Башкортка яраган нигә татарга ярамый яки Айдар Җаббаровның Исхакыйга әйләнеп кайтуы
Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча спектакль чыгарды. Инсценировка авторы, сценография авторы һәм режиссер – Айдар Җаббаров. Хәбәрчебез спектакльне карарга махсус Әлмәткә барды.
Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте буенча спектакль чыгарды. Инсценировка авторы, сценография авторы һәм режиссер — Айдар Җаббаров.
Айдар Җаббаров быел Камал театрында Әмирхан Еники әсәре буенча «Рәшә» спектаклен чыгарырга тиеш иде — сезон башында театр шулай вәгъдә итте. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында эш быелга туктатылды. Шул вакытта режиссер Әлмәткә барып хыялын тормышка ашырды — Гаяз Исхакыйның шул исемдәге повесте буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен сәхнәләштерде.
Әлеге спектакль белән Айдар Җаббаров үзенең Исхакый циклын дәвам итте. Циклның беренче әсәре, белгәнебезчә, Камал театрында куелган «Тормышмы бу?» спектакле. Ул — «Алтын битлек» театр премиясенең номинанты. Камал театры артистлары Искәндәр Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимова да шушы спектакль белән «Алтын битлек» номинантлары булды. Бу — академтеатрда соңгы биш-ун елдагы иң яхшы спектакль. Репертуарда бар, карарга мөмкин.
Исхахыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте 1916 елда языла, 1918 елда басылып чыга. Әдәбиятчы галимнәр аның Уфада — Садри Максуди дачасында язылу ихтималын әйтәләр. Бу Исхакыйның үз ватанында басылган соңгы әсәре. Автор татар халкының киләчәге турында уйлана, руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә милләткә юкка чыгу куркыныч янаганын ассызыклый.
«Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрендә, әлбәттә, спектакльдә дә, катнаш никах проблемасы күтәрелә. Ягъни, мулла малае, приказчик Шәмси белән рус хатыны Анна Васильевна арасындагы мөнәсәбәтләр.
Сүз уңаеннан, яңа сезонда әлеге әсәргә Кариев театры да кагылып узды — «Сөннәтче бабай» спектакленең бер эпизоды шушы повестьтан алынган. Әмма Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган бу спектакль театрга уңыш китермәде.
Катнаш никах темасын татар театры Туфан Миңнуллин әсәрләре белән күтәрде. Камал театры үз вакытында «Илгизәр + Вера» спектаклен куйса, Тинчурин театрында Туфан абыйның «Төш» спектакле бара. Кыскасы, бу тема татарны борчып тора. Айдар Җаббаровны да…
«Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең…»
Спектакльне күзәтүне декорацияләрдән башлыйк. Сәхнәгә шактый катлаулы конструкция — атлаганда җай гына чайкалып торган агач идән җәелгән. Зөлфәт Хәкимнең «Сал чайкала, йөзә бата-калка» дигән юллары хәтердә яңара. Өске планда авыш итеп көзгедән түшәм түшәлгән. Ягъни, сәхнәдә барган вакыйгаларга үпкәлисе түгел.
Айдар Җаббаров һәм Әлмәт театрының сигез артисты Исхакый язган вакыйгаларны ниндидер матур, җылы ирония белән сурәтлиләр. Менә төп герой Шәмси театрда. Бөтенесе бинокль белән, ә приказчик Шәмси экономия ясаган булса кирәк, бинокль алмаган. Ярый әле, урыны Анна Васильевна белән янәшә туры килгән — ул биреп торган бинокль белән карый. Кайтканда озатып куя. Тагын очрашалар: театрга, күргәзмәгә баралар. Күргәзмә күренеше аерым игътибарга лаек. Алиһәләр (Исхакый сурәтләүләрен тамашачы әлеге ике зат — алиһәләр аша хәтердә яңарта. Бу образларны Диләрә Фазлыева белән Энҗе Сәйфетдинова башкара. Авт) залга төшәп раманы кем йөзенә куя — сәхнәдәге Шәмси (Айрат Мифтахов) һәм Анна (Миләүшә Хафизова) тиз генә шул «картина» турында сөйли. Әйтик, залда тамашачы булып утырган Татарстанның халык артисты Рафик Таһировны «легенда» дип атадылар һәм шул картина турында сөйләп алалар. Беренче көнне хатыны белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов килгән булган. Анна Васильевна алар «картинасын» «Король һәм королева» дип атаган.
Тагын бер матур күренеш — әлеге парның фин йортында төн кунуы. Сәхнә өстендәге тирбәлеп торган идәнгә ак җәймә җәелгән. Аның ике очында икесе ята. Кайсы кем янына бара дисез? Берсе дә бармый, простыня шуышып Анна Васильевнаны Шәмси янына китереп куя.
Тагын бер күренешне тасвирлыйсы килеп тора. Шәмси белән Анна татар яшьләренең бию кичәсенә бара. Шәмси — хатын сайларга, ә Анна сайлашырга булышырга. Шунда театрның яңа артисты Нәфис Газиевның бии-бии Анна янына килүен күрсәгез иде! Бу тасвирлап бирелә торган бию түгел, аны сөйләп кенә түгел, биеп тә күрсәтеп булмый хәтта, аның өчен Нәфис булырга кирәк!
Кыскасы, менә шундыйрак спектакль.
«Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың», — ди Тукай мәгълүм «Театр» шигырендә. Биредә дә татар кешесен шулай күрсәтә, татар ирен шулай күрсәтә дип зарланасы түгел. «Көзгегә күз сал!» — дип ишарәли Айдар Җаббаров сәхнә офыгына күзге элеп. Көзгедә — Анна Васильевна янында тормышның бөтен рәхәтлеген татып та, үзен өйләнмәгән егет итеп тоеп йөргән мулла малае, татар зыялысы («почти» зыялы — авт). Көтмәгәндә туган (бала яралсын өчен кылына торган гамәлләрне кылгач, туа инде ул бала, тумый кая барсын — авт) балаларын мөселман итү турындагы уе да коры хыялдан узмый. Чөнки баланы тәрбияләү өчен ул баланы тудырган хатынны хатын итеп танып, аны мөселман итү өчен ниндидер гамәлләр кылырга — аңлатырга, ышандырырга һәм никахланырга кирәк. Үзеңне «өйләнмәгән» итеп тоеп, боларны хәл итүне иртәгәгә калдырып яшәп кенә татар милләтенә синнән ни файда?!.
Әлеге спектакльне караганда кем нәрсә уйлагандыр, мин шуларны уйладым. «Татарны мыскыл итә», дип уйлаучылар да юк түгелдер — алай уйлыйсы бик җайлы бит… анализ ясап үзгәрергә тырышудан… үзеңә тәнкыйть күзлегенә караудан…
Шунысы хак — Айдар Җаббаров катнаш никах турында спектакль чыгарган дип кенә бәяләсәк, бик тар бәяләү булыр иде. Спектакль ул хакта гына түгел, бу тема аның япмасы гына.
Әлеге дә баягы катнаш никах темасын ныгытып кую өчен спектакльгә вербатим элементлары кертелгән. Болар — хәзрәт белән батюшка монологы. Аларны Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов башкара. Шулкадәр шәп башкара ки, хәзрәт сөйләгәндә мин Рамил Юнысов тавышын ишеткәндәй булдым, батюшка сөйләгәндә чиркәү һавасын сулагандай буласың.
Айдар Җаббаров:
Хәзрәтләр белән проблема булмады, киләләр дә сөйлиләр, туктатуы авыр булды хәтта, репетицияләргә дә килделәр. Интервью аларның хәер-фатихасы белән яздырылган.
Ә менә батюшкалар белән кыенрак булып чыкты. 7 гыйнварда Раштуа көнне чиркәүгә киттек. Беркатлы бит инде без: кайсын очратсак та интервью алабыз дип уйлыйбыз. Бардык — сөйләр кеше юк, часовняга тукталдык — беркем сөйләми. Аларда каты иерархия икән, рөхсәтсез бернәрсә дә әйтә алмыйлар. Беркөнне Динар белән машинада кайтып киләбез, ул мине аэропорттан каршы алган иде. Буран. Юл күренми. Карасак — юл буеннан бер поп бара. Ак буранда кара тап кебек кенә күренә. «Туктыйк», дим. «Әйдәгез, илтеп куябыз», дибез. Утырды бу. Якын гына иде. Кайтырып куйдык. Бал бирде, алмалар бирде. Без йомышыбызны әйттек, аңлатып бирдек. Күзләре яна башлады, сөйлисе килә. Ул авылның бер ягында руслар, бер ягында татарлар, бер ягында керәшеннәр яши икән. Кемнәндер рөхсәт алам диде. Шалтырата, рөхсәт бирмиләр. «Үзем сөйләшим әле», дим. Беркая да басылмаса, исемнәр күрсәтелмәсә дип ризалык бирделәр. 1 сәгатьләп сөйләштек. Яздырырга рөхсәт итми, ә бит Динарның өйрәнәсе бар. Шулай азапландык инде.
Мулла фикере:
«Әлбәттә, Ислам дине катнаш никахларга яхшы караш белән карамый. Ни өчен дигәндә, ни өчен дигәндә, `һәрбер диннең үз йолалары бар. Катнаш никах мәсьәләсендә төрле аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә. Булсын ул бала туу мәсьәләсе — бала тугач, исем кушырга кирәк, берсе мөселманча кушыйк ди, икенчесе чиркәүгә алып барыйк, ди. Һәм күрәбез: бүгенге көндә андый балаларны чиркәүгә алып баралар һәм гаиләдә алдау барлыкка килә. Мәхәббәт — мәхәббәт инде, үтә дә китә. Шуңа күрә катнаш никах мәсьәләсендәк ат-кат уйларга кирәк. Әлбәттә, ислам дине ислам динендә булмаган хатыннарны алырга рөхсәт итте. Әмма дә ләкин пәйгамбәребез кисәтте, алар бит сезнең балаларыгызны тәрбияләячәк, диде. Җәмәгать, бала кем тәрбиясен ала, ахыр чиктә шул диндә була. Хатының мөселман булмаса, балаларың да мөселман булмаска мөмкин».
Поп фикере:
«Есть такая проблематика. Но любовь выше всего. Полюбили они друг друга. Дал им Господь детей. Господь благословил их брак. Дети — это основа брака. Дети они должны в согласии жить. Господь любовью все это покрывает. Бывает, и нам со смешанными браками обращаются: она хочет крестить, он свою религию. У них на этом фоне скандалы возникают. Но они направлены на созидание…»
«Бездә кымыз бетмәй ул!»
Айдар Җаббаровның кастингына да бер комплимент. Төп рольләрдә — Айрат Мифтахов белән Миләүшә Хафизова. Айрат — театрның шактый усал, төртмә телле актеры — әйтерсең лә, Исхакый шушы Айратны күздә тотып язган. Аларга карыйсың да, Миләүшә уйнаган Аннаны жәлләп куясың. Мулла белән попны да, тагын башка күп рольләрне башкарган Динар Хөснетдинов — Айдар Җаббаровның якын дусты дип беләм. Икесе дә Чаллы егетләре, бергә биредә театр студиясенә йөргәннәр. Айдар Әлмәт театрында дустына иң «текә» образларны — вербатим өлешен биргән. Тагын бер кызык образны Фаил Сафиуллин башкара. Башкорт образын. Ыспай гәүдәле, горур сынлы Фаилнең башкортча җырлап җибәрүләре… Башын горур тотып: «Бездә кымыз бетмәй ул!» диюе…
Башкорт дигәннән, спектакль эченә җыйнак кына итеп башкорт туганнар темасы да кереп утырган. Дөресрәге, спектакль башкорт темасыннан башлана. Ягъни, Шәмси белән Анна Васильевна кымыз белән дәваланырга башкортлар янына килә. Башкортның бия савуы да, балы да, җыры да күрсәтелә.
Бераз читкәрәк китеп, искә төшерәм. Башкорт темасы Әлмәт театрының «авырткан урыны». Алар бер гаепсезгә, әйе, бер гаепсезгә «башкорт темасы» корбаны булдылар. 2014 елда театр Уфага гастрольләргә килгәч, Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектаклендә бер төркем кешеләр яңгырамаган сүзләрне дә яңгырамаган кебек ишетеп гауга кубарды. Нәтиҗәдә театр гастрольләрен өзеп кайтып китергә мәҗбүр булды.
«Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен карарга Уфадан Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов килде.
Айдар Абушахманов: Спектакль бик ошады. Мин бу әсәрне белми идем. Биредә Айдарның «Тормышмы бу?» спектакле белән «перекличка» бар. Күрәсең, Айдарга якын темадыр, ахрысы. Ә спектакльдә башкортларны сурәтләү ошады, киң күңеллеләр. Шәфкатьле ирония белән күрсәтелә. Гастроль белән килсәләр, спектакльне башкортлар яратып карар иде.
Айдар Җаббаров: Бу тема мине күптән борчый иде. Фәридә Бәгыйсовна Әлмәт театрына спектакль куярга чакыргач, портфолиодан шушы теманы чыгардым. Исхакыйда төп герой китеп бара — Анна янына кайта. Мин аны кайтармадым, дөресрәге, ачык финал ясарга теләдем. Фәридә Бәгыйсовна аны күпмедер вакыттан барыбер китәчәк дип саный. Мин алай санамыйм.
— Ә син шушы спектакльне тамашачы буларак карасаң, ничек уйлар идең?
Айдар Җаббаров: Авылда кала дип уйлар идем.
Динар Хөснетдинов: Мин авылда кала дип уйлыйм. Гаилә корып үзен дә бәхетсез итә, булачак хатынын да. Аның каравы, татар гаиләсе тудыра.
Шулчагында кемдер: «Тегендә дә, монда да йөри ала инде», — дип өстәп куйды.
— Айдар, бу тема буенча әйтәсеңне әйтеп бетердеңме?
Айдар Җаббаров: Үзем өчен күпмедер дәрәҗәдә җаваплар таптым. Репетиция вакытында, теманы өйрәнгәндә үзем өчен кайбер гештальтларны яптым. 100 процент! Җаваплар таптым!
— Син башкортларны күрсәттең, әйеме? Ә башкорт халкында катнаш никах проблемасы юклыгын беләсеңме? Мәсәлән, Башкортстанда җитәкче постларындагы кешеләрнең хатыннары яки рус, яки татар, диләр.
Айдар: Бу нормаль саналамы?
— Әйе.
Айдар Җаббаров: Белми идем. Ә бездә бик үткен тора бит ул…
Айрат Абушахманов: Әйе, мондый проблема юк: бездә башка милләт кызын хатын итеп алуга җиңелрәк карыйлар. Бәлки, башкортлар күпсанлы булмаганга шулайдыр.
Айдар: Миңа бу гаҗәп булды әле. Димәк, алар бу проблемага башка ракурстан карыйлар. А так можно было?