Әтнә театрыннан лайфхак: спектакльне яңартасың килсә, Гөлүсә Батталовадан шигырь яздыр!
Әтнә театрында премьера – Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» пьесасын театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән. Премьераның беренче тамашачылары арасында язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева, улы Искәндәр Гыйләҗев һәм килене Тәскирә Гыйләҗевалар белән бергә безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Спектакльдән соң сәхнәгә Нәкыя Гыйләҗева күтәрелде: «Мин Аяз Гыйләҗевның хатыны булам. Әйтер сүзем шул – агачның тамыры нык булса, кәүсәсе горурланып үсә. Бу театр җитәкчеләре – талант ияләре – Ленур Зәйнуллин белән Рамил Фазлыев кулга-кул тотышып эшли. Театр җитәкчеләре шулай эшләгәндә, эшләр уңышлы бара. Рамил Фазлыевның беренче эше – Аяз Гыйләҗевның «Яра» әсәре иде. Ул аның диплом эше иде. Шәп куелган иде. Әмма спектакль Камал театрында озак бара алмады. Төп рольдә уйнаган Наил Әюпов вафат булды. 18 мәртәбә генә күрсәтелде. 18 мәртәбәсен дә карарга бардым. Рамил Аяз Гыйләҗевның тирән фикерле әсәрләренә алына. Ул аның «Югалган көн» әсәрен дә куйды. Бүгенге әсәре дә шундый. Театрның алга таба да уңышлы эшләвен телим».
Сәхнәгә театр директоры Ленур Зәйнуллин чыкты: «Шушы көннәрдә театрыбызның легендар шәхесе Гомәр Мәрдановның тууына 92 ел булды. Шул уңайдан бер спектакль сәхнәләштерәбез, дип вәгъдә иткән идек. Бу әсәрне сайлавыбыз юкка түгел: 1978 елда Гомәр абый Мәрданов аны Әтнә сәхнәсендә куя. Бу спектакль аның истәлеге булсын иде», – диде ул.
Пьеса турында
«Кар астында кайнар чишмә» – бер яктан карасаң, 4 кенә артист катнашкан гади генә сюжетлы пьеса. Егет белән кыз өйләнешергә карар итәләр, ләкин алар бу карарны әти-әниләре белән исәпләшмичә эшлиләр, аларга соңгы мизгелдә генә әйтергә җыеналар. Егет әтисе белән үскән, кыз – әнисе белән. Әлеге әсәрнең эчтәлеген белмәсәгез дә, финалын фаразларга мөмкин.
Нәкыя апа пьесаның тарихын болай аңлатты: «Кар астында кайнар чишмә» пьесасы Гали Кәримовичның соравы буенча язылды. Шундыйрак-шундыйрак, дип әйтеп яздыртты – Әлмәт театрының баш режиссеры Гали Хөсәенов шундый иде ул. Әлмәттән килеп, Аяз белән сәгатьләр буена сөйләшеп утыра иде. Гали Кәримович әйткән сүзләрдән килеп чыккан пьеса ул. Аннары ул аны куйды. Бик озак барды ул. 5 еллап, ике составта, авылларда, төрле төбәкләрдә уйнап йөрделәр. Аннары Әлмәттә яңадан куелды. Татарстанда халык театрлары да күп куйды инде аны. Казанда куелганы булмады. Казанда Аязны яратмыйлар. Аның белән эш итәргә яратмадылар».
Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнгән әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова халык язучысы көндәлекләреннән бер язманы искә төшерә: «Бер көндәлегендә ул театрлар өчен күп язуын әйткән. Әмма күбесе аның көн кадагында булып, киләчәктә кызыклы булмавын искәрткән. Театр язучыны «ашаткан», – ди ул.
Аяз Гыйләҗев берничә пьесасын «киләчәккә бара» дип билгеләгән. Алар арасында «Өч аршын җир», «Югалган көн» кебек әсәрләр белән бергә, шушы «Кар астында кайнар чишмә» дә бар. Ягъни, язучы бу әсәрнең «теге моны ярата, бу тегене ярата, болары өйләнешә, тегеләре аерылыша» кебек баналь «өчпочмак» һәм башка «почмакларга» кайтып калмыйча, буыннар арасында мөнәсәбәтне күтәргән җитди әсәр булуын күрсәткән һәм алга таба да театрлар әлеге әсәрне шушы проблеманы калку итеп чыгарып куячакларын фаразлаган.
Спектакль турында
Әтнә театры Грозныйда фестивальдә һәм Кыргызстанда гастрольләрдә булып, тамашачы җыю буенча дәүләт планы өзелү куркынычы астында калган булса кирәк – бу әсәргә театрда тиз арада халыкчан спектакль ихтыяҗы туганда алынган.
Режиссер – Рамил Фазлыев. Рәссам – Сергей Скоморохов. Композитор – Марат Әхмәтшин. Ут куючы рәссам – Илшат Сәяхов.
Әсәрдә, әйткәнемчә, 4 артист уйный. Артистлар җитди кастинглар аша сайланмаган. Театр актив гастрольләргә йөртә торган «Хыял йорты» спектаклендә катнашмаган артистлар алынган. Яшьләр – Әбүзәр һәм Тәзкирә парын Зиннур Һадиев һәм Гөлия Гыйләҗева башкара, өлкәннәр – Әнисә һәм Кәримҗан парын Рәзилә Шәрифуллина белән Марат Хәбибуллин уйный. Әле алдагы спектакльдә генә – Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Ак пароход» спектаклендә 7 яшьлек малайны уйнаган Рәзилә Шәрифуллинага – театрның йолдызына – бу юлы, Аяз абый Гыйләҗев метафоралары белән әйтсәк, «яшьлеге кар астында калган» ханым образы бирелгән. Кызын ялгызы үстергән ханым баласы белән аңлаша алмаудан тилмерә. Тилмерә, ләкин ул аны аңларга тырышмый, каршылыкның чишелешен табарга омтылмый: ул хаклы һәм шуның белән шул!
Спектакльне карагач, «дөньядагы бөтен әшәкелек хатын-кызда инде» дип, кайтып китергә мөмкин. Әнисенең урам себерүче булуыннан оялган кыз, Әбүзәр юлына очрап, аны боза язып кала. Ярый әле, арага ата кереп, малаен йолып ала.
Тәзкирә дә баласының күңелен аңламыйча яши. Кызың синнән ояла икән, һәм син аңа барлык эшнең дә хөрмәткә лаек икәнлеген аңлата алмагансың икән, димәк, кызыңны аңларга тырышырга кирәк түгелмени? Сиңа себеркең кызыңа караганда кадерлерәкмени? Бәлки, бу – минем уйлар гынадыр. Әмма, миңа калса, Рәзилә Шәрифуллина шундый мәнсез ананы уйнады, аның мәнсезлегенә басым ясап уйнады. Андый булмагыз, дип уйнады.
Тәзкирәне уйнаган Гөлия Гыйләҗеваны дебюты белән котлыйм. Фамилиядәше дә икән әле яшь актриса язучының –Гыйләҗева. Әтнә театрының шәп «гаиләсенә» эләкте актриса – Аяз абый әсәреннән башлавың уңышлы булсын!
Спектакль турында сүзне дәвам итеп, аналы-кызлы ике хатын-кыз яшәгән гаилә әнә шундыйрак булса, Кәримҗан ага белән (театрның беренче атказанган артисты Марат Хәбибуллин башкара) аның улы Әбүзәр (Зиннур Һадиев) – бер-берсен аңлап яши торган ата белән ул. Кәримҗан аганың эше дә әйбәт, улы да тәрбияле. Үзе дә акыллы – драматург аның өчен генә акыллы сүзләр белән бизәлгән матур текстлар язган булган. Марат Хәбибуллин аларны сәхнә теле кысаларына ватмыйча-җимермичә генә кертергә тырышкан. Почти теләгенә ирешкән.
Кыскасы, Аяз Гыйләҗев халыкка ни кирәген белеп-аңлап, һәрчак театрны да, авторны да «ашата» алачак мелодрама язган.
Гөлүсә турында
Әтнә театры спектакльләрне заманчалаштыру/җиңелләштерү/халыкчанлаштыруның бер серен тапты һәм бик актив куллана башлады – нинди генә спектакль куйса да, шагыйрә Гөлүсә Батталовадан җыр өчен текстлар яздыра. Шушы театрда эшләүче Гөлүсә Батталова хит булырдай сүзләрне режиссер белән композитор теләгән кадәр яза. «Хыял йорты» да Гөлүсә шигыренә язылган җырлар белән бизәлгән. Әтнәнең барлык балаларын диярлек сәхнәгә чыгарган «Бәхет кошы» спектаклендә дә Гөлүсә шигырьләре җыр булып яңгырый. «Җомга базары» – анысы инде тулысы белән Гөлүсә Батталова әсәре. «Кайда хаклык, кайда дөреслек» балалар спектаклен дә Гөлүсә шигырьләштергән.
Сүз уңаеннан, Әтнә театры Гөлүсә шигырьләре белән концертлар да ясый. Халыкка шигъри сүз кирәклеген белеп эш иткән театрларның берсе – Әтнә театры! Штатында чын профессиональ шагыйрь тоткан бердәнбер театр да – Әтнә театры.
Кыскасы, сәхнәдән матур әдәби тел ишетәсең килсә – Әтнә театрының «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен кара! Сәхнәдән матур җыр ишетәсең килсә – Әтнә театрының «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен кара! Күңелең борчулы булып җаның бер җылылык эзли икән – «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен кара!