Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Төхвәтуллин: «Имән агачына каен яфрагы ябышмый»

news_top_970_100
Рамил Төхвәтуллин: «Имән агачына каен яфрагы ябышмый»
Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллинны Камал театрында «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектакле премьерасында очраттым. Бөтен труппа диярлек катнашкан спектакльдә ул катнашмаган икән – залда – тамашачы арасында иде. Журналистның спектакль барышында яки соңыннан фикер алышу, сорашуы – табигый хәл. Әмма Рамил үзенең «фирменный елмаюы» белән тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Күзендә өметсезлек чагылып узды. «Аерым сөйләшербез. Сөйлисе сүзләрем күп. Бөтен дөньям айкала», – диде ул.

Артист буларак, «эмоциональ кавемнән» булуын аңлыйбыз, ләкин бит ул Министрлар кабинеты һәм Дәүләт советы «мәктәбен» узган, нәрсәне әйтергә яраганын һәм ярамаганын яхшы белә, димәк, нидер Рамил Төхфәтуллинны чыгырдан чыгарган.

Озакка сузмыйча, аерым сөйләштек. Бәлки, эмоциональрәк сөйләшү булгандыр. Сүзебез татар дөньясы, аерым алганда, театр дөньясы турында барды. Әмма бер әңгәмә белән генә чикләнмисе иде, дигән теләк бар: Рамил Төхвәтуллинның колачлы байтак әңгәмә ясарлык белеме һәм тәҗрибәсе барлыгын күрдем.

Рамил, депутат карашы һәм артист күңеле белән сезгә алда нинди офыклар күренә? Әдәбиятта, сәнгатьтә, мәдәнияттә без кая барабыз, дип башлыйсым килә. Юлыбыз дөресме?

Сукмаклар күп булса да, туры юл бер инде ул. Ләкин, барганда, юлның да, юлчының да максаты булырга тиеш. Тиктомалдан бер урында таптану да – мәгънәсезлек, димәк, артка чигенәсең, дигән сүз. Без гел алга таба атларга тырыштык. Чөнки милләтебездә – татар халкында – шулкадәр саклану көче тупланган ки, шулкадәр яраклаша белгән, сабыр булган, сыгылмалылык сыйфатларын үзенә сеңдергән, шуңа күрә мондый куркыныч, киеренке вазгыятьтә, бәлки, исән калгандыр да. Ә безгә беркайчан да җиңел булганы юк. Ул үзен үзе рухи яктан күтәрә алган – чөнки әйдәп баручы шәхесләре булган.

ХХ гасыр башын күз алдына китерсәк, күп зур шәхесләрне бүләк иткән чор. Гаҗәеп чор! Бу чор ниндидер бер сер булып тора. Ул вакыт мәдрәсә генә тәмамлаган кешеләр дә нинди булган бит! Һади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдинне, Йосыф Акчураны, Садри Максудине, Гаяз Исхакыйны алсак... Шул ук Фатих Әмирханны алсак... Болар бит – планетар дәрәҗәдә фикер йөрткән кешеләр.

Менә шушы чор безнең барыр юлыбыз өчен саллы, уңдырышлы чор иде. Без бүгенге көндә дә алар инерциясе буенча барабыз.

Бардык-бардык һәм кинәт кенә... метафоралар белән әйтсәк, юл киселә башлады, башка төрле мәкерлерәк киртәләр барлыкка килде.

Без хәзер булган «байлык» белән озак бара алмабыз. Революциядән соңгы чор булса да, соцреализм чорын алсак та, югары кимәлдә язылган әдәби әсәрләребез безне тәэмин итеп торды, ләкин бу чор тәмам. Ә үзебез нәрсә булдырабыз?

Кызганычка, без тәнкыйди фикерләүне читкә этәрдек. Әйтик, Галимҗан Ибраһимов эшләгән чорда әдәби тәнкыйть көчле булган. Спектакльләрне карагач, җитди сөйләшүләр булган...

Хәзер бит тәнкыйтьне «Татар башын татар ашар»га кайтарып калдыру китте. Шуңа тәнкыйтьләмиләр дә.

Бу – мескенлектән, куркудан, эчке дөньяң сай булудан, белем дәрәҗәсенең түбән булуыннан килә. Сай фикер, сай максат. «Татар башын татар ашар» дигәннән – анысы да бар инде аның, ни кызганыч. Ул – шул ук хөсетлек...

Ә инде юл темасына кайтканда, аның озын булуына ышанасы килә. Ул бихисап булсын, чиксез булсын! Ләкин бу юлдан күбрәк чын татар җанлы кешеләр атласын иде. Соры масса, космополит, яки манкорт дәрәҗәдәге татарлар түгел, чын мәгънәсендә халкына, үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә ышанган, яңалык китерү генә түгел, сәламәт дәрәҗәдә консерватив булып, мирасны саклап, аны киләчәк буынга исән-имин тапшыручылар да.

Кеше тормышта йә череп, йә янып яши, диләр. Шушы ике төрле форма гына бар – кем кайсын сайлый. Янып-көеп яшәсәң – бер яшәү рәвеше, алай итмәсәң, димәк, череп яшәргә мәҗбүр буласың. Кемгәдер тәхет чире йога, күзләре томалана... Кыскасы, бүгенге көндә вазгыять мактанырлык түгел, дип әйтәсе килә. Тамырларны черетмәсеннәр иде.

Сүз башында «шәхесләр» дидегез. Киләчәкнең шәхесләрен бүгенге театр, әдәбият та тәрбияләргә тиештер инде.

Әлбәттә! Без шул бер мәңгелек түгәрәк эчендә әйләнәбез дә әйләнәбез. Бу – комплекслы сорау һәм, тирәнгә китсәк, ул мәгариф системасына бәйле. Анда мактанырлык вазгыять түгел, һәм ул киеренкеләнә барачак – яхшы якка бернинди үзгәреш көтмим.

Тырышулар бар: «Адымнар» мәктәп системасы булсынмы, «Бала-сити» мәктәпләреме – һәммәсе дә тырыша. Ләкин ул кластер форматында булмагач, үзебезнең аерым милли университет булмагач, татар телендә гуманитар өлкәдә генә түгел, төгәл фәннәр өлкәсендә дә укытмасак, иске багаж белән 10 елдан артык бара алмабыз.

Бүгенге әдәби телебезнең торышы да борчуга сала. Югары кимәлдә язучылар саны да мактанырлык түгел. Без бердәм булып магнит кебек бер-беребезне тартмасак, кабатлап әйтәм, тәнкыйди фикерләүне кабызмасак, ярый инде, әйбәт бит әле, дип кенә яшәсәк – бетә. Без борчылганда һәм бер-беребезгә терәк булып яшәгәндә генә ниндидер дәрәҗәдә өмет бар. Бу – бик олы җанлылыкны, үз мәнфәгатьләреңне кире кагып, югары максатка эшләүне таләп итә. Сәнгать, бигрәк тә театр, безнең бердәнбер милли учак булып кала.

Сез дә бит шул учакка «утын өстәргә», нидер әйтергә дип, театрга әйләнеп кайттыгыз. Әйтә аласыз кебекме? Сезнең «утын салыр» мөмкинлегегез бармы?

Белүегезчә, «Әтәч менгән читәнгә» спектаклендә бердәнбер ролем бар. Бишенче ел эшләп – бердәнбер роль!

Мин тәкъдим иткән әсәрләргә баш режиссер битараф.

Мин Нәкый Исәнбәтнең «Портфельле кияү» пьесасын тәкъдим иттем. Ул бит башта Хизбулла Тухватуллин дип язылган булган, Рәхмәтуллин түгел. Ул – безнең «Ревизор», татар ревизоры. Анда Нәкый аганың югары зәвыгы. «Әлдермештән Әлмәндәр»не дә тәкъдим иткән идем, баш режиссер: «Аңа алынмыйм», – диде. Ә бит бүгенге көндә безгә символ җитми. Яшәү символы! Әлмәндәр – Туфан абыйның (Туфан Миңнуллин. – авт.) уйланылган, илаһи көчләр белән барлыкка китерелгән символы иде. Безнең маяк булырга тиеш бит. Андагы сүзләргә тирәнрәк мәгънәләр дә кертергә була иде.

Беләсезме, безнең «йөзек кашы» дип саналган театрга яңадан кайткач, бер кызык әйбергә тап булдым. Эш шартнамәсен төзегәндә, шундый пункт барлыкка килгән – берәр кешегә интервью бирәсең икән, башта син аны театрда күрсәтергә тиеш.

Әйе шул, гаҗәпләндерә ул.

Бу – эчке цензура. Эчке цензура барлыкка килгән икән... бигрәк тә сәнгать өлкәсендә, бигрәк тә театр эчендә... театр бит ул – күмәк хезмәт, анда төрле фикер булуы кирәк. Сәнгатьтә берничек тә тулы диктатура була алмый. Чөнки ул – нечкә организм. Аны калыпка кертәсең икән, димәк, ул «Карабас-Барабас театрына» әверелә. (Карабас-Барабас – Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары»нда төп антагонист, театр хуҗасы. – авт.).

Элек безнең театрда пьесаны труппага укыталар иде, артистлар фикер алыша, һәм аларның фикере әһәмияткә ия иде. Ә әсәргә тотынасың икән, 2-3 ай өстәл артында утырасың – бу Марсель абый Сәлимҗанов ысулы, аның методикасы. Хәзер ул әйбер бетте – рольне өйрәнмәгән килеш кәгазь белән сәхнәгә чыгалар.

Мин, бөтен режиссер, димим. Айдар Җаббаров белән «Санаулы кичләр»не эшли башлаган идек – аның заман бозыклыгына бирелмәгәнлеген күрдем. Әмма эшләп бетерә алмадык, сайлаулар башлангач, миңа рольдән баш тартырга туры килде. «Мөһаҗирләр» чыкканда бик аптырадым: эш башлангач, тегеләй итеп карыйлар, болай итеп карыйлар – Илгиз Зәйниев язып карый, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язып карый. Бу – ниндидер дәрәҗәдә кәсепчелек... «һәвәскәрлек» сүзен мыскыл итәсем килми, әмма профессиональлек түгел дип уйлыйм.

Шушы киртәләрдән җыелган вазгыять – тиешле булмаган вазгыятьне барлыкка китерә. Бер ысул, бер буяу белән эшләү китә. Каршы әйтү бөтенләй тыелган. Үз белемең дәрәҗәсендә тәкъдим ясау да булмый торган хәл – ишеткәнем булмады.

Беләсезме, мин Җамал Вәлидинең революциягә кадәр язылган әсәрләрен гарәп язуында укыйм. Ул чорда ниндидер җанлы тормыш булган. Хәзер куркып-посып яшибез, цензура керде, дияргә була. Дәүләт эшлеклеләре килеп спектакльне кабул итә икән, бу – цензура керә, дигән сүз. Минем ишетүемчә, федераль үзәктән исемлек килгән. Бу әсәрләрне куярга ярый, боларын ярамый, дигән. Дөресме-юкмы – шулай ишеттем.

Цензура, дигәннән, «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» премьерасы мәсьәләсендә, аны бәхет эзләүгә кайтарып калдыру – алдан күзаллаганча эшли алмаганлыктан вазгыятькә бәйле куркып калумы? Әллә, барыбер, шулай буласы идеме икән?

Әлбәттә, иҗатка, безнең очракта спектакльгә бәяләмә биргәндә, субъективизм факторы да урын алып тора: фикер йөртүче зат үз белеменә, зәвыгына, тәҗрибәсенә таяна. Минем очракта спектакль «ошады» яисә «ошамады» дип кенә бәяләмә бирү килешеп бетмәс. Фикерем – хакыйкать, дигән сүз түгел, шулай да, театрның бүгенге торышына, андагы бара торган процессларга күз салганда, билгеле бер дәрәҗәдә күмәк фикер яңгыратырмын, дип уйлыйм, чөнки депутат эшчәнлегемдә миңа гади кешеләр белән даими очрашырга, сөйләшергә туры килә, еш кына: «Театрыгыз әллә нишләде, барасы да килми», – дип әйтүчеләр ешайды. Бу, әлбәттә, күңелне борчый.

Ә спектакльгә килгәндә... хәзер бит халыкның кул чабуын күрсәткеч итеп саныйлар. Иманым камил – халыкның 99 проценты бу әсәрне укымаган. Хәтта әдәбият, фән өлкәсендә шактый дәрәҗәле кешеләр дә эчтәлеген белми. Метафора алымнары белән әйткәндә, әсәр – чиксез диңгез, спектакль – тыйнак кына бер күл. Бу диңгезгә баш-аяк белән чумарга кирәк булган, биредә тездән дә кермәделәр.

Без спектакльне карадык һәм нәрсә күрдек? Фаҗига күрдекме анда? Сәбәп белән нәтиҗә арасында багланышлар күрдекме? Ни өчен вакыйгалар югары ноктага җитеп, кешеләрне, туган йортларын ташлап, бөтенләй белмәгән җиргә китергә мәҗбүр итте? Бу – һиҗрәткә тиң бит! Исход, русча әйткәндә. Ә биредә фаҗига күрмим. Мин, гомумән, жанрны аңламадым. Жанры билгеле булмагач, ничек кабул итергә дә белмәдем. Фаҗига түгел икән, бу нәрсә?

Режиссер иптәш җиңелрәк юл тапкан – риторик сорау куя: бәхет кайда ул? Бәхет нәрсә ул? Кадерле кеше, син бу сорауга беркайчан да җавап таба алмассың. Чөнки һәр адәм баласы бәхетне үзенчә аңлый.

Ләкин бу әсәрдә сүз бәхет турында бармый. Бу – исән-сау калу. Күпме вакыйга: 1890 еллардагы ачлык, 1897 елдагы беренче җанисәп һәм, шуңа бәйләп, «чукындыралар» дигән курку, янәдән ачлык, фетнә, үтерешләр китү. Шуннан самимилек белән югары хакимияткә мөрәҗәгать итү. Ә бит шушы вакыйгалар сугыш фонында бара – Сафа Варшавадан сугыштан кайта. Өч тиенгә йорт-җирен, хайваннарын сатып китү – бәхет эзләүмени? Бәхетсезлектән качу турында сүз алып барып, режиссер фәлсәфи форматка күчкән…

«Мөһаҗирләр» спектакленнән күренеш

Фото: © 

Темадан качумы?

Әлбәттә, качкан. Ул аны, бик йомшарту да дия алмыйм, бармак аша су үткән кебек кенә үткән. Бу – иллюстратив методика – ярымрадиокуелыш, ярым әдәби-иллюстратив формат. Ниндидер космополит костюмнар. Ярар, килә, ди мәктәп укучысы спектакльне карарга. Ул чорда шулай киенгәннәр, шундый музыка булган, дип уйлаячакмы?

Нигә бөек әсәрне зәгыйфьләндерергә? Башка әсәр тап, үзең яздыр, ә бу – безнең әдәби җәүһәребез – тимә син аңа! Сүз уңаеннан, Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы белән дә – шул ук хәл. «Яшь йөрәкләр» белән дә, «Зәңгәр шәл» белән дә шулай булды. Яшерен-батырын түгел, аны күп артистлар әйтә бит: «Ну нәрсә инде бу?!» – диләр. Шайтан туе! Моны һәр кеше аерым-аерым гына әйтә. Фикер алышулар «кухняга» күчте.

Яңа формалар, форматлар эзләү – табигый процесс. Иҗатта эзләнү төп максат булып тора. Эзләнү булырга тиеш, ләкин халкыбызның фаҗигале вакыйгалары белән бик сак булырга кирәк. Бүгенге көндә дөнья буйлап сибелгән, мохтаҗлыктан, чукындырудан качкан халкыбыз – шуның нәтиҗәсе бит.

Без күргәнне, әлбәттә, башка халыклар да күргән. Әмма без үз халкыбыз турында сөйләшәбез. Чөнки без – дәүләтчелекне югалткан халык. Йөрәгебездә, калебебездә, без – дәүләт кешеләре, гражданнар, дигән фикер утыра. Ул безгә генетик дәрәҗәдә кергән. Милли кодыбызны үз кулыбыз белән җимерергә кирәкми.

Бер 3-4 көн элек, дус кеше – мәдәният, сәнгать өлкәсендә танылган шәхес – татар милләтеннән түгел – бер сүз әйтте: «Рамил, сез аны тоясызмы-юкмы, 85 процент милли мәдәниятегезне үз кулыгыз белән бетерәсез», – ди. Татарлар үз кулы белән милли мәдәниятен бетерә! Җыр сәнгатендә моның мисалларын беләбез. Хәзер театр сәнгате турында сөйләштек. Менә бу – читтән караш.

Мисал өчен, читтән килгән режиссер куйган «Җилкәнсезләр»не шундый яратып караган идем заманында (Кәрим Тинчурин пьесасын Камал театрында Георгий Цхвирава куйды. – авт.). Татар рухы бар иде анда. Монда татар рухын тоймадым мин. Мин диңгез көттем, ә биредә – кибеп барган күл...

Димәк, әсәрне җиңелләштерүне бүгенге вазгыятькә бәйләп карамыйсыз?

Кемдер тәэсир иткәнме, дигәннән, бәлки, булгандыр. Ләкин бит монда тарихи вакыйгалар, һәм ул әсәрдә язылган – аны берничек тә үзгәртә алмыйсың. «Заманасы шундый – параллельләр туры килде», – дип, тамашачыга аңлату кирәк иде. Әмма әсәрне зәгыйфьләндерергә ярамый иде – ассызыклап әйтәм. Безнең халык шуларны күргәннән соң да исән калды, дип, өмет уятырга тиеш иде. Димәк, безнең киләчәгебез бар.

Тәэсир итүләр булса, бәлки, әлегә калдырып торырга кирәк булгандыр.

Менә бу позиция булыр иде! Менә бу син әйткән тәкъдим рухи яктан ничек күтәрелгән булыр иде. Өздек! Шундый караңгы чор килде! Әгәр син алынгансың икән, 20 процентка батыр булып буламы?! 100 процент батыр булырга кирәк. Язылган әсәргә уйдырма кертә алмыйсың бит. Ә биредә бу – татарларның ничек үлгәнен, ничек куып чыгарганнарын читтән карыйк әле, дигән кебек. Бәхет эзләп киткәннәр бит, ахмаклар! Ахмаклар! Бу – үз халкыңны мыскыл итү түгелме соң инде?!

Тамашачы көлеп утырды, алкышлады.

Әйе, тамашачы безнең шулкадәр юмарт: кул чаба. Безнең тамашачы сүздән көләргә күнеккән бит: хахаха-махаха. Бер одеял астына яту сәхнәләрен генә алыйк... Белмим – режиссерның зәвыгы шундыймы, әллә милләтпәрвәрлек дәрәҗәсеме? Мин зурдан кубып алынган кешеләргә гаҗәпләнәм. Лаф орып пиар-компания уздыралар. Мин булдырам, имеш! Шуннан – пшык! Беренчедән, юрганыңа карап аягың суз! Безнең театрга килсәк, бу – артык йөк булды, аны күтәрерлек көч-куәт җитмәде.

Димәк, алынмаска идеме?

Булдыра алмасаң, алынма, кирәкми. Бу – Кәрим Тинчуринны куймагыз, дигән сүз түгел, аны халык театрлары да куя. Халык театрлары самимилекләре белән алдыра. Кайчакта халык театрларын, ихласлыкка сокланып, рәхәтләнеп карап утырам. Профессиональлек кычкырып сөйләшүдә түгел бит – зәвыкта.

Конституция буенча цензура юк, дибез бит инде. Бер карасаң, аның уңай ягы да бардыр, бәлки. Югыйсә, театр җитәкчеләре онытылып китә башладылар. Театр бит хосусый милек түгел. Үз театрыңны оештыр да Аны – Б диген, Бны – Я диген! Бу – дәүләт театры. Данлыклы тарихы булган театр! Дәүләт театры халык салымына яшәп килә.

Халык аңа ике мәртәбә түли – башта салымын, аннары билет алып килә. Ә шул халыкның фикерен чүпкә саныйлар.

Театрда артистның гына түгел, халыкның да авызын да скотч белән «бәйлиләр». Социаль челтәрдә тәнкыйть, шелтә булса – тиз генә блоклап куялар, игнор ясыйлар.

Рамил, сезгә хәзер театрда нинди мөнәсәбәт?

Мин театрга әйләнеп кайткач, яшьләр сакланган кебек посып кына карыйлар иде, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Аннары үз иттеләр кебек, тартыла башладылар. Өлкәннәр дә тартыла.

Рольләрегез генә юк... Югыйсә, 20 ел элек театрның сәнгать җитәкчесе булу мөмкинлегегез бар иде кебек. Һәрхәлдә, имеш-мимешләр йөрде.

Туфан абый белән безнең аерым мөнәсәбәтләр иде. Үләр алдыннан өч ай кала, КФУда күрештек. «Мине синең язмышың борчый, ныклап сөйләшәсе килә», – диде. Өлгермәдек. Марсель абый белән Кадим Нуруллинның туе көнне сөйләшеп утырдык. Туйга җыенганда: «Иртәрәк кил әле», – ди. Озак сөйләштек. «Хәлем әйбәт түгел», – диде. Мәскәүгә үз аягы белән китте. Мәет булып кайтты... (Рамил Төхвәтуллин бу сөйләшүләрнең эчтәлеген кыскача әйтсә дә, язмавымны сорады. – авт.).

Мин беркемнең кәнәфиенә дәгъва кылмыйм. Мин астан казып йөрүче кеше түгел. Үземне Дәүләт Советында күрәм – белемем, тәҗрибәм алга таба да кирәк булыр, дип уйлыйм. Хәзер исәнлек-саулык, барчабызга да җан тынычлыгы телим. Эшлисе эшләр күп кебек тоела миңа, файдалы эшләр!

Безгә юлның бер чатында тауга менәргә кирәк. Булган биеклеккә!

Ил вазгыяте авыр булуга карамастан, үз юлыбызны дәвам итә алырбыз, дисеңме?

Вазгыять үзгәрә ул. Тарихка күз салсаң, җиңел булган вакытларын хәтерләмим. Тоташ сугышлардан, тоташ кысрыклаулардан торган. Мәрҗани, Хөсәен Фәесхановлар вакытларын алсак, анда җиңел булганмы? Аның язган хатларын карасак, иң башта түрәләргә мәдхия укый – яраклаша. Нишлисең, шундый шартларда яшибез. Бу – чынбарлык. Без моны үзгәртә алмыйбыз. Чөнки без буйсындырылган. Сүзебез үтми. Шуда күрә милли мәгарифне дә балта белән чабалар. Балта белән, әкренләп, сәнгатькә һәм мәдәнияткә киләләр. «Балта кем кулында?» – Аяз абыйның бөек әсәре. Балта белән бура бурарга да була – анысы төзү. Балта белән тамырларны кисәргә дә була.

Метафораларга кайтсак, зур имән агачының без – кечкенә генә яфрагы. Аның тамырлары шулкадәр тирән ки, әгәр дә без алардан баш тартсак, күрмәскә тырышсак, безнеке түгел, дип әйтсәк, менә шул вакытта, имән агачына каен яфрагы ябыштыру кебек була. Каен яфрагы имән агачына ябышмый шул. Безнең үткән тарихыбыз – ул имән. Без бүген – мескен каен яфрагы гына. Имән булырга тырышырга кирәк, Язучылар, артистлар булсынмы – үрнәкләр бар бит – аларга тиң булырга тырышырга кирәк. Һәм белем, белем, белем!

Надан артист ул шәхес була алмый.

Үрнәк шәхесләр булганда әле өмет бар. Миңа Марсель абый үрнәк иде. Күпкырлы шәхес. Үчле түгел иде, ихлас иде. Интеллектуал иде. Хәзер интеллектуалларга ихтыяҗ юк. Театрда гына түгел, бөтен даирәләрдә.

Мин бит Камал театрында 1986 елда Тукай роленнән башладым. Бәхетемә, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкаялар белән аралаштым Ул миңа Камил Мотыйгый турында күп сөйләде. (Камил Мотыйгый белән Галия Кайбицкая –  бертуганнар. – авт.). Мин Тукай иҗатына чумдым. Университетка керүем дә шуңа. Хәлим Җәләев мәрхүм: «Бар, кер», – диде. Укытучым Җәмил Зәйнуллин миңа: «Иманыңа кайттың», – диде. Мөхәммәт Мәһдиев белән җылы мөнәсәбәттә идек. Алар миңа өмет баглады.

Рамил, Камал театрының яңа бинасы буенча эш бара бит инде. Сез аның яңа урынына ризамы?

Юк, мин риза булмадым. Ничәмә гасыр һаман да шул Печән базары тирәсендә сәүдәгәрләр тупланган. Бу – тарту көченә ия булган җир. Татарлар өчен сакраль урын.

Ә зур залның 500 урынлы булуына мөнәсәбәтегез? Шәхсән мин моңа бик кимсендем.

Риза түгел, әлбәттә. Ул бит корпоратив җыелган кебек. Бу – планканы төшерү. Кимендә 800 урын булырга тиеш.

Бөтен кеше бераз кыюрак әйтә башласа, дөнья үзгәрер идеме икән яхшыга таба?

Без генә дөньяны үзгәртә алмыйбыз. Ләкин әйтергә тиешбез. Бигрәк тә белгечләр әйтергә тиеш. Пассивлык – бик куркыныч әйбер. Мин тынлыкка шаккатам. Күбесе тып-тын утыра.

Ә бәлки, зыяны тиергә мөмкин, дип уйлыйлардыр.

Анысы да бар. Бөтенесе бәйле инде: матди якка, мөнәсәбәтләргә, кәнәфигә. Безнең ише уйлаганын әйтә торган кешеләрне яратып бетермиләр. Тып-тын булганда рәхәт бит. Журналистларның да белем дәрәҗәсе югары түгел. Югыйсә, алар бит – хакимиятнең дүртенче тармагы...

Алай түгел дә бугай инде.

Фактта шулай. Аларның кодексында беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен яклау бит, гамәлгә куючыларныкын түгел. Шулай дип язылган. Халыкны читкә этәреп хакимияткә хезмәт итә башлыйсың икән, димәк, үз-үзеңә һәм кәсебеңә хыянәт итәсең.

Кызыгыз Диләрә, опера җырчысы буларак, Италиягә китте. Татар дөньясына хезмәт итми, дигән уй үттеме?

Опера жанрында киңрәк колач, киңрәк мөмкинлекләр кирәк. Ул – дөньякүләм жанр. Татар Опера спектакльләренә бик йөрми бит. Без тырышып карадык – үзебезнең Опера һәм балет театрына барып күренде. Алмадылар. Музыкантлар һәм дирижер – опера театрында төп кешеләр: «Алмадымы?» – дип шаккаттылар. Алмагач, нишлик инде.

Италиядә татар исемен күтәрә, дип сөеник, алайса.

Мин моның белән килешеп бетмим. Бөтен татар фамилиясе дә татар өчен эшли, дия алмыйбыз. Татарча белгән бөтен кеше дә татар җанлы түгел.

Рамил, сезнең бу интервьюгыздан үзегезгә зыяны киләчәк бит инде?

Бәлкем.

Белеп эшләдегезме?

Аңлы рәвештә эшләдем. Зыяны нәрсәдә? Роль бирмиме? Болай да юк. Нинди дә булса зыяны булырга мөмкин – анысы алар карамагында. Мин бит инде әйтәсемне йөзләренә карап та әйтә алам. Монысы – башка формат...

Театрга бер катлам кешеләр йөрми башлады. «Әллә нишләде театрыгыз», – диләр. Чөнки татарлык югалып бара. Җамал Вәлидинең «Милләт һәм миллият» дигән титаник әсәре искә төшә. Театр милли, ләкин миллиятле түгел. Гадәти булып калды. Ул гадәти театр түгел иде…

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектакленнән

Фото: © 

ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар – Илшат Әминов, Рамил Төхфәтуллин, Ркаил Зәйдулла

Фото: © 

Комментарийлар (22)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2023
    Исемсез
    Мин гап-гади тамашачы. Бик куптэн инде Камал театрыннан кунел кайтты. Ул заманча "Зэнгэр шэл"дэн бу да булдымы театр дип ачынып кайткан идем. Шуна хэзер яшь режиссёрлар куйган спектакльлэрне генэ карап барырга тырышам.
  • 25 ноябрь 2022
    Исемсез
    Төхватуллин элеккеге колхозный, үзешчән спектаклләр эстетикасы яклы. Чын театр имеш шундый; халык зәвыгы дә шундыйга күнеккән. Олы яшьтәгеләр өчен булсын ди андыйлар, ләкин бөтен репертуар да андый булырга тиеш түгел бит, ишегалдында 21 гасыр.
  • 22 ноябрь 2022
    Исемсез
    Элек бик ярата идем Камалда барган спектакльләрне, Рамиль Төхвәтуллин катнашкан спектакльләрне карап туеп булмый иде. ИДЕ... Хәзер Тинчуринга йөрибез. Подружкаларга иногда әйтеп карыйм Камалга да бармыйбызмы, берәр үзгәреш юк микән, дип. Юк, диләр бертавыштан😊 Рамиль абый, Тинчуринга күчегез әле🙏 Сезне анда биш куллап алырлар иде дип уйлыйм.
  • 20 ноябрь 2022
    Исемсез
    Гадилек җитми татар театрларына. Болгатып бетерделэр тэмам. Нигэ кирэк ул шэрэ артын курсэтеп йогереп йоргэн затлар сэхнэдэ, уңас бит бу. "Тормышмы бу"спектакле турында суз. Юк,юк безнеке тугел. Э менэ "Элдермештэн Элмэндэр"хичшиксез кирэк.!!!!!
  • 17 ноябрь 2022
    Исемсез
    "Рамил Төхвәтуллин - бик талантлы шәхес, баш режиссер күләгәсендә кала һәм югала торган кеше түгел". Депутат кәнәфие артистлыкка караганда күңленә хуш килгән, югалмаганын күрдек
  • 16 ноябрь 2022
    Исемсез
    Усал, икейөзле, кырыс холыклы кеше. Уйлый торган, белемле, үзен хөрмәт иткән кеше мондый хайповикларга колак салмый. Татар зыялыларның бер кечкенә катламы фикерен әйтте дә, акты хәзер сидек комментарийларда. Туфта бу, милләттәшләр
  • 16 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бикчәнтәев яхшы, оештырылган эш алып бара. "Таяну ноктасы"н да аны аклау өчен махсус әзерләгәннәр иде, хәзер менә комментарийлар... Афәрин, булдырасыз, егетләр-кызлар! Барон татар челтерәвикләрне сүгә, үзенчә дөреслекне яклый, ләкин пьесасын куйган Бикчәнтәевкә каршы бара алмый шул... Рамил Төхвәтуллин - бик талантлы шәхес, баш режиссер күләгәсендә кала һәм югала торган кеше түгел. Дөреслек, хакыйкать өчен рәхмәт аңа!
  • 16 ноябрь 2022
    Исемсез
    Браво !!!! Ниһаять, кемдер моны әйтте! Барысы белән дә килешәм! Бу турыда сөйләргә хэм сөйләргә кирэк!
  • 16 ноябрь 2022
    Исемсез
    Төхвәтулла бер тапкыр театрдан киткән иде инде, конфликты бетмәгән, ахры. Рольне бирмәгәч, көнләшә
  • 15 ноябрь 2022
    Исемсез
    Рузилә ханым, бу бик начар, субъектив журналистика!!! Әңгәмә өчен консерватив, караңгы, карашлары белән артта калган шәхесләр сайлыйсыз. Сорауларыгыз бер чүмәлә тирәсендә - "татар мәдәниятендә бар да начар". Прогрессив карашлы һәм зәвыклы иҗатчыларга да сүз бирмәссезме зинһар?
  • 15 ноябрь 2022
    Исемсез
    Демагогия. Артист буларак таланты чикле булган мондый шәхесләр роль бирелмәгәндә сару кайната башлавы - табыгый хәл. "Первый парень на деревне" дигән амплуаны күпме көчләргә була инде? Халыкка кирәге булса рольсез утырамы соң артист? Һәр сүздә калку тәккәберлек һәм эгоцентризм. Татар кешесе мондый булмый, яшь буынга үрнәк булырлык кеше түгел бу агай-эне.
  • 15 ноябрь 2022
    Исемсез
    Искиткеч Шэхес-чын кунелдэн борчылып,эрнеп ,бугенге кон мэдэниятынын чынбарлыгын курсэтэ Рамил эфэнде! Э бит" Театр яктылыкка,нурга илтэ!"илтэ иде,илтергэ тиеш! Мондый кешелэр булганда-театр яшэр ,иншаллах!
  • 15 ноябрь 2022
    Фикерле
    Шул тиклем матур мәкалә, интервью, бик вакытлы фикерләр, кем дә булса дөреслекне әйтергә тиеш, һәр сүз астына сызып басым куя торган. Шундый акыллы шәхесләребез белән дә мәдәниятне үстерү, милләтнең киләчәген борчыган сорауларны хәл итмәсәк, тагын кем аны эшли ала?! Алтынга тиң һәр фикерен ишетсәләр, колак салсаларчы. театрга килгәндә - дөрес бит, тап шулай, матур әдәпле, мәдәни яктан зәвыклы, милли тамаша юк, Болай вакыт уздырыр йчен генә бармасаң, хәзерге ритмда яшәгән, һәр минуты исәптә булган информаөион дөньяда яшәгән халыкка рухи азык кирәк, тамашалар тирән мәгнәле булырга тиеш. Сикереп, кычкырып йөгергәнне карау түгел. Үткән ел Уфадан килделәр, Фидан гафаров катнашлыгында Бәхет хакы. Менә ул истә калдыыыы. Чын артист. Постановка төгәл, матур уйланылган иде, шунысы белән ошады, ышандырды, эченә кереп китеп шул тормышта яшәп кайттым әйтерсең, менә бу тамаша. Камал театры калышмасын иде, эзләнүләр, үсеш, белемлелек, югары дәрәҗәлек телим Камалллыларга!
  • 15 ноябрь 2022
    Алсу
    Нихаять, бөтен уйларымны язган Рамил Төхвәтуллин!!!! Шайтан туе! Нәк шундый фикергә килдем СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАРның соңгы куелышын карагач г.Камал театрында...гыйбрәт! Ул тиле кыз каурыйлар белән!!! Ул ат , макака шикелле сикерүләр сәхнәдә! Натуральный чыбыктан ычкынган эт. Ботларын аерып ул сикерүләр сәхнәдә-тиле кешедә алай сикерми! Ә тамашачы көлә-җылыйсы урынга!!! Кызык бит имеш! Кеше колдерә!... Ә бит Рамил Т дөрес яза-көләләр, чөнки 90% укымаган әсәрне... Белми! Ул киемнәр?! Булган мени шундый киемнәр! ... Ул ЗӘҢГӘР ШӘЛ? КАЙДА УЛ ИЛСӨЯ һәм Рамил Төвәтуллин шикелле профессиональ, зәвыклы итем һәм ихлас уйнаучылар!?! Җыен мәгнәле спектаклләр сәхнәдән төшә(кара чикмән, телсез күке, курчак туе...) ә бит аншлаг бу спектаклләргә хәрвакыт! Халык йөрми шуңа куелмый дип сөйли алмый театр! Бу спектаклләргә гел зал тулы! Баскетболист куйган булдылар-шул да була спектальме ?! ... Дөрес тәнкыйтчеләр, акыллы кешеләр түрәләргә Рәсәйдә кирәкми... Поэтому и УТЕЧКА УМОВ В ЕВРОПУ! КАМАЛ УЖЕ НЕ ТОТ...!!!
  • 15 ноябрь 2022
    Исемсез
    милләтнен, ак сөяге булып исәпләнүчеләр зәвыклары, күзаллаулары белән 90-нчы елларда калган, субьектив фикерләрен хакыйкать итеп алга сөрә. Татарлык баян белән ак каен, мон, белән авыл гына түгел икәнлеген кабул итү бик авыр бирелә.
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    "Биш елда - бер роль!" ди, аннары "Санаулы кичләр" дә рольдән баш тартырга туры килде. Үзе зарлана, үзе баш тарта. Иптәш Тухватуллин, син я депутат, я артист, сайларга кирәк. Ләкин зарлану ирләрчә түгел. Күңелем кайтты. кеше көлкесе
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Рәмил белән килешәм. Татарлык югалды театрда. Татар театрында режиссер булып татар авылында туып үскән, татарча фикерли белгән кеше кирәк дип уйлыйм. Артистлар да ярым русчага әйләнеп бетте сыман. Салкын, шыксыз, тамашачы белән ике арада җылылык юк. Яңа бина турында... макетын , сызымнарын күрсәттеләр. Ул нигәдер зоопарк форматына тартым. Нигә соң ул татар театры булгач аз гына татарча орнаментлы, ничектер көнчыгыш мөселман илләрендәге кебек ясалмый? Әллә ниләр язасы, сорыйсы килә...
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Әлбәттә, Рамил абый - сүз остасы. Әмма кайда аның депутатлыгы? Кайда эшләре? Берни күренми? Ә сүзгә генә ышынып булмый.
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Рифә Рахман да берничә ел элек язып карады. Нәтиҗәсе булмады
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Йөрәк аша әрнеп язылган мәкалә. Моны хәл итәргә тиешләр бит инде. Милли театр җитәкчесе булырга лаек шәхес. Ә яңача кую өчен үз акчаларына башка театр ачсыннар.
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бик зур рәхмәт, чын ихлас күңелдән булган бу сөйләшү күңелгә сары май булып ятты. Милләтебезнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы ир затларыбыз бер-ике генә калып килә шул. Сезгә зур уңышлар, саулык, куйган максатларыгыздан кире чигенмәвегезне телим.
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Афэрин, Рамил! Мин элек Камал театрын озелеп яраткан гади бер тамашачы. Спектакль карау очен Казанга бара идем. Ике ел элек барып 2 спектакльне рэттэн карадым, бэлки икенчесе кунелемэ хуш килер дип, аннан Чаллыга килделжр, анда 2 спектакль карадым, бутэн барасым килми.....бутэн Камал театрына аяк басмыйм дип кайттым.....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100