Гөлүсә Батталова: «Яшьлегебез туксанынчы елларга туры килсә, мәйданнарда йөрер идек»
Гөлүсә Батталова белән Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе.
Гөлүсә Батталова – шагыйрь. Шагыйрьлекне гендерлык принциплары белән бүленә торган сүз дип санамаганга, үзен «шагыйрь» дип атавыбызны сорый, әмма «шагыйрә» дип әйткән кешегә дә үпкә белдерми.
Гөлүсә белеме буенча инглиз теле белгече. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрының директор урынбасары. Әтнәдә яши. Өч бала анасы. Мөгаен, ирләр дә югалып калганда бүгенге көннең үз сүзен әйтә алырдай иң көчле шагыйредер.
Гөлүсә белән Әтнә һәм аның театры, татар әдәбияты, туксанынчы еллар, ватан һәм ирек төшенчәләре, Тукай, замандаш шагыйрьләр рейтингы турында сөйләштек. Гөлүсә туксанынчы елларда яшәсә нишләр иде һәм ни өчен бер интервьюда унике мәртәбә Рүзәл исемен кулланган – рәхим итеп укыгыз.
Гөлүсә, син туксанынчы еллар баласы бит инде, туксанынчы еллар – татарларның мәйданнарга чыккан чоры. Ул вакытта өлкәнрәк булсаң, мәйданнарга чыккан булыр идеңме икән?
Чыккан булыр идем. Мин ул елларда башлангычта гына укый идем. Әмма кешеләрдә ул хис барлыгын яхшы беләм, күтәренкелек, рух бар иде. Шул елларда «Идел» журналы чыга башлады. Мин ул «Идел»не әле дә искә төшерәм. Ул хөррият символы шикелле иде. Иманым камил - мин чыккан булыр идем.
Синең өчен нәрсә ул ирек?
Ирек - ул рух хөрлегеңнең дөнья кысаларына бәрелмичә яшәве, җәмгыять һәм заман китереп куйган кысаларга бәрелмәве. Соңгы арада еш уйланам: ирек – ул фикереңнең һәм карашларыңның ниндидер чикләргә буйсынмавы гына түгел. Мәгълүматка ия булу иреге дә бар әле, син теләгән мәгълүматны алу иреге. Менә шундый әйберләр минем өчен ирек инде ул, ниндидер җисми гәүдәнең ирекле булуы гына түгел. Беренче чиратта, рухның ирекле булуы.
Син иреклеме? Күпмедер дәрәҗәдә...
Нәрсә дип әйтим... Чагыштырмача ирекле...
Ватан төшенчәсен ничек аңлыйсың?
Менә ул турыда бик күптәннән уйланам. Минем өчен Ватан - ул татар иле. Татарстан түгел, татар иле: көнчыгышта татар бугазыннан алып көнбатышта Дунайга кадәр, бәлкем, аннан да ераграктыр. Ә инде кайбер фикерләргә, ниндидер гипотезаларга ышансаң, майя кабиләләренең дә ниндидер төрки тамырлары барлыгын әйтәләр. Алайга китсәң, минем Ватаным - бөтен Җир шары. Җавабым шул: татар иле - ул минем Ватаным.
Кече Ватан дигән төшенчә сиңа аңлаешлымы?
Аңлаешлы. Мин бүген Әтнәдә - Казан артында яшим. Әтнә - кече ватаным.
Әтнә - бик үзенчәлекле як, үзе бер дөнья. Син анда үзеңне рәхәт һәм ирекле хис итәсеңме?
Мин Әтнә кысаларында ябылып, ниндидер изоляциядә яшәмим. Барыбыз да бер дөньяда, бер үк вакыйгалар эчендә яшибез. Ә менә рәхәт хис итәсеңме дигәндә, миңа Әтнәдә бик рәхәт. Комфорт дип әйтәләр бит инде. Әтнә бит инде ул шундый район: анда бөтен кеше бер-берсен белә, шулар күз алдында үскәнсең, уч төбендәге кебек якташларың күз алдында яшисең. Бу минем кечкенәдән ияләшкән мохитем.
Нәрсәгәдер ирешү өчен бу комфорт тирәлектән чыгу да кирәктер, бәлкем. Әмма яши-яши шундый фәлсәфәгә кереп китәсең - тиеш һәм кирәк дигән төшенчәләр белән яшәү бик үк дөрес түгел дигән фикергә килә башлыйм. Бер генә яшисең: җаныңа кайда рәхәт – шунда яшәргә, шундый кешеләр белән аралашырга кирәк. Мин шулай уйлыйм.
Бу уйлап эшләнгән сайлаумы?
Уйлап сайланган дип әйтер идем. Чөнки укып бетергәч, мине Татарстан радиосына диктор итеп, инглиз теле белгече буларак, Авиатөзелеш заводына техник тәрҗемәче итеп чакырдылар. Институтта укытырга калу мөмкинлеге дә бар иде. Тарих институтында инглиз һәм педагогика фәннәре буенча аспирантура бар иде – анда да чакырдылар. Минем хәтта Казан пропискасы да, студент кына булсам да, Казанда үз почмагым бар иде. Барысын да кырыйга этәреп куйдым да, Әтнәгә кайтып киттем.
Хәзер уйланам да, кан буенча ниндидер генетик хәтер бар, ахрысы. Безнең бабайны заманында Сахалинга эшкә чакырганнар. Вербовка белән авылдан китүчеләр күп булган. Бабай инде китәргә җыенып беткәч, соңгы мизгелдә туган нигезне ташламыйм дип, авылда калган. Әти Германиядә хезмәт иткән. Яхшы хезмәт иткәндер инде, командирларының калдырасы килгән. «Анда йөргән кызым бар», – дигәч, «Бар, кайтып өйлән дә, кире кил», - дигәннәр. Әти бер кайткач китмәгән. Минем дә туган җиргә - Әтнәгә берегеп, анда яшәүдән тәм табып ятуым, кан буенча киләдер.
Хатын-кыз ире артыннан йөри, аның язмышы шундый дибез бит инде. Ә бит уйлап карасаң, тәкъдир дисәк тә, язмыш алдан язылып куелган дисәләр дә, күп әйберне үзебез сайлап алабыз. Әтнәне җаным белән сайлаганмын икән, миңа Аллаһы Тәгалә Әтнәне ярата торган ир-атны да насыйп иткәндер.
Кече ватан төшенчәсе ир кешегә генә хас түгелмени? Миңа шулай тоела иде.
Алай димәс идем. Хатын-кыз - ана кеше. Мин хатын-кызда ватан төшенчәсе ир-аттан да нечкәрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Ватанга һәм телгә мәхәббәтне баласына хатын-кыз күкрәк сөте белән үк бирергә тиеш. Бала белән ана арасындагы элемтә беркайчан да өзелми. Психосоматика дигән фән бар бит инде – болар анда да дәлилләнгән. Хатын-кызның куркулары, агрессиясе баланың тормышында һәм сәламәтлегендә чагылыш тапмый калмый. Игътибар иткәнем бар: нәрсәгәдер борчыласың икән, эчке дөньяңда ниндидер агрессив хис-кичерешләр була икән - балаң чирләп китә. Бу элемтәне беркайчан да онытмаска кирәк.
Балаларыңа нинди төшенчәләрне кертеп калдырырга тырышасың?
Булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтәсем килә. «Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит!» дигән мәкаль бар. Без бит кием мәсьәләсендә дә, ашау мәсәләсендә дә әйбер күп булган заманда яшибез. Без үскән туксанынчы елларда юклык иде. Хәзер юк дигән әйбер юк. Шуңа күрә балалар ризык аерып утыра башласа: «Улым, бу әйбер кемдәдер юк. Кешенең ашарына юк, эчәренә юк, киеме юк, өе юк», – дим.
Теләсә нәрсә өчен борчылмаска өйрәтәм. Баш ярылып күз чыкмаганмы? Чыкмаган. Иң мөһиме - сәламәтлек, исәнлек кирәк. Ирем белән икебез дә балаларга Аллаһы Тәгаләнең һәрвакыт ярдәм итүен, яратканлыгын бик сеңдерергә тырышабыз. Ләкин үзең тырышмасаң, Аллаһы Тәгалә «алма пеш, авызыма төш», дип китереп бирмәячәк.
Булганына шөкер итү ул үсешне туктатмыймы?
Белмим, мин гомер буе шул принцип белән яшим. Бар бит әле бер риваять, притча диләрме әле: берәү шөкер итә икән, син әле яхшыракны белмисең дип Аллаһы Тәгалә яхшыракны бирә. Кемдер зарланып утыра икән, син әле начарны белмисең, дип тагын да начарны бирә. Булганга шөкер итү - күңел гармониясенә китерә дип саныйм. Шөкер итмәсәң, һаман алга дип, үзеңне агрессив халәттә тотасың. Анысына караганда, гармониядә яшәү әйбәтрәктер дип саныйм.
Агрессия белән депрессиядән ничек чыгасың? Әллә синең андый халәт булмыймы?
Бик тирән депрессияләр, агрессив халәтләр миндә, Аллага шөкер, булмый. Бу холкыма бәйледер: тиз кабынып китәм дә, бик тиз кире кайтып төшәм. Кешегә үпкәләсәм дә, 5-10 минуттан онытырга мөмкинмен. Гомумән, үземне ачу саклый белмим дип саныйм. Агрессия – кешене җимерә торган әйбер. Үзеңне ул халәткә җиткезмәскә, тормышка фәлсәфи карарга кирәк. Бөтен әйбер дә Аллаһы Тәгаләдән - сынаулар да, уңышлар да. Уңышка ирешсәң, мин генә лаек, үзем генә булдырдым диясе түгел, бәлкем, ул уңыш белән Аллаһы Тәгалә сыныйдыр. Син тәкәбберләнеп үзеңне югары куймыйсыңмы, уңыштан башларың әйләнеп китмәдеме? Әллә, киресенчә, миңа уңыш насыйп булды, киләчәктә тагын да яхшырак булырга кирәк дигән уй туамы? Шундый фәлсәфи караш депрессия һәм агрессиядән саклап кала.
Кешеләргә үпкәләп, рәнҗеп йөрмисеңме?
Юк, Аллага шөкер!
Рәнҗетсәләр? Яки үзең ялгыш рәнҗетсәң...
Аллага шөкер, әлегә кадәр гафу итмәслек дәрәҗәдә рәнҗеткән кешеләр булмады. Аллаһы Тәгалә саклыйдыр. Кешене үпкәләткәнемне аңласам, вакытында гафу үтенергә тырышам. Кемдер мине үпкәләткән икән, нигә шулай килеп чыкты дип анализлыйм. Иремнең бик акыллы сүзе бар: «Һәр кеше үзенчә хаклы», – ди ул. Каршы як та үзенчә хаклы бит. Бәлкем, аның дәлилләре синекенә караганда көчлерәктер.
Тормышта гына түгел, иҗади бәхәсләр гел булып тора. Кемдер тәнкыйтьләп ташларга мөмкин. Тәнкыйтьне тыңлау рәхәт түгел. Чөнки ул син инанган принципларга каршы килә. Ләкин бу сүзләрне миңа нәрсәгә әйтте дип, баррикаданың теге ягына чыгып карасаң, барысы да аңлашылырга мөмкин. Ә инде кичерә алмаслык рәнҗешләрдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын.
Сиңа ир-ат белән аралашу җиңелерәкме, хатын-кызлар беләнме?
Алай аерганым юк. Хатын-кызлар белән дә, ир кешеләр белән дә бердәй аралашам. Әмма вакчыл булмаган, сүзендә тора торган, сүзе белән гамәле аерылмаган чын ир-атлар белән аралашырга да, эшләргә дә, ниндидер максатларга ирешергә дә җиңелрәк. Андыйлар күп түгел, әмма әйләнә-тирәмдә андый ир-атлар бар. Ирем дә шундый. Мин моны физика белән лириканың гармониясе дип саныйм. Ул югары белемле физик, бүгенге халәтемнең психологик гармониядә булуында аның да йогынтысы бардыр.
«Күзеңә карап торган балаларың хакына кайвакыт рәнҗетелгән иман белән дә яшәргә мәҗбүр буласың»
Син татар әдәбияты үсешеннән канәгатьме?
Бөтенесеннән дә канәгатьмен дисәм, дөрес булмас. Бездә әдәбиятны пропагандалау начар эшли, ул замана ритмыннан арттарак калган. Хәзерге заман чит ил авторларын, русча язган авторларны карасак, алар дистәләгән телгә тәрҗемә ителә, әсәрләре буенча фильмнар төшерелә, китаплары күргәзмәләрдә катнаша. Автор үзе бит китап пропагандасы белән әллә ни шөгыльләнми дә, реклама, әсәрне җиткерү белән китап агентлыклары, әдәби агентлар шөгыльләнә.
Ә инде нәкъ шул ук югарылыктагы татарча язылган әсәр күп дигәндә китап булып басылып чыга. Ул әле укучысына барып җитмәскә дә мөмкин. Шуннан татар әдәбиятында укырлык әсәр калмады дип сүз чыга. Мин үзем өчен генә әйтмим, гомумән, әдәбиятыбыз өчен эчтә әз генә ризасызлык бар.
Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш дип сорау бирсәгез, мин аны төгәл генә әйтә алмыйм. Дәүләт дисәң, нишләп дәүләт эшләргә тиеш аны? Ниндидер шәхси затлар үз кулына алса, ул беренче мәлдә бер дә төшемле бизнес булмаячак. Мин әлегә моның чишелешен бик үк табып бетерә алмыйм. Монда чын маркетинг кирәк. Киләчәктә, бәлкем, өйрәнербез.
Бүгенге көндә әдәбият белән профессиональ шөгыльләнеп ачка үлмәслек тә яшәп булмый, дөресен әйткәндә. Шигырь язып, китап чыгарып яки журналда басылып гонорар алу дисәң, ул көлке акчалар. Үз хисабыма китап чыгарып, аны сатып, акча эшләү мәсәләсен уйлаганым, аңа батырчылык иткәнем юк. Үз хисабына чыгарып китап саткан кешеләр белән сөйләшкәнем бар, авыр диләр.
Ярый әле әдәби конкурслар килеп чыкты. ТАССР ның 100 еллыгына грантлар бирделәр – бу бик зур ярдәм. Оештырган кешеләргә рәхмәт кенә.
Театрда эшләвең әдәбиятта зур перспективалар күрмәүдәнме?
Сез Әтнә өчен театрның ни дәрәҗәдә кадерле, газиз булганын күрәсез инде. Ул безгә изге урын. Шуңа минем театрда эшләвем гаҗәп түгел. Әмма әдәбиятта күтәрелеп булмый, театрда була дигән принциплар белән килмәдем. Мин бит инде театрда 2013 елдан бирле эшлим - социаль челтәрләр күтәрелеп килгән генә вакыт иде. Шул юнәлеш белән кереп киттем дә... тамыр җәйдем дисәң дөрес түгел инде, әкренләп башка вазыйфалар да йөкләнде.
Театрда эшләвем әдәбияттан качу түгел. Театр барыбер әдәбият белән бәйләнешле - әдәби әсәрләр куела, шул ук иҗади атмосфера. Бик яратам Әтнә театрын, коллективыбыз да бик әйбәт. Үзеңне аңлаган, кадерләгән урында эшләү зур бәхет дип саныйм инде мин.
Шигырьләреңне социаль челтәрләргә куясың, журналларда басыла. Аларга кайтавазлар күп киләме? Шалтыратып фикер әйтәләрме?
Әйтәләр. Социаль челтәрләрдә чыкса, реакция тиз инде. Чөнки журнал кайчан басыла да, кайчан укучыга барып җитә. «Казан утлары»нда ничә тапкыр басылганмындыр - фикер ишетелми калганы юк. Ул гел мактау гына да түгел, сине тәнкыйтьләргә дә, рәхмәт әйтергә дә, орышып та ташларга мөмкиннәр. Хәзерге заман күзлегеннән караганда, кешене битараф калдырмый икән, яхшы инде.
Бу яхшы нияттән орышумы, әллә чынлап ачуланумы?
Төрлесе була. «По блату брак шигырләр бастырып ятасың», - дип сүккән кешеләр дә булды.
Нинди блат? Син кемнеңдер кемемени?
Белмим ич. «Казан утлары» журналы булсын, «Мәйдан» булсын, «Сөембикә»ме - аларның хезмәткәрләре белән таныш һәм әйбәт мөнәсәбәттәмен. Ул журналларда бик компетентлы кешеләр утыра дип саныйм, әдәби басмаларда урамнан кергән кеше утырмый һәрхәлдә. Кемнең нинди шигырен бастыру подвалда гына хәл ителә торган әйбер түгел.
Сүгүчеләр белән килешәсеңме соң кайчагында?
Мин эчтән килешмим инде алар белән. Шигырь бит ул балаң кебек. Баласы турында начар сүз әйтсәләр, берәүгә дә ошамый. Шигырь минем өчен илаһи бер әйбер. Мин һәрвакыт әйтәм: шигырьләремнең һәр юлы өчен үлгәнче көрәшә алам, дим.
Ә кеше сине хурларга, түбәнсетергә шалтыраткан икән, аңа андый мөмкинлекне бирергә кирәк. Эчендә нидер кайный икән, әйтеп бетерсен ул аны - көтәргә кирәк. Аның әйткәненнән шигырьнең бер куплеты да өзелеп төшми, журналның бер бите ертылып, мичкә дә ягылмый. Аннан әллә нәрсә зыян юк. Андый кешеләргә вакыт табып минем шигырьләремне укыган өчен рәхмәт әйтәм.
Иҗат кешеләре турында сүз бара бит инде, әйеме?
Әйе, иҗат кешеләре. Укыган, иренмичә шалтыраткан бит ул! Югыйсә, хәзер туганыңның хәлен белергә дә иренәсең, вакытың булмый. Ә ул кеше миңа үз гомеренең 10-15 минутын багышлаган икән – рәхмәт. Мин аңа үпкәләмим.
Аннан соң иҗат бит ул шундый әйбер... Мин һәрвакыт шигырь номинациясен жюри ничек бәяли икән дип уйлыйм. Бу шигырь әйбәт язылган, монысы начар язылган, бу шигырь ошый-ошамый дип әйтү, миңа калса, урынсыз да шикелле. Чөнки һәр кешенең, әгәр дә ул шигырь яратучы кеше икән, күңелендә кайтаваз кайтара ала торган шигырьләр була. Бик әйбәт шигырь дә кемгәдер барып җитмәскә, йөрәген кузгатмаска мөмкин. Шул ук вакытта хәзер бит социаль челтәрләргә професиональ язучылар гына түгел, ә шигырь язарга яраткан хисчән кешеләр дә үз иҗатын куя. Ул гади генә шигырьләр булырга мөмкин. Аңа: «Шигырең шундый ошады, укыгач утырып еладым», – дип комментарийлар язалар. Ул шигырь кемнеңдер күңеленә барып җиткән икән, бу шигырь начар шигырь дип әйтергә хакыбыз бармы? Юк!
Шигырь өчен үлгәнче көрәшергә риза дидең, син тагын нәрсә өчен көрәшергә әзер?
Әгәр дә инде иманына (иман дин дигән сүз генә түгел), инанган хакыйкатенә кул сузалар икән, кеше көрәшергә тиеш дип саныйм. Фикереңә каршы әйткән кеше белән сүз көрәштерү турында сүз бармый. Төрле кешедә төрле фикер, дөньяга төрле караш булырга мөмкин.
Мин, мәсәлән, бик газиз кешеләремне нахакка рәнҗетсәләр, көрәшә алыр идем. Андый вакытта битараф калу җинаятькә тиң.
Сүз үлгәнче көрәшү турында бара. Син шулай дидең.
Мин хәзер өч бала әнисе. Мин бүген мәйданга чыгып шырпы кабызып ниндидер протест белдереп яндырам икән, ярар, мин кемгәдер нәрсәнедер расларга тырышырмын. Мин аны раслаганнан гына өч баламның тормышы яхшы якка үзгәрәме, начар яккамы... Әле бит ана инстинкты дигән әйбер бар - минем иманга кагыла башласалар, үлгәнче көрәшәсе килгәндә менә шул инстинкт тотып кала. Мин дөньяда нәрсә дә булса үзгәртә аламмы?
Минем шул уйлануларым тасвирланган «Шырпы» дигән шигырем бар. Эчтәлеге мондый. Мәйдан. Бер шырпы җитә - мин дөрләп яначакмын. Ә иртәгә нәрсә булачак? Дөнья шау итәчәк. Бу башсыз нәрсә эшләгән диеп кемнәрдер сөенәчәк һәм... башка бернәрсә үзгәрмәячәк... дөнья ничек барган, шулай барачак. Мин ул шигыремдә әйтәм инде: үз-үзеңне яндырганчы, син, киресенчә, үлмә, яшә! Яшә һәм син үзеңне яндырасың килгән мәйданда балаларың беренче адымын ясасын! Син үзеңнән дәвам калдыр!
Бүгенге көндә дә бик рәхәт түгел. Син инанган әйбергә кагылалар, әле ничек кенә кагылалар! Син үлгәнче көрәшергә мөмкинсең. Әмма синең күзеңә карап торган балаларың, әти-әниең иминлеге өчен кайвакыт рәнҗетелгән иман белән дә яшәргә мәҗбүр буласың. Үлгәнче көрәшүдән ваз кичәсең дип әйтү дөрес булмас, тукталып каласың.
Әмма болары шигырьгә кагылмый. Әтнә театрында минем «Җомга базары» спектаклен режиссерыбыз Равил Фазлыев куйды. Текст шагыйрьләрчә матур итеп чәчәкләп-чуклап язылган. «Тормышта болай итеп сөйләшмиләр, Гөлүсә», – ди режиссер. Мин әйтәм: «Рамил абый, син текстны күпме киссәң кис, күпме тунасаң туна - мин сиңа бер сүз әйтмим. Ләкин минем бер шигыремә кагылсаң, кара аны, мин синең белән кара-каршы сугышачакмын», – дидем. Һәм ул, рәхмәт, шигыремнең бер юлына да кагылмады. Әле киресенчә, куела-куела тагын өстәлде. Шигырь өчен ахыргача торам.
Иҗади киләчәгеңне ничегрәк итеп күрәсең?
Мин инде шигърияттән китмәм дип уйлыйм. Шигърият - ул күңел халәте. Кайвакыт шулай була - язмыйм дип уйлыйсың, синнән сорап тормый ул, языла. Әлегә прозага күчәм дип әйтерлек, игътибарны җәлеп итәрлек прозаны язганым юк.
Әдәбият теориясе буенча син аның ничек булырга тиешлеген беләсең бит инде, әйеме?
Беләм. Рүзәл әйтә бит инде: «Мин шигърияттә бөтен нәрсәне аңлап бетердем, шуңа күрә шигърият серлелеген югалтты», – дип. Мин әле аңлап бетермәдем.
Прозада үз стилеңне тапсаң, үз манераң булса, укучыны сискәндереп кую дәрәҗәсендә яза алсаң, күчәргә буладыр дим мин. Мәсәлән, Рүзәлдә ул бар.
«Дәвамчы, фәлән-төгән дигән сүзләр белән килешмим, ул иҗат кешесен кимсетә дә кебек»
Син үзеңне кайсыдыр шагыйрьнең дәвамчысы итеп күрәсеңме?
Мин үземне беркемнең дә дәвамчысы дип санамыйм. Дәвамчысы түгел дип әйтү дә дөрес түгел инде, без азмы-күпме татар әдәбиятының дәвамчылары, аны каядыр алып барабыз бит инде. Әлбәттә, рухи остазым дип Марсель Галиевны саныйм. Әмма аның шигърияте белән минем шигърияттә уртаклык бармы - әйтә алмыйм. Марсель абый шигърияте белән генә түгел, прозасы белән дә әдәбиятка тәэсир ясаган зур шәхес ул.
Кайвакыт Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗаннарның дәвамчысы дип әйтәләр. Мин ул сүз белән дә килешмим. Саҗидә апа бөтенләй башка, Лена апа бөтенләй башка. Хәтта икесен бергә чагыштырып карасаң да дөрес түгел. Аларның һәрбересенең татар шигъриятендә үз урыны бар.
Мин, гомумән, дәвамчы, фәлән-төгән дигән сүзләр белән бөтенләй дә килешмим. Ул азрак иҗат кешесен кимсетә дә кебек. Студент вакытта Рүзәлгә: «Синең шигырьләреннән Такташ авазлары килә», дип әйткәннәр иде. Аның, ялгышмасам, «Мин Такташ түгел», дигән җавабы да бар бугай әле. Ул үзенчә хаклы. Ул - Рүзәл Мөхәммәтшин. Һәр кеше үзе булып каларга тиеш. Мине бу Гөлүсә Батталова дип танысалар, миңа бик рәхәт булыр иде. Ә бу теге апага охшатып язучы дип әйтсәләр, шигырь язып торудан ни мәгънә?!
Ренат Харис иҗатына мөнәсәбәтең? Аның сине бик хөрмәт итүен белгәнгә сорыйм.
Ренат абый беренче китабымның кереш сүз авторы. Язучылар Берлегендә шигырьләремне тикшергәндә: «Ирләрчә шигырьләр язган нинди шагыйрә икән бу!» - дип килгән кеше ул. Аңа хөрмәтем чиксез. Әмма мин Ренат Харис иҗатын тирән дәрәҗәдә беләмдер, анализларга хакым бардыр дип санамыйм.
Шул ук вакытта аның поэма жанрында, опера жанрындагы эшләре кызыксыну уята. Чөнки болар минем өчен әле ят жанрлар. Үземне яңа жанрларда сынап карыйсым килә. Күптән түгел үткәрелгән әдәби бәйгегә дә моңа кадәр иҗат итеп карамаган жанрларда язылган әсәрләремне җибәргән идем.
Ябык әдәби конкурс турында сүз бара дип аңладым. Ул әсәрләрең бәяләнмәгәч кыен булдымы?
Юк, әллә нәрсә кыен булмады. Ркаил абыйның (Ркаил Зәйдулла – Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре – авт) сүзләре белән ихластан килешәм, «Конкурсларда катнашу мотивацияли», дигән иде ул. Кеше күптән язарга хыялланып та яза алмаган әйберләрен конкурс сәбәбе белән яза. Ул анда җиңәме-җиңмиме, әсәр авторда кала. Әсәр - авторның байлыгы. Мин, мәсәлән, «Айсыз авыл» дигән поэманы яздым, конкурста җиңмәде. Ул поэма минем белән калды. Аны язарга күптән хыяллана идем. Әйбәт поэмамы, начармы – шушы бәйге сәбәбе белән ул язылды.
Бәйгедә җиңгән авторларның үзләреннән сорап, күп әсәрләрне укып чыктым. Яхшы әсәрләрне укып ләззәтләндем. Мин яхшы әсәр күрсәм, үзем язганнан да күбрәк сөенәм, аралашкан кешем булса да, аралашмаган кешем булса да, шалтыратып рәхмәт әйтәм. Иҗат кешесе шундый бит: бер җылы сүздән дә рәхәт булып китәргә мөмкин. Бик сөенәм әдәби бәйгенең булганына.
Ул әсәрләрнең бөтенесенә рецензияләр дә язылды. Синең әсәләргә дә язылгандыр. Минем турыда нинди фикер әйттеләр, ни өчен мин җиңмәдем икән, дигән кызыксыну бармы?
Поэма буенча жюриның фикерен тыңлар идем. Бу киләсе поэмамны язаганда нәрсәне истә тотарга икәнен белү өчен кирәк.
Жюрида шигырьләр укыган Разил Вәлиевтән фикерен сорамадыңмы?
Юк, шул, оялдым. Ул 600ләп әсәр укырга туры килде дип әйтә бит. Алар арасында минем поэманы хәтерләсә, мин бик теләп фикерен ишетер идем. Әле Марсель абый Галиевка да укытып карыйсым килә. Аның кебек кешеләрнең фикерен ишетеп, бәлкем, тагын талпынып карар идем. Конкурска дип түгел, гомумән.
Тагын нинди бәйгеләрдә катнашканың булды?
Әле «Татар сүзе» бәйгесенең нәтиҗәләрен көтәм – анда үземнең һәм туганым кызының шигырьләрен яздырып җибәргән идем. Узган ел кызык кына булды: нигезләмәдә язылмаса да, автор үз шигырьләрен генә пропагандалый, татар әдәбиятын пропагандаламый дип, шагыйрьләрне автоматик рәвештә төшереп калдырдылар. Бик аптырадым инде. Мин үз шигыремне сөйлим икән, барыбер татар әдәбияты бит инде ул. Быел конкурска автор-башкаручы номинациясен керттеләр. Автор-башкаручы буларак үз сүземне әйтә алырмын дип ышанам.
«Яшьлегебез туксанынчы елларга туры килсә, Фәнил Гыйләҗев белән бергә мәйданнарда йөргән булыр идек»
Синең шәхси рейтингта иң яраткан шагыйрьләрең кемнәр?
Шигърияте белән мине яшәргә һәм иҗат итәргә рухландыра торган шагыйрьләрнең берсе - Рүзәл Мөхәммәтшин. Була бит шундый пассив вакытлар, Рүзәлне укыйм икән, язасым килә башлый.
Рүзәл дә Рүзәл дисең, бервакыт социаль челтәрләрдә Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗаты нык тәнкыйтьләнде. Ул вакытта аны яклап сикереп чыгасың килдеме? Әллә читтән генә күзәттеңме?
Мин ул турыда белмәдем дә. Социаль челтәрләрнең берсендә моннан берничә ел элек татар зыялыларының үзара кычкырышып утырганнарын күргәч: «Минем күңелем түрендәге шамаилгә кул сузучылар бар икән монда», – дип уйлап чыгып киткән идем. Аккаунтым бар, ләкин кергәнем булмады. Соңыннан каяндыр укыдым: Рүзәлнең «Мин дә бер китәрмен әле» китабы шул җәнҗал аркасында бик тиз сатылып беткән, «Казан утлары» журналының да шул санын алып бетергәннәр. Әмма ул вакытта инде бу әйберләр тынган иде.
Минемчә, Рүзәл – ул Гөлүсә Батталова тарафыннан яклауга мохтаҗ шәхес түгел. Аны үз иҗатын якларлык дәрәҗәдә дип саныйм. Әлбәттә, Рүзәлнең үзенә рәхәт булмагандыр, әмма аңа бик зур реклама ясалды: ул әсәрне кемгә әйтсәң дә белә. Шыпырт кына чыгып, шыпырт кына сатылып ятса, белми дә калырлар иде. Рүзәл Мөхәммәтшинны шагыйрь дип кенә белүчеләр прозасын алмаска да мөмкиннәр иде. Гәрчә мин Рүзәлнең прозасын шигьрият бөеклегендә, татар әдәбиятын теләсә кайсы телдә күрсәтә алырлык проза дип саныйм.
Үзең мондый пиарны ничек кичерер идең?
Бик авыр булыр иде. Мин дәшмәс идем. Бәлки, фикерегез өчен рәхмәт, дип язып куяр идем. Әмма социаль челтәрдә кеше сөендереп ачык конфликтка кермәс идем.
Шагыйрьләр рейтингын дәвам итик.
Лилия Гыйбадуллина. Луиза Янсуар. Луиза шигырьләренең әфсене бар – аны укысам? язасы килә башлый. Луиза белән орбиталар да, галактика да әйләнә кебек. Йолдыз Миңнуллинаны соңгы елларда укыганым юк. Ул миңа үзенең серлелеге белән кадерле, аны үзем өчен шагыйрә буларак һаман да ачып бетерә алмыйм әле. Дөньясын аңлап бетерә алмыйм - шуңа кызыклы. Булат Ибраһимов. Кеше буларак та, шагыйрь буларак та бик хөрмәт иткән кешем. Соңгы елларда Лилия Фәттахованы яратам. Лилиягә Чаллының йогынтысы көчле булды - иҗат кешесе буларак бик үсте. Фәнил Гыйләҗевны яратам. Яшьлегебез туксанынчы елларга туры килсә, мәйданнарда без бергә йөргән булыр идек - шулай тоела миңа.
Бик күп яшь кызлар шигырь язып карый да, кияүгә чыккач язмый башлый, диләр. Язу-язмау кияүгә чыгуга нык бәйлеме? Бәлки, кемнеңдер бар булганы шунда кадәр генә булгандыр?
Яшь вакыт бит ул шундый вакыт - таланты булмаган кеше дә яза. Яки таланты булганның да тормыш кыйммәтләренең үзгәрә. Кемдер каядыр омтыла, карьера ясый - ул үзенчә дөрес. Кемдер техникумны бетерә дә, ВУЗга да кереп тормыйча, кияүгә чыга, балалар үстерә - тыныч кына яшәвеннән канәгать. Димәк, ул дөньяга үз сүзен шигърият аша түгел, балаларының яшәеше аша әйтмәкче буладыр.
Икенчедән, яшьрәк вакытта дөньяга алсу күзлектән карыйсың. Әдәбият дөньясын да шундый дип уйлыйсың: картлар үз урынында, яшьләр үз урынында - барысы да әйбәт. Мин язучыларга шул хәтле сокланып, табынып үстем. Безнең дә татар теле кабинеты түрендә портретлар эленеп тора иде инде. Укытучы аларны Тукай премиясе лауреатлары дип сөйли иде. Мин тәнәфес саен килә идем дә карап тора идем. Аллаһы Тәгалә беренче урында булса, икенче урында алар булгандыр. Яши-яши премияләр тирәсендәге тавыш-гаугалар ул идеалларны үзгәртте. Бәлкем, кемнәрнеңдер әдәбияттан шулай күңеле кайткандыр. Кемдер тәнкыйтьне күтәрә алмаска мөмкин. Кемдер язып-язып та танылу алмагач тукталып кала.
«Кемдер читтән өйрәтеп ята икән, монда килсен дә эшләсен - алай дөрес була»
Хаки төсендәге кием киюең очраклымы?
Очраклы. Тышкы атрибутикага карамыйм. Аңа караганда эчке күңел халәтең көчлерәк дип уйлыйм. Эчке теләктәшлек. Минем бүгенге коралым - ул каләм. Бердәнбер коралым.
Бу дөньяда нәрсәдән куркасың?
Бу дөньяда үзем өчен иң кадерле булган әйберләрне югалтудан куркам.
Бу рухи кыйммәтләр турындамы?
Бөтенесе булырга мөмкин. Кешеләр дә булырга мөмкин, рухи кыйммәтләр дә. Ирек, бәхет төшенчәләре белән дә, эчке кичерешләр белән дә бәйле булырга мөмкин.
Гомер-гомергә татарларда мөһаҗирлек булган бит инде, син ул кешеләрне аңлыйсыңмы? Китү – ул котылумы?
Киткән кешене тәнкыйтьли алмыйм, мин аның урынында булып карамаган. Ул нинди шартларда киткән, аны нәрсә туган җиреннән кубарылып китәргә этәргән. Бу аларның котылуы да булгандыр, күп вакытта югалту да булгандыр, нәрсәнедер саклап калу да булгандыр - үзләре генә аңлаганнардыр. Бәлки, гаиләләрен эзәрлекләүдән котылганнардыр. Хәзер дә бар бит инде мөһаҗирләр, ишетәбез, укыйбыз. Аларга да рәхәт түгелдер дип уйлыйм.
Ә тегендә китеп, монда калганнарны көрәшергә өйрәтеп ятучыларга ничек карыйсың?
Без глобаль дөньяда яшибез. Америкадагы кешенең нинди фикердә булуы, Төркиядә кемнең нинди фикердә булуын социаль челтәрләрдән белеп торабыз. Бик күп мәгълүмат белән яши торган заман - берсе ябылса, икенчесен табып була.
Тегеләй эшләргә тиеш, болай эшләргә тиеш диләр, минемчә, тиеш дигән әйбер юк. Кемдер алай дип әйтә икән, монда килсен дә эшләсен - алай дөрес була. Беркем беркемгә тиеш түгел! Безнең шартларга алар куелмаган, аларның шартларына без куелмаган. Әгәр китеп безне өйрәтеп ята икән, нигә ул калып шуны эшләмәгән. Синең өчен дөрес булган әйбер алар өчен дөрес булмаска да мөмкин. Күп күрдек инде андый мисалларны.
Син инглиз теле белгече. Әтнәдә яшәп инглиз телен белүеңнең файдасын күрәсеңме?
Инглиз телен белү өстәмә уңайлыклар тудыра. Мин, мәсәлән, Америка блогерларын укый алам. Берничә ел элек театрыбыз белән Финляндиягә бардык. Инглиз телен белүем безнең театр коллективына ярдәм булды дип саныйм.
Чит илдә югалып калмас өчен мәктәп программасын үзләштерергә генә кирәк. Шул базаны белсәң, чит илдә ачка үлмисең. Шуны балаларга төшендерәсе иде.
«Тукай – татарда беренче пиарщик»
Борынгы шәхесләрдән кем белән сөйләшеп утырырга теләр идең?
Тукайны күрер идем. Аралашыр идем. Аны кемдер оялчан булган, хатын-кыздан уттан курыккандай курыккан ди, кемдер аралашканда шундый реаль кеше булган, кемдер киресенчә тырт-пырт сөйләшкән ди. Шулай булган, тегеләй булган, диләр. Нинди булган икән ул? Без бит Тукайны бер яклы гына күрәбез - ул Совет пропагандасы белән дә бәйледер инде. Диварларыбызда эленеп торган портретларында бит чын Тукай түгел, фоторәсемнәрен карасаң, бөтенләй башка. Тукай - безнең идеаллаштырылган образ ул.
Нинди булуын белү өчен «чишендереп» карарга риза булыр идеңме?
Чишендерергә кирәкми, өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, Тукай белән бәйле бер кызык әйбер бар. Бәрәскәдә бер сандык саклана (Әтнә районындагы авыл – авт). Ул сандык Җаекта Тукай белән аралашып яшәгән Нәҗип Нигъмәтуллин дигән кешенеке. Тукай Әтнәгә солдатка каралырга кайтканда Бәрәскәгә Нәҗиптән хат алып кайткан. Нәҗип Җаектан Бәрәскәгә кайтканда «Болгар» номерларында туктап Тукай белән күрешкән. Нәҗипнең сандыгы төбендә «Караван» чәй фабрикасы кәгазьләре ябыштырылган. Чәй кәгазьләрен Тукай ябыштырган булып санала. Тукай бит инде ул татарда беренче пиарщик. Шигырь язып акча алган кеше. Шушы чәйне рекламалап ябыштырып куйган дип уйлыйм. Нишләп әле бу хакта турында сөйләмәскә?! Нишләп әле акча өчен шигырь язганын әйтмәскә тиеш?! Әле дә бар ул: заказга шигырь язган кеше шагыйрь түгел, диләр.
Киресенчә, бу профессиональлек була түгелме соң?
Мин аннан оялмыйм. Син яза беләсең һәм яза белүең белән акча эшли аласың икән, аның ни начарлыгы бар? Аллаһы Тәгалә кешегә сәләтне: «Син аны үстер, бает, тормышында файдалан», – дип бирә дип уйлыйм. Сәләтне талант дәрәҗәсенә күтәрү кешенең тырышлыгыннан тора.
Ә рекламалаган чәй начар булса?
Мин башта ул чәйне эчеп карар идем. Чәй буенча әйбәт белгеч дип саныйм үземне һәрхәлдә. Начар чәй булса, рекламаламас идем. «Җәмәгать, бу юньле чәй түгел. Моны кешегә алдырырга ярамый», - дип әйтер идем.
Тукай яхшы чәй генә рекламалаганмы икән?
Кәгазьләренә караганда яхшы чәйгә охшаган. Хәзерге заман баласының игътибарын җәлеп итү өчен шагыйрь турында мондый мәгълүмат, бәлки, күпкә кызыгырактыр да әле. Ә инде аның шәхси тормышына акцент ясап, Тукайның яңа образын тудырырга маташуны дөрес дип санамыйм. Иҗат кешесенең интим дәрәҗәдәге шәхси тормышына кысылу, гомумән, әдәплелек түгел. Тукайның шәхси тормышына кагылмыйча да аның иҗаты, тормышы буенча өйрәнерлек, сөйләрлек, дөньяга чыгарырлык әйберләр күптер дип уйлыйм.
Яратабыз инде шәхесләребезнең матур ягын гына күрсәтергә...
Минем үземнең дә татарны матур итеп кенә күрсәтәсем килә. Гел матур ягын гына күрсәтү - ул безнең дәүләтебез булмау, телебезнең авыр хәлдә булуы, элеккеге шанлы тарихыбызның бүген шундый көнгә калуы, шул тарихны да кемнәрнеңдер бозып күрсәтергә тырышуы...
Бу безнең комплексыбыз, әйеме?
Әйе, әйе. Менә ул җыелып килә. Үзебезне матур итеп күрсәтеп, үзебезнең телгә һәм илгә булган мохтаҗлыгыбызны күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерергә тырышабыз.
Без 2019 елда театр коллективы белән өч көнгә Финляндиягә барып, андагы татарлар белән аралашып кайттык. Мин шунда рух хөрлегенең, хөр рухлы булуның ничек булырга тиешлеген аңладым, күреп кайттым. Югыйсә, анда 600 генә татар бар. Әмма алар шундый ирекле рухлы кешеләр. Ә бездә ниндидер мескенлек, коллык психологиясе. Ул бүген генә булган әйбер түгел, гасырлар буенча килгән. Әгәр дә континентларны биләп торган Алтын Урда кебек илебез булса, Сарай шикелле шәһәрләребез булса, татарны гел бизәп, яхшы яктан гына күрсәтү дигән әйбер, бәйлелек булмаган булыр иде.