Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында «Хан кызы Турандык»: конфетти, серпантин һәм күктән яуган долларлар

news_top_970_100
Тинчурин театрында «Хан кызы Турандык»: конфетти, серпантин һәм күктән яуган долларлар
Салават Камалетдинов

Тинчурин театры моңарчы булган спектакльләреннән аерылып торган гаҗәеп премьера чыгарды. Спектакльне караганда, Тинчурин театры үзебезнең 90 елга якын тарихы булган шул ук театрыбыз да кебек, гел яңа бер театр да булып тоелды.

Театр тамашачысына трагикомедия күрсәтте. Конфетти, хлопушкалар, акча яңгыры... шунда ук үз әҗәлләрен эзләп йөрүчеләрнең башлары чабылуы турында сүз бара, канлы куллар... самурай барабаны... ә сәхнә әйләнә дә әйләнә... Бер яктан – комедия дель а́рте, ягъни битлекле комедия, икенче яктан – трагедия.

Тинчурин театры яңа сезонын «Хан кызы Турандык» әсәре белән башлады. Театр җитәкчелеге бу әсәрне Кәрим Тинчурин шәхесе белән бәйләп тәкъдим итте. Чөнки үз вакытында Тинчурин «Турандот»ка ирекле тәрҗемә ясаган булган, геройларның исемнәрен дә татарчалаштырган. 1918 елда ул аны үзе үк куйган да: Турандотның йөрәген яулап алырга омтылган Халәф ролен Кәрим Тинчурин үзе башкарган. Икенче тапкыр Тинчурин тәрҗемәсендә «Хан кызы Турандык» әсәре «Әкият» курчак театры сәхнәсендә 1980 елда «Хан кызы» исеме астында куелган.

Әсәрнең Казан тарихыннан: Россиянең театраль тамашачысы Карл Гоцциның «Турандот»ын Вахтангов театрының визит карточкасы буларак белсә, Казанда ул Опера театры һәм Камал театры аша таныш. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера театрының репертуарында Джакомо Пуччининың «Турандот» операсын (2012 елгы премьера) чакырылган режиссер Михаил Панджавидзе куйды. Камал театрында «Хан кызы Турандык» әсәрен 2012 елда Колумбиядән килгән кытай режиссеры Ма Джэньхон куйган иде. Тәрҗемә авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Театр аның белән Кытайга театр фестиваленә барып кайтты. 2015 елда ул репертуардан төште. Спектакль татар театры тарихында калырмы икән – әйтә алмыйм, әлегә ул онытылмаган.

Тинчурин театры, әсәрне кую өчен, Венгриядә яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Тагировскийны чакырган. Сәрдәр бу театрда үткән сезонда үз биографиясеннән алынып махсус язылган «Ядәч! Исемдә!» спектаклен куйган иде. Режиссерның башта артистлар белән онлайн эшләп, үзе Казанга килгәч, кыска вакыт аралыгында чыгарды.

Спектакльнең рәссамы – Анна-Мария Купас, композиторы – Бакк-Давид Ласзло (Венгрия). Хореографы – Марсель Нуриев.

ххх

«Хан кызы Турандык» – Алтын хан (Альтоум) идарә иткән вакытта Кытайда яшәгән рәхимсез хан кызы Турандык (Турандот) турындагы спектакль. Император указы буенча, Турандыкның кулын сорап килгән һәр кеше дә кызның өч табышмагына җавап табарга тиеш. Юкса, ярәшергә килгән егетне үлем җәзасы көтә. Әмма Турандыкның матурлыгы белән сихерләнгән нугай татары шаһзадәсе Халәфне (Калаф) үлем җәзасы куркытмый. Ул аның мәхәббәтен яуларга карар кыла…

Турандык – гүзәл һәм горур хан кызы, ул кияүгә чыгуны «ирләргә кол булу» дип саный. Аның өчен үзен яраткан шаһзадәләрнең башын чаптырып казыкка элеп кую берни дә тормый.

Халәф – тәхетен югалтып иленнән качкан Әстерхан ханының улы. Акыллы һәм киребеткән шаһзадә.

Финалда бар да әйбәт тәмамлана: Турандык белән Халәф өйләнешә. Алтын хан кызын кияүгә биреп бәхетле була. Әстерхан ханы Тимернең дә тәхете үзенә кайта. Халәфкә гашыйк Гаделмәләк коллыктан азат була.

Ххх

Режиссер спектакльне буш сәхнәдә куйган. Арткы пландагы самурай-барабанчы Илнур Байназаров һәм сәхнә белән залны тоташтырган өч рәт гирляндалар – барлык декорация шул. Кыскасы, Сәрдәр Тагировский театр бюджетына бу яктан авырлык тудырмаган. Ә костюмнар матур. Алар арзанга төшмәгәндер. Театрга рәхмәт – рәссам ясаган костюмнарны җиренә җиткереп теккән. Артистлар ул костюмнарда шундый матурлар.

«Хан кызы Турандык» – режиссер спектакле, ягъни, без артистларның осталыгын гына түгел, режиссер алымнарын карыйбыз. Артистлар «кем күбрәк алкышлар җыя» дип ярышмыйча, тигез ансамбль булып уйный. Биредә хәтта балалар өчен тамашаларда актив кулланыла торган интерактив та бар. Министрларның берсен башкарган Рөстәм Гайзуллинга тамашачы белән аралашу вазифасы тапшырылган. Артистлар сәхнә белән залны бер итеп йөри – чикләр юк. Әле залдан килеп чыга алар, әле тамашачы янында басып торалар, әле театр балконыннан сөйләшәләр, әле тамашачы өстенә шарт та шорт хлопушкадан аталар. Көтмәгәндә, тамашачы өстенә доллар-евро-сумнар яңгыры ява. Декорациянең бердәнбер элементы булган гирляндалар да тамаша залы өстеннән үтә. Кыскасы, режиссер залны һәм тамашачыны спектакльнең бер өлеше итеп куллана. Ягъни, тамашачы спектакльдә барган вакыйгаларда үзенең дә катнашы барлыгын тоя, тамашаның катнашучысына да әверелә.

Спектакльдә итальяннарның «комедия дель арте», ягъни, битлекле комедия жанры актив кулланыла. Барлык гамәлләр дә битлектә башкарыла. Алда битлек, артта битлек... Ә күзләрне камаштырырлык Турандыкның бите ялтыравык белән пудраланган. Дөрес, соңрак, пудралары сөртелеп, аның чын йөзе ачыла бара.

Ххх

Төп рольләрдә – Казан театры училищесы студентлары Әдилә Хәсәнова һәм Алмаз Муллаяновлар. Икесе дә Илдар Хәйруллин курсында укыйлар. Төп рольләргә студентларны кую – зур җаваплылык, әлбәттә. Аларда әле бу сәхнәне үз биләмәләре итеп колачлап алырлык кыюлык җитми, тавыш та күкрәп чыкмый, тәҗрибә юк. Әмма аларның матурлыгы, ачыклыгы һәм ихласлыгы бар. Алар, аерылып чыкмыйча һәм артта да калмыйча, ансамбльдә уйный ала. Иң мөһиме – аларның штамплары юк. Аларның һәр хәрәкәте, һәр кыланмышы өр-яңа. Шушы сәхнә сафлыгы хакына мин аларның тәҗрибәсезлек белән рольне биреп җиткермәүләренә күз йомарга әзер.

Рольләрдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтахов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, Альбина Гашигуллина, Диләрә Фәттахова һәм кайчаннан бирле театрда эшләп һәм Казан театр училищесында укытып «атказанган» исеме дә бирелмәгән Зөлфәт Закиров. Илфак Хафизовка Халәфнең дусты Бәрәк ролендә генә түгел, ә спектакльнең редекторы булырга да туры килгән. Тинчурин төшереп калдырган кайбер эпизодларны режиссер соравы буенча яңадан өстәгән. Өстәү генә дә түгел, Тинчурин стиленә туры китергән.

Сүз уңаеннан, спектакльдә Артем Пискунов та уйнарга тиеш булган, диләр, әмма, премьерага берничә көн кала, режиссер аны алыштырырга мәҗбүр булган. Бәлки, Туруфутдин (Труффальдино) Артем кебек театр йолдызы өчен артык кечкенә роль булгандыр, ә бәлки, чыннан да, иҗади атмосферага башкача караш кирәк булгандыр. Әлеге рольгә берничә көн эчендә Салават Хәбибуллин кергән.

Артистлар яңа бер стилистикада куелган әлеге спектакльдә шактый сак уйнадылар. Бу – күпмедер дәрәҗәдә репетицияләр азрак булуга да бәйледер. Алга таба аларда кураж барлыкка киләчәк, сәхнәдән конфетти гына түгел, артистларның эмоцияләре дә тамашачы өстенә явачак.

ххх

Театр дөньясында «татар тамашачысы тәрҗемә әсәрен яратмый» дигән миф яши. Театрлар бу мифны тамашачы җыя алмаганда яратып кулланса да, үзләре үк мифны кире каккан яхшы тәрҗемә спектакльләре чыгарып торалар. «Хан кызы Турандык» – шуларның берсе булыр, мөгаен.

Спектакль табышмакларга корылган. Халәф хан кызының өч табышмагын чишә, аннары үзе табышмак әйтә. Спектакльдә тамашачыга да табышмак җитәрлек. Әйтик, Турандык башта алтынлы киемнән, аннары кызыл күлмәктән чыга. Халәф башта кара киемнән, аннары аңа ак костюм кидертәләр. Болар барысы да уйланылган. Спектакльдә сез дә, шул табышмакны чишеп, үзегезнең «айкью»ны яки фантазиягезне тикшерә аласыз. 

Өстегезгә конфетти яңгыры яусын һәм долларлар коелсын дисәгез, билетны алдарак рәтләргә алырга киңәш итәм. Ә беренче рәткә утырсагыз, Гөлкәй ролен уйнаган театр актрисасы Сәкинә Минхановага сәхнәгә менәргә дә булыша алачаксыз. Артыннан этеп…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100