Луиза Янсуар: «Сезгә Кариев театрында спектакльләр генә аз, әйеме? Хайп кирәкмени?»
Кариев исемендә яшь тамашачы театры директоры Луиза Николаевна Шарова – ул без күптән шагыйрә буларак белгән Луиза Янсуар, Дәрдемәнд һәм татар әдәбиятында символлар темасына диссертация яклаган галимә, «Ялкын», «Татарстан» журналларында эшләгән журналист, Гүзәл Сәгыйтова түрәлеккә киткәч, ул башлаган «Калеб» яңа буын җыены проектын үз җилкәсенә алып калган оештыручы, Тинчурин театрында куелган «Сәйдәш. Йокысызлык» һәм «Карурман» спектакльләренең пьеса автордашы (ахирәт дусты, режиссер Резеда Гарипова белән бергә) һәм башкалар, һәм башкалар.
Луиза Кариев театрына директор булып Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитетына рәис урынбасары итеп чакырылгач, сезон уртасында килде. Быелгы сезон – Кариев театрында аның үзе башлап тәмамлаган беренче театраль сезоны. Бу аның директор буларак беренче зур интервьюсы.
Ният – театр, аның концепциясе, миссиясе һәм планнары турында сөйләшү иде. Әмма алай гына булмады, без милли код, ирек, шигърият һәм керәшен темасы турында да сөйләштек.
Луиза, бу театрда Гүзәл Сәгыйтованы бик яраталар иде кебек. Син артистлар күңелендә аның урынын яулый алдыңмы?
Мин театрга Гүзәл урынын алу нияте белән килмәдем. Гүзәл мэриягә киткәч, миңа бирегә килергә тәкъдим булды. Ләкин минем өчен сайлау бик катлаулы иде. Чөнки китап йортында – стихиям... Музей бит ул, асылда, бик йомык пространство... Без аны ачык урын итеп кешеләр күңеленә керткән бик кадерле урын иде. Бик яратып эшләдем, Шәриф абыйның аурасын да бик яраттым. Әле музейга килер алдыннан, иң беренче эш итеп, Шәриф абыйның каберенә барып: «Шәриф абый, бик кадерләп, яратып киләм, кабул итәрсеңме?» – дип аннан рөхсәт сораган идем. Һәм ул, колачын җәеп, Йортка кабул итте... Шуңа рәхмәтем чиксез!
Театрга килү тәкъдимен уйларга вакыт күп бирелмәде, ләкин шул кыска арада киеренке уйландым. Карар кабул иткәч тә, Китап йортында кемне калдыру мәсьәләсе мөһим иде. Шул рухны саклый торган, Шәриф абыйны кадерли торган Айдарны (Айдар Шәйхин – галим, тәрҗемәче. Авт) калдыру мөмкинлеге булгач, җиңел сулап, театрга атладым. Гүзәлнең театрда хәзер дә үз урыны бар. Ул минем өчен дә, театр өчен дә кадерле кеше.
Мәхәббәт яулауга килгәндә, мәхәббәт яулап алына дип уйламыйм. Ул йә бар, йә юк. Ә менә ихтирам, миңа калса, кешеләр белән аралашу, эшләү иҗат итү процессында туарга, ныгырга мөмкин. Мин кешеләр арасында – эштәме, иҗаттамы – ихтирамлы мөнәсәбәтләрне югары бәялим.
Кайбер артистларга (мәсәлән, Булат Гатауллин, Эльдар Гатауллин, Алсу Фәйзуллина, Гөлназ Галимуллина, Рамил Вафин...) «Луиза Николаевна»га күчүе бик җиңел булмагандыр. Мин алар өчен Луиза апа йә Луиза идем... Бергә күпме иҗади проектлар эшләгән, аралашкан кешеләр бит... Хәзер менә «Николаевна» дип күчтеләр. Һәм ул «Николаевна» арадагы барьерга әйләнмәде кебек. Эш барышында килешкән, килешмәгән чаклар була. Хөрмәт булса, калганы булыр.
Артист белән директорның эшчәнлеге Кариев театрында ни дәрәҗәдә кисешә? Артистка роль бирүче кеше – режиссер. Сезнең аралар хезмәт хакы ведомостенә кул кую дәрәҗәсендә генә дә булырга мөмкиндер?
Ирада Әюпова миңа бу тәкъдимне ясаганда директор гына китереп утыртуны күздә тотмагандыр, чөнки миңа куелган бурычларны һәм миннән нәрсә көткәнен әйткәндә, театрның иҗади яшәешен тәэмин итүне ассызыклаган иде. Финанслар һәм отчетлар белән генә кабинетта утыра алмыйм. Хәтта креслода да утырып тора алмыйм, гап-гади урындыкка утырып эшләргә, бүлмәләр буйлап йөрергә яратам. Мәсәлән, әдәби бүлектә, администраторларда яки пиар бүлегендә җыелышып чәй эчәбез, «мозговой штурм» ясап, идеяләр шунда туа. Өстән - ут куючылар будкасыннан репетицияләрне карарга яратам. Кайчакта төшеп утырып, режиссерның ничек спектакль җыюын карыйсың. Бу табигый процесс.
Мин берничек тә режиссерларга указ була алмыйм. Ләкин сөйләшеп эш итәбез. Сөйләшмичә ярамый, чөнки оештыру белән иҗат процессы бергә булганда гына эш чын-чынлап төпле килеп чыга. Бу – бер театрда гына түгел, кайда да шулай. Иң мөһиме – кешеләрнең сөйләшүгә, диалогка әзер булуы.
Җыеп кына әйткәндә, барыбер кысылам, диюең булды кебек.
Кысылам дөрес сүзме икән? Мин иҗади уйламасам, монда килергә риза да булмас идем. Банк сферасынамы, чиста административ вазыйфамы, шундыйрак башка җиргә китәр идем. Милли музейга җитәкче булып Алиса Львовна килгәч (ә безнең фикер-карашларыбыз бик туры килә иде), миңа музей администрациясенә эшкә килү тәкъдиме дә булган иде. Әмма мин ул юлны сайламадым.
Спектакль куяр алдыннан Әюпов рольләр билгеләп керткән исемлекне карамыйча гына боерыкка кул куймыйсың бит инде – кысылу дип шуны әйтүем.
«Шуны сайладыгызмыни, Ренат абый?» дип утырып сөйләшүне бик табигый дип саныйм. Кысылу дип кабул ителсә, кысылмаска да мөмкинмен. Директор да, администраторлар да – барыбыз да иҗади процесска хезмәт итәбез. Нигездә минем бурычым – кем генә куйса да, шул иҗади продуктны җиренә җиткерү. Бернәрсәне дә 100 процент эшләп булмый, ләкин 99,9 процентка эшләп чыгасы килә. Актерлар белән дә иҗади аралашуны бик табигый дип саныйм. Үземне коры саннар белән эш итә торган вазыйфада күрмим.
Коры саннар белән эшли беләсеңме?
Коры саннар белән эшләргә, Аллага шөкер, бухгалтериям бар. Ләкин үзем дә өйрәнәм. Китап йорты үзәкләштерелгән системада булгач, отчетлар, финанс документациясе белән ул кадәр үк эшләргә туры килми иде, монда туры килә. Бу яктан үземне булдыра алган кадәр ныгыттым. Әле дә өйрәнәм.
Монда килгәч, саннар белән эшләргә үз кешеләреңне китердеңме?
Бухгалтериядә алышыну табигый килеп чыкты – Гүзәл Рәмзилевна бухгалтерын үзе белән алып китте, кадрлар бүлеге алмашынды, администрациядә дә үзгәрешләр булды. Ләкин мин кешене алмаштырам дигән максат куеп килмәдем. Миңа кешене эшеннән җибәрү бик авыр бирелә. Аның өчен бик җитди сәбәпләр булырга тиеш. Кискен сәбәпләр дисәм, дөресрәк булыр. Кешене эштән җибәрү өчен ике генә сәбәп була ала – эшен профессиональ дәрәҗәдә башкармау, икенчесе әдәпсезлек һәм әхлак нормаларына туры килмәүдер.
«Без концепциябезгә үз тамашачыбызны тәрбияләү һәм алга таба да үзебездә калдыру максатын яздык»
Театрда син үз алдыңа куйган программа-максимум нәрсә?
Аны бер ел эчендә генә кистереп куеп булмыйдыр.
Бер ел эчендә аяк баскан урыныңны – туфракны чамалагансыңдыр?
Әйе, беренче елны нигезне, туфракны тоемладым. Нинди ул – мин килгән иҗат пространствосы һәм оешмасы, нинди перспективалары бар аның. Булачак проектларга әзерлеген карадым. Мин: «Бу проектны эшлим, тегесен эшлим», - дип кычкырырга яратмыйм. Татар китабы йортында да без туфракны әзерләдек, үсентеләр чыгарып калдырдык, хәзер Айдарга анда тирәнтен эшләү мөмкинлеге бар.
Ә монда Гүзәл үсентеләре, әйеме?
Монда Гүзәл башлаганны дәвам итәргә һәм үстерергә кирәк. Мин ул проектларны килгәнче үк белә идем, хәзер эчтән беләм. Әлбәттә, аларга минем күзаллау һәм әхлакый-эстетик принципларым өстәлгәндер... Театраль лаборатория булсынмы, «Һөнәр» яшь режиссура фестивалеме... Дөрес, «Һөнәр»не без бераз үзгәртергә җыенабыз. Әле ул хакта әйтелер. Хәзер безгә репертуар ягын ныгыту бик мөһим. Балалар һәм үсмерләр театры буларак нигезебезне ныгытырга кирәк.
Нәрсә ул бу очракта нигез ныгыту?
Сәхнәдә үзебезнең милли классиканы күрәсе килә. Ул, мөгаен, инсценировкалар форматында булырдыр инде. Безгә инсценировка ясаучылар кирәк. Кайда алар? Мин театрга килгәнче андый үтә җитди проблема бар дип уйламый идем. Хәзер иң зур мәсьәләләрнең берсе – аларны әзерләү. Килеп өйрәтүчеләр дә милли җирлекнең контекстын тоярга тиеш дип уйлыйм. Бу юнәлештә эшли алырдайлар итеп Айдар Әхмәдиев (Нуриәхмәт Сафин юбилеена чыгарылган «Арыну» спектакленең пьеса авторы. Авт) һәм Булат Минкинны (Гаяз Исхакый әсәрләрен берләштергән «Сөннәтче бабай» спектакленең инсценировка авторы. Авт) күрәм. Алар тагын да булырга тиеш, безнең бурыч – табу һәм театрга якынайту. Эшләргә, үсәргә җирлек бирү. Билгеле, беренче «коймак» төерле дә булырга мөмкин. Әмма кеше эшләп карамыйча үсми һәм өйрәнми.
Милли классиканы сәхнәгә яңача караш, яңача тоемлау белән чыгарасы килә. Икенче мәсьәлә килеп баса – кайда ул яшь режиссерлар? Үзебезнең милли җирлектә үсеп чыккан, үзебезнең ракурстан күрә торган режиссерлар кирәк. Чакырылган режиссерлар да милли контекстны өйрәнергә, безнең атмосфераны тоярга тиеш була. Кыскасы, үзебезнең авторларны һәм режиссерларны үстерергә кирәк.
Программа максимум дигәндә, репертуар үз җирлегебез белән генә бәйле була алмый. Без үзебезне дөнья контекстында ничек тоябыз һәм нинди мәгънәләр аша кабул итәбез – анысы да мөһим. Безнең яңа сезонда «Ромео һәм Джульетта» чыгачак. Мин аның безнең репертуарда булырга тиешлеме икәнлеге турында бик озак уйландым. Куярга Илсур Казакбаев киләчәк. Ул: «Мин труппаны белгән вакыт аралыгында аларның шушы материалга әзерлеген күрдем», - диде. Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралар»ын куярга Тимур Куловны чакырырга җыенабыз.
Рус классикасы мәсьәләсендә дә еш сөйләшәбез. Казанда рус ТЮЗы була торып татар ТЮЗында рус классикасы ни дәрәҗәдә булырга тиеш? Миңа калса, булырга тиеш. Бу безгә тәрҗемә өлкәсендә булсын, драматургия буенча булсын, үзенә күрә бер мәктәп, тәҗрибә. Программа максимумда балаларның классиканы каравын теләр идем - дөнья җәүһәрләрен күрә торган булсыннар.
Безнең театрда яшь драматурглар белән яшь режиссерлар тандемы гөрләп торырга тиеш дип уйлыйм. Аларда ниндидер идеяләр туып торсын. Безнең бүгенге көндә иң аксаган урыныбыз – ул татар баласы һәм яшүсмере өчен иҗат ителгән үзебезнең заман драматургиясе. Үз җирлегебезгә нигезләнгән. Кызыклы һәм бик тә актуаль булган. «Без сезне дөрес яшәргә өйрәтәбез», - дип өлкән күзлектән язылган әсәрләр турында әйтмим. Без бала һәм яшүсмер белән тигез сөйләшкәндә генә чын диалог, табигый сәламәт аралашу туа ала. Һәм театр балалар белән яшьләр өчен «килергә телим» дигән урынга әйләнә ала. Ләкин болар бүген-иртәгә генә эшләнә торган эш түгел... Бу – эзлекле, озакка сузылган стратегия.
Җыеп кына әйткәндә...
Репертуар базасын ныгыту... Яшьләр белән сөйләшү ачкычын табу... Театрны кызыклы һәм киләсе килә торган урын итү...
«Алтын битлек» алам, дөньяны яулыйм дигән максатлар куймыйсың инде?
Куябыз. Нишләп куймаска?!
Бик тыйнак кына әйтеп торасың бит. Беренче карашка башкара алмастай тоелганнарны әйтмәдең.
Мин эшләп булмый торганнарны кычкырып йөрмим. Без концепциябезгә бик кечкенәдән алып, студент яшенә кадәр үз тамашачыбызны тәрбияләү һәм алга таба да үзебездә калдыру максатын яздык.
Ягъни, үстергәнен Илфир Якуповка (Камал театры директоры. Авт) бирмисең инде?
Бирәм. Атнада көннәр күп. Безнең театр студиясе турында хыял да бар. Аны чиста студия итеп кенә күрмим, ә киңрәк масштабта эшли торган иҗади форматта күзаллыйм. Кечкенәдән башлап, студентларга кадәр... Каршыдагы бинаны эшләп чыгып булса, нәни тамашачыны үзебездә тәрбияли алыр идек, Алла бирса. Миңа Питер режиссёры Екатерина Гороховскаяның бер идеясе ошый – аның Мамтеатр проекты бар, ягъни театрга гаилә белән килеп шөгыльләнергә мөмкин. Балалар белән генә түгел, ә нәкъ менә әти-әниләр, укытучылар белән дә. Бала бит Яшьләр театрына, иң беренче чиратта, кемнеңдер кулыннан җитәкләп алып килүенә мохтаҗ. Югыйсә, ул безгә үзе килеп җитмәскә дә мөмкин... Ә өлкәннәрне театр культурасына өйрәтү бик мөһим! Безнең театрда бөтен формат спектакльләр дә булырга тиеш. Хәзерге вакытта иң кечкенәләр белән эшләү юнәлеше кыенрак. Бер бәби-спектакль белән генә нәни тамашачыны үзебездә тота алмыйбыз. Читкә чыгып уйный торган форматлар да булырга тиеш, баланы үзебезгә китерә торганы да.
Резеда Гарипова белән бер лингвистик проект башларга торабыз: баланың теле белән эшләү өчен кечкенә спектакльләр эшләргә ниятлибез. Миңа Алексей Житковский эшләгән формат та ошады – әсәрне балалар үзләре яза. Комикслар юнәлешен дә алырбыз дип ниятләп торабыз. Айдар Шәйхин, Альберт Шакиров белән бергә тарихны яңача бирү турында да уйланабыз.
Программа максимумда Россия контекстында театрның имиджын булдыру, ныгыту да бар. «Арлекин» фестивалендә, С.Безруков исемендәге Зур Балалар фестивалендә (ә без анда быел «Камыр батыр» белән кабат эләктек) алган призлар, Зур гастрольләрдә күренүләр позицияләребезне ныгыта.
Казан урамындагы теләсә кайсы малайны туктатып, Кариев театры кайда дип сорасак, ул аны әйтерлек дәрәҗәгә җитеп буламы?
Урамдагы теләсә кайсы малай дигәндә, без аудиторияне аңларга тиешбез. Урамдагы теләсә кайсы малай циркның кайда урнашканын да белмәскә мөмкин. Безгә ул дәрәҗәдә тәрбияләр өчен ун-унбиш-егерме еллар кирәк, миңа калса. «Совет вакытында белә идек», дип лаф орабыз. Ә хәзер белү позицияләрен үзебез начарайтканбыз. Аның өчен кемнедер гаепләргә кирәктер дип уйламыйм. Кечкенә вакытта әниләр мине «Ахырзаман»га (Камал театры спектакле. Авт) алып килгәннәрен хәтерлим. Мин ул вакытта спектакльне аңларлык яшьтә булмаганмын. Ләкин Ташчәйнәрне хәтердә калдырганмын. Илдар абый Хәйруллинны күргәч, хәзер дә Ташчәйнәр дип күз алдына китерәм. Ул вакытта классташларымның кайберләре Камал театрын ишетеп белсәләр дә, таба алмаска мөмкиннәр иде. Әти-әниләре аларга аны белүне максат итеп куймаганга, аларның башка приоритетлары булганга - шул гына.
Ә минекеләр, КамАЗга йә берәр йөк машинасына төялеп, күрше авылларга «театр куярга» йөриләр. Менә нәрсәгә кирәк булган инде ул гап-гади ике авыл укытучысына, әйт син миңа? Исәрләр... «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Әниләр һәм бәбиләр»...
Ягъни, «белсеннәр» дигән максат кую кирәкми, әйеме?
Минемчә урамдагы һәр малайны тотып алып Кариев театрының кайда икәнен белергә мәҗбүр итү дөрес юл түгел, чөнки ул баланың кызыксынулары башка булырга мөмкин. Ләкин мөмкин булган аудиторияне мониторинглап бару, срезны булдыру кирәк. Мин бер ел эчендә театрга нинди аудитория йөргәнен беләм . Нинди яңа тамашачы килүен, аны кем алып килүен, нинди спектакльгә килүен өйрәндем. Мәсәлән, баланы «Бәхетле көнем» бәби спектакленә алып килделәр һәм ул аннан уенчык ат тотып чыгып китте, исендә калдырды икән, бала тагын алып баруны сораячак. Тамашачы җыю берәмтекләп эшли торган процесс. Быел – берәү, киләсе елга – икәү булса, ареалның зураю ихтималы бар. Ләкин урамдагы теләсә нинди баланы тотып алып кереп түгел.
Тамашачы җыю буенча театрларның дәүләт планы бар. Сез аны үтисездер, ләкин тамашачы саны буенча сез беренче өчлектә түгел...
Монда бик күп факторлар...
Шул факторларны исәпкә алып, план дөрес куелганмы диюем? Дәүләтнең сезгә бу мәсьәләдә мөнәсәбәте ничек?
Мөмкин булганын да, булмаганын да барыбер сорыйлар. Мәсәлән, «Пушкин картасы» буенча бер киңәшмәдә Буа театры директоры Раил абыйга: «Выезднойларыгыз күбрәк, стационарларыгыз нигә азрак?» - диләр. «Шул бер үк артистлар бит инде алар, урталай бүлеп, бер үк вакытта ике җирдә уйната алмыйм», - дигәнен хәтерлим Раил абыйның.
Бездә дә шулай – артистлар выездда, гастрольдә булганда, бинада нигездә башка спектакль уйнап булмый. Шуңа спектакльләрне мобильныйрак итү турында уйлыйбыз. Чөнки күләмле, бөтен труппаны җәлеп иткән куелыш икән (җитмәсә әле, сәхнә бизәлеше ягы да катлаулы) – монда инде, аңлашыла, әзерлек ягы бик зур ресурслар таләп итә. Мәсәлән, безнең бер көн, көн ярым монтажлый торган спектакльләребез бар...
Нигә икесе дә соралуын аңламыйм. Артистың минем каршыма үзе килеп уйнаганмы, мин барып караганмы – минкультка барыбер түгелмени? Нәтиҗә бит минем ул спектакльне каравым.
Төрле тамашачыга барып җитү өчен аның барысы да кирәк. Әйтик, район үзәкләренә авыл балаларын җыеп алып килеп күрсәткән спектакльләр. Бәлки, кайсы да булса берәр бала нәкъ менә шунда мин әйткән әлеге дә баягы «Ташчәйнәр»не күреп, мөкиббән булып калыр… Ә аны Казанга Кариев театрына алып килергә әти-әнисенең башына килмәс...
Мобильныйрак итү дигәннән, спектакльнең бер урындык белән генә куелганы да кирәкме?
Бүгенге көндә урындык белән дә, костюм киеп кенә дә баланы шаккатыра алмыйсың. Сыйфатлы контент булырга тиеш. Мәсәлән, «Театр – балаларга» проектына спектакль сайлаганда, гадәттә, үзебез булдыра алганнан биегрәк сикерә торганны сайлыйбыз. Димәк, үзебездә булмаган визуал (сәхнә бизәлеше һәм костюмнар буенча рәссамнар), техник мөмкинлекләр (видеографлар, хореографлар, композиторлар, тавыш куючылар), ут мөмкинлекләре һ.б. дигән сүз. Мисал өчен, безнең залның тавыш ягыннан халәте бик катлаулы, ул театраль куелыш өчен каралмаган, аны яңадан тышларга кирәк. Әмма соңгы премьераны куйганда ("Тимур һәм комета» командасы") безнең белгечләрне төрле хәйләләргә өйрәтеп киттеләр... Нюанслар күп... Федераль программа нигезендә куелган спектакльләр еш кына фестиваль форматы булып әверелә. Алар зур декорацияле була һәм аны айга бер төзегәндә монтировщиклар, инде әйткәнемчә, елардай булып, көн - көн ярым җыялар. Бөтен хезмәтләр дә ныгытып әзерләнә. Артистлар бер уйнаганнан соң шулкадәр вакыт аны сүтәргә дә кирәк.
План куелганда татар театрының тел миссиясе дә онытылмасын иде.
План темасын дәвам итеп, әлегә күрсәткечләр буенча әйбәт кенә барабыз - узган ел без финанс буенча куелган планны 2 млн га арттырып үтәдек. Сөенәбез әйбәт кенә барганга. Әйе, монда татар театры булуны, татар яшь тамашачылар (ягъни, балалар, үсмерләр театры) булуны да исәптән чыгармаска кирәк. Менә безнең соңгы премьера «Тимур һәм комета»ны ике Казан мәктәбеннән килгән укучылар карады. «Текә» мәктәпләр. Әти-әниләре билгеле, милли-мәдәни мохиттә кайнаша торган кешеләрнең дә балалары укый. Зарланасы килми, ләкин залның яртысыннан артыгы синхрон тәрҗемәдә карады. Проблема юк, диябез икән, ялгышабыз. Татар телендә текстны кабул итүче һәм аны чын-чынлап аңлаучы аудиторияне югалта барабыз. Ә киләчәктә ничек булыр? Лингвистик спектакль дигәндә, әнә шул ягын да уйладык...
Без фестивальләргә барганда, кайбер тамашачылар (Мәскәү, Питер, Архангельск) татар телендә спектакльнең ничек яңгыравын колакчыннарны салып тыңлый. Аларга кызык – нинди ул татар театры, нинди ул татар теленең яңгырашы? Питерда, «Арлекин» фестиваленнән соң, Зур балалар фестивалендә, Мәскәүдә, бер төркем балалар, сәхнәгә күтәрелеп: «Сез рус телендә дә сөйләшә беләсезмени?!» – диделәр. Кемнәрнеңдер: «Сез үзегездә ничә мәдәниятне йөртәсез һәм саклыйсыз – милләтегезнекен дә, русныкын да, дөнья мәдәниятен дә, искиткеч!» – дип сокланганнары бар. Чыннан да, бу – безнең искиткеч зур көчебез һәм кабатланмас йөзебез, менә шуны аңларга кирәк. Читкә чыкканда минем әле беркайчан да гади тамашачының моңа сокланмый калганын күргәнем булмады. Ә без үзебез ни дәрәҗәдә горурланабыз бу уникальлек белән? Ни дәрәҗәдә оялмыйбыз үзебездән?!
Архангельск шәһәрендә: «Без – бердәнбер татар телендә уйный торган Татар яшьләр театры» дигәндә, зал дәррәү кул чапты. Һәм бу – ихластан иде.
Бүгенге тел вазгыятен исәпкә алганда, план үтәлешенә ирешү авырмы? Тамашачыны азапланып җыясызмы?
Төрлечә. Спектакльләрдән һәм вакытыннан тора. Май – «үле» ай. Май белән июньгә җитди әйберләр куймыйбыз. Премьералар да авыр бара. Көз һәм Яңа ел тирәсе – «урожай» вакыты. Сүз уңаеннан, мәсәлән, быел безнең «Камыр батыр» әйбәт сатылды.
Үзен акладымы әле?
Аклады. «Камыр батыр» безгә акча эшли. Спектакльләр исемлегендә ул иң сатыла торганнардан булып чыкты.
Без сүккән спектакль. Журналистлар сүгә икән, димәк, әйбәт бара дип эшли аласыз алайса.
Мин дә шуңа шаккатам. «Камыр батыр»да минем үземдә дә сорау уяткан моментлар бар. Әмма драматургия һәм режиссура кануннары буенча аның балага юнәлтелгәнлеген күрәм. Яңа ел көннәрендә спектакль барган саен зал уртасына утырып аудиторияне күзәтә идем. Ул өлкәннәргә дә, урта буынга да үтеп керә торган спектакль, универсаль эшли. Ә «Алтынчәч»не чыгарганда, әйтик, аның массалар өчен түгеллеген без алдан уйлап эш иттек. Мин дә, Резеда да. Минем очракта бу – директор буларак та, автор буларак та җитди карар иде.
Безгә театр эчендә, ТЮЗ кысаларында, сискәндереп, җайсыз итеп сөйләшү кирәк иде. Эмоциональ кабул итү рецепторларын гына түгел, уйлану рецепторларын да кузгату кирәк иде. Без андый очракта аудитория белән эшлибез – «Алтынчәч»тән соң фикер алышу оештырабыз. «Тимур һәм комета»ны да универсальрәк форматтагы спектакль булыр дип ниятләп торам. Ул урта яшьтәге һәм үсмер балалар өчен, хәзерге тел белән әйтсәк, «цеплять» итә торган спектакль булыр, дим.
Һәр спектакльнең нинди аудиториягә юнәлтелгәнен төгәл сайлыйсың бит. Без бер айлык репертуарны төзегәннән соң кайсы спектакльгә нинди тамашачы чакыру мөмкинлеген барлыйбыз. Реклама хисабына, сез язганга килгән тамашачы да, «ватык телефон» аша таралган мәгълүмат белән килүчеләр дә бар. Хәзер безнең метрода видеороликлар тора – алар буенча килүчеләр дә бар. Безнең бит шәһәр буйлап олы экраннарга реклама, зур-зур баннерлар чыгарып куярлык мөмкинлекләр әллә ни юк. Шулай да яңа тамашачы килеп тора.
«Резеда Гариповага тәкъдимем үз көчендә кала»
Син килгәч репертуардан төшкән спектакльләр бармы?
Спектакльләрне төшереп калдыру бик авыр. Труппа еллар буена уйнаган, актерларның яшьлекләре, бик кадерле истәлекләре белән бәйле булган һәм алар хәзер дә баш тартырга теләмәгән спектакльләр бар. Мин моны аңлыйм да – спектакльне чыгару өчен иҗат командасыннан бик зур көч таләп ителә.
Төшерттеңме соң инде аларны?
Бар төшерткән спектакльләр. Нигездә искерү аркасында төшә: декорацияләре, костюмнары фәкыйрьләнгән була. Аларны торгызу ихтыяҗы юк, чөнки торгызганга караганда яңа форматлыны чыгару арзангарак та төшергә мөмкин.
Әмма театрда спектакль төшерү бик авырткан тема. Баштарак бу минем өчен гаҗәп иде. Ләкин репетиция барышында артистның бөтен йөрәк фибралары белән эшләгәнен күргәннән соң яхшы аңлыйм. Әкренләп матур хушлаша белергә өйрәнербез дип уйлыйм. Кадерләп...
...Архивка салып куярга.
Әйе. Яңалыкны авыр кабул итәбез. Бу безнең менталитетыбызда да бар. Минем өчен театр музее эшләү темасы ачык кала. Каршыдагы бинаны эшләп чыксак, без анда музей пространствосы да булдырырга телибез. Спектакльнең архивка күчүеннән куркырга кирәк түгел. Кадерсезләмичә күчерә белергә кирәк.
Театр ул – бүген һәм хәзер. Аның бөтен көче дә, кабатланмас магиясе дә шунда. Ул менә хәзер, шушында бер генә кешене дә, тулы бер массаны да үзгәртә, бөтенләй яңача уйлата ала. Аңа тупланган мирас һәм артефактлар белән эш итү вазыйфасын көчләп тагарга кирәкми, минемчә. Анысы – музейлар вазыйфасы.
Хәзер иң «карт» спектаклегез?
Иң «карт» дип әйтү – ул коррект яңгырамаска мөмкин, билгеле. Күп еллар барган дию дөресрәктер... «Нигез ташлары», «Мәхәббәт күгәрченнәре» әле дә бара. Ренат Мирзахәсәнович быел, мәсәлән, «Печән базары»на вводлар ясады, аны яңартты...
Мин монда театрлар практикасында булган бер алымны искә алыр идем – озак еллар барган кадерле спектакльләрне матур итеп озату. Яңаларны кабул итү. Яңалар, бәлки, беренче карашка «нәрсә инде бу» дип кабул ителергә дә мөмкин. Бу – бик табигый. Уңышлы булмаган очраклар да бар, әлбәттә. Әмма анысы да – эзләнү эше. Һәр буын эзләнгән. Һәр буын ялгышкан. Һәм һәр буынның кабатланмас табышлары да булган.
Театрның иң нечкә һәм «авырткан» урыны – ул бүген яңгырамаса (хәтта яңгыраса да!), иртәгәгә калмаячак. Ә кеше аны сакларга тырыша.
Синең биредәге беренче проектың дип кайсы спектакльне саный алабыз?
Мин театрга февраль башында килдем – еллык план инде күзалланган чакта. «Ак чәчәкләр»не эшләү барышында. «Бәхетле көнем»не дә Гүзәл Сәгыйтова башлаган иде, гәрчә Екатерина Гороховская килгәч, без аның концепциясе турында янә бер кат бергәләп сөйләштек. «Камыр батыр» да билгеләнгән иде. «Сөннәтче бабай» да уйланылган. Аңа бераз, син әйткәнчә, кысылдым. Без башта «Сөннәтче бабай»да Нури абый уйнар дип уйлаган идек. Алай килеп чыкмагач, кемне чакырып ничек тиз генә спектакль эшләргә дип фаразларга туры килде. Айдар Әхмәдиевны һәм Тимур Куловны чакырып, Нури абый юбилеена спектакль эшләү минем инициатива иде. Нури абыйның монда Тимур Куловка булган ышанычы, аның белән эшләргә теләве зур роль уйнады. «Алтынчәч» тә алдан билгеләнгән иде. Ләкин башкача буласы иде. Без аны үзгәрттек. Чөнки әлеге әкият буенча эскизлар ясаган һәм спектакль куярга чакырылган режиссер Павел Зобнин белән сөйләшүләр вакытында… Ничек әйтсәм дөресрәк булыр иде икән… Минем интуициям буенча, Алтынчәч образына һәм аның тирәсендәге (безнең тирәдәге!) проблематикага башкача якына килергә кирәк иде... Павел белән яратып саубуллаштык, аңа юлын да, яшәвен дә түләдек, алга таба башка спектакль эшләгәндә күрешәчәкбез дип килештек. Хәзер дә хәбәрләшәбез. Аралар бозылмады. Ә тамашачы арасында безнең Алтынчәчне тоючылар табылды, шөкер, минемчә, без бу «кыен» темага сөйләшергә тиеш идек… «Алтынчәч» спектакле - безнең глобализациягә җавабыбыз иде. Чәчләрен тураклап мәрҗәннәрен өзгән вакытта...
Мин ул спектаклегезне кабул итә алмадым. Анда сезнең төп проблемагыз – артистларның текстны җиткерә алмауларында кебек. Мин текстны аңламадым, кычкырышып чабулап йөрделәр.
Әйе, ул проблема бар. Әмма Резеда текст белән гаҗәеп эшли белә торган режиссер, мин аның бу спектакльдә дә ничек эшләгәнен күрдем. Артистларның тавышы арттагы рәтләргә кадәр пышылдап яңгырый башлады...
Мин эшләгәндә чыккан проектлар темасын дәвам итеп, «Матур-сити» спектаклен Рәмзия апаның юбилеена Ренат Мирзахәсәнович тәкъдим итте. Башта юбилей кичәсе эшләрбез дип ниятләгән идек. Айгөл Әхмәтгалиевадан пьеса яздырып алдык.
Артист саен спектакль чыгару дөрес хәлме? Нури абый – легенда. Ләкин легенда бер була.
Махсус спектакльләр чыгару труппага бик авыр. Өстәмә ресурслар, эш яганнан да. Һәрберебезгә. Аңа бит финансларны да табарга кирәк. Бигрәк тә – безнең бәләкәй генә ТЮЗга. Нури абый юбилеена да, Рәмзия апага да ул финанс мөмкинлекләрен миңа аерым табарга кирәк булды. Чөнки алар бюджетка салынмаган иде. Аллага шөкер, без аларның бәйрәмнәрен куандырып уздыра алдык.
Әмма ул спектакльләрне без бары тик юбилей уңаеннан гына булсын өчен түгел, ә репертуарда калып, киң катлам тамашачыны кызыксындырылык итәргә омтылдык. Һәм тамашачының аларга карата игътибарын, мөнәсәбәтен күрү – бик кызык, әһәмиятле.
Синең проектлар темасын дәвам итеп...
Быелгы федераль акчалар буенча планны төзегәндә, хәзерге драматургияне, классик әдәби мирасны һәм, әйткәнемчә инде, дөнья әдәбиятын күздә тоттык. Режиссер Тимур Шәрәфетдинов белән бергә Америка язучысы Селеста Инг әсәре буенча эшлисебез килгән иде. Әмма авторлык хокукларын ала алмадык. Селеста Ингның үзенә дә язып карадык, реакция булмады. Соңгы мизгелгәчә көттек, чөнки (хәтерлисездер) «Тамга» лабораториясе кысаларында Тимур бик кызыклы эскиз әзерләде. Бәлки, рөхсәт булмас та инде. Тимур алдына кыска гына вакыт арасында урта яшьләрдәге балалар өчен буш ниша бар, дип, шундый спектакль чыгару бурычын куйдым. Шулай итеп «Тимур һәм комета» барлыкка килде.
Мин быелгы проектларның сайланышы, тормышка ашырылуы өчен баштанаяк җаваплы, шуңа аларны тәнкыйтьли дә, яклый да алам. «Алтынчәч» – Резеда Гарипова белән безнең авторлык укылышы. «Йосыф» – Ренат Әюповның хыялы. Аны куяр өчен Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында 2 094 600 сум дәүләт заказы ала алдым. Ул шушы акчага чыгарыла. Киләсе сезонда федераль проект буенча Илсур Казакбаев «Ромео һәм Джульетта»ны куя, Тимур Кулов – «Рөстәм маҗаралары»н. Ул материалны Илгиз Зәйниевның да яратуын белә идем. Аның белән шалтыратыштык: «Син җыенмый идеңме? Без куярга җыенабыз, үпкәләштән булмасын», - дидем. Ул «Ярар инде, әле бу арада гына җыенмый идем», - диде. Куловны татар җирлеге бар дип сайладык. Кутуйның контекстын да саклап калып, шул ук вакытта заманча укылышны да тәкъдим итәрдәй режиссер кирәк иде. Аңлашыла ки, «Рөстәм маҗаралары»н бүгенге заман җирлегендә куйганда, бик, бик нык уйларга кирәк.
Читтән караганда Луиза Янсуар һәм Ренат Мирзахәсәнович проектлары параллель бара, һәрберегезнең үз дөньясы кебек. Читтән генә шулай күренәме?
Режиссер белән директор симбиоз була аладыр дип уйлыйм. Ренат Әюпов милли классиканы үзе өчен өстенлек дип куя. Әмма драматургия бәйгесе читкалары вакытында заманча рус драматургиясен дә куйды, мин кулын кысып рәхмәт әйттем. Хәзер «Кыйссаи Йосыф» буенча эшли, аның материал белән моңа кадәр дә эшләп караганы бар. Хәзер «Йосыф»ны башкача тәкъдим итәрлек үстем, аның пәйгамбәр булып җитешүен күрсәтәсем килә», диде. Бу аның эзләнүләре чылбыры, иҗади трансформацияләре дип уйлыйм. Режиссерның эченә бит кулыңны тыгып карарга ярамый. «Сөннәтче бабай»ны чыгарганда да милли җирлеккә караган материал белән эшлим дип алынды. Ә заманча драматургия белән бездә нигездә чакырылган режиссерлар эшли булып чыга. Һәм ул үзебездә балалар өчен чын-чынлап «аһ!» итәрдәй пьесаларның юклыгын да исәпкә алганда... ну, син мине аңладың инде.
Сезнең театр труппасының уртача яше күпме?
Уртача яшьләр - утыз-кырык аралыгында. Бездә бит урта буын бик юк, җегетләр бигрәк тә. Ә 20дән 30-35ләргә кадәрле яшьләр бар бездә. Алар Театр училищесын тәмамлап килеп, труппада үскән, ныгыган, хәзер инде арада урта яшьләр категориясенә якынлашып баручы артистлар. Әмма аларга барыбер дә «яшьләр» дип кенә карау бар. (Бу – безнең менталитет инде, ул әдәбиятта да шулай, 50гә җиткәнче йә үлгәнче «яшь» буласың, сиңа җитди карарга һич ярамый, юк!)
Режиссерлар ягыннан да яшь энергия күрергә теләр идем. «Һөнәр» фестивале аларның юк икәнлеген күрсәтте бит инде. Илгиз Зәйниев, Айдар Җаббаров, Резеда Гарипова бар. Тагын...
Резеда, дигәннән, ул театрга киләчәкме?
Резедага минем тәкъдимем үз көчендә кала (Резеда Гарипова үз теләге белән Тинчурин театрыннан киткәч, Луиза Янсуар аны Кариев театрына чакырды. Авт). Резеда бит әле бәби алып кайтырга җыена. Мин аны декреттан безгә чыгар дип көтәм, Алла бирса! Бәби көтсә дә, без аның белән лингвистик спектакль проектын уйлыйбыз, аңа финанс көтәбез хәзерге көндә. Ул аны бәби алып кайтканчы эшләп чыгар дип ниятләгән идек. Сентябрьдән балалар бакчаларына алып чыгарга. Акчалар килеп җитмәгән очракта, бәби алып кайткач эшли булып чыга инде.
«Милли кодны таба алсак, үзебезне дөнья контекстында ышанычлы күрсәтә алыр идек»
Әйдә, «Асыл» драматургия бәйгесе турында сөйләшик әле. Бөтен Россиядән драматургия әсәрләре кабул итә торган бу бәйге ни дәрәҗәдә кирәк безгә? Сез иң яхшылары дигәннәре арасында да көчле драматургия күрмәдем. Иң яхшылары шул булгач, безгә нигә кирәк экспертларга акча түли-түли шуларны укыттыру? Уртакул әсәрләргә призлар бирү нигә кирәк?
Ул зур акчалар түгел инде. Ләкин без аларны шулай җыймасак...
«Любимовка» бөтенроссия драматургия бәйгесендә катнашканнарны укыгыз да сайлагыз. Арзанракка төшәр.
Быел «Асыл»ны уздырганнан соң без утырып уйладык. «Асыл» нигезендә ничек итеп үз драматургларыбызны кызыктыра алырлык итеп эшләргә икән дип фикерләштек. Мин аның Россия масштабын алып атырга кирәк дип исәпләмим. Рус һәм татар телләрендә булуын да калдырабыз. Чөнки теле булмаган, ләкин милли темага яза торган драматурглар бар.
Быел андыйларны күрмәдем.
Юк иде шул. Әмма милли фикерли торган, үз җирлегебезне тойган, теле юклары бар. Аларны аерым җәлеп итәргә кирәк. Әйткәнемчә, кеше һәрвакытта да чиле-пешле әсәрен китереп бирергә әзер булмаска да мөмкин. Йә – театрга якынаерга... (Курка, кыенсына, кыюлыгы җитми, ояла... – сәбәпләр күп). Һәр автор белән индивидуаль, сак, нечкә итеп эшләү – анысы театрның бурычы.
Рус драматургиясе дә безнекеннән артык түгел икән, юкка сүгәбез дип үзебезнекеләрне жәлләп кайтып киттем.
Син шовинизм ноктасыннан карагансың. Нәрсә ул – сыйфатлы драматургия? Минем өчен зур сорау бу. Ул сәхнәдә «шедевр»га әверелсен өчен, нинди механизмнар эшкә җигелергә тиеш? Без бит «Карурман»ны (Тинчурин театрында куелды. Авторлары – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Авт).болай гына яза башладык. Кайчан да булса драматургиягә керермен дип уйламый идем. Югыйсә, балачагымда пьесаларны су урынына эчә, яттан беләм идем.
Тагын шунысы да бар – драма әсәре тусын өчен, автор театрга якын булырга тиеш. Аны эчтән күрергә, тоярга. Гадәттә, автор-режиссер тандемнары яхшы эшли. Миңа калса, бу – алхимия. Әгәр автор – үз режиссерын, режиссер – үз авторын тапса, бу зур бәхет, чынлап та, уникаль күренеш барлыкка килә ала.
Бәлки, кешенең күңелендә ятадыр, су сибеп үстерүче генә юктыр дип «Сөннәтче бабай»га Булат Минкин белән Ландыш Әбүдарованы чакырдык. Булатка заказлар биреп милли текстлар эшләтергә кирәк дип исәплим.
Тоямы соң ул?
Тоймый димәс идем. Алга китеп әйтәм: «Тамга» лабораториясенә дә үзебезнекеләрне чакырырга дигән ният бар быел. Әле алай-болай гына да түгел, шигъри текст белән. Без быел шигырь һәм визуал, шигырь һәм музыка, шигырь һәм пластиканы берләштерергә булдык. Күрәсе килә – нәрсә барып чыгар? Моннан тыш, театрга да, труппага да поэтик текст һәм ул таләп иткән фәлсәфи, техник юнәлешләр белән эшләү файдага булырга тиеш. Озын сүзнең кыскасы, тою болай гына килә дип уйламыйм...
Милли хисне тәрбияләп була дисеңме?
Нәрсә соң ул милли хис?
Белмим. Минем формулам юк.
Әйе, формула юк. Минем өчен зур сорау – шул формуланы табу.
Син аны табачаксыңмы?
Табасым килә. Драматургиядә минем аны «Карурман»ны яза башлаганнан бирле табасым килә. «Сәйдәш. Йокысызлык»ны язганда бер сорауга җавап эзләдек: ул нигә театр каршында басып торган? Бу кем өчендер – көчсезлек. Минем өчен Сәйдәшнең затлы формасында басып торып, кешеләрнең күзләренә тутырып карый алуы - ул искиткеч көч. Бүген без кешеләрнең күзләренә шулай карый алыр идекме икән? Ул күзләрдә нахаллык кына чагылмас идеме икән? Сәйдәш ул нахаллыкка карый алыр идеме икән?
Минем әле ул формула һаман да юк һәм мин аны эзлим. Мин аны әдәбиятта да, фәндә дә озак эзләдем.
Аның, гомумән, булуы мөмкинме? Бәлки, аны эзләү алхимиклык кынадыр?
Бардыр дип уйлыйм. Тоемлау буенча – ул шундый якында гына... «Алтынчәч»не язган вакытта Резеда да, мин дә бик мөһим бер әйберне аңладык. Кайдадыр кереп «бикләнгән» дә, Биләр шәһәрчеге яткан кебек ята ул формула. Хәзинә дә шунда ята. Ә без аңа юлларны үзебез ерагайтканнан ерагайтабыз. Аны табу юлы бардыр дим.
Безнең мәдәният министрлыгы яратып кулланган милли код, мәдәни код шулмы инде ул?
Ул һәр кешенең тою, кабул итү дәрәҗәсеннән тора. Рухи үсеш дәрәҗәсеннән дә, дияр идем. Спектакльне яки әдәби әсәрне һәркем тигез караса яки укыса да, һәр кешегә дә бер төрле барып җитми. Мәсәлән, син Илгиз Зәйниев иҗатын яратасың бугай, кемдер Айдар Җаббаровныкын ярата, Илгизне кабул итмәскә мөмкин. Әдәбиятта да кемдер, популярлык ноктасыннан алам, Марат Кәбировны ярата, кемдер яратмый.
Мин «милли код» төшенчәсен интуитив өлкәдән дияр идем. Мин, гомумән, тормышта интуиция буенча бара торган кеше. Интуициянең бүгенге көнгә кадәр зыян китергәне юк, Аллага шөкер. Бу әйбер синеке икән, синдә аның кайтавазы барлыкка килә. Мәсәлән, Кырымга барып Чуфуткале урамнарында йөрим. Анда «Чал бүре яшәде» дигән язуны укыйм икән, ул автоматик рәвештә минеке, миндәге эчке тамырлар уяна һәм кыбырсый башлый. Караимнар да минеке, Евпатория җирләре дә. Гомумән, Кырымны яратам. Бәлки, ул мин һаман да серен ачмаган Борынгы Хәзәр калдыгыдыр, бәлки, миндә хәзәр каны милли код булып уянадыр...
...Әле әдәбияттагысын таба аласыңдыр, чөнки Сүз ул үз функциясен үти. Ә театр мәсьәләсендә милли дә, заманча да дигән баланска килер өчен һәм шуңа карап безнеке дип әйтер өчен, миңа калса, универсаль формула була алмый. Бәлки, мине язмыш шуны эзләр өчен театрга китергәндер – белеп булмый...
Милли кодны таба алсак, үзебезне дөнья контекстында ышанычлы күрсәтә алыр идек. Ә хәзер без «комплекс неполноценности» белән чирлибез.
Бервакыт Нияз Игъламов белән көлешеп утырган идек. «Без Андрей Губиннарны, «Руки вверх»ларны тыңлап үскән балалар», дигән идем, «Луиза, мондый әйберне кычкырып әйтергә ярамый инде», дип көлгән иде ул. Бу, әлбәттә, үзара шаярышу гына. Әмма минем өчен нормаль күренеш: син, тарсынмыйча, Тукайны да, Дәрдемәндне дә, Туминасны да, Вырыпаевны да, Рубенсны да, Пикассоны да, Леонардо да Винчины да, Фрида Калоны да, Әмирхан Еникине дә, Зөлфәт Хәкимне дә, Моцартны да, Пендерецкийны да, Дивна Любоевинчы да, Диана Арбенина белән Земфираны да, әле тагын Меладзе, ЛЮБЭ төркемен дә ярата аласың... Метамодерн безгә моны, ниһаять, рөхсәт итте, шөкер! Берәр нәрсәдән куркып, тагын җимермәсәк инде..
«Президентны «Бәхетле көнем» спектакленә чакырыр идем»
Камал театры бинасы проблемасы чыккач, ул бинага сезнең кызыгуыгыз турында да сүз булды. Әле дә хыялланасызмы?
Мин аны кызыгу димәс идем. Бәлки... Шулай дөресрәктер. Рокировка шулай булса, театр, билгеле, мөмкинлекләре ягыннан иркенәер иде. Татар Яшьләр театрының киңрәк колачы булырга тиеш, дип исәплим. Дөнья күрсәтер. Насыйп иткән очракта, инде әйткәнемчә, эшләү ысулларын тулаем яңартырга кирәк булачак.
Бинагызгы сыясызмы соң әле?
Сыеп булмый шул. Безнең декорацияләрне саклар урын да юк. Подвалны эшләп булса, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә сакларга урын табылыр иде... Монда эш акчада да – шәһәр уртасында нинди дә булса бинаны арендага алып, анда декорацияләр тотар өчен түләргә кирәк. Әмма эш акчада гына да түгел. Бинаның тышкы күренешенә кагылырга ярамый. Ә подвалга декорация кертү өчен зур ишекләр ясарга кирәк. Килгәннән бирле сөйләшәбез...
Гомумән, балалар өчен аерым проект белән бина булса иде дигән хыял бар инде. Балаларның бөтен ихтыяҗларын истә тотып төзелгән бина булса иде ул.
Сезнең театрның иң яхшы спектакле кайсы дип уйлыйсың.
Директор күзлегеннән әйткәндә иң сатыла торганын уйларга тиеш буламмы, иң фестивальгә йөри торганы турындамы? Мин алай аермас идем, һәрберсе кадерле.
Ярар, икенче төрле сорыйм. Президент киләсе булса, кайсын күрсәтер идең?
Нәрсә кысаларында килә бит...
Сезнең театр бинасы ачылганда аңа куян турында спектакль күрсәткәннәр иде. Әйтик, үсешегезне бәяләргә тели дип фаразлыйк.
Миңа калса, монда балалар спектакле булырга тиеш. Яки яшьләр өчен булганы. Әле бит ничек сайлыйсың – милли җирлектәме, дөнья классикасымы... Мин иң кечкенәләр белән ничек эшләгәнебезне күрсәтергә теләр идем. Шундый мөмкинлек булса, Балалар театр студиясен дә тәкъдим итәр идек. Президентны «Бәхетле көнем» спектакленә чакырыр идем. Мин нейтралитет сайладым.
«Ирексезләгәндә мин яза башлыйм, каршы эшли башлыйм»
Луиза, син укытучы баласы. Укытучылар бигүк ирекле халык түгел. Сине алар ирекле итеп тәрбияли алдылармы әллә рамкаларда калдыңмы?
Минем әнием – Янсуарныкы, ә әтием – Кибәч ягыннан. Кибәч зиратына кергәндә шундый сүзләр бар: «Без сезнең шикелле идек, сез безнең шикелле булырсыз». Шушы сүзләрне эпиграф итеп алган бер шигырем дә бар: «...чиксез бу җирдә чикләр булганга бәхетле адәм».
Чикләрең бар һәм син аны аклыйсың, әйеме?
Мин аларны акларга кирәк дип белми идем. Әти белән әни мәсьәләсендә, мин алар янына кайткан саен аякларына башымны орып рәхмәт әйтәм. Шулкадәр уникаль кешеләр. Алар шундый кырыс иде. Мәктәп бусагасын атлап керүгә әнигә «апа» дип дәшә идем, әти дә – «Николай Николаевич». Безнең өйдә кырыслык белән ярату бер-берсенә каршы килә торган төшенчәләр булмады. Кырыслык кысаларының мөмкин булган бөтен ресурсларыңны үстерүен аңлый идем. Алар миңа гаҗәеп дәрәҗәдә ирек биргәннәр икән. Бөтен хыялларыма, омтылышларыма. Әти миңа тау-тау китап, музыка, фильмнар ташый иде, аларны командировкаларга барганда, эзләп таба-таба. Атта йөрисең киләме, менә – ат сиңа! Печән чабарга телисеңме, менә – буеңа таман итеп ясап биргән чалгы! Шул ук вакытта авылның бөтен эше – өчәр-дүртәр бакча бәрәңге, чөгендер басуы, терлек карау, сыер саву, сарыкларны кырку, көтүгә чыгулар…
Өч яшьтән әбиләр белән үстем. Әти белән әни килеп, өч яшьлек баланы утыртып сөйләшәләр: «Син елап әбиләреңне тилмертәсең икән, барыбызга да кыен була», – дип аңлаталар. Мин аларны: «Эшләргә китегез», – дип озата идем. Аларның өч яшьлек бала белән зурларча сөйләшүе минем өчен бик табигый булган. Бездә бөтенләй ирек дигән төшенчә дә, ирексезлек дигән төшенчә дә юк иде. Минем өчен бөтен дөнья ачык иде.
9ны бетергәч, Театр училищесына керәм, дим. Тыңлап тордылар. Кичке аштан соң әти әйтә: «Кызым, Вера Минкина кебек актрисалар 100 елга бер туа», – ди. «Буең дәү түгел, җырлау сәләтең дә ул дәрәҗәдә түгел, биисең инде», – ди. Мин бит инде сәхнәдән төшмим. Бал маскарадтагы кырык номерның утызы минеке. «Син үзеңә кара, ләкин гомер буе «абыстайлар куера»ны («Зәңгәр шәл» спектакленнән сүзләр. Авт) уйнап йөриячәксең», - диде, «Барма», - димәде. Мин филологиягә, журналистикага керергә уйлый башладым.
Ирек дигәннән, ирексезләү минем өчен иҗатка идеаль шартлар тудыра. Ирексезләгәндә мин яза башлыйм, каршы эшли башлыйм.
Янсуар псевдонимын Рәдиф абый Гаташ сайладымы? Безнең «Шарова» фамилиясен шигърияткә алып кермәдең дип әтиең үпкәләмәдеме?
Рәдиф абый: «Шарова фамилиясе белән ничек шагыйрә булып йөрергә була?! Авылыңны исеме бик матур, суар чикләре белән бәйле», - диде. «Рәдиф абый шулай дип әйтә дигәч», – ризалаштылар. Мине ирексезләмәделәр.
Ә хәзер уңайсыз түгелме? Луиза урынга, гел Янсуар дибез үзеңә.
Башта кыенсына идем. Ул бит тулы бер авыл, тарихи авыл! Уникаль авыл...
Аны Иван Грозный чукындырганмы?
Безнең керәшеннәр үзләрен «элек чукынганнар» дип исәпли. Анда Сөембикә белән бергә килгән гаскәриләрне утыртканнар, шулар белән кушылган халыклар яши, дигән фараз бар. Бәлки, төрки-хәзәрләр чорында ук булгандыр. Ул темага күп актарынган бар. Әмма тарихта тәгаен генә эзләрне табу – ул бик четерекле.
Кибәч әбием иртән уянып китә дә, карават янындагы тәре почмагы алдында: «И күктәге кодрәтебез», «И күктәге Атабыз» дип догаларын укый. Шулкадәр табигый. Халыкта бәргәләнү юк. Баланс бар. Тормышның ямен, тәмен тоя. Бер-берсен ашамый, көрәшми. Мин ул әйберне монда, Казанга килгәч аңладым. Мин безнең халыктагы ул балансны бик яратам. Янсуар әби: «Тегендә барып рвачка әйләнмәсәң ярар иде», - дип әйтергә ярата иде.
Мин 16 яшемдә Казанга килгәнче үземне кеше генә дип уйлый идем. Монда килгәч керәшен икәнемне белдем. 1552 ел өчен миңа да гомерем буе түләргә кирәк икән. Чынлап шулай.
Син керәшен татарымы, татар керәшенеме?
Мин керәшен дип атыйм. Кеше ничек тели – шулай әйтсен! Атилла дөньяны айкап Европага килгәннән соң кайсыбызда кайсы кан икәнен кем әйтә ала? Бу бүленешләр миңа шулкадәр кыргый. Кырымга барсам, миңа караимнар үземнеке, Карелияга барсам, шаманнар җирләре дә минеке, Аркаимга барсам да, ул җирләрдән безнекеләр узган. «Дөньялыкның кай почмагына барсам да, җирнең уртасында басып торам» дигән шигырем бар.
Кариев театры репертуарындагы «Микулай» спектакле аша үз халкыңа якынлык тойдыңмы?
«Микулай» яраткан спектакльләрем исемлегендә.
Бу очракта милли код эшлиме? Спектакльне бер мөселман татары язган һәм икенче мөселман татары куйган.
Җырларда һәм кешенең сагышында милли код эшли. Микулайның әфганнарны йөреп кайткан сагышына югалып барган җирлек сагышы да кушылып китә, миңа ул якын. Дәрдемәндтәгечә: «Сөт калыр, ватан китәр!» Мин ул сүзләрнең мәгънәсенә менә быелгы, шушы язда чын-чынлап төшендем...
Җырларның аутентик булуы бик кадерле. Емельянов үзәге уздырган Керәшен көннәрендә әлеге спектакльнең Әлмәт вариантын да китереп күрсәтергә дип тә уйлап торабыз.
«Артистларны һәрвакыт кочаклыйсым, яратасым, иркәлисем, сөясем килә»
Язмыш билгеләренә ышанасыңмы?
Ышанам.
Ягъни, юлыңа кара мәче чыкса, барасы җиреңә бармый каласың, әйеме?
Алай түгел. Галәмнең безнең белән элемтәдә булуына ышанам. Үзеңне чүпләп бетермәсәң, ул элемтә бар, ә инде пычранып бетсәң, ул элемтәнең өзелүе дә мөмкин. Каядыр бару-бармау – анысы интуиция. Кайсыдыр көнне машинага утырып чыгып китмәскә кирәген тоясың. Мәчеләргә, атна көннәренә карамыйча... Минем үз мәчем дә Карлыгач исемле, кап-кара.
Энергетикасы туры килмәгән кешеләр белән ничек аралашасың?
Утырып сөйләшәбез дә «территорияләрне» бүләбез инде. Аннары бер-беребезнекенә кермибездер.
Артистларны яратасыңмы?
Яратам. Кайбер көннәрдә тотып алып диварга бәрәсе дә килә. Артистларны гына түгел, мәсәлән, монтировщикларны да. Күп төрле сфераларда эшләп карагач, үземне бик эмоциональ кеше дип уйлый идем. Театрга килгәч, үземнең бөтенләй дә эмоциональ булмавымны аңладым, чөнки эмоциональ кешеләрнең нинди булуын күрдем.
Аристларның күп төрле язмышларны уйнавын, алар аша күп төрле энергия узып йөргәнен күрәсең. Аларны һәрвакыт кочаклыйсым, яратасым, иркәлисем, сөясем килә. Кайберләренә бөтенләй кагылып булмый – керпе кебек. Андыйларына кагылмыйсың, кагылып зыян китерүең бар. Мин артистларга назлы итеп карыймдыр.
Театрда йолдызлар, прималар булырга тиешме? Сездә алар бик үк юк та бугай.
Үзләрен прима итеп исәпләмиләр дип әйтмәс идем. Кызык кына әйтеп куйдың – кайсы актриса үзен прима була алмый дип исәпләсен?! Барып берәрсенә син прима түгел дип әйтеп кара! Артистның йолдыз булырга омтылышы – табигый. Әмма ул чиргә әверелсә, куркыныч. Мин аларга: «Барыгыз да минем өчен тигез», – дип әйтәм.
Хезмәткәрләрең буларак сиңа тигездер. Ә миңа - тамашачыга?
Тамашачы өчен тигез була алмыйлар. Иҗади процесста да. Мәсәлән, безнең быел Илсаф Нәҗиповның йолдызлы елы. Аны тамашачы да, артистлар да ярата. Киләсе елга башка берәүнеке булырга мөмкин. Бу нормаль күренеш. Ул бит сәхнә – ничек йолдызсыз булсын?!
Беләсеңме, мин Лейнаны беренче синең шигырьләрең буенча «Калеб» спектаклендә күргән икәнмен икән...
Әйе. Гүзәл Кадыйрова.
Шуны аңлагач, татар театрының нинди күп әйбер югалтуын аңладым.
Әйе, ул бик талантлы актриса иде. Ул карарны аның укытучылары да авыр кабул итте. Зөлфәт Закировка бигрәк тә авыр булды. Резеда Гарипова «Это твой выбор», диде. Мин дә аны сәхнәдә, театр сәхнәсендә күрергә бик теләгән идем.
Карап-карап торам да, театрларда матур һәм талантлы актрисалар белән проблема. Лейна буласы булган. Бер тәкъдим: бәлки, аны спектакльдә катнашырга чакырыргадыр. Лейна булмый дисең икән, бәлки башка берәр танылганрак кешене...
Мәскәүдә Бузованы чакырган кебекме?
Бузова кебекне үк түгел инде. Шулай да... Чөнки синең театрда барысы да бик тигез бара кебек.
Әйе, минем белән «хайповать» итеп булмый дим инде.
Гүзәл Сәгыйтова барында хайплар була иде. Шуңа һичьюгы Лейнаны чакырып карамыйсыңмы соң диюем, яки башка берәр нәрсә уйлап тап.
Ә бәлки... Әлегә миңа театрның бөтен яктан да нык булуы кирәк. Хайпны аны эшләргә була.
Булгач, эшләргә кирәк...
Эшләгәндә әйтермен. Спектакльләр, проектлар гына аз, әйеме? Сезгә хәзер күңелсезмени?
Күңелсез.
Быел дөньяны күңеллеләндерәләр инде. Шулай да, мин искә алырмын. Лейнаны чакырмасам да, башка берәүне уйлармын.
Рәхмәт, Луиза! Бу юлы соңгы сорау – шигърият белән театрны чагыштырсак, күңелеңдә кайсы өстенлек алды?
Соңгы бер ел эчендә бөтен энергиямне, ресурсларымны театрга бирдем дип кенә әйтә алам. Ләкин ул вакытта да күңелгә шигырь килми тормый. Ә менә язасы килгән прозаны һәм фәнни эшләрне әлегә чигереп торам.