Тинчурин театрында «Беренче театр» премьерасы: Кыеккаләмовтан Кыеккуловка кайнар сәлам!
Тинчурин театрының «Беренче театр» премьерасына хәбәрчебез карашы.
Тинчурин театры үз алдына «Авангард татар театрының яшәргә хакы бармы? Аның тамашачылары кем?» дигән сораулар куйган спектакль чыгаруы турында игълан иткән иде. Ниһаять, әлеге сорауларга җавап табарга тиешле «Беренче театр» спектакле тамашачыга тәкъдим ителде. Яңа финал белән! Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов артыннан татар театрына килергә җөръәт иткән ТЮЗ актеры. Аңа актер буларак һәм шәхес буларак хөрмәтем чиксез. Аңа авыррак булса да, тырышып татар телендә сөйләшүен хөрмәт итәм. Әмма... «Платон мне друг, но истина дороже» дигән әйтем бар. Шуңа күрә бүген мактый алмыйм сезне, дусларым! Чөнки спектакльнең пресс-релизында авангард театр белән классик театр каршылыгы вәгъдә ителсә дә, чынбарлыкта Тинчурин театры «театр дошманнарын» эзләүгә күчкән.
Ягъни, бер сәгать дәвамында Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасы буенча спектакль күрсәтелә. Традицион куелыш. Хәмзә байның кызы Гафифә белән кияве Вәли, улы Хәбибрахман белән килене Факиһә театрга китә, Биби белән Фатих диалоглары, Хәмзә бай кайта, өйдәгеләрнең театрга киткәнен белә... Бар да табигый, сүзен сүзгә ятлап бетерелгән җанга якын күренешләр. Илфак Хафизовның Вәлиен караганда мәрхүм Ирек Баһмановның шул рольне уйнавы искә төшә. Эдуард Никитинның Хәбибрахманы тиеннәр санатканда Равил Шәрәфиев күз алдына килә. Диләрә Фәттахованың Бибиен күргәндә мәрхүмә Фирдәвес Әхтәмова хәтердә яңара, Камал театрында шул ук рольне уйнаган Люция Хәмитова да искә төште. Әйе, шәп иткән Тинчурин театры бу пьесаны искә төшереп, бу әсәр, һичшиксез, кайсы да булса театрда барып, «Пушкин картасы» буенча яшьләргә күрсәтелергә тиеш иде.
Әмма биредә финал башкача. Финалда Хәмзә байны һәйкәл итеп артсыз урындык өстенә бастыралар да, түбәндәге чыгышны тәкъдим итәләр: «Без бүген бирегә бар гомерен театрга аяк чалуга багышлаган, үзе дә үрелеп буй җитмәслек югары сәнгать турында хыялланган танылган тәнкыйтьче Кыеккаләмовка һәйкәл ачырга җыелдык. Бары тик аның кеше аңламаслык акыллы фикерләре аркасында гына театрның бүгенге халәте шундый дәрәҗәгә күтәрелде. Югары сәнгатьнең киләчәге - Кыеккаләмовның эшен дәвам итүчеләр кулында. Яшәсен югары сәнгать!»
Беренчедән, «Пушкин картасы» аша классик әсәр дип тәкъдим ителгән әсәргә мондый кыю үзгәреш кертү ни дәрәҗәдә дөрес? Соңыннан татар теле укытучылары балаларга Камал версиясе болай иде дип аңлатырга тиеш буламы? Әллә Камал һәр заманга, һәр вазгыятькә яраклы даһи әсәр язган, бүгенге иҗатчылар аны менә шулай итеп борып куйганнар дисенме? Бу тәнкыйть түгел, бу сораулар гына.
Ә алга таба, гафу итегез, тәнкыйтькә күчәм, дөресрәге, ризасызлыгымны белдерәм.
Кеше үз алдына максатлар куеп, аның чынбарлыкка туры килмәвен аңласа, яки шул максатка ирешү юлларын дөрес билгеләмәү аркасында аңа ирешә алмаса, яки ул максатка җитәргә рәте-дәрте җитмәсә, гаеплеләрне эзли башлый.
Чөнки кешенең психологиясе шулай корылган бугай, кемнедер гаепләсә, җиңелрәк булып китә. Яңа театр тудырырга алынган иҗатчылар да, үзләрен өф итеп, сыйпап торуга карамастан, нигәдер үзләренә комачаулаучыларны эзләүгә күчкән булып чыкты.
Кемнәр алар безнең яшь иҗатчыларга комачау итүчеләр? Кыеккаләмовлар дип саный аванград театр тудырачак иҗатчылар. Ягъни, язмалары белән аяк чалучылар. Кемнәр яза? Журналистлар! Аһ менә кемнәр ул яшь иҗатчыларга зыян салучылар! Эшлисең, эшлисең, ә алар кыек сүз язып, бөтен эшеңне юк итәләр, каләмнәре кыек шул!
Шунысы гаҗәп: театрның әдәби бүлеге ясаган програмка тексты белән театр режиссеры Илнур Гарифуллин куйган спектакль бер-берсенә ярашмый. Әллә әдәби бүлеккә дөрес мәгълүмат бирелмәгән дә дөрес текст язмаган, әллә режиссер алдына куелган максатны аңламаган - бер Алла белә.
«Авангард татар театрының яшәргә хакы бармы? Һәм аның тамашачылары кем? Бу сорауга җавапны режиссер Илнур Гарифуллин да эзли һәм ул классик татар театрына нигез салучыларныд берсе Галиәсгар Камалның «беренче театр» пьесасындагы вакыйгаларны ХХ йөздән ХХI гасырга күчерә», дип яза әдәби бүлек.
Димәк, пьеса аванград, эксперименталь театр белән традицион, классик театр арасындагы мөнәсәбәтләрне күрсәтергә, фаразларга, ачыкларга нигез булырга тиеш иде. Идея шәп! Әмма баштагы туры идеяләрне туп-туры тамашачыга җиткерә ала торган туры куллар юк булып чыкты. Кыеккуловлар гына бар, ягъни мәсәлән.
Ә бит аванград, эксперименталь театр белән традицион, классик театр арасындагы мөнәсәбәтләр беренче чиратта тәнкыйтьчеләр дә, журналистлар эше дә түгел. Бу театр әһелләренең үзара «разборкалары». Мәсәлән, берәве «Зәңгәр шәл»нең вакыты узган диде, икенчесе болай әйтүчене тәнкыйтьләде. Әйтик, Фәрит Бикчәнтәев рус телле бер матбугат чарасына биргән интервьюда: «По-моему, Имамутдинов плохо понимает, что такое татарский театр», диде. Ә Имаметдинов үзе «отцепиться от «Голубой шали», дип әйткән булган ди, янәсе. Аның шулай әйтүе турында Тинчурин театрының хәзерге әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин корреспондент вакытында язган булган.
«Беренче театр» шушы бәхәсләрне ачыкласа, яңача финалдагы Хәмзә бай һәйкәленең мәгънәсен күрер идек. Әмма алай тирәнгә керсәләр, үзләренә кыен булырга мөмкин – зыяны тиюе бар. Гаеплене читтән эзләү җайлырак.
Гомумән, театрларда журналист тәнкыйтенә адекват булмаган караш формалаша башлады. Аерым артистларның үзләрен тәнкыйтьләгән журналистларны «почмакка кысуыннан» башлап, театр җитәкчелегенең мөнәсәбәтенә кадәр. Театр җитәкчелеге диюем Тинчурин театрына кагылмый.
Ххх
Спектакльдәге бер матур булмаган күренеш – декорациянең кабатлануы. Сәхнәдә тезелеп киткән ишекләрне ТЮЗда күргән идек инде. Туфан Имаметдиновның Гогольнең «Нос» әсәре буенча куелган спектаклендә дә шул ук декорация түгелме? Анда сценограф Лилия Имаметдинова. Ә биредә режиссер һәм рәссам Илнур Гарифуллин дип куелган да, ручка белән «рәссам – Александр Греньков» дип төзәтелгән. Шулай булгач кем «күчереп куйган» ТЮЗ ишекләрен Тинчурин театрына – аңлашылмый. Хәер, спектакльнең куелу тарихына күз салсаң, аңлашыла. «Беренче театр» перформанс буларак башланган тамаша. Яшьләрнең офиста шаярулары диимме? Беренчедән, ишекләр офисларны аңлатса, икенчедән, Илнур Гарифуллинның остазы Туфан Имаметдиновка хөрмәте билгесе, аңа «багышлавыдыр». Шуңа бу спектакльгә тулы канлы спектакльләргә куелган таләпләр кую, бәлкем, дөрес тә түгелдер.
Костюмнар буенча рәссам – Наҗия Галимова. Ул театр эчендә үз остаханәсен ачкан миллидән бигрәк дини дизайнер. Спектакль өчен ул ясаган костюмнар вакытка бәйләнмәгән, әмма урынга бәйләнгән. Тик безнекенә түгел, Дагыстан чалымнары бар. Хәтта бу костюмнар махсус тегелмәгән, тегүченең гардеробыннан гына алып торылган булса кирәк. Алай булса да начар түгелдер. Чөнки спектакль өчен зур бюджетлар каралмаган – булганы белән чыгарылган.
Хәмзә байның костюмнар буенча рәссам ясаган кара чикмәне (черная бурка) генә ни тора! Әллә бу Камал театрының легендар спектакле булган «Кара чикмән»гә ишарә, әллә... ә юк, минем башка төрле фаразым да, аңлатмам да юк. Хугаевның «Кара чикмәне» – куелыш өчен Марсель Сәлимҗанов сайлап, Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән спектакль. Бу – мәдәният министры Ирада Әюпованың иң яраткан спектакльләреннән. Кара чикмәнле көтүче ролен Радик Бариев башкарган иде. Радик Бариев – «Әлиф» Тукай премиясенә тәкъдим ителгән елны Тукай премиясен алган өчен Камал театры артистының берсе. («Әлиф» – Туфан Имаметдинов, Эльмир Низамов, Нурбәк Батулла һәм Марсель Нуриевтан торган иҗат берләшмәсе. авт.).
Әлбәттә, болар очраклы гына туры килүләрдер. Һәйкәл булып баскан Кыеккаләмовка боларның бер катнашы да юктыр, бәлкем.
Баш режиссер Туфан Имаметдинов һәм режиссер Илнур Гарифуллин сүзе буенча, бу «Пушкин картасы» буенча килә торган яшь тамашачылар өчен эшләнгән тамаша. Беренчел максат шушы – калганын кем ничек аңлый – аңлаучының проблемасы.
Туфан Имаметдинов театр темасына яратып яза торган журналистларның бу һәйкәлгә бер катнашы да юклыгын әйтә. «Мин бит бөтен режиссерлар өчен җавап бирмим, сез дә бөтен журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр өчен җавап бирмәгез», ди ул. «Без яшьләргә спектакль куярга, хәтта ялгышырга да мөмкинлек бирергә тиеш. Әйе, мин куелганны төзәтеп чыгара ала идем. Ләкин нигә? Кеше ялгыша-ялгыша өйрәнә. Бары тик шулай гына өйрәнеп була», ди Туфан.
Чираттагы премьерагыз белән, тинчуринлылар! Быел – Казан театрлары премьералар белән бик кинәндермәгән заманда – булганына канәгать булырга кала. Кыеккаләмнәрдән Кыеккулларга кайнар сәлам!
P.S.: Премьераның беренче көнендә спектакль караган бер коллегам «һәйкәл куелган» персонажның исемен дөрес ишетеп бетермәгән булса кирәк - аңа Искелек Наданович булып аңлашылган һәм ул рецензиясендә шушы исемне кулланган. Ә бәлки күзләреңә түгел, сүзләремә ышан дигәннәрдер театрның әдәби бүлегендә. Бергә спектакль караган каләмдәшемә һәм һәр театр яратучыга мәгълүмат өчен видео тәкъдим итәм.
P.S.: «Нос» спектакленең фотосы чагыштырып карау өчен ТЮЗның рәсми сайтыннан алынды.