Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камалсыз «Тантана» яки Яшәсен бәйсез театрлар!

Быел «Тантана» премиясе Чаллы театрында узды. Тантаналы «Тантана»дан - мәдәният күзәтүчебез репортажы.

news_top_970_100
Камалсыз «Тантана» яки Яшәсен бәйсез театрлар!
Салават Камалетдинов

27 марттан 28енә каршы төндә Голливудта тантаналы шартларда «Оскар» тапшыруның зиннәтле кичәсе барса, Чаллыда эконом вариантта «Тантана» премиясе тапшырылды. «Оскар» быел үзенең гадәти урынына — «Долби» театрына әйләнеп кайтса, «Тантана» беренче мәртәбә гадәтләнгән урыныннан — Камал театры залыннан Чаллыга күченде.

Моны Чаллы театрына игътибарны арттыру дип дә аңларга мөмкин. Икенче яктан үз номинантлары бик булмагач, Камал театрының мәшәкатьләнеп тормаган булуы да мөмкин.

Быел Камал театры булачак (бүгенге икътисади һәм сәяси вәзгыятьне күздә тотсак, булачакмы дигән сорау да туа) бинасының проекты белән мавыгып, сезон дәвамында зур масштаблы бер генә спектакль чыгарды. Анысы да йомшак кына итеп әйткәндә, шактый гына уңышсыз чыкты: кемдер сүкте, кемдер итагатьле генә дәшмичә калды.

Шулай итеп, быел «Тантана» театр премиясен бирү тантанасы Чаллы театрының әле кер кунмаган затлы матур заманча бинасына күчте. Кичәнең кытыршылыкларын Чаллы театрының бу мәсьәләдә тәҗрибәсезлегенә сылтыйк. Башка театрлардан килгән номинант ханымнарның бәдрәфтә күлмәк алыштыруын хуҗа театрдагы башкарма директорның игътибарсызлыгы белән аңлатыйк. Ә инде тәнәфестә «фуршет» дип атап шампанский тезеп куюларын, ә спиртлы эчемлек эчергә теләмәгәннәрнең суга тилмереп йөрүләрен «Тантана» бюджетының иркенлегенә сылтаргамы. ..

Дөрес, сәхнәгә чыгып «Тантана» премиясенә ия булган артистларның бәхетле елмаюларына хакына болар барысы «чүп кенә», әлбәттә.

Быелгы "Тантана«ның фаворитлары булган Әлмәт театрын күп санлы җиңүе белән котлыйм. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә лауреат Айрат Мифтахов, «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе лауреаты Динар Хөснетдиновны, «Дебют» номинациясе лауреаты Фәрхәд Мөхәммәтҗановны котлыйм. Икенче пландагы ир-ат роле номинациясендә лауреат булган ТЮЗ һәм Тинчурин театрлары артисты Илнур Гарифуллинны котлыйм. «Актерлар ансамбле» номинациясе лауреаты булган Әтнә театры артистларын — «Алмачуар» спектаклендә катнашучыларны котлыйм. Бишенче тапкыр лауреат булган «Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗахмәтовны котлыйм — «Адәмнәр» спектакле гаҗәеп. Шушы ук спектакльдә уйнаган Альбина Шагалиеваны котлыйм. Вәзгыятьтәге чарасызлыкта аның сәхнәдәге куркыныч елмаюы күз алдына килә.

Ә «Намус һәм дәрәҗә» номинациясендә «Тантана» премиясен алырга килгән Равил Шәрәфиевны Чаллы театры залын тутырып утырган артистлар гына түгел, миллионлаган татарлар алкышлар иде.

Равил Шәрәфиев: «Мин бу номинациядә үземә бүләк бирерләр дип бик озак көттем. Инде өметне өзгән идем, Чаллыга барырга дип килеп әйтәләр. Бармасам, икенче кешегә бирәчәкләр дип уйлыйм. Нобель премиясе булмаса да, акча бит дим. Кергән белән чыккан бер түгел. Килдем! Нобель премиясе бирсәләр, Швециягә дә барам! Вакыты шул ук — өч сәгать ярым».

«Намус һәм дәрәҗә» номинациясенә һәр театр үз ветераннарын бирә, әлбәттә. Шуңа күрә нинди конкуренция булуын чамалыйм. Хәтта Равил Шәрәфиевкә да 10 ел көтәргә туры килгән. Мәдәният министрлыгы әлеге номинациягә дәгъва иткән тагын ике театрны «тынычландыру өчен» булса кирәк, үзенең махсус призын Тинчурин театрының күренекле артисты Ләлә Миңнуллинага һәм Кариев театрының легендасы Нуриәхмәт Сафинга биргән. Бу «спецприз» артистларның «Намус һәм дәрәҗә» номинациясенә дәгъва итү хокукын чикләмидер дип уйлыйм. Шулай итеп «Намус һәм дәрәҗә» Казаннарда гына бар дип аңлыйбыз, Татарстанның башка театрлары әлеге «дәрәҗә»сез яшәп тора.

«Иң яхшы ир-ат» номинациясендә лауреат булган Әлмәт театры артисты Айрат Мифтахов: "Ничә ел "Тантана«га киләм, тамаша залында утырам. Ике тапкыр номинациягә үткән бар. Сәхнәгә чыккан кеше нинди хисләр кичерә икән дип уйлый идем. Җәмәгать, рәхәт икән ул. Горурлык хисләре! Беренче чиратта рәхмәт театрыма! 11 ел элек Әлмәт театры мине үзенең труппасына алды. Эшкә килсәм дә үз өемә кайткан кебек кайтам. «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен сәхнәгә куйган Айдар Җаббаровка рәхмәт — ул миңа ышанып шундый җитди рольне тапшырды. Коллегаларыма зур рәхмәт — мин сезне бик яратам! Хатыным Сиринәм — сиңа зур рәхмәт. Турыдан-туры эфир бара- карыйсыңдыр, әнием, җаным, мин җиңдем!

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә лауреат булган Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов: «Иң яхшы театрларның берсендә иң якын дустым, иң яхшы режиссер Айдар Җаббаров куйган спектакльдәге ролем белән шушы бүләкне туган шәһәремдә алу бик символик мәгънәгә ия. Иҗатымны бәяләгәнегез өчен зур рәхмәт. Фәридә Багисовна, сезгә бик зур рәхмәт — мин әйттем һәм әйтәчәкмен — нинди генә тәкъдимнәр булуга карамастан, сез эшләгәндә мин бу театрда эшләячәкмен.

Динар Хөснетдинов коллектив белән бергә «Елның иң яхшы спектакле» номинациясендә «Тантана» алырга чыккач, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка да үз сүзләрен әйтте: «Ленар әфәнде, эшегезнең тыгыз булуына карамастан, Казанның „казанында“ гына кайнамагыз! Безнең театрыбызга да рәхим итегез!»

Ленар Хәкимҗанов Динарның тел төбен аңлагандыр дип уйлыйм. Мин үзем аңлаганча шәрехләргә җөрьәт итәм. ТР мәдәният министрлыгының Мактаулы исемнәр бирү комиссиясенең Казаннан читтәге дәүләт театрларына игътибары җитми дигән шик бар. Казан театрында куйган артистлар җитәкчелеккә күбрәк күренә, алар Казан артистларын ешрак бүләклиләр. Хәтта Яңа елда Мактау кәгазе бирергә дә түрәләр үзләре килә. Ә республикадагы башка театрларга мондый бәхет бик елмаеп тормый. Түрәләр аларны белми, күрми. Ә күрергә, белергә, карарга кирәк!

Хөрмәтле Ленар Сәетҗан улы, Динар сезне Әлмәткә ниндидер өстәмә мәгънәләр салмыйча гына чакырган икән, димәк, минем фикер итеп кабул итегез! Әлмәттә очрашканга кадәр!

«Алмачуар» спектакле өчен «Актерлар ансамбле» номинациясендә җиңү яулаган Әтнә театры артисты Марат Хәбибуллин: «Аерым алганда, безнең һәрберебез дә бик әйбәт артистлар, ләкин моңа кадәр без аны үзебез генә белә идек. Айдар Җаббаров безне бердәм ансамбльгә туплап дөньяга чыгарды. Айдар, рәхмәт! Безнең бүләк — синең бүләк! Һәр берегезнең иҗат юлында Айдар Җаббаров шикелле режиссерлар ешрак очрап торсын! »

Әлеге дәүләт театры артистлары белән бергә быел дәүләти булмаган театрлар да "Тантана«ны ешрак ала башлады.

«Сезондагы казанышлар өчен» — MON театр мәйданчыгы кураторы Йолдыз Миңнуллина;

«Эксперимент» номинациясендә — MON театр мәйданчыгының «Морфемалар» спектакле;

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» (балет)  — Мария һәм Марсель Нуриевлар («Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Дөр» спектакле).

Йолдыз Миңнуллинага сәхнәгә ике тапкыр чыгарга туры килде. Ул номинант булган «Морфемалар» спектакле өчен килгән булса, аны "Морфемалар«га кадәр «Сезондагы казанышлар өчен» бүләкләргә чакырдылар.

Йолдыз Миңнуллина: (алып баручыга) Илнур, сез миңа ярдәм итә аласызмы? Миңа тәрҗемәче кирәк була. Мин бирегә «Морфемалар» спектакле турында сөйләргә дип килгән идем. ..

Алып баручы: Я очень волнуюсь. ..

Йолдыз: «Кайвакыт шундый халәт була — күңелдә булганны сүз белән әйтеп биреп булмый. Без шундый спектакль ясадык — тамашачы килеп үзен аңлатырдай төгәл сүзне эзли. Минем шундый бер теләгем бар — киләчәктә без барыбыз да үзебезне аңлатырлык һәм бер-беребезне аңларлык төгәл сүзләр таба белсәк иде.

Икенче тапкыр сәхнәгә чыккач ул: «Яшәсен бәйсез театрлар! » диде.

ххх

«Тантана» премиясен тапшыру тантанасында соңгы елларда шаяру белән генә булса да бәйсезлек темасы күтәрелә башлаган иде. «Бәйсез театрлар» темасын театр мәдәниятенә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла кертте. Нурбәккә ни әйтсә дә килешә! Ул — дәүләт театрларының, хәтта беренче номерлысының да, төшенә генә керә торган «Алтын битлек» иясе! «Бәйлеләр» авыз ачарга курыкканда «бәйсезләр» әйтә ала.

Турыдан-туры карасак, моны дәүләти һәм дәүләти булмаган театрлар каршылыгы дип аңларга мөмкин. Әмма тирәнрәк керсәк, монда дәүләттән бәйсезлек турында сүз бармый кебек. Чөнки дәүләт театрын җитәкләгән Туфан Имаметдинов та шушы ук сүзне әйтте. Биредә сүз СТД һәм Камал театры җитәкчелегеннән бәйсезлек турында сүз бара түгелме? Мондый бәйсезлекне үзенә бары тик MON («Живой город» заманча мәдәниятне үстерү фонды) тирәлеге һәм гаҗәеп Туфан Имаметдинов кына рөхсәт итә ала.

Дәүләткә һәм СТДга бәйлеләрнең ни уйлавын быел «Абага алмасы ачы була» спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим иткән Чаллы театры режиссёры Фаил Ибраһимов әйтә алды. «Ул вакытта мин бу спектакльне Тукай премиясенә бирә ала идемме? Кем бирдерсен! » диде ул. Сүз монда сәяси вәзгыять турында бармый. Сүз монда театрларның Тукай премиясенә үз әсәрләрен тәкъдим итергә куркуы турында бара. Чөнки әле алырга тиешлеләр алып бетермәгән иде. Камал театрының сайланган командасы алгач башкаларга рөхсәт ителде, хәтта Тукай премиясенә тәкъдим ителергә кирәклеген искәрткән хат та язылды. Кыскасы, безнең татар театрларында бәйлелек шул дәрәҗәдә. Алар кызганыч. Хәзер алар "театраль оппозиция"дә калган журналист белән дә аралашканда да алларын-артларын карап йөрергә тиешләр.

«Тантана» мәсьәләсендә дә читтәрәк калган театрлар үзара зарланудан уза алмый. Әйе, теләсә күпме борын салындырып йөрергә мөмкин, ләкин Үзе шулай хәл иткән икән, димәк, андый театр «спецприз» белән кала. Быел шундый приз белән калган Буа театры директоры Раил Садриев сәхнәгә менеп анекдот кына сөйләп төште, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев залда гына зарланып утырды. Югыйсә, быел Түбән Кама театры артисты Алмаз Хөсәенов «Алтын битлек» театр премиясе номинанты. Бәлки, бер айдан без аны лауреат дип зурларбыз. Әмма комиссия аны лауреатлар исемлегенә кертмәгән, «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан театрлары» проекты кураторы Людмила Рыбаковага рәхмәт — Алмаз Хөсәеновка проектның махсус призын бирде. Бу инде 2019 елда алган «Сәхнә» журналы призы гына түгел — акчалы.

«Тантана» комиссиясенең «Алтын битлек» экспертлары карашы белән туры килмәве еш була — «Алтын битлек» номинанты булган яки лонг-листка кергән спектакльләрнең дә «за бортом» калганы бар. Директорлары үпкәләмәгәндер дия алмыйм, әмма бәйлелек бар бит.

«Тантана»да гаделлек ни дәрәҗәдә тантана итә?

«Тантана» комиссиясе ни дәрәҗәдә бәйле? Комиссия утырышлары шау-шулы узамы? Мин монысын әйтә алмыйм. Алар ябык. Анда төрле елларда төрле журналистлар әгъза булгаласа да, ышанычсызлар кертелми. Тагын бер кызык факт — Чаллы театрының бәйрәм сценариесендә күп кенә чатаклыклар килеп чыкты, моны «төрле иптәшләр» мәгълүматның үзгәртелеп торуы белән аңлата. «Тантана» комиссиясенең номинацияләр һәм махсус призлар да кертелгән беркетмәсе 23 мартта төзелгән икән, 27 мартка кадәр нигә үзгәртелеп тора соң ул? Кем үзгәртә? Нигә үзгәртә? "Татар-информ«ның мәдәни күзәтчесен комиссиягә якын китерергә теләмәү — нәрсәне яшерү?

«Тантана» театр премиясенең комиссия әгъзалары: Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, журналист Айсылу Кадыйрова, филология фәннәре кандидатлары Айгөл Габәши һәм Елена Шевченко, Камал театры вәкилләре Гөлшат Фәттахова һәм Гөлназ Хәсәнова, Казан дәүләт консерваториясе проректоры Дилия Хәйретдинова, сәнгать фәннәре кандидаты Галина Зәйнуллина.

Шушы затлар театр тарафыннан тәкъдим ителгән 67 спектакльне театрга барып яки онлайн карап 17 номинациягә номинантларны билгеләгәннәр, аннары үзләре үк шул номинантлар арасыннан лауреатларны аерып чыгарганнар дип аңларга кирәк. Ягъни, шушы ук кешеләр бер атна чамасы вакыт аралыгы белән ике тапкыр сайлаганнар.

Бу шулкадәр дә яшертен эшләнә торган премия ки, аның хәтта нигезләмәсе дә ачык медиакырда юк. Әмма мин Нигезләмәне табыштырып, аны җентекләп карап чыктым һәм Нигезләмә пунктларын бозуларны ачыкладым. Алар зур җинаятькә китерми, әлбәттә. Ләкин бу ТР Театр әһелләренең рәсми документка игътибарсызлыгы дип саныйм. Мәдәният министрлыгының моңа игътибар итүен сорыйм.

Әйтик, Нигезләмәдә акка кара белән бөек рус телендә кандидатлар «не позднее 15 марта» Министрлык сайтына урнаштырыла диелсә дә, ул 16 мартта урнаштырылды.  8. 5 номерлы соңгы пунктта «Премии вручаются министром культуры Республики Татарстан в торжественной обстановке на Официальной церемонии награждения в Государственном бюджетном учреждении „Татарский государственный Академический театр имени Галиасгара Камала“ 27 марта каждого года» диелсә дә, ул Чаллыда тапшырылды. Министр түгел, зам тапшырды, димәк, нигезләмә мондый үзгәрешләрне күрергә тиеш иде.

Тагын бер буталчык әйбер — Нигезләмәдә ассызыклап күрсәтелмәсә дә, оештыручылар профессионал театрлар гына катнашуы турында әйтә. Ягъни, Театр училищесы, Музыка училищесы, Казан консерваториясенең Опера студиясе катнаша алмый булып чыга. Ә Казан дәүләт мәдәният институты студенты профессионал театрда уйнаган икән, катнашты, чөнки 2020 елда Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә «Дебют» номинациясен студентка — Ләйсән Гатауллина алды.

Ни өчен СТД өйрәнчек театрларны «Тантана» премиясенә кертми? Нәрсәдән курка? Яхшырак уен күрсәтеп, профессионаллар депрессиягә китәр дипме әллә?

Тагын бер сорау тудырган әйбер — Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «монда закон бозу юк» дип ышандырырга тырышса да, комиссиядә театр вәкилләре (бер генә дә түгел, икәү) Гөлшат Фәттахова белән Гөлназ Хәсәнова булуы гаделлектә шик уята. Тагын бер әгъза — Нияз Игъламовның Камал театрыннан китүе билгеле булса да, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында ул Камал театры вәкиле дип игълан ителде.  11 кешенең икесе/өчесе катнашучы театр вәкиле булуы ни дәрәҗәдә дөрес? «Мәнфәгатьләр конфликты» түгелме?

Әлеге премия кысаларына кертеп куелган Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары арасында «Сәхнә» журналының баш мөхәррире дә бар. Ул комиссия утырышында үз үзенә тавыш биргәнме? Әллә үзе бирмичә, бер тавыш кимрәк булып кына сайлангамы? Комиссиянең тагын бер әгъзасы Нияз Игъламов та «Сәхнә» журналының хезмәткәре булса кирәк, һәрхәлдә, колумнисты, авторы, блогеры. Монда «Мәнфәгатьләр каршылыгы» юкмы?

Яшәсен бәйсез театрлар! Татарстан театрларының дәүләт карамагында булып та бәйсез булуларын телим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100