Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шомбай-фест» нәтиҗәләре: фестивальдә утын түмәре җиңде, ә Шүрәле бөтенләй катнашмады

«Татар-информ» хәбәрчесе «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивалендә мәдәни күзәтче буларак катнашты. Фестивальгә хәбәрчебез нәтиҗәләре.

news_top_970_100
«Шомбай-фест» нәтиҗәләре: фестивальдә утын түмәре җиңде, ә Шүрәле бөтенләй катнашмады
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

Татарстанда дүртенче мәртәбә «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале узды. Бу – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының яңа бинага күчкәч гамәлгә куелган фестивале. Өч елга бер мәртәбә уздырыла. Фестивальнең уңышы, мөгаен, башка театраль фестиваль-лабораторияләрдән аермалы буларак, аның халыкка йөз белән борылуындадыр. Чөнки һәр спектакль ике сеанс – бер тапкыр тамашачыга, икенчесендә жюрига, мәдәни күзәтчеләргә һәм катнашучыларның үзләренә күрсәтелде. Шулай ук, көн саен театр каршындагы мәйданда халык өчен бушка спектакльләр барды. Халык күп иде – үзем күрдем. Дөресрәге, күрә алмадым - сәхнәгә кадәр үтеп кереп булмады һәм бу нормаль хәл. Чөнки спектакльләр балалар өчен, ә аларга алга кереп утырып карарга мөмкинлекләр тудырылган. Ата-аналар балалар утырган урынны калын боҗра итеп әйләндереп алганнар.

Фестивальнең схемасы бик гади: фестивальдә катнашучы спектакльләр театрның ике залында һәм театр алдындагы чәчәкле мәйданда үз спектакльләрен тәкъдим итә. Аларны жюри әгъзалары һәм мәдәни күзәтүчеләр карый, соңыннан театрның репетиция залында фикер алышулар бара.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев үз театры спектаклен конкурста катнаштырмаска карар кылган. Бу бер яктан үз артистларын нәрсәдәндер мәхрүм итү булса, икенче яктан, гаделлеккә омтылу, үзенекен җиңдерде, фәлән-төгән дигән чыш-пышлардан котылу.

Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль бюджеты өчен каралган акчалар соңгы моментта бирелгән, шунлыктан фестиваль бирелгән шартлар кысаларында эшләнгән. Бу очракта фестивальнең программа директоры һәм кураторы Нияз Игъламовны мактаргадыр – яхшы спектакльләр тупланган матур программа барлыкка килгән. «Башта безгә быел булмас диделәр, сәбәпләрен аңлыйсыздыр, аннары рөхсәт булды, ләкин ул вакытта инде программа җыясы шактый авыр иде. Ничек чыкты – шулай чыкты инде», диде ул.

Жюри әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе Владимир Спешков: «Фестивальләрнең билгеле бер формасы була. Бу вакытка бәйле формат булырга мөмкин – мәсәлән, «Алтын битлек» кебек бер сезон спектакльләре, яки пространство алына, әйтик, Новосибирскида Себер, Урал, Ерак Көнчыгыш спектакльләрен туплаган Курчак театры фестивале бар. Яки өлкәннәр өчен курчак спектакльләре булырга мөмкин. Биредә барысы да сыйган – ил буйлап яхшы спектакльләр җыелган, бернинди чикләр юк. Фестивальнең киләчәге турында уйларга кирәк. Миңа калса, мәгърифәти программа булса, яхшы булыр иде кебек. Лекцияләр, мастер-класслар начар булмас иде. Красноярскида шулай булды – Актерлар йортына кеше сыймады. Бу фестивальнең шәһәр өчен зур вакыйга булуын тәэмин итәсе иде. Театр тирәсендә йөрүче кешеләр арасыннан белмәүчеләрне күрдем. Ә икенче яктан театр алдындагы мәйдан халык белән тулган иде. Мөгаен, бу бер театрның икенчесенең эше белән кызыксынмавына бәйледер. Җыеп кына әйткәндә, оештыру миңа ошады. Артык амбициоз да юк иде. Берничә югары класслы спектакль булса фестиваль уңган санала, монда андый спектакльләр бар иде».

Жюри әгъзасы, программа директоры Нияз Игъламов: «Дәүләт театрлары фестивальләр оештыра, ләкин Россия курчак театрларында оештырыла торган иң кызыклы вакыйгалар хосусый театрларда бара. Чөнки дәүләт театры дәүләт биремен үтәргә тиеш. Ә инде белем бирү программасына килгәндә, монда күптән түгел генә «Нәүрүз» белем бирү форумы узды. Ул Россия Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үтә. Ул Россиядәге иң көчле форумнарның берсе.

Театр тирәсендәгеләрнең бу фестивальне белмәүләре – драма театрындагыларынң курчак театрына мөнәсәбәте. Мин бу театрга вазгыятьне үзгәртү өчен килдем. Без үз шәһәребездә булса да, вазгыятьне үзгәртергә тырышачакбыз. Кайбер коллегалар тарафыннан шундый мөнәсәбәт бар, ләкин шәһәр халкы безне ярата, заллар тулы. Фестиваль бит ул коллегалар өчен түгел, халык өчен».

ххх

Фестивальнең ябылу тантанасына ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Сизелә – ярата ул бу театрны.

Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Минем парапланда очканым бар. Беренче тапкыр иң рәхәте – чөнки нәрсә икәнен белмисең. Икенче тапкырында үзеңне мәҗбүр итәсең, өченчесендә тагын да катлаулырак... бишенче, җиденче тапкырында син очуның тәмен тоясың. Беренче тапкыр фестиваль оештыру да бик җиңел - белмичә тотынасың. Аннары авырлаша бара, чөнки үстерергә кирәк. Бу фестиваль вакытында гел юлда идем, әмма Илгиз (Зәйниев – Т.и.иск.) миңа видеолар җибәреп торды. Мин шуларга карап оча башлавыбызны аңладым. Быел фестивальдә катнашкан курчак театры коллективлары шәһәр халкына бәйрәм бүләк итте - рәхмәт сезгә! Беренче фестивальне башлап җибәргән Роза Яппаровага һәм әлеге мирасны алып калып аны үстергән яңа командага да рәхмәт! Мәдәният һәм сәнгать - берләштерүче көч. Чөнки без киткәч бары тик сәнгать кала. Сезнең кайсыгыз XIX гасыр икътисадчыларын хәтерли? Алар бары тик сәнгатькә булышып кына тарихта кала алганнар. Сез тормышны яхшыртучылар.

Жюри үз призын тапшырыр. Ә без рус классикасын популярлаштырган өчен Беларусь Республикасыннан китерелгән Лермонтов әсәре буенча куелган «Демон» спектакленә махсус приз әзерләдек».

Жюриның карары көтелмәгәнрәк булды: Иң яхшы спектакль - «Повесть временных лет». 16 +

Әлеге спектакльне Тольятти курчак театры алып килгән. Аны шул исемдәге рус елъязмасы мотивлары буенча режиссер Александр Янушкевич куйган. Әгәр театр КУРЧАК ТЕАТРЫ дип атала икән, димәк, спектакльдә курчаклар булырга тиеш түгелмени? Биредә утын түмәрләрен курчак дип атыйбыз икән, ярар соң, курчак театры булсын! Аңлавымча, алар – әлеге түмәрләр халыкны сурәтләде. Алар белән идарә итүчеләрне артистлар үзләре уйнады. Тольятти артистларыннан берсе тыйнак кына «Күләгә стриптизы» да күрсәтте хәтта. Ир-атка тапшырылган иде ул җаваплы вазифа. Жюри күпчелек тавыш белән әлеге спектакльне иң яхшысы дип тапкан.

Калган номинацияләр болайрак бүленгән:

Иң яхшы эпизодик роль – Ольга Сидоренко, Ханты-Манси курчак театрының «Снежная королева. История Герды» спектаклендә Разбойница роле өчен.

Иң яхшы актер эше – Андрей Нечаев, Мәскәүнең Образцов исемендәге дәүләт академия театрының «Снеговик» спектакле өчен.

Иң яхшы актерлар ансамбле – Дмитрий Ковдя, Роман Сопко һәм Антон Черепанов өчлеге, Саратов курчак театрының «Клочки по закоулочкам» спектакле өчен.

Иң яхшы музыкаль бизәлеш – Олег Бабич, Новосибирск өлкә курчак театрының «Королева красоты из линейна» спектакленә язылган музыкасы өчен.

Иң яхшы рәссам эше – Денис Токарев, «Чаллы курчак театрының «Кроткая» спектакле өчен.

Иң яхшы режиссер эше – Борис Константинов, Рязань курчак театрының Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Пегий пес, бегущий краем моря» спектакле өчен.

Жюри карарлары белән мин дә килешәм. «Пегий пёс, бегущий краем моря» – гаҗәеп куелыш, «Снеговик» моноспектаклендә уйнаучы – Андрей Нечаев искиткеч, «Снежная королева. История Герды» спектаклендәге һәр артисты «иң яхшысы» булырга лаек.

Безнең – мәдәни күзәтчеләр коллегиясенең карары тагын да урынлырак, гаделрәк, дөресрәк дияр идем. Без программадагы иң яхшы балалар курчак спектаклен сайладык. Ул - Саратов курчак театрының «Клочки по закоулочкам» әкияте иде.

Мәдәни күзәтчеләр карарын филология фәннәре кандидаты, журналист Дмитрий Туманов игълан итте: «Спектакльләр төрле форматлы иде һәм аларның һәрберсе фестиваль тарихында калырга лаеклы. Фестиваль жюриы үзенчә бәяләсә, без тамашачы кабул иткән кебек кабул итәргә тырыштык. Без режиссер, актер эшен дә, музыканы да, утны да – барысын да төп персонаж – курчак аша карадык. Чөнки бу курчак театры һәм курчак – төп персонаж».

Григорий Остер пьесасы буенча куелган «Клочки по закоулочкам» спектакле «Төлке һәм куян» рус халык әкияте буенча язылган. Ул төлке өеннән куып чыгарган куянның гаделлек эзләве турында. «Дөньяда гаделлек теләгән кадәр түгел, ә булдыра алган кадәр булачак», – ди әкият геройлары.

  • Казан курчак театры фестивален оештыручылар командасы беренче тапкыр гамәлгә куйган Мәдәни күзәтчеләр командасы составында филология фәннәре кандидатлары Дмитрий Туманов, Айрат Бикбулатов, журналист Анна Тарлецкая һәм «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова бар.

ххх

Миңа калса, «Шомбай» фестивале бер проблеманы күрсәтте – Россиядә милли курчак театры спектакльләре фестивальгә алырлык дәрәҗәдә түгел. Яки булганнарының да фестивальгә йөрерлек акчасы юк. Бу проблема! Грозныйда «Федерация» милли драма театрлары фестивале барлыкка килде. Ә милли курчак театры темасына уйлаган еше дә юк кебек. 

Нияз Игъламов: «Әйе, ни кызганыч, милли спектакльләр, кагыйдә буларак, начар. Бу зур проблема һәм ул курчак театрлары дәрәҗәсендә генә хәл ителә алмый. Бу тел югала бару белән дә бәйле. «Нәүрүз» төрки театрлары фестивале дә курчак спектакльләре программасы төзеп караган иде. Казахстаннан гаризалар булды, Тыва, Якутия гариза бирә, ә башкалардан юк. Тыва театрын китерәсе килгән иде, аларның акчасы булмады. Башкорт театры русча уйный, алар спектакльләрен «Нәүрүз»гә алып килү өчен генә тәрҗемә иттеләр. Мондый шартларда нинди милли колорит турында сөйли алабыз? Хәзер милли колорит төшенчәсе китеп бара. Мин аның ни икәнлеген аңламыйм...»

Шулай итеп, «Шомбай-фест» программасында милли спектакльләр булмады дия алабыз, рус халык әкияте герое Петрушкадан кала диик инде. Хәер, «Әкият» курчак театры фестивальне «Шүрәле» белән япты.

«Шүрәле» – Камал театры артисты Илдус Габдрахмановны чакырып куелган спектакль. Анда милли тәңгәллегебез дә, мәдәни код турында уйлануларыбыз да бар. Дөрес, ул фестиваль программасына кермәгән. Чөнки, алда әйтелгәнчә, Илгиз Зәйниев оештыручы театр спектаклен кертмәскә карар кылган. Гаделен гадел карар инде. Аның каравы аны бөтен катнашучылар карый алды, беркем дә үзебез уйнадык та эш бетте дип шәһәр карарга китмәгән иде – спектакль фестиваль ябылу тантанасында күрсәтелде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100