Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә театрында премьера: «Өлүф...» яки Бигиевның феноменальлеге нидә?

Минзәлә театрында беренче татар детективы буенча спектакль чыкты.

news_top_970_100
Минзәлә театрында премьера: «Өлүф...» яки Бигиевның феноменальлеге нидә?
Рәмис Нәҗмиев, Минзәлә театрының матбугат үзәге

«Иртәрәк милләтне сәүкайләр идең чын эзгә син!

Нинди гали, нинди зур эш эшләр идең безгә син!

Шунда да исмең синең милләт яшәдекчә яшәр,

Милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар».

Бу – Габдулла Тукайның «Мәрхүм Мөхәммәт Заһир әфәндегә» язган шигыреннән юллар.

Заһир Бигиев – 18 яшендә «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» исемле беренче татар детектив романын язган әдип. Ул бу дөньяда нибары 32 ел яшәгән. Шул вакыт эчендә «Гөнаһы кәбаир» («Зур гөнаһлар»), «Катилә», «Мөртәт» романнарын язган.

Әлеге язучының тууына 152 еллыкка Минзәлә театры йөзендә татар театры татар әдәбиятына зур бүләк ясады – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» спектаклен чыгарды.

Моңарчы мәктәп программасында гына булган һәм әлеге программаны узучыларга «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» исеме белән таныш булган роман яңа театр сезонында татар театры дөньясына килеп керде. «Өлүф» сүзе гарәп телендә 1000 санының күплеген белдерә. Театр директоры Илнур Гайниев әйтүенчә, театр өчен бу сүз ниндидер бер «кызыктыргыч» булып тора – тамашачыны «эләктереп ала», ди.

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» – детектив әсәр. Казандагы бер кунакханә номерында кырым татар кызы Зөләйханың үле гәүдәсен табалар. Тикшерү эшләре башлана. Башта гаепсез кеше кулга алынса да, соңыннан, шымчы тырышлыгы белән, барысы да ачыклана. Татарның классик әсәре турында сүз барса да, роман әдәбият дәреслекләрендә дә, Интернет киңлекләрендә дә булса да, бөтен кеше аның эчтәлеген белә, дип уйламыйм – алар өчен интрига калдыру максатыннан һәм спойлер булмасын өчен, финалын әйтмим. Һәрхәлдә, гаепсезгә гаепләнгән егет азат ителә – шунысын гына җиткерәм.

Язылу тарихыннан – ягъни, чорын һәм егетнең яшен күздә тотсак, бу – гениаль, уникаль, феноменаль әсәр, дия алабыз, бик күп мактау сүзләре куллана алабыз. Әмма, контексттан башка караганда, бу, әлбәттә, гап-гади бер әсәр. Ә инде бүгенге театр сәнгате өчен материал буларак карасак, бөтенләй гап-гади әсәр. Ягъни, бу әсәрнең тарихын белмәгән тамашачы өчен яңалык юк. Андый детективлар буа буарлык.

Ренат Әюповның уңышы – бу әсәрнең театральлеген тоеп, аны «эләктереп алып» сәхнәгә куюы. Ренат Әюпов үз заманында Минзәлә театрында Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романын сәхнәләштереп, үзе өчен дә, театр өчен дә зур уңыш казанган иде. Бүген бу театрда икенче бер милли әсәрне чыгарып, үзенең милли режиссер булуын кабат раслады.

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәренең язылу тарихына карасак, Шәрык әдәбияты тәэсирендә үскән татар әдәбиятында Европага йөз тоткан әсәрнең барлыкка килүе. Ренат Әюпов бу әсәрне Шәрык мотивлары белән бизәгән – рәссам Булат Гыйльванов һәм композитор Йосыф Бикчәнтәевка да Шәрык мотивлары белән эш итү йөкләнгән булса кирәк. Шулай итеп, Европача «пешерелгән» әсәр «Шәрыкчә» тартмага салынган. Бәлки, бу – мәхәббәтне Шәрык әкияте итеп күз алдына китерүдәндер.

ххх

Мин, мөгаен, режиссердан артык күпне сорыймдыр, әмма миңа сәхнә әсәре эченә авторның феноменальлеген салу җитмәде. Тамашачыга Заһир Бигиев язган «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романының сюжетын гына түгел, әсәрне шул заман контекстында күрсәтү кирәк иде, миңа калса. Әйтик, мондый сюжетлы әсәрне бүген һәр татар язучысы – «Гали Вәлиев, Вәли Галиевлар» яза алыр иде, әмма моның белән алар Заһир Бигиев феноменын кабатлый алмаячак. Нинди дә булса формада тамашачыга шушы Бигиевның феноменальлеге турында фикер җиткерелсен иде.

Әмма спектакльгә һәм програмкага салынмаса да, театр бу контекстны җиткерү юлларын эзли икән. Әйтик, Минзәлә театры спектакльне педагогика көллияте студентларына күрсәткәндә, алар белән очрашуга танылган әдәбият белгече, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинованы чакырган. Миләүшә ханым студентларга бай эчтәлекле лекция укыды.

Миләүшә Хәбетдинова: «Бу залда утыручыларның барысы да әсәрнең феноменальлеген аңлап та бетермәскә мөмкин. XIX гасырда татар сәүдәгәрләре Европалашу өчен кирәк кадәр байлык туплый алган. Ләкин без барыбер  чит («инородцы»), һәм шунлыктан үсешебез тоткарланган. Бер генә мисал китерәм: без, немец җиһазлары белән типография ачуга, Һиндстанга китап базарын аударырлык Коръән керткәнбез. Менә нинди ул татар сәүдәгәре! Татар сәүдәгәрләре йон сатып кына ерак барып булмаячагын аңлаган, татарлар Казан артында мануфактуралар ачкан. Әйтик, Күн авылы русча Конь булса да, «күн» сүзеннән килеп чыккан – күн эшкәрткәннәр. Мари урманнарына таба кәгазь җитештергәннәр. Татарлар 5 сорт кәгазь чыгарган. Татар сәүдәгәре Бохараны чуен белән тәэмин иткән. Әтнәдә постау җитештергәннәр, алар эшләгән сөлгеләр Парижга барып җиткән. Без буяуны да үзебез ясаганбыз. Шул буяуга манган сөлгеләрне Парижда алганнар.

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы мисалында без татарларның Европалашу юлын күрәбез. Бу әсәрнең сюжет канвасы бүгенге детективлардан ким түгел. Күз алдына гына китерегез – 18 яшьлек егет беренче татар детективын язган. Бу – татар әдәбиятының феноменаль адымы. Без әдәбият тарихыбызны Шәрык әдәбиятын укып дәвам иткәнбез. Ә биредә Европа әдәбияты килеп кергән. Безнең беренче романыбыз – үгет-нәсыйхәт әсәре түгел, детектив. Күрәсезме – татарның энергиясе ничек кайнап торган! Без Европалашырга теләгәнбез. Гәрчә безнең «өстебездә торсалар» да.

Заһир Бигиев халыкка якын телдә язган. Бу әсәрнең теле крестьянга да, шәһәрдә үскән татар малаена да якын. Ул әсәрне гарәп алынмаларыннан азат иткән. Моны 18 яшьлек егет эшләгән. Бу бит цензура еллары! Татарга нәрсә яраганын-ярамаганын өстән кушып торган заманнарда! 

Бу – татар әдәбиятында борылыш. Бу – яңа заман әсәре! Аны сезнең яшьтәшегез эшләгән. Сез ил өчен тарихта калырлык нәрсә эшли аласыз? Ялангач килеш плакат белән чыгып баскан эпатаж гамәлләр турында сүз бармый. Үз белемегезне халкыбызның үсеше өчен кулланыгыз!

XIX гасыр уртасында рус сәяхәтчесе Казанда булуы турында язган. «Казанга килеп эләктем. Кыргыйлар. Әмма 3000 мәктәпләре бар…»  дип язган ул. Бүген безнең сәүдәгәрләр 3000 мәктәп ача аламы?

Заһир Бигиев 130 ел элек язган проблемалар бүген дә искермәгән. Театрның шундый авыр текстка алынуы өчен мин аларга бик рәхмәтле».

Педагоглар Гөлнур Гыйләҗетдинова, Светлана Уржумцева һәм Анна Панчугина белән театрга килгән Минзәлә педагогика көллияте студентлары ул көнне, спектакль карау белән бергә, татар әдәбияты, татар сәүдәгәрләре тарихы буенча эксклюзив лекция тыңлый алды. Алар инде татар байлары тормышыннан кайбер күренешләрне карап кына түгел, ә бәлки кызыклы мәгълүматлар белән дә кайтып киттеләр.

Ә театр үз өстенә спектакльнең контекстын формалаштыру йөкләмәсен алып калды кебек. Спектакльне караган тамашачылар өчен мондый сөйләшүләр оештыру – сәхнәдә барган тамашаның икенче өлешенә тиң.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100