Миләүшә Хафизова: «Кечкенә генә кеше булсам да, зур эз калдырасым килә»
Әлмәт театрының яшь артисты белән беренче зур интервью.
Миләүшә Хафизова – Әлмәт театрының яшь актрисасы. Быел ул Гаяз Исхакыйның шул исемдәге повесте буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Анна Васильевна роле өчен «Тантана» премиясе номинанты булып, ни кызганыч, лауреат булмый калды. Мин «Тантана» комиссиясендә булсам, тәгаен аны яклап тавыш бирәчәк идем, лаеклы булуы турында нотык та тота ала идем. Мөгаен, комиссия әгъзалары бөтен призларны Әлмәткә биреп бетереп булмый бит инде дип уйлаганнардыр, аларның болай да күп премия алуын күпсенгәннәрдер. Шулай итеп Миләүшә «Сәхнә» журналының махсус призына лаек булды – димәк, журнал укучылар аның иҗаты белән тулырак таныша алачак.
Айдар Җаббаров куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленең һәм анда төп рольләрне башкарган Айрат Мифтахов һәм Миләүшә Хафизованың перспективаларын күргәнгә күрә, актриса белән укучыларыбызны да таныштырасы килә. Шунысы кызык: моннан бер ел элек – үткән сезонда Миләүшә театрдан китте һәм... яңа сезонга әйләнеп тә кайтты.
Мәгълүмат өчен: әлеге спектакльдә Миләүшә мулла малае Шәмси белән яшәүче Анна Васильевна ролен башкара.
Миләүшә, Анна Васильевна урынында булсаң, син Шәмсигә гашыйк булыр идеңме?
Юк. Шәмси иллюзияләр белән үз дөньясында очып йөри торган хыялый кеше. Ул үз эшен ахырга кадәр җиткереп бетерә алмый. Минем өчен ир кешедәге иң мөһим сыйфат – җаваплылык.
Ә Анна Васильевнаның ни өчен Шәмсине яратуын аңлыйсыңмы? Героеңны акладыңмы?
Башта анализлыйсы авыррак булган иде инде. Моның нинди сыйфатына гашыйк булып була икән дип аптыраган идем. Шәмси очып йөргәч, мөгаен, ул аның җиңеллелегенә гашыйк булгандыр дип уйладым. Шәмси беренче монологында ук сөйли бит инде: Казанда укыдым, Әстерханга киттем, Мәскәүгә, Питерга... шулай җиңел генә урын алмаштыра. Анна Васильевна андый түгел, аның барысы да тәртиптә һәм аның җиңел булуына кызыккандыр. Без үзебезчә шулай чиштек инде.
Бу роль сине үзгәрттеме, баеттымы?
Роль артистын һәрвакыт үзгәртә дә, баета да. Мин Анна Васильевнаның акыллы булуына сокландым. Аннан түзем булырга өйрәнгәнмендер.
Ә түзем булырга кирәкме?
Хәзерге дөньядамы? Мин әйе дип уйлыйм. Хәзер кешеләрдә сабырлык бетте. Кешеләр тиз аерылышалар. Элек кайбер сыйфатларга күз йомып, озак еллар бергә торалар иде.
Бу әйбәтме?
Әйе. Хәзер кеше үзе өчен генә яшәргә тырыша. Кеше өчен түгел. Миңа шулай рәхәт – мин шулай яшим, ди. Җиңеллек барлыкка килде.
Бу начармы?
Әйе. Ул миңа туры килми.
Ә син кем өчен яшисең?
Минме? Дөньядамы?..
Төп тормыш кыйммәтләрең нәрсә?
Иң кыйммәтле кешеләрем – әти-әнием һәм театрым.
Ә яраткан театрыңнан нигә киткән идең син, Миләүшә? Яңадан кайтуыңның сәбәбе?
Бу минем эчке дөньям проблемасы иде. Мин профессиядән китәм дип уйлаган идем.
Ә нәрсә тәэсир итте?
Театрның карантинга ябылуыннан башланды ул. Эшсезлектән... Без гел эш тә эш дип өйрәнгән бит – конвейер кебек эшлибез, Аллага шөкер! Ә монда кинәт кенә бернәрсә дә юк. Шунда әллә мин ялгышканмы икән, дип уйлый башладым. Китеп карамыйча торып алга таба яши алмам кебек тоела башлады. Мин китеп карарга тиеш идем.
Кая китәсеңне белеп киттеңме?
Юк. Тоттым да киттем.
Ә кире кайтуыңның сәбәбе? Театрсыз авыр булдымы, әллә үзеңә яраклы башка эш таба алмадыңмы?
Театрсыз, шушы профессиясез яши алмавымны аңладым.
Аны аңларга күпме вакыт кирәк булды?
Дүрт-биш ай.
Шул вакыт эчендә кая да булса эшләп карадыңмы? Кая үтте ул вакытың?
Өйдә идем. Мин әти-әни янына Саба районы Мәртен авылына кайтып киттем. Аннары Мирный бистәсе мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып урнаштым...
Әмма озак эшли алмадың инде алайса. Кабат алыгыз дип Әлмәт театры директоры Фәридә Бәгыйсовнага шалтыраттыңмы?
Анысын да язасызмыни? Шалтыратмадым мин, үзем килеп сорадым. Ул алды. Үземне мактау дип кабул итмәгез – эшләми торган ялкау кеше булсам алмас иде бит инде. Ул кемнең ничек эшләгәнен күрә бит.
Син бит Казан дәүләт мәдәният институтында Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев курсында укыдың, әйеме? Әлмәт театрында группадашларың бармы?
Юк, мин берүзем. Безнең өч кеше Камалда, ике кеше – Буада...
Әлмәт театрын үзең сайладыңмы?
Әйе. Бу театрны үзем сайладым. Без укыганда ук кайсы театрның ничек эшләвен карап бара идек. Чөнки безгә бөтен спектакльләрне карарга кушалар иде.
Казан театрлары алам дисә йөгерә-атлый кайтып китмисеңме?
Юк. Укыганда ук Казанда ялгызлык сизә идем. Моңсу иде миңа анда. Монда рәхәт. Театр мине бик әйбәт кабул итте. Биредә яшьләр күп. Әлмәт – бик матур шәһәр.
Театрдагы яшьләр арасында үзара конкуренция бармы?
Кеше нәрсә уйлыйдыр – белмим. Миндә андый әйбер юк.
Анна Васильевна роленә син билгеләнгәч көнләшмәделәрмени?
Мин сизмәдем. Бәлки, мин үзем шундый кешедер – теләсә нәрсәне күрмим, үзе эшемне генә белеп, кушканны эшләп йөрим.
Сәхнә артында да төрле вак-төяк интригалар белән дә болганып йөрмисеңме?
Юк. Алар минем өчен мөһим түгел.
Кешене бәяләгәндә синең өчен аның кайсы сыйфаты әһәмиятле? Нинди кеше синең өчен яхшы кеше?
Иң беренче урында – гаделлек. Кешенең аурасы сизелә инде ул. Кайбер кеше үзеннән читкә этәрә. Кешенең эчке дөньясындагы җылылык кадерле.
Иң начар сыйфат?
Икейөзле һәм кешеләрне үз мәнфәгатьләрендә кулланучыларны яратмыйм. Андый кешеләр белән аралашмаска тырышам.
Тормыштагы гаделсезлеккә каршы чыгасыңмы? Әллә бәйләнешмәскә генә тырышасыңмы?
Төрле очраклар була. Әйтеп куйган чаклар да була. Ләкин әти мине сүзеңне уйлап әйтергә өйрәтте. Бу минем тәрбиядән килә инде, әтием педагог.
Әйтер алдыннан уйлыйсыңмы?
Әйе. Мин уйламыйча әйтмим.
Артистларның эмоция алдарак йөрмимени?
Артистның да төрлесе була. Шартларга караптыр инде ул.
Нинди китаплар укырга яратасың?
Мин күбрәк профессиямә кагылышлы китаплар укыйм. Әдәби китаплардан Булгаковны, Достоевскийны укырга яратам. Әмма беренче чиратта профессиям буенча Станиславскийны, Товстоноговны укыйм.
Ягъни син театрдан өеңә кайткач, Станиславскийны укып утырырга мөмкинсеңме?
Әйе. Репетицияләремне эшли алмасам, бигрәк тә. Лекцияләрнең конспектлары да саклана. Остазларыбыз әйткән барлык сүзләрне язып бардым. Безне шулай өйрәттеләр. Әле шундый традициям бар – берәр шәһәргә фестивальгә яки гастрольләргә барсам, китап кибетенә кереп профессиягә кагылышлы китап алып кайтам.
Мин артистларның Станиславскийны укып утырганын белми идем.
Безне шулай тәрбияләделәр.
Сәхнәдәшләрең, мәсәлән, Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтаховлар да, башкалар да укыймы икән?
Анысын белмим.
Рольсез торгалаганың булдымы?
Юк. Торган юк. Мин бәләкәй рольгә дә риза. Соңгы елларда зур рольләр дә бирә башладылар.
Хәзер Әлмәт театрында яңа спектакльнең репетицияләре бара. Остазың Илгиз Зәйниев комедия куя. Син дә катнашасың дип беләм. Кешене көлдерә беләсеңме?
Көлдерә белү персонажны гротесклы уйнауга бәйле. Ул безнең татар артистларына хас әйбер. Миндә дә бардыр дим инде. Көлке образларны уйнаганым бар. Көлдерә алу ул партнерыңа да бәйле. Паузаны дөрес тотуына, интонацияң дөресме.
Кешене көлдерүе җиңелрәкме, елатуымы?
Уйлаганым юк иде. Төрлечә була.
Кайсы өчен озаграк әзерләнәсең?
Елатырга. Ул бит хискә бәрергә тиеш. Хис белән уйнау авыррак.
Сәхнәгә үзеңне озак әзерлисеңме?
Сәхнәгә чыгар алдыннан бер кеше белән дә сөйләшмичә йөрим, димим. Әмма мин инде ничә еллар театрда эшләсәм дә, чыгар алдыннан бик борчылам. Нәрсәнедер дөрес эшләмәмдер кебек. Бәлки, ул минем җаваплылык хисеннәндер. Минем әйбәт буласым килә. Соңыннан спектакльне унынчы, егерменче тапкыр уйнаганда беренче тапкыр уйнагандагы хисне саклыйсым килә.
Спектакльдә кайчагында үз сүзең белән сөйлисеңме?
Юк инде. Партнер ниндидер үзгәреш кертсә генә импровизация булырга мөмкин. Әмма драматург язганны үзеңчә сөйләп йөрү әйбәт әйбер түгел.
Синең өчен артист профессиясенең иң авыр һәм иң рәхәт өлеше нәрсә?
Профессиянең минем өчен иң рәхәте репетициянең беренче көнендә сүзләр биргәннән башлана. Шул ролемне премьерга кадәр әзерләү – иң рәхәте. Ул бит текст ятлау гына түгел, әсәрне сүтеп җыю, анализлау. Күренешләрен тегеләй дә, болай да уйнап карыйсың. Артист һөнәренең иң тәмлесе шул.
Иң кыены?
Әлеге моментта мин һөнәремдә барысына да риза. Ләкин бу әлегә моменттадыр, чөнки әле гаиләм юк. Гаиләм булгач нәрсә буласын әйтә алмыйм.
Депрессияләр буламы?
Була инде.
Андый чакта нишлисең?
Яхшы кинолар карарга тырышам. «Россия» каналыннан күрсәтелә торган сериаллар түгел, әлбәттә. Яхшыракларны. Музыка тыңлыйм: джаз, блюз, классика, үзебезнең Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалованы...
Ә бүгенге татар эстрадасын?
Өч җырчыны тыңлый алам: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова һәм Ильвина дигән җырчы ошый. Аның үзенә бертөрле зәвыге бар. Тембры да ошый.
Эстрада сиңа шабашка буларак кызыкмы?
Юк. Кызык түгел. Шабашкага нәрсә керә? Концертлар алып барумы?
Алып баручыдан башлап, җырчы артында биеп торуга кадәр инде.
Мине андый җирләргә чакырганнары юк шул. Теләк тә юк. Тәкъдим итсәләр, бәлки, уйлар идем. Ләкин нигә миңа тәкъдим итсеннәр инде? Аларның үз кешеләре дә күп. Мин татар театрында кирәгрәктер.
Яшәргә акчаң җитәме?
Төрлечә була. Үземне үзем карый алам, Аллага шөкер! Яңа гына ипотекага фатир алдым. Мин башта түли алырмынмы дип курыккан идем...
Димәк, киләчәгеңне Әлмәт театрында күрәсең инде?
Шулай дип уйлыйм. Башка төрле уйларым юк. Акча мәсьәләсенә килгәндә, артистның эше бит сигез сәгатькә сыешмый. Башка кеше, мәсәлән, сигез сәгатен эшли дә өенә кайтып китә. Әмма ул кешенең артистка караганда күбрәк хезмәт хакы алганын белгәч, кыен булып китә.
Миләүшә, әле син яшь. Әйтик, тагын ун ел матур яшь кызларны уйный аласың. Соңрак рольсезләр рәтенә күчәрмен дигән курку юкмы? Рольсез утырасы булсаң, «запас аэродромың» бармы?
Шөгыль буларак, мин укыта алачакмын дип уйлыйм. Әйтик актерлык осталыгы укыта алыр идем.
Ә яшемә килгәндә, ун ел яшь кызны уйнар идем, димим, яшь кызларны уйнарга театрга һәрвакыт яшьләр килеп тора инде ул. Үз яшемә туры килә торган персонажлар булыр әле.
Булмаса...
Булыр дип уйлыйм. Бездә артистлар эшсезлектән интекмиләр ул кадәр. Эшлиләр. Театрларда гомергә шулай инде: рольләр – яшьләргә.
Бу дөрес тә. Минем тамашачы буларак, сәхнәдә яшьлекне карыйсым килә.
Әби персонажын яшь кыз уйный алмый бит инде.
Уйный ала. Ә киресенчә кыенрак.
Әйе инде. Һәрберсенең үз урыны. Италиядәме икән, 70кә кадәр Джульеттаны уйнаган актриса бар. Сарра Бернар. Мин моны әйбәттер дип уйлыйм.
Ә син Джульеттаны уйнар идеңме?
Уйлаганым юк.
Ә кемне уйнар идең?
Минем алай уйлаганым да юк. Уйныйсым килә дип хыялланган ролем дә юк. Уйныйсым килгән драматурглар гына бар. Шекспирның теләсә кайсы ролен уйнар идем - аны миллион төрле алым белән эшләп була. Чеховны, Кәрим Тинчуринны уйнар идем.
Тинчурин булыр, бәлки. Әмма татар театрында Чехов булыр дип ышанып бетмим.
Нигә алай дисез?
Карамый бугай татар Чеховны.
Минемчә, режиссердан тора. Һәрхәлдә, 70 проценты тора. Чеховны аны авыр итеп куялар. Ә бит ул бик җиңел итеп язган. Куя белүче булса, татар кешесе Чеховны караячак. Чехов кына да түгел, спектакльләрнең уңышы, гомумән, режиссердан тора. Карый алырлык итеп куйсалар, бөтен әсәр каралачак.
Куеп карарга теләгең юкмы?
Киләчәктә булса гына. Әлегә юк. Режиссерлар миннән башка да күп. Ә куярга кирәк булса, минем уйланган әсәрләрем бар, разборларым бар. Ләкин әле мин аларга алынмыйм. Чөнки минем режиссер дигән тулы профессиям юк. Без артистлар һәм режиссерлар бергә укыдык. Остазларның алар белән ничек эшләгәнен, алардан нәрсә таләп ителгәнен күрдем. Үземдә андый диплом булмагач, кыенсынам.
Ул «разбор дәфтәреңдә» нәрсәләр бар?
Әйтмим инде.
Ягъни, бу синең үзенчәлекле бер хоббимы?
Әйе. Без бит инде үзебездә куелган спектакльләр буенча да разбор ясыйбыз - аның идеясе, темасы, төп проблемасы, нинди вакыйга тасвирланган, персонажың ул вакыйганы ничек кабул итә, вакыйга барышында ничек үзгәрә. Без боларны язып барырга тиеш дип уйлыйм.
Драматургия темасына кергәнбез икән, синеңчә безнең татар драматургиясе дөнья драматургиясеннән нык кайтышмы?
Хәзергеме? Мин безнең әдәбиятка, аерым алганда, драматургиягә бик уңай карыйм. Берсен дә тәнкыйтьләмәс идем. Әсәрнең минуслары бар икән, аларны яшерү өчен нидер уйлап чыгарырга була. Мин шулай уйлыйм.
Ягъни, әсәрнең кимчелеген артист үзе тутырып бетерәме?
Режиссер белән бергә. Мәктәптә укыганда татар әсәрләренә ничектер җиңел генә карыйсың. Мин институтта укыганда гына әдәбиятыбызның бай икәнен аңладым. Безнең бик лаек әдәбият.
Бүгенгесе турында сүз бармый бит, әйеме?
Юк. Бүгенгесе әз бит... мин белгәннәре...
Исхакыйны уйнадың бит инде. Исхакый әсәрләрең укып чыктыңмы?
Бөтен әсәрләрен укымасам да, күп укыдым. Аның Петербургта күргәзмәләрдә булуларын да укыдым. Күргәзмәдә Россиянең төрле почмакларыннан эскпонатлар булган. Татарларныкы да. Ул аларны мактап безнең татарларның да яхшы китаплары бар дип язган.
Сез бит инде фестивальләргә күп йөрисез. Татар тамашачысына кызык булган проблемалар башка тамашачыга да кызыкмы?
Мәскәү тамашачысы театр белән тәрбияләнгән. Безне йә нәрсә күрсәтерсез инде дигән кебек карыйлар, ниндидер салкынлык белән диимме... Ә татар тамашачысына үтеп керәсе җиңелрәк. Бәлки, бу аларның театрга азрак йөрүеннәндер. Әйтик, драманы рус тамашачысына уйнасак, елаучы булмас, ә татар тамашачысы елап карый. Татар тамашачысы ял итү өчен театрга бара. Рус тамашачысы алай түгел.
Татар һәм рус тамашачысына бер үк проблемалар күтәрелгән спектакльләр кызыкмы? Әллә төрлечәме?
Проблемасына карап. Татар темасы, татар авылы темасы татар кешесенә ныграк бәрелә инде.
Бүгенге авыр вазгыятьтә үзеңне ничек саклыйсың?
Аңладым мин сезне. Җиңел түгел. Авыр. Үзен саклаган кеше мәгълүматтан качадыр инде. Мин алай итә алмыйм. Дөреслекне эзләп, тарихны укый башладым. Дөреслекне табасым килә.
Ә ул дөреслекне эзләү сине җимермиме?
Юк. Эш булганда – юк! Репетициягә кереп киткәндә барысы да онытыла. Чыккач искә төшә дә... тагын телефоннан эзләнә башлыйсың – кайда, нәрсә, ничек...
Үзеңә җаваплар табасыңмы?
Әйе.
Синең өчен кем авторитет?
Әти, әни... Ә шәхесләрдән Станиславский белән Товстоногов. Миңа авыр булганда аларны укырга тырышам.
Кайсы дәвердә яшәү сиңа кызык булыр иде. Кайсы тарихи чор? Татар кешесе буларак әлбәттә.
Тукай чоры.
Зәйтүнә булып карыйсың киләме?
Юк. Ул чор кешеләренең ничек «Сәйяр» труппасы төзергә уйлаганнарын күрәсем килә. Аларның мәдәниятне күтәрүләрен күрер идем.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская урынында була алыр идеңме?
Алар кебек булып булмастыр ул. Ләкин кечкенә генә кеше булсам да, үз профессиямдә зур эз калдырасым килә!