудә Шәмсетдинованың «Сөембикә кыйссасы» музыкаль әсәре кулланыла.
Мәсгудә Шәмсетдинова истәлекләреннән: «Ун көн барган «Җыен»да «Сөембикә кыйссасы» яңгырады. Ул 1991 елның 21 июнендә кичке 8дә Сөембикә манарасы янында башкарылды. Дамир бу юлы стадионны гына түгел, ә бөтен Кремльне, Кремль тирәләрен, Казансуның аръякларын, дамба күперен үзен дә җыелган бик күп меңнәрчә кешеләре белән бергә кулында тотты. Кремль эченә сыймаган халык, чит илләрдән килгән кунаклар таш диварларны да сырып алган иделәр.
Туплар гөрселдәгәч, пыялалар коелып төшүен, манарага чын-чынлап ут каба башлавын исәпләмәгәндә, башка чатаклыклар сизелмәде. Әйткәнемчә, кыйссаның музыкасын тыңлагач ук, режиссер аның либреттосын да үземә эшләргә кушты.
Эш барышында мин шуңа игътибар иттем, Дамир дөрестән дә чын лидер иде. Без бит кеше белән дуслаштыкмы, аны үзебезнеке генә итеп күрергә телибез. Ә монда миңа аның дусларының күплеген күреп таң калырга туры килде. Мин бу «Сөембикә кыйссасы»н Илгиз Мәһдиев белән бергә башкара торган «Сөембикә бәете»мә нигезләдем. Ул да хәзер мәрхүм инде. Дамирның сәгатьләр буе туктамый сөйләрлек кызык яклары бар иде. Шушы эш барышында ул Сөембикә үлеменең мин сөйләгән күп вариантларына игътибар итмичә, аның монастырьга ябылып, монахиня киемнәрен кидерткәч, үзенең көчле рухы ярдәмендә үз йөрәген үзе туктата алуына мөкиббән булды.
«Мәһди»дә 1100 еллык тарихыбыз бер сәгатькә тупланып бирелсә, «Сөембикә...»дә XX гасырдан XVI кайттык. Ханбикә тере чакка. Акбүз атларга атланган кызлар манарага килеп кагылгач, ул «җанланды».
Бу тамаша турында Миркасыйм Госмановның истәлекләре бар: «Тамаша икенче көнне (21ендә) Кирмәндә – Кремльдә барды. Анда, караңгы төшә башлауга, Казанны яулауны, аны саклаучылар каршылыгын, диварлар шартлау, мөдһиш «каратуннар» баскынын, аннары нарасыен күкрәгенә кыскан Сөембикәнең әсир алынуын, сөргенгә озатылуын гәүдәләндергән күренешләр күз алдыннан кичте, аннары тагын туплар шартлады… Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы белән баетылган «Сөембикә кыйссасы» иде бу… Тамаша идеясенең иң элек кем башында тууын, сценарие кем тарафыннан язылуын, репетицияләрнең ничек, кайларда уздырылуын, кызганычка каршы, белмәдем. Йөзләгән кеше катнашкан, һәрберсенә гонорар бирелгән, транспорт, самолетлар өчен дә түләнгән тамашаның күпмегә төшүе белән дә, гадәтемчә, кызыксынмадым. Әмма тамашаның шундый киң колачлы планда оештырылуы, режиссураның эзлекле, һәр тарафтан уйланылган, бөтен чараларның җитди рәвештә оештырылган булуы мине шаккатырды. Мондый бер урында карап, күреп торып, турыдан-туры җитәкчелек итеп булмый торган шартларда да зур «сәхнә» белән шулай уңышлы идарә итә алу җитәкченең, бу очракта режиссерның, гаҗәеп күрә белү, булачак хәрәкәтләрне дә күз алдына китерә алу сәләтенә ия булуын раслый иде, әлбәттә.
Мине чын-чынлап тетрәндергәне, төрле яклап уйландырганы, хәзергәчә уйландыра торганы – асылда әлеге шау-шулар, эффектлы манзаралар түгел, бәлки бөтенләй башка нәрсә булды. Ул нәрсә 1552 елның октябрендә Кирмәнне саклап бихисап кан коелганнан, башлар киселгәннән, җирле халык шәһәрдән бөтенләй сөрелгәннән соң дүрт йөз дә кырык (440!) ел узгач, әлеге фаҗигале туфракта шул вакыйгаларны хәтердә яңарту, шул хакта ачыктан-ачык игълан итү иде. 1919 елга кадәр татар кешеләренә Кирмәнгә керү тыелган булуын, шул елда гына Сөембикә манарасына ай куябыз дип бер талпынып алуны искә төшердем. Совет чоры татар куштаннарының әлеге вакыйгаларны бөтенләй онытырга тырышулары, манараның кемнеке булуы хакында сүз әйтүләрнең катгый тыелуы әле дә хәтердә. Димәк, күпне күргән, күпне кичергән тарихи Кремль туфрагында оештырылган әлеге «Җыен» дигәннәре гадәти генә уен-тамаша түгел, бәлки милли-азатлык хәрәкәтенең бер мөһим күренеше дә икән!» (2009 ел, ноябрь, «Казан утлары»).
Игенчеләр сарае һәм «Ак бүре»
ТР Дәүләт симфоник оркестры инициативасы белән «Ак бүре» эпик опера-әкияте әзерләнә. Либретто авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Музыка авторы – Зөлфия Рәүпова. Ул Игенчеләр сарае фонында 2013 елның 15 июлендә күрсәтелә. Соңрак концерт варианты Дәүләт Зур концертлар залында һәм Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында яңгырый.
Эчтәлеге: «Алтын Кала чите, таң ата. Ак Бүренең таш сынына җан иңә, ул дөнья яратылышы, Тәңренең Җиргә яңа ыру тудыруы һәм үзенә шул ыруны саклау, яклау бурычы йөкләнүе турында сөйли башлый. Бу ыруның юлбашчысы – олуг Хан, Ханның өч улы һәм дөньяда бер чибәр Ханбикәсе бар иде, ди...
Кинәт кайгы килә: Ханбикәне өч башлы Дию урлап алып китә. Ханның өлкән уллары әниләрен эзләргә чыга, әмма икесе дә бихәбәр югала. Еллар уза. Ханның кече улы – Тәгин үсеп җитә. Көннәрдән бер көнне ул әтисеннән үзенең туганнары, әнисе турында кызыксына – алар булырга тиеш бит, аңа Кам Ана шулай диде. Хан күп еллар элек баштан кичкән вакыйганы сөйли. Яшь батыр кичекмәстән якыннарын эзләп табарга ният кыла, әүвәл улының бу адымына кискен каршы чыккан Хан ахыр чиктә, күнеп, фатихасын бирә...»
Операга 250 дән артык кеше җәлеп ителгән. Алар арасында Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург артистлары бар. Аерым алганда, анда ТР Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Пантера» бию театры артистлары, шулай ук яшьләр – Альбина Латыйпова, Алинә Шакирова, Эльмира Кәлимуллина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Рөстәм Асаев, Динар Джусоев, Айрат Имашев, Денис Ханбаба, Руслан Габдрәфыйков катнаша. «Гомумән алганда, әлеге проектны «яшьләрнеке» дип атап була. Операны куючылар dell’Arte стилендә матур спектакль вәгъдә итә», – дип яза журналистлар.
«Алтын Казан»: пар чыгарып Казан кайнады...
2014 елның 30 августында «Казан» гаилә үзәге янында «Алтын Казан» операсы куела. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, музыка авторы – Эльмир Низамов. Башта рок-опера дип уйланылган музыкаль әсәрне режиссер Михаил Панджавидзе мюзиклга әверелдерә.
Әлеге ачык һавада куелган спектакльдә декорация буларак казан рәвешендә эшләнгән «Казан» гаилә үзәге кулланыла. Әсәрнең сюжеты буенча яхшы һәм гадел кешеләр кулында казан кайный башлый. Спектакльнең тамашачы өчен иң зур сюрпризы – финалда казаннан аксыл-шәмәхә пар күтәрелә – янәсе, ул чыннан да кайный. Тугыз катлы йорт биеклегендәге гаҗәеп бинаны «кайната» алу тамашачы өчен фантастик тамаша була.
Спектакльдә Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров катнаша.
Белешмә өчен: «Алтын Казан» беренче мәртәбә 2011 елда Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелә. 2020 елда «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела.
«Алтынчәч» белән «Түләк»
Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясенең дә оpen-air тәҗрибәсе бар. 2011 елның 4 сентябрендә Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында ачык һавада Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы (Муса Җәлил либреттосы) күрсәтелсә, 2019 елның 9 июнендә тамашачы Кабан күле буенда «Түләк» операсын (Нәкый Исәнбәт либреттосы) карый алды.
Беренчесе Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры белән Казан консерваториясенең күпсанлы уртак проектларыннан булып, ул «Казан көзе» Халыкара опера фестивале программасы кысаларында иде. Проектта халыкара конкурслар лауреатлары Алинә Шакирова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, яшь дирижерлар Илнар Фәйзетдинов һәм Артем Абашев, консерватория һәм Казан музыка көллияте хорлары катнашкан. Алтынчәч ролен Айгөл Хәйри башкарган.
«Түләк» спектакле башта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында куелып, «Нәүрүз» фестивале кысаларында Кабан күленең яңартылган яр буенда күрсәтелә.
Ххх
Татарның яңа тарихында ачык һавадагы музыкаль спектакльләрнең язмышы шулайрак. Һәрхәлдә, болар – тарих елъязмасында калганнары.
Ниһаять, «Кара пулат». Спектакльне Тинчурин театры сәхнәсендә Ковтун куйды. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан ул яңартылды – өч көн дәвамында Тинчурин театрында барды. Спектакльне Туфан Имаметдинов катнашында хореограф Фәнис Исмәгыйлев яңартты. Ә инде Болгар җирендә күрсәтү өчен, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чакырылган иде. Оештыручылар Илгизне ачык һавада куелыш өчен яраклаштыручы режиссер дип күрсәтәләр. Үзе дә максат-бурычларын шулайрак дигән иде. Әмма ике версияне видеодан карап чагыштырганда аерманың байтак булуын күрдем.
ххх
Илгиз Зәйниев: «Кызыклы формат. Театрның һәр төрен яраткан кеше буларак, урамда эшләү шәхсән миңа ошады. Әлбәттә, киләчәктә андый мөмкинлек булса, бу өлкәдә кабат эшләргә теләр идем. «Кыйссаи Йосыф»ны Болгарда эшләп карау теләгем бар».
Эльмир Низамов: «Урамда кую үзмаксат түгел. Ләкин җитди әсәрләрне ачык һавада кую, аеруча ниндидер билгеле урыннарда, шул урыннарга да, шул урыннарда куелган әсәрләргә дә кызыксынуны күбрәк уята дип уйлыйм. Бу – безнең тарихыбызны да популярлаштыра, заманча сәнгатьне дә».
Ренат Харис: «Халык аягүрә басып алкышлап кабул итте. Димәк, халыкка мондый тамашалар да кирәк. Бу мондый беренче генә тамаша түгел, Казан Кремлендә Симфоник оркестр белән «Алтынчәч» операсыннан өзекләр бирделәр. Әмма ләкин «Кара пулат»ның аермасы шунда: Казан Кремленең «Алтынчәч»кә бернинди мөнәсәбәте дә юк, ә Кара Пулат – «Кара пулат» операсының персонажы. Без үзебезнең операны чын Кара Пулат янында куеп, документаль әсәр иттек. Алга таба да хыял-теләк бар. Безнең Татарстанда шундый ук тамашаны нигә Зөя кальгасында эшләмәскә?! Болгарда «Кара пулат» булып, Зөядә башка бер тамаша булса, республика концепциясенә туры килер иде. Без бит ислам динен дә, христиан динен дә бер дәрәҗәдә саклыйбыз, хөрмәт итәбез. Шундый таләп булса, мин дә әзер, композиторлар да әзер дип уйлыйм».
Рүзәл Мөхәммәтшин: «Мин гомумән мәдәни чараларның – һәр тармакның, һәр форманың мөмкин кадәр күбрәк булуы яхшырак дип саныйм. Театрны һәм концертларны бинага «куып кертү» – бүгенге заманда минем өчен кыргыйлыкның бер формасы. Ачык һавадагы тамашалар күбрәк һәм уңышлырак булган саен әйбәтрәк. Кайда куярга мөмкин, дигәч, Казанны гына күз алдына китермәдем, бөтен республиканы күз алдыннан үткәрдем.
Болгар турындагы әсәрнең Болгарда Кара Пулат фонында куелуы үзгә энергетика бирә. Аның асылы үзгә. Шул тамашаны караганда шул туфракта басып тору гомумән бүтәнчә тәэсир итә. Февраль вакыйгаларыннан соң нәрсә булыр, безнең халык үзен иркен тотып рәхәт яши башлаган иде. Шайтан каласында, Биләр җирлегендә тарихи әсәрләр куябыз икән, минемчә, бик матур чаралар булачак. Заманча мюзикллар эшләнсә дә шәп булыр иде. Безнең халык музыкаль драма жанрын ярата. Диалоглары да булган җырлы-биюле сәхнә әсәрен ярата. Мәдәни тормышны җанландырып җибәрергә әйбәт булачак. Республика эчендәге матур гына агым эшләнсә, матур проектлар сериясе була алыр иде. Күңелемдә берничә сюжет бар. Алар үз вакытын көтә, мөгаен».
Шагыйрә Гөлүсә Батталова: «Мин татарча сәнгатьне, мәдәниятне халыкка җиткерүдә төрле-төрле формаларга мөрәҗәгать итүне кирәк һәм урынлы дип саныйм. «Кара пулат» – опера-музыка сәнгатенең таҗы – ул булырга тиеш! Шулай ук безнең халкыбыз бик яраткан музыкаль драма/комедия, мюзикл жанры да отышлы булыр иде. Мин, мәсәлән, аларны халык күп йөри торган Кабан буе, Иске Татар бистәсендә кую яклы».
Мәсгудә Шәмсетдинова: «Сөембикә кыйссасы»н Кремль диварларына тавыш колонкалары куеп, анысын да Дамир Сираҗиев белән эшләгән идек. Галәмәт тамаша булды. «Ашыгыч ярдәм» машиналары сакта торды. Кайбер кешеләргә аларның ярдәме дә кирәк булды – шул хәтле дулкынландылар.
Бәлки, хан заманында булгандыр, ләкин изелгән татарда андый тамашалар булмаган. Туксанынчы елларда – халыкның хыялланган чорында – ул спектакльләр кирәк иде. Туфан бер күтәрелә дә бер тына инде ул. Хәзер идеяләр заманы түгел, «Үзгәреш җил»ләре заманы һәм «акча юу» заманы. Хәзер татарны нәрсә татар итә дип эзләү заманы. Табалмыйлар әле... Мин дә актарынам».
Ә монысы – Мәсгудә Шәмсетдиновадан бер истәлек. Ак хыял булып калганы...
«Дамир суга тартыла, күренешләрне су белән бәйли иде. «Әйдә, Кабан күлендә тамаша куябыз», – диде. Мин Казансуны тәкъдим иттем. Аңа кадәр без Болгарда булган идек. Теплоходыбыз Болгар урнашкан тауга якынлашканда, без палубага чыгып, изге Болгар җирләренә йотылдык. Иделдән торып тау өсләрен сәхнә кебек карап булачак, дип сөйләштек. Һәм мин аңа, милли аңыбызда, халык хыялларында калган ирекле чорлар символы – чабып барган атлар табуны образын болытларда чагылдырып булмасмы, дидем. Бу образ аны бөтен барлыгы белән биләп алды... Дамир белән ул чорда без кабат Казансуга күчтек. Казан шәһәренә нигез салынган көннәр турында сөйләргә. Бу – «Казан риваяте» дә йөз меңләгән халык каршында башкарыласы иде. Нигезендә мин Финляндиядән алып кайткан «Алтын чабак» риваяте ята. Сәхнә – Казансу өстендә Кремльдән Матбугат йортынача сузылган понтоннар. Аңа биек итеп сетка сузыла. Кремль диварында, Матбугат йортында, дамба күпере астында, 39нчы квартал һәм Милли үзәктә урнаштырылган махсус прожекторлар һәм аппаратура ярдәмендә әлеге тирбәлеп торган сәхнәдә Казан ханлыгы кешеләренең (уйнаучы артистлар түгел, алар күренмәс иде) символлары һәм тавышлары. Болар Ленинград, Мәскәүдән алып кайткан махсус җайланмалар аша бирелә. «Казан риваяте», алдагы ике эшебездән аермалы буларак, тагын да югарырак максатка, сыйфатлырак, күпкырлырак, колачлырак сөйләшүгә юнәлтелгән иде. Ул галәмдә безгә үз йортыбызда яшәү һәм кабат ирекле булу шарты тудырган Ходайга бер илаһи дога да булырга тиеш иде. Дамир: «Мәсгудә, сиңа идеяңне гәүдәләндерү өчен каләм белән ак кәгазь дә җитә, ә режиссерга бик-бик күп кирәк... Ул күпне булдыру өчен зур акча кирәк. Әгәр аны теләнеп, соранып йөри башласаң, чып-чын хәерчегә әйләнәсең, ә «Казан риваяте»н куючы рухи горур булырга тиеш!» – диде. Һәм халыкның бөеклеген тасвирлар өчен, милләтнең рухын күтәрер өчен, Казанны яулап коллык һәйкәле төзегәннәр каршына рухи һәйкәл күтәрер өчен җитәрлек акча эшләрмен дип бизнеска китте... кайталмады... Ә бит мин аның кайтуын сабырсызланып көттем...»
ххх
Күреп торабыз – ачык һавадагы милли тамашаларга ихтыяҗ бар. Йолдыз Миңнуллинаның бер шигыре искә төшә: «Уйлар якты, һәр тарафта утлар яна, бу урамда бер кеше дә артык түгел – чык урамга, мәңге тынмас шауга күмел, шауга күмел, иркен сула, иркен атла, иркен атла, мин Җир шарын әйләндерәм, дип кабатла».
Җир шарын әйләндермәсәк тә, спектакль карарга бергә җыелганда әйләндерәбез кебек тоелырга да мөмкин. Без бернинди ярамаган эш эшләмибез, без бары тик бер җан булып берләшеп спектакль генә карыйбыз. Бары тик.
Икенчедән, безнең бит Музыкаль театрыбыз юк. Әйе, Муса Җәлил исемен йөрткән Татар Дәүләт академия опера һәм балет театры бар. Аның репертуарында берничә татар әсәре дә бар. Әмма алар, тырышып пиарлаганга карап кына, татар тамашачысы яраткан әсәргә әверелә алмады. Моның сәбәбе аның шушы җирлектә тәрбияләнмәгән, моң ана сөте белән кермәгән, спектакль кую өчен чакырып китерелгән режиссерлар куюында түгелме икән?
Кыскасы, Музыкаль театры булмаган татар бинасыз гына үз Музыкаль театрына омтыла. Заманында «Сәйяр» труппасы кагылып-сугылып йөреп үз драма театрын булдырган кебек, безнең яшьләребез сәхнәсез, йортсыз-җирсез үз музыкаль спектакльләрен куялар. Татарның театры бары тик шундый юл белән генә туа аладыр. Язмышы шул...