Театрлар Сабан туе: Өч минутлык көрәшкә машина жәл яки Очты, очты, Салаватлар очты
Мәдәни күзәтчебез Минзәлә театры инициативасы белән Минзәләдә уздырылган Театраль Сабантуйны күреп кайтты.
Минзәләдә узган Театраль Сабантуй әлеге бәйрәмнең оештыру дәрәҗәсен бер башка күтәреп, алдагы еллар өчен югары планка билгеләсә, икенче яктан Татарстан театрлары директорлары советы кабул иткән кардиналь үзгәрешле карарлар Минзәлә Сабан туен артистлар өчен ялдан бигрәк өсләренә зур бурычлар йөкләнгән эшкә әйләндерде кебек. Чөнки җитәкчелек тарафыннан артистларга һәм театр хезмәткәрләренә театрга машина отып бирү бурычы йөкләнгән иде.
Соңгы елларда Татарстан Президенты, Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйлары кебек рәсми халык бәйрәмнәрнең традициясен дәвам итеп, Театраль Сабантуйга машина куя башлады. Ул, әлбәттә, Сабантуй батырына куела иде. Аны төрле елларда Камал театрыннан Минвәли Габдуллин, Алмаз Гәрәев, Тинчурин театрыннан Алмаз Фәтхуллин (2019), Харис Хөснетдинов, «Әкият» курчак театрыннан Юрий Чуктиев (2017 ел), Минзәлә театрыннан Нәфис Гайфуллин (2021 ел), хәтта бер елны Кариев театрында вакытлыча гына музыкант булып эшләп торган бер егет тә алды (2018 елда Илдар Әхмәдуллин Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны күтәреп аркасына салмыйча, чиста «трюклар» күрсәтмичә балл белән генә җиңгән иде. авт).
Татарстан театрлары директорлары советы быел Сабантуй барышына зур үзгәреш кертә торган карар кабул иткән – автомобиль абсолют батырга бирелми, ә бәлки бөтен уеннарда катнашып, иң күп баллар туплаган театрга бирелә. Бу нәрсә дигән сүз һәм ничек тормышка ашырыламы? Аңлатам. Театрлар алдан ук артистларына һәм театр хезмәткәрләренә ярышларда катнашып җиңү бурычы куя, чөнки театр өр-яңа «Лада-Веста»га ия булачак.
- Театраль Сабантуйга багышланган матбугат конференциясендә спикерларга ул машинаның театрның нинди максатларда кулланырга планлаштыруы турында сораган идем. Тел төбем – артистка моннан ни файда?
Фәнис Мөсәгыйтов болай дип аңлатты: «Соңгы вакытта артистлар арасында өч авырлык үлчәменә бүлә торган кешеләр әзәйде. Элек авылда туган һәр малай, ничек кенә булса да, сөлге тотып көрәшә белә иде. Соңгы вакытта кайбер авырлыкка кеше җитми калып, көрәшә белмәгән артистлар да чыгып егылып кына урын ала торган була башлады. Бу директорлар бергә җыйналып хәл ителгән әйбер. Аның кем идеясеннән башланганын дә әйтә алмыйм, әмма бу сүз берничә ел элек йөри башлады инде. Бу үзгәрергә вакыты җиткәндер дигән әйбер булды. Кем утырып йөриячәгенә килгәндә, театрларда администраторлар каядыр барып кайтсын өчен җиңел машина була. Алар бик искергән инде. Һич югы шулай итеп яңартсак...»
- Алгарак китеп әйтим: яңартты Тинчурин театры – оештырып йөрүенең әҗере булды: әлеге театр иң баллар җыеп җиңеп чыкты һәм машинага ия булды.
Шунысы да бар – бөтен театрларда да труппалар бертигез түгел: Камал театрында ялгышмасам, алтмышлап артист булса, Тинчурин театры белән Әлмәт театрында кырыклап дип беләм, Түбән Кама театрында тагын да азрак. Әлбәттә, директорлар монда гадел юл тапканнар: һәр театрдан бер артист яки бер пар гына катнаша ала.
Сабантуй алдыннан җитәкчелекнең артистларны җиңүгә әзерләүләрен күз алдына китерәм. Мөгаен, хәер, мөгаен түгел, тәгаен, һәр театр кайсы артистның нинди ярышта катнашуы буенча исемлек төзегәндер. Шул исемлектән, кем әйтмешли, «шаг направо, шаг влево – расстел». Бу ял буламыни инде – син программада билгеләнгән вакытта билгеле урынга килеп басып, исемлектә билгеләнгән бәйгедә катнашырга тиеш. 1 нче урын алсаң, театрга 3 бал, 2 нче урын алсаң – 2 бал, 3 нче урын алсаң 1 бал китерәсең. Ә актер егетнең икенче бер театрда эшләүче актриса белән җитәкләшеп урман буйларында йөреп кайтасы килсә... Яки исемлексез генә күкәй салынган кашыкны кабып йөгерәсе килә башласа... Ә юк, ярамый, исемлектә башка кеше...
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белән кыска әңгәмә:
- Команда зачеты системасына күчүгә ничек карыйсыз?
- Дөрес! Сабантуйның бөтен матурлыгы көрәшләрдә, бәйгеләрдә... Капчык белән чабудан башлап милли көрәшкә кадәр безнең гореф-гадәт. Һәр кеше үз өлешен кертә – шунысы мөһим. Батырга машина бирелгәндә кем таза (көчле мәгънәсендә) да, кем алымнарын белә – шул ота иде. Быел шундый фикергә килдек. Һәрбер театр бер команда булып тырыша, эшли, ял итә...
- Эшли дидегез.
- Команда булып эшли. Ул бит эш түгел. Кырыйдан гына карап торырга тиеш түгел. Теләгән кеше ярышларда катнаша. Сабантуйның бөтен матурлыгы шунда.
Тагын бер минем карашка бик гадел һәм бөтенләй дә профессиональ булмаган бер карар – ярышларда катнашучылар бер ел эшләгән булырга тиеш. «Ул ягын тикшерәбез – һәрберсенең трудовоен соратып алабыз», диде Фәнис Мөсәгыйтов катгый итеп. «Сабантуй булырга ике ай кала сәхнә эшчесе итеп армрестлинг буенча чемпионны алып, шуның хисабына яхшырак балл алу булмаячак», диде ул.
- Димәк, былтыр Әлмәт, Минзәлә һәм Тинчурин театрына килгән өч яшь артист – Айгиз Фәттахов, Нурлан Шәехов һәм Фәрхад Мөхәммәтҗанов – үзләрендә типсә тимер өзәрлек, дөньяны күчәреннән әйләндереп атарлык көч тоярлык яшьтәге егетләр, бу ярышларда катнашмыйча, тамашачы булып йөрергә генә тиеш була. Миңа калса, театрның «бер елы» бер сезонга тигез. Ягъни, сезон башында (сезонның кайчан ачылуына карамастан) эшли башлаган яшь артист сезон ахырына кадәр эшләп чыккан икән, ул инде труппаның тулы хокуклы әгъзасы һәм аны берничек тә читләштерергә ярамый. Әйе, аңлыйм, Кариев театрында бөтенләй артист булмаган билгесез бер егетнең баллар белән җиңеп машина алуы кебек күренешләр театр директорлары советын шушы карарга килергә мәҗбүр иткәндер. Әмма монысы инде, хөрмәтле директорлар, сезнең намусыгызда, монда артистларның бер катнашы да юк. Артистларның хокукларын кысмыйча гына үз эшләрегезне үзегез гаделләштереп бетерегез!
Интернетсыз Сабантуй – иң кәттә Сабантуй!
Минзәлә гаҗәеп матур табигатьле район. Сабантуй өчен искиткеч матур мәйдан сайланган. Мәйданның бер генә кимчелеге бар - әмма аны да зур плюс дип бәяләргә мөмкиндер – интернет һәм кәрәзле телефоннар тотмый. Оештыручылар үз рацияләре белән йөри алар ипләп кенә, халыкка цивилизациясез ял итәргә кала. Минемчә, бу бик матур һәм ирекле ял!
Театраль сабантуйның традицион үз тәртибе бар: һәр коллективка мәйданнан читтәрәк үз «тирмәсен» корып, казанын асу өчен урын бүлеп бирелә. Аларның хезмәткәрләре кичтән үк килеп кунаклар каршы алырга әзерләнә. Кайсыдыр театр - шашлык, кайсыдыр – хашлама, кайсыдыр пылау пешерә. Шәхсән миңа Кариев театрының шашлыгын, минзәләләрнең пылавын һәм Тинчурин театрының хашламасын авыз итәргә туры килде, рәхмәт төшкерләре!
Дөрес, Минзәлә театраль Сабан туенда «Тирмәләр шәһәрчеге» бераз читтәрәк иде, ягъни, тамак ялгау өчен мәйданны ташлап торырга туры килә. Ә тамак ялгау вакытында үз тамаша карау планнарын бозмас өчен вакыты төгәл күрсәтелгән программа бар һәм оештыручылар әлеге программадан тайпылмыйча үткәрә алдылар. Шунлыктан билгеләнгән вакытта билгеләнгән урынга килеп басып билгеләнгән ярышны тамаша кылырга була.
Театраль Сабантуй иң шәрәфле кунакларны - Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановны театрларның тирмәләре һәм хәзерге рәсми сабантуйларның бер өлеше булган төрле милләтләрнең символик йортлары белән таныштырудан башланды. Кунакларны Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев озатып йөрде. Аларга башка театрлар директорлары да кушылды. Кунаклар рус, чуваш, мари, керәшен, татар йортларына керделәр. Сүз уңаеннан, Татар йортында кунакларны Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы халык театры һәм аның җитәкчесе Мөслимә Гайниева каршы алды. Минзәлә театры директоры Илнур Гайниевның әнисе икән ул.
Мәйдандагы тамаша традицион коллективлар йөреше белән башланды. Аннары мәйдан тутырып театраль тамаша күрсәтелде. Масштаблы иде ул. Зур көч салынган иде. Ул бер тында үтте. Сценарийны Минзәлә театрының легендар артисты Рәзилә Муллина төзегән диделәр. Афәрин!
Бию марафоны, аркан тартышу, волейбол һәм көрәш
Ярышлар исемлеге: таяк белән тартышу, волейбол, сиртмәле бүрәнә буенча йөрү, капчык сугышы, кул көрәштерү, гер күтәрү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, парлап капчык киеп йөгерү, вакытка чүлмәк вату, бию марафоны, аркан белән тартышу һәм милли көрәш.
Шулар арасыннан Театраль Сабантуйда аркан тартышу, бию марафоны һәм, әлбәттә, милли көрәш нык популяр.
Шәхсән үзем артистларның авыш багана буйлап йөгереп узып болганчык суга чумуларын күзәттем. Сабантуйның традицион бәйгеләрен узып барышлый гына караштыргалап алдым, чөнки баш түбәсендә кояш кыздыра башлады. Сүз уңаеннан, шәп кыздырды ул, борынны да, битне дә, тәннең киемсез калган өлешләрен дә ялап алган иде.
Мәйданнан бераз читтәрәк, әмма күләгәдәрәк булуы белән идеаль урында урнашкан булгангадыр да, бәлки, шәхсән үзем волейболны рәхәтләнеп тамаша кылдым. Беренче урынга Камал театры һәм Чаллы театры ярышты. Ике команда да шактый профессиональ уйнады, күренеп тора – беренче тапкыр волейбол тубы тотып караучылар түгел. Чаллы театры командасында театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов та бар иде. Сүз уңаеннан, ул гер күтәреп тә III урын алган икән.
Театраль Сабантуйның иң популяр бәйгесе – Бию марафоны. Мәгълүм әйтемне бераз үзгәртеп, өч әйберне озаклап карап торып була: су акканын, ут янганын һәм Бию марафонында артистлар биюен.
Марафонның тәртибе – һәр театрдан берәр пар сәхнәгә чыга һәм яңгыраган һәр музыкага бии. Һәрбер музыка туктаган саен жюри бер парны төшереп калдыра тора. Әлмәт театрының биюен күреп өлгерә алмадым, волейболдан килеп җитә алмадым. Театрның гаҗәеп фактуралы артисты Нәфис Газиев биегән ди анда. Мин аның ни сәбәпле тиз төшеп калганын белмим, фәкать бу егетнең ниндидер гаҗәеп, аның гәүдәсе өчен уникаль бер сыгылмалылыкка ия икәнен күргәнем бар.
***
Кариев театры парының да финалга җитмичә төшеп китүе дә бик кызганыч булды. Чәчәкле шорты кигән зифа гәүдәле Наил Ибраһимов һәм «агрессив пластикалы», арыслан ялыдай куе бөдрә чәчле Альбина Ногманова ниндидер үзенчәлекле пар иде. Наил биюче түгел, җырчы һәм курайчы ди, ә театрда ул монтировщик икән. Исемлектә Кариев театрының чибәр Эльдар Гатауллины булса да, ул килә алмаган, Наилгә өстенә бар җаваплылыкны алып биергә туры килгән. Наилгә кыюлыгы һәм чәчәкле шортысы өчен өстәм балл кирәк иде. Альбина Ногманова да помреж иде, режиссёр ярдәмчесе, Луиза Янсуар театрга директор булып килгәч аны труппага артист итеп күчергән. Мондый кызны помреж итеп яткырырга ярыймыни? «Йосыф» спектаклендә шайтан ролендә нинди класс күрсәтте ул! Яңа сезонда барып карый аласыз.
Иң азакка Тинчурин, Минзәлә, Камал һәм «Әкият» курчак театры парлары калды.
Камал театры Илдус Габдрахмановның дәвамчысы булырлык Артур Шәйдуллинны һәм театрның яшь актрисасы Ләйсән Гатауллинаны чыгарган. Шәп бииләр! Ә Артурның дредлары (ә бәлки афрокосыдыр, якыннан килеп җентекләп карамаганмын, ни кызганыч) өчен дә өстәмә балл кызганыч булмас иде.
Соңгы ике пар булып Минзәлә һәм Тинчурин театрлары – ике оештыручы театр вәкилләре калды. Тинчурин театры танылган артист Илфак Хафизов белән костюмер Юлия Выборнованы чыгарган. Ялгышмасам, былтыр да биегән иде ул җиңел гәүдәле кызчык. Бөтерелеп кенә тора, мин сиңа әйтим! Ә Минзәлә театрында биергә кем чыгасы билгеле инде – директор Илнур Гайниев үзе! Ул профессиональ биюче. Ну очып та күрсәтте! Кыскасы, Минзәлә пары – икенче, Тинчуринныкы беренче урынны алды. Чөнки Илнур профессиональ биюче дип аңлатты алып баручы. Булса соң... Ул бит театр вәкиле. «На ходу» кагыйдәләр уйлап табалар биредә, диярсең. Тинчурин театры парының беренче урынны алуына килгәндә, жюри белән килешәм, әмма Илнур Гайниев биюче булганга күрә түгел, ә Илфак белән Юлиянең кызыклырак пар булганына күрә, аларның өстенлеге трюклар күрсәтүдә түгел, ә пар булуында: Илфак кечкенә генә Юлияне бөтереп кенә йөртә.
Салаватсыз көрәш
Минзәләдәге Театраль Сабантуйның бер рәсми булмаган шәрәфле кунагы бар иде. Ул чыгыш та ясамады, «Мактаулы кунак» бейджигы да асмаган иде, җырламады да. Салават Фәтхетдинов һәм Ләйсән ханым тыйнак кына ярышларны карадылар. Салават Зәкиевич күп вакытын волейбол уенын күзәтүгә бирде. Чөнки биредә Камал театрының җиңү шансы зур иде.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән кыска әңгәмә:
- Сез кайсы команда өчен җан атасыз, Салават Зәкиевич?
- Камал өчен! Камалсыз яши алмыйм мин.
- Чаллы өчен дә, - дип төзәтеп куясы итте янәшәсендә басып торган Чаллы театры артисты Булат Сәлахов. – КамАЗ шулай Камал булып ишетелә...
- Ярты гомер шунда уза бит. Карале, Фәннур шундый шәп егет! Шәп артист! – дип дәвам итте Салават Фәтхетдинов, волейболдан күзен алмыйча гына.
- Батырга машина бирелмәүгә ничек карыйсыз?
- Нәрсәгә кирәк ул батырга машина?! Театрга булырга тиеш бит ул! Өч минут көрәш өчен...
- Көрәш белмәгән башлары белән, - дип тагын сүзгә кушылды Чаллы театры артисты Булат Сәлахов.
Чаллы театрының җиңүе белән волейбол уены тәмамлангач, бию марафоны үткәч, төп тамашачы массасы көрәшкә күчте. Мин килеп басканда Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин белән Чаллы драма театрының тавыш операторы Рөстәм Гайнетдинов бил алыша иде. Икесе дә зур гәүдәле. Илназ җиңеп өч авырлык үлчәмендәге өч батыр билгеле булды. Инде шушы өч батыр бер-берсе белән көрәшеп абсолют батыр билгеле булырга тиеш. Батырлар өчәү: икесе Кариев, берсе Минзәлә театры артисты. Менә Илназ Хисмәтуллин белән гәүдәсе 70 кг га да җитмәгән Илфат Гыйбадуллин көрәшә башлады. Илфат аны күтәреп сукмаска да мөмкин. Әмма нык арыган Илназ да җиңел генә күтәреп суга алмый. Ә Илфат уйный тегенең белән. Карап торырга күңелле...
- Сез могҗизага ышанасызмы, Фәридә Бәгыйсовна? Кариев театры егете җиңәргә мөмкинме? - дим янәшәдә келәм читенә утырып бирелеп көрәш караган Әлмәт театры директорына.
- Могҗиза була алмый, - ди ул.
- Мин әле могҗизага ышанам, - дим.
Шул мизгелләрдә - Минзәләдә Театраль Сабантуй мәйданында милли көрәшнең соңгы мизгелләре барганда мәйдан читенә - шәрәфле кунаклар тамаша карый һәм ял итә торган йорт ышыгына кызыл вертолет килеп төште. Ул мәйдан тирәсендәге халыкка күренми, йорт каплый. Әмма тавышы ишетелә. Карарга киттем.
Бәйрәмнең рәсми булмаган шәрәфле кунагы Салават Фәтхетдиновны алырга килгән вертолет булып чыкты. Менә шәрәфлеләр тамак ялгый торган бина ишегеннән Салават Зәкиевич һәм Ләйсән ханым чыкты.
Кариев театрының яшь актеры Муса Камалов үзеннән шактый зур гәүдәле Минзәлә актеры Илназ Хисмәтуллинны чистага салган һәм абсолют батыр игълан ителгән мизгелдә Салават Зәкиевич һәм аның хәләле Ләйсән ханым утырган вертолет һавага күтәрелде.
Шулай итеп, Театраль сабантуйда Салават Фәтхетдинов җырламады да, сөйләмәде дә, уйнамады да. Хәтта милли көрәшне дә кирәксенмәде. «Өч минутлык көрәш»не…
Илфат Гыйбадуллинны җиңгән Илназ янына Муса Камалов чыккан һәм чиста итеп алып кадәр Илназ Хисмәтуллинны күтәреп салган. Миңа төрле кеше ул видеоны кат-кат күрсәтте. Искиткеч мизгел! Шулай итеп Минзәлә сабантуенда Җыр сәхнәсен дә, мәйданны да Муса Камалов тотты. Әйе, алдарак ул татар халык җыры белән мәйданны биеткән иде иде. Киң сулышлы, чиста вокаллы егет! Консерватория белемле. Үсмерләр көрәше арасында Татарстан чемпионы диделәр. Ярый әле, Илнурның биюен кимчелек итеп күрсәткән жюрилар Муса профессиональ көрәшче дип тамга сугып куймадылар.
Салават Зәкиевич Муса Камаловның җырын ишетми калмагандыр, аны ишетмәү мөмкин түгел иде. Минзәлә театрын озак еллар җитәкләгән Роберт Шәймәрданов Муса Камаловның кулларын кысты. Әлбәттә, ул аның соңрак Минзәлә артистын күтәреп саласын белмәде. Шулай да, Салаватның көрәш барган мизгелләрдә һавага күтәрелүе сәер һәм символик та булып тоелды. Ул безгә Мусаны калдырып киттеме?
Әй машина, машина...
Батырны чөйдек, тәкәне бирдек. Инде яңа тәртипләр буенча балларны санап машинаны бүлешәсе калды.
Әлмәт театры директоры белән кыска әңгәмә:
- Җиңүегезгә өмет бармы, Фәридә Бәгыйсовна?
- Без фестивальләрдә җиңәбез, - диде яңарак кына «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә чираттагы тапкыр Гран-при алып кайткан театр директоры тыйнак кына.
Баллар саналды һәм 18 очко белән 1 урынга Тинчурин театры чыгуы билгеле булды. 2 урын – 16шар очко белән Кариев театры һәм Минзәлә театры. 3 урын – 15 очко белән Түбән Кама театры.
Артистлары белән бергә бәйгеләрдә катнашып йөргән директорларга да өстәмә баллар бирелсә ярар иде. Өч бәйгедә катнашкан - Олег Кинҗәгуловка, мәсәлән, 3 балл, ике бәйгедә катнашкан Илнур Гайниевка 2 балл. Башкаларны күрми калсам, гафу үтенәм. Һәрвакыт чиста-пөхтә костюмнан һәм галстуктан йөргән Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин авыш багананың очына кадәр үтеп суга чумса һәм елмаеп ярга килеп чыкса, өч түгел, биш балл да кызганыч булмас иде, мәсәлән. Ә Камал театры директоры Илфир Якупов белән баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевны кайсы төр бәйгедә күз алдына китерә аласыз?
Сабантуй тәмам. Театрлар үз тирмәләренә табынга ашыкты. Сабантуй алдыннан бер театр вәкиле азактан коллективка кишер өләшергә кирәк, дип тәкъдим керткән иде. «Ни өчен?» дим аптырап. «Азактан тегесе җитмәде, монысы дөрес булмады дип, «чәйнәп» кайтканчы, автобуста кишер ашап кайтсыннар», диде ул.
Сабантуй-2022. Җиңүчеләр:
Сабантуйның абсолют батыры - Кариев театры артисты Муса Камалов.
Милли көрәш. 70 кг га кадәр:
1 урын - Илфат Гибадуллин, Кариев;
2 урын - Раушан Мөхәммәтҗанов, Әлмәт;
3 урын - Эльмир Нургалиев, Әлмәт
Милли көрәш. 80 кг га кадәр:
1 урын - Муса Камалов, Кариев;
2 урын - Алмаз Фәтхуллин, Тинчурин;
3 урын - Илфак Хафизов, Тинчурин;
Милли көрәш. 80 кг дан артык:
1 урын - Илназ Хисмәтуллин, Минзәлә;
2 урын - Рөстәм Гайнетдинов, Чаллы драма театры;
3 урын - Эмиль Ерофеев, «Әкият» курчак театры.
Авыш баганага менү:
1 урын - Юрий Павлов, Түбән Кама;
2 урын - Айдар Фәтхрахманов, Тинчурин театры;
3 урын - Наил Ибраһимов, Кариев театры.
Чүлмәк вату:
1 урын - Илдус Габдрахманов, Камал театры;
2 урын - Илнур Байназаров,Тинчурин театры;
3 урын - Лилия Нәҗипова, «Әкият» курчак театры.
Бию марафоны:
1 урын - Юлия Выборнова, Илфак Хафизов, Тинчурин театры;
2 урын - Илнур Гайниев, Зөлфирә Гәрәева, Минзәлә театры;
3 урын – Артур Шәйдуллин, Ләйсән Гатауллина, Камал театры;
4 урын - Ләйсән Минахмәтова, Нияз Садыйков, «Әкият» курчак театры.
Таяк тарту (хатын-кыз):
1 урын – Фәррахова, Минзәлә театры хезмәткәре;
2 урын - Гөлназ Әгъзәмова, Чаллы драма театры;
3 урын Айсылу Мөсәлләмова, Тинчурин театры.
Таяк тарту (ир-ат):
1 урын – Рәсүл Хәсәнов, Түбән Кама;
2 урын - Илдар Шаһимәрданов, Кариев;
3 урын - Илнар Гатиятуллин, Әтнә.
Аркан тарту (ир-ат):
1 урын – Камал театры: Айрат Арсланов, Минвәли Габдуллин, Әминов, Алмаз Сабиржанов, Булат Хафизов;
2 урын – Чаллы драма театры: Латыйпов, Габдулкадыров, Нургалиев, Кинҗәгулов, Фәхертдинов;
3 урын – Минзәлә театры: Илнур Гайниев, Нуриәхмәтов, Бадертдинов, Нуриев, Гайфуллин.
Аркан тарту (хатын-кыз):
1 урын – Минзәлә театры: Фәррахова, Хәйретдинов, Аскарова, Хабирова, Чулпан Бәдретдинова;
2 урын – Әтнә театры: Ильфира Сафиуллина, Фәнзилә Гарипова, Һиндия Галиуллина, Гүзәлия Галәвиева, Рәзинә Заһидуллина;
3 урын - Чаллы драма театры: Чулпан Аскарова, Рәзинә Камакаева, Мөнирә Җәләева, Физалия Габидуллина, Рузилә Гомәрова.
Кул көрәше (ир-ат):
1 урын - Илназ Гафиятов, Тинчурин театры;
2 урын – Әминов, Камал театры;
3 урын – Бәдриев, Минзәлә театры.
Кул көрәше (хатын-кыз):
1 урын – Фәррахова, Минзәлә театры.
2 урын - Чупашева Люзия, Түбән Кама театры;
3 урын - Ольга Ковылова «Әкият» курчак театры.
Волейбол:
1 урын - Чаллы театры командасы;
2 урын - Камал театры командасы;
3 урын - Тинчурин театры командасы.
Карчыкта парлап сикерү:
1 урын - Тамчыгөл Сәлахова, Рәдис Гарипов, Түбән Кама театры;
2 урын - Эльвира Җаббарова, Әхмәтзакиров, Кариев театры;
3 урын – Таһир Бәшәров, Зөлфия Бәшәрова - Тинчурин театры;
Гер күтәрү:
1 урын Егор Митрофанов - Чаллы курчак театры (24 кг лы герны 50 тапкыр күтәрде);
2 урын - Артур Әхмәтов, Кариев театры (44 тапкыр);
3 урын – Кинҗәгулов, Чаллы театры (41 тапкыр).
Капчык сугышы:
1 урын – Ленар Муканбетов, «Әкият» курчак театры;
2 урын – Алмаз Шаһимарданов, Әлмәт театры;
3 урын - Рәдис Гарипов, Түбән Кама театры.
Көянтә-чиләк белән йөгерү (ир-ат):
1 урын - Салават Хәбибуллин, Тинчурин театры;
2 урын - Андрей Мокренко, Чаллы курчак театры;
3 урын - Фаил Сафиуллин, Әлмәт театры.
Көянтә-чиләк белән йөгерү (хатын-кыз):
1 урын - Гөлүсә Сөнгатуллина, Камал;
2 урын - Гүзәл Шәрәфуллина, Кариев театры;
3 урын - Сабира Усманова, Түбән Кама.
Кашыкка күкәй куеп чабу (ир-ат):
1 урын – Айрат Мифтахов, Әлмәт театры;
2 урын - Радик Сафиуллин, Әтнә театры;
3 урын – Рәис Әхмәтзакиров, Кариев театры;
Кашыкка күкәй куеп чабу (хатын-кыз):
1 урын – Индира Маликова, Чаллы драма театры;
2 урын – Тамчыгөл Сәлахова, Түбән Кама театры;
3 урын - Алсу Сибгатуллина Әлмәт театры.