Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт дәүләт театры белән киңәшеп эшләнде» – «Зөләйха...»ны репертуардан алганнар

«Зөләйха күзләрен ача» әсәре феноменаль пиарын дәвам итә – Уфада Башдрамтеатр аны репертуардан төшерде. Сәбәбе – авторның февраль аенда белдерелгән позициясендә.

news_top_970_100
«Башкорт дәүләт театры белән киңәшеп эшләнде» – «Зөләйха...»ны репертуардан алганнар
Рамил Гали, Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов

Уфада Казан авторы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган спектакль репертуардан төште. Башта, театрдан рәсми җавап алганчы, шулай икән дип, чыш-пыш килдек. Аннары театр сайтында рәсми белдерү пәйда булды: «М. Гафури исемендәге Башҡорт академия драма театры Рәсәйнең Украинада үткәрергә мәжбүр булған махсус хәрби операциясен куәтли.

Театр бөтен Рәсәй халҡына бердәй булған рухи байлыкларны пропагандаларга тиеш. «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы Гүзәл Яхина болай тип әйтә: «2022 елның 24 февралендәге яңалыклар мине изде. Минең дөнъям баштүбән генә әйләнмәде, а тоташ җимерелде».

Ләкин сигез ел буена неонацистар һәм фашистар безнең тугандаш халыкларны үтергән дөнья, безнең, мәдәниәт хезмәткәрләре өчен кабул итерлек түгел.

Бүген безнең сугышчылар, алар арасында безнең коллегалар – республикабызның мәдәният хезмәткәрләре дә бар, нацизмсыз дөньяны яҡлый.

Театр хезмәткәрләренең фикере авторның ҡарашы белән туры килмәгәнлектән, алда әйтеп үтелгән спектакльне төшерергә карар ҡабул ителде».

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова үзе дә комментарий биргән: «Минем инде беренче генә хәбәр итүем түгел: республика мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре – җитәкчеләр, артистлар, техник хезмәткәрләр махсус хәрби операция зонасында бүген лаеклы рәвештә ватанны саклый. Мондый вазгыятьтә «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча куелган спектакльне репертуардан алу Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры белән киңәшеп эшләнде. Театрның махсус хәрби операцияне тәнкыйтьләгән автор «флагы» астында чыгыш ясавы безнең СВО зонасындагы коллегаларыбызга карата мораль яктан гадел булмас иде. Бу спектакльгә залларның тулы булуы мәсьәләсенә килгәндә, безнең театрдагы кырыклап спектакльнең һәммәсе дә тулы залларда уза», – дигән ул.

Гафури театры сайтының спектакльләре бүлегендә дә «Зөләйха күзләрен ача» спектакле юкка чыккан. Артистларның рольләре исемлегендә ул бар, әмма сылтама буенча кергәч ачылмый.

«Зөләйха...» тарихы

Моннан нәкъ 5 ел элек – 2017 елның 24 ноябрендә Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен чыгарды. Башкортстан матбугаты язуга караганда, билетлар ай ярым алдан сатылып беткән иде. Беренче тапкыр бу театрда билет бәясе 1000 сумга җиткән.

«Әсәрнең төп фикере – кеше кешелексез шартларда да кеше булып кала», – дигән спектакльнең баш режиссеры Айрат Абушахманов.

Инсценировкасын драматург Ярослава Пулинович ясаган. Сценограф – Альберт Нестеров. Башкорт теленә Хөрмәтулла Үтәшев тәрҗемә иткән. Композитор – Илшат Яхин (2022 елның февралендә 48 яшендә инсульттан вафат булды).

2018 елның февралендә спектакльне карарга Уфага Гүзәл Яхина үзе килде. Мин ул вакытта, «Татар-информ» хәбәрчесе буларак Уфага барып, роман авторы Гүзәл Яхина белән бергә «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен карап кайткан, спектакльгә багышланган матбугат конференциясендә дә катнашкан идем.

«Гүзәл Яхинаның Уфага сәфәре «Россия» каналы тарафыннан төшереләчәк «Зөләйха күзләрен ача» кинопроекты буенча пиар-акция булмадымы икән әле? Чөнки матбугат конференциясенең «Россия» медиаүзәгендә оештырылуы, аның һәр адымын әлеге канал журналистларының яктыртуы һәм үзләрен хуҗаларча тотуы шундый фикер уята.

Матбугат конференциясендә Гүзәл Яхина фильмның сценариесе әзерләнүен, сериалның бик кыйммәтле проект булуын, аның сигез сериядән торачагын әйтте. Сүзләренә караганда, кастинг мәсьәләсендә мәгълүматы юк, әмма ул үзе Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкаруын тели», – дип язган идем мин ул вакытта.

«Залда «Алтын битлек» милли театр премиясе экспертлары да бар иде. Мин бу спектакльнең киләсе елга премия лауреаты булачагына шикләнмим», – дип язганмын 2018 елның мартында әлеге спектакльне карап кайткач. Нәкъ бер елдан, спектакльне сәхнәләштергән команда «Алтын битлек» театр премиясенең махсус призын алды.

Спектакльдә Иван ролен башкарган Азат Вәлитов Бабич исемендәге премиягә ия булды. Ул премиягә «Гафури театрында «Зөләйха күзләрен ача» спектактаклендә – Игнатов, «Прометей» спектаклендә – Прометей, «Гөлбостан» спектаклендә Айсуак образлары өчен лаек булды.

Спектакльне Башдрамтеатр берничә тапкыр Казанга да алып килде. Килгән саен Казан халкы аны аншлаг белән карады. Килгән саен бер төркем татарларыбыз сүгеп тә калды инде.

Матбугат чараларында әлеге спектакльне башкорт театрының 5 ел эчендә 88 тапкыр күрсәткәнлеге язылды. Гафури театрында 500гә якын урын бар, дип санасак, бу – 40 меңнән артык тамашачы караган, дигән сүз.

 

Фото: © «Зөләйха күзләрен ача» спектаклендә Казан аншлагы

Гүзәл Яхинаның 28 февральдәге фикере ноябрьдә «күпереп» чыкты. Казан җәмәгать эшлеклеләренә: «Ваша Гузель Яхина наконец «открыла» глаза» дигән язулар булган. Без суынган ашны да өреп кабарга күнеккән халык. Татарстанда Гүзәл Яхина иҗатына карата артык якты чырай булганы юк – чөнки татар җәмәгатьчелеге аны салкын кабул итте, шуңа «өреп кабарлык» ашыбыз да юк. Шуңа бу вазгыять күршеләргә «китереп бәргән».

Башкортстан театр сәнгатендә мондый репертуардан төшерүләрнең беренчесе түгел. 2021 елның октябрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре театрында «Кисәкбикә. Риваять» дип аталган тарихи драма чыгарылып, репертуардан төшерелгән иде.

Бу – XVIII гасырда булган реаль тарихи вакыйгалар нигезендә куелган спектакль. Әсәрдә мөселман хатыны Кисәкбикә (Кисәбикә, Кисәнбикә) Байрасованың фаҗигале язмышы сурәтләнә. Көчләп чукындырылган 60 яшьлек мөселман хатыны, исламга кайтканы өчен, Екатеринбургта тереләй яндырылган. Әлеге факт документлар белән расланган.

Менә шундый вазгыять: 60 яшьлек Кисәкбикә 1739 елда яндырылган. Шуннан соң 282 ел үткәч, Стәрлетамак башкорт театрында куелган һәм тыелган.

«Интертат» бу темага язганда, спектакльнең режиссеры, Россиянең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Борис Манджиев: «Мин башкорт халкы тарихына мәхәббәт белән сугарылган гадел һәм толерант спектакль куйдым – бу мәсьәләдә тәҗрибәм зур. Хәзер бу спектакль тирәсендәге вазгыять – балаларча аңлашылмаучылык. Мин аларны җитлегер һәм ялгышларын аңлар, дип өметләнәм», – дигән иде.

«Кисәкбикә»дән соң бер ел узды дигәндә, хатын-кыз язмышына багышланган икенче бер әсәр архивка күчте: Башкортстанда Зөләйха күзләрен йомды.

М. Гафури исемендәге Башҡорт академия драма театры директоры Иршат Фәйзуллиннан «Баш тарту карары авыр бирелдеме? Бу – театр карарымы? «Алтын битлек» театр премиясе үз көчендә каламы?» дип сорап яздым. Директордан, итагатьле генә исәнләшеп, «Сорауларыгызны җавапсыз калдырам» дигән җавап килде.

«Большая книга» әдәби премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин: «Минем шәхси фикерем буенча, бу карарга катнашы булганнарга, аннан баш тарту өчен көч, егетлек һәм акыл табуга караганда, ныграк һәм озаграк акланырга туры киләчәк».

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина: «Бу спектакльне караганым юк. Китабын укыдым, фильмын карый башладым да, «ичмаса күзем күрмәсен» дип сүндердем. Милләтемне томана, надан, шапшак, җилгә-мазарга табыну дәрҗәсендә мәҗүси, кеше ашаучы һ.б. начар сыйфатлардан гына торган кавем итеп күрсәткән әсәргә мин кискен каршы».

Буа театры директоры Раил Садриев: «Тютчев әйтмешли, «Умом Россию не понять...» Россия ул Көнбатыш та, Көнчыгыш та түгел. Кайчагында Көнбатышча яшәгән кебек кыланабыз, кайвакытта Көнчыгыш кебек эш йөртәбез. «Зөләйха...»га килгәндә, сезон барган репертуардан атып бәрү, бәлкем, дөрес тә түгелдер. Ләкин тарих факультетында укыган кеше буларак шуны әйтәм – «Зөләйха...»ларда фактларны бозып күрсәтү бар. 30 ел эчендә ялган тарих язылды, шул ялган тарихка таянып сәхнә әсәрләре чыкты – илгә карата күпме тискәре фикер барлыкка килде. Без бит шул илдән беркая да китмәдек, шунда яшибез. Күпме яхшы әйбер җиргә салып тапталып, яманы күккә чөелде.

Гүзәлнең үзенә килгәндә, без таныш түгел. Алар шушында ашадылар-эчтеләр дә, рәхмәт тә әйтмичә «төкеренеп» чыгып киттеләр. Мондый очракта хуҗаларның ниндидер реакциясе булырга тиеш иде инде?! Әлбәттә, бу – кискен реакция, болай ук булырга тиеш түгелдер, бәлки. Барысы да безнең зирәклектән тора – нишләп бетәрбез.

Акны карадан аеру чоры башланды. Шушы ак белән караны аерганда бүтән төсләрне югалтмыйсы иде. Дөнья бит ак белән карадан гына тормый, арасында бүтән матур төсләр дә бар. Шушы ук әсәрләрдә шул төсләрне дә күрә белергә кирәк. Әмма аларда илең тарихы турында карасы күбрәк ярылып ята икән, бу – моменталь реакция. Чистарыну башланды. 

Безнең тарих буенча төпле фикер юк, ә аның әйләнеп кайта торган гадәте бар. Ул әйләнеп кайта да берне китереп «тарта», ә без аңа әзер түгел, «Нәрсә булды соң бу?» – дип еларга тотынабыз. Наданлыктан арынырга кирәк. Шуңа без – дәүләтебезне җуйган, телебезне югалтып бара торган халык. Без бер чиктән икенчесенә ташланабыз. Һәр гамәлебезне бизмәнгә салып үлчи белсәк, мондый хәлгә калмас идек».

Театр тәнкыйтьчесе, Татарстан Мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе Нияз Игъламов: «Махсус операция һәм аңа бәйле вакыйгалар гомеремдә беренче тапкыр – шуңа минем аның буенча тәҗрибәм юк. Мин моның нормаль хәлме икәнен әйтә алмыйм. Безнең әлегәчә мондый вазгыятьтә яшәгәнебез булмады. Бөтен булган тәҗрибәбез нульгә әверелде. Без хәзер яңа туган сабый хәлендә.

Миңа калса, бу спектакль Айрат Абушахмановны илгә танытты. Аны моңарчы милли республикалар белә иде, ә бу спектакль белән «Алтын битлек» алып, исемен Россиягә яңгыратты. Айрат Абушахмановка да авырдыр – спектакль бит ул балаң кебек.

Әлбәттә, театрның андый хакы бар – юридик яктан да, әхлакый яктан да театр үзенчә эшләргә хаклы. Аларга карата басым булды, дип ишетсәк – эш башка, ә монда – үз инициативалары. Ул инициативаның авторы кем булуын белмим.

Минем ишетүемчә, «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы Гүзәл Яхина 24 февральдә нидер әйткән. Ул беркемне дә гаепләмичә, «дөньям ватылды» дигән. Аның фикере бик йомшак яңгырады, катырак әйтүчеләр дә булды. Фикерен белдергән иҗат кешеләре байтак. Күп театрларда аларның спектакльләрендә фамилия урынына «режиссер» дип кенә языла, ләкин спектакльләр бара. Бәлки, шулай эшләргә кирәк булгандыр. Әсәрнең эчендә махсус операциягә каршы фикер юк. Анда Сталин заманы күрсәтелә. Бу очракта спектакльне калдырып, «безнең позиция авторныкы белән туры килми» дип кенә белдерергә була иде. Бар гражданлык позициясе. Ләкин бит кешенең таланты бар. Катлаулы дөньяда яшибез... Иҗат кешесе дөньяны башкача күрә һәм үз дөньясын безгә күрсәтә. Алар башкалар кебек булса, кызык булмас иде. Ниндидер чикләр сәнгатькә зур зыян китерергә мөмкин. Мин яхшы патриотик әсәрләргә дә каршы түгелмен. Без бөтенесен төшерсәк, нәрсә белән калырбыз икән?

Мине бу хәл бераз гаҗәпләндерде. Нигә бу вазгыять 9 айдан соң килеп чыкты? Мин аны февраль азагында булса да аңлар идем – табигый реакция булыр иде. Ә монда 9 ай репертуарда сакланганнан соң шулай килеп чыкты. Татарстанда бу хәл булырга мөмкинме? Мин теләмәс идем.

Камал театры Сойжин Жамбалова белән Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романын куярга җыена иде. Булырмы ул? Без шундый шартларда яшибез...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100