«Рөстәм маҗаралары»: Гадел Кутуй әсәрендә Айдар Әхмәдиевнең авторлык фәлсәфәсе
Кариев театры Гадел Кутуй һәм Рөстәм Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» спектаклен чыгарды.
«Рөстәм маҗаралары» спектаклененең премьерасы «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышында булды. Шулай итеп Кариев театры репертуарына Гадел Кутуй әсәрләре нигезендә куелган икенче спектакль керде.
«Рөстәм маҗаралары» – Гадел Кутуйның фронттан ике-өч айга ялга кайткан вакытта язылган фантастик әсәре. Сугыштан кайткач, повестьнең дәвамын язарга ниятләгән була. Әмма ул кайта алмый.
Әсәрнең төп герое – абага чәчәге ашап күренмәскә әйләнгән һәм фронтка киткән 13 яшьлек Рөстәм.
Кариев театры «Рөстәм маҗаралары»н сәхнәләштерү эшен 2 яшь егеткә ышанып тапшырган. Режиссер – Тимур Кулов. Инсценировка авторы – Айдар Әхмәдиев. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Музыкаль бизәлеш – Камил Котдусов. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.
Бу ике егет тарафыннан Гадел Кутуй әсәренә нык кына үзгәрешләр кертелгән. Әтисенә автордаш итеп, аның улы Рөстәм Кутуй да алынган. Чөнки шагыйрь һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй әсәрне рус теленә тәрҗемә иткән. Бу тәрҗемә оригиналда бераз гына үзгәртелгән, диләр. Програмкага авторлар исеме янына «нигезендә» дигән сүз язылса да зыян итмәс иде. Чөнки егетләр оригиналдан нык кына ераклашкан. Әйтик, алар Рөстәмнең әтисен фронтка озатканнар. Ә әсәрдә ул хатыны белән театрга бара, югалган улын эзли һәм башкалар һәм башкалар.
Егетләр версиясендә Рөстәм әтисенең фронт хатларын укый һәм аны эзләп юлга чыга. Яңа фәлсәфәләр дә кертелгән. «Монда яшәүчеләрдән сора – алар бу риваятьне яхшы белә: кем дә кем кеше гомерен алса, абага чәчәгенең сихри көчен бөтенләйгә югалта»; «Нинди генә хәлдә калсаң да, улым, исеңдә тот: без әниең белән сиңа «кешеләрне яратырга» дигән васыять әйтеп калдырабыз»; «Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә, һәм ул бәяләп бетергесез»; «Барлык сугышлар да үтәчәк, улым, иң мөһиме – кешелеклелегеңне югалтма!»
Фәлсәфә өстәп кенә калмаганнар, Рөстәмнең телен дә редакцияләгәннәр. Рөстәм милициянең өлкән начальнигы Яков Михайловичка «Яков абый» дип дәшкән – Гадел Кутуй шулай язган. Ә спектакльдә «Яков Михайлович» дип дәшә. Моны үзгәртүдән ни мәгънә? Әсәрдә Рөстәмнең букчасы бер табыла, бер югала. Ә спектакльдә «текәрәк» алганнар – Ленин бюстына әллә бүрек кидергәннәр иде шунда... Рөстәмнең немецларны үтереп йөрүен генә төшереп калдырмаганнар. Рядовойларны түгел, офицерларны үтерүе турындагы җөмләне дә җентекләп кулланганнар.
Инсценировка рус телендә ясалган һәм аны шагыйрә Резеда Гобәева татарчага тәрҗемә иткән. Ягъни, татар язучысы татар телендә язган әсәрне 80 елдан соң ике татар егете рус теле аша кабул итә. Бу – трагедия. Гафу итегез, Кариев театрына бу очракта, артык намуслы булып, тәрҗемәчене күрсәтеп тору кирәкмәгәндер дә, бәлки. Иткән икән – иткән инде, нигә кычкырып торырга? Айдар Әхмәдиевның рус телендә инсценировка ясавы – аның үз проблемасы, үзе тәрҗемәче табып тәрҗемә иттерә дә, әлеге хезмәт өчен гонорарыннан түли дә, театрга татарча текст китереп тапшыра.
Сүз уңаеннан, Гадел Кутуйның төп әсәренең берсе – «Тапшырылмаган хатлар» буенча кино төшерелгәндә дә шул хәл булды: рус телле иҗатчылар инсценировка ясап, татарчага тәрҗемә ителде.
Яңадан спектакльгә кайтсак, әйе, Тимур Кулов белән Айдар Әхмәдиев, Гадел Кутуй әсәреннән Рөстәмнең абага чәчәге ашап күренмәс кешегә әверелүен һәм фронтка китүен алып, үзләренең авторлык әсәрен тудырган. Андрей Тарковскийның «Иваново детство» әсәре белән дә рухланганнар – монысы Казан өчен бөтенләй дә яңалык түгел, ТЮЗда «Иваново детство» спектакле уңышлы куелган һәм әйбәт бара. Режиссер, төрле матур «финтифлюшкалар» белән бизәп, спектакль куйганда әсәрне аңламауларын яшергән.
Хәер, аңламау дию дөрес тә түгелдер. Әсәр бит язылып бетмәгән булган. Шуңа да аңа ничектер башкача якын килергә кирәк булгандыр. Үз фәлсәфәңне керткәнче, әдәбиятчылар белән аралашып, Гадел Кутуй мантыйгы буенча барырга кирәк булгандыр, бәлки. Яки, бөтенләй дә идеологиягә кермичә, балалар өчен спектакль ясарга! Абага чәчәге ашаган Рөстәм исемле малай турында матур әкият тудырырга! Ә егетләр «хушлаша белү» турында тарих ясаган. Мондый фәлсәфәнең дә яшәргә хакы бардыр.
Спектакльдә ике артист катнаша: Булат Гатауллин һәм Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина. Режиссер әлеге ике артистка бөтен рольләрне дә тигезләп бүлеп биргән. Булат Гатауллин Рөстәмне уйный, Альбина Гайзуллина – калган барлык рольләрне. Вакыт-вакыт Булатка да башка рольләрне уйнаштыргаларга туры килгән. Артистларга репетицияләр вакыты җитмәгәнлеге сизелә сизелүен. Әмма алар зур эш башкарган. Шомарыр, дип уйлыйк.
Театрның максаты Рөстәм исеменең магик көченә кагылу икән, миңа калса, бу юнәлештә Нурбәк Батулла эшләде инде. MON театраль мәйданчыгында куелган «Моң» спектаклендә Рөстәм турында җыр туган иде. Әлеге җырда Нурбәк батыр егетне сурәтләп җырлый һәм: «Әйтегез миңа, кем ул егет?» – дип залга мөрәҗәгать итә. Зал Нурбәк Батуллага кушылып «Рөстәм» дип җавап бирә.
Айдар Әхмәдиев/Тимур Кулов тандемы MONны һәм Нурбәк Батулланы уздыра алмады.
Югыйсә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар: «Татар мәдәниятен үзендә йөртүче кеше буларак, Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәре дә, каһарманның исеме дә – минем өчен код. Мин аны бик яратам», – дигән иде. Әмма команда өчен, аерым алганда режиссер Тимур Кулов өчен алай түгел. «Шәхсән минем өчен геройның Рөстәм исемле булуы аерым роль уйнамый. Герой Рөстәм дә, Владик та, Алеша да була ала. Соравыгызның мәгънәсен аңлыйм. Әмма без исем турында спектакль куймыйбыз», – дип җавап биргән иде ул.
Әлеге проект «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында чыгарылган.