Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театрында премьера: татарча Шекспир – бер Ромеога ике Джульетта

Кариев театры сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте – башкорт режиссеры Илсур Казакбаев биредә Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектаклен сәхнәләштерде.

news_top_970_100
Кариев театрында премьера: татарча Шекспир – бер Ромеога ике Джульетта
Абдул Фархан

«Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасының беренче көнендә Кариев театрында татар режиссерлары концентрациясе иде – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов. Боларга өстәп, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин. Әлбәттә, Кариев театры премьераларының даими кунаклары – «Кече ватан театрлары» федераль проектының республика кураторы, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, яшь буын артистлар, шагыйрьләр... Кыскасы, Кариев театрының җыйнак кына залы шыплап тутырылган иде.

Казанда «Ромео һәм Джульетта» соңгы тапкыр моннан 31 ел элек Камал театрында куелган. Ул яшь Фәрит Бикчәнтәевның легендар спектакльләренең берсе – яшьлек спектакле. (2014 елда Әлмәттә куелган, театр аның белән Кече шәһәр театрлары фестивальләрендә җиңгән).

Спектакль Татарстан өчен иң катлаулы, җаваплы, кызыклы, каршылыклы чорда – 1991 елда чыккан. Ул вакытта шул әсәр соралган, күрәсең. «Монда урам хисе, группировкалар хисе сизелә. Мин бу яшь геройларга гашыйк идем. Монда режиссер безнең Казан тарихын күз алдына китерә. Бу спектакль минем яшьтәшләр турында зур тарихны сәхнәгә чыгарды», – дигән иде Нияз Игъламов әлеге спектакль турында.

Димәк, бу спектакльне кабат куяр вакыт җиткән. Беренчедән, бу – яңа буын «Ниязларны» театрга китерү өчен кирәк булса, икенчедән, татар күңеле шуны сорый, күрәсең…

З1 ел элек куелган «Ромео һәм Джульетта» режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, шул чакның Ромеосы Илдус Габдрахманов, театр рәссамы Ленар Гыйльметдинов.

Фото: © 

Спектакльдән соң фикерләр

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова: «Без яшь чикләре туры килүенә дә игътибар итәбез. «Ромео һәм Джульетта»ның эчтәлеген барыбыз да белә, балалар аны укый. Барысының да беренче мәхәббәт була. Режиссер беренче мәхәббәтнең шушындый форматын күрсәтте. Без балаларыбызны сакларга, стресслардан читтәрәк тотарга тырышабыз. Әмма гел барып та чыкмыйдыр. Бүгенге спектакль нәрсә эшләргә ярамаганын күрсәтте. Артистлар әйбәт уйнап чыктылар. Төп рольдә студентка булуы сөендерде. Бу – аның беренче зур роле. Безнең Казан театр училищесы нинди кадрлар үстергәнне сөенеп күзәттек. Азактан тынычлык булуын телибез бит инде. Гаиләләрнең эчендә дә, гаиләләр һәм күршеләр арасында да, субъектлар, шәһәрләр, илләр арасында да тынычлык булсын иде. Без тынычлык яклы».

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин: «Үзенчәлекле, кызык спектакль. Җитешкән һәм җитешмәгән яклары бар. Тулаем алганда, котларга һәм яңа уңышлар теләргә кирәк. Шәкертеңне карарга килгәндә бик дулкынланасың инде ул. Җыерылып киләсең, йөземә кызыллык китермәсен, дип, катып каласың. Рәхәтләнеп карадым, бик төпченеп карадым. Бик канәгать булып кайтам. Шәкертләрем бик әйбәт. Уңышлар телик!»

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев: «Бу – татарча зомби-апокалипсис: ахырдан бөтенесе терелеп чыгып сикерә башлый. «Нет постановки задорнее на свете, чем концовка «Ромео и Джульетты». Артистлар бик көчле драйв белән уйный. Сәхнә артык тулы – кемнең нинди хәрәкәт ясаганын да күреп бетереп булмый».

Сәхнә артындагы Монтеккилар һәм Капулеттилар

Татарстанда театраль тормышны азмы-күпме белгән Кариев театрындагы каршылык турында ишетеп беләдер. Театрның эчке дөньясын белмичә, аның репертуары белән таныш кеше дә моны чамалый ала хәтта. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куйган спектакльләрдә уйнаучы өлкәнәеп барган буын һәм театрның киләчәген аның директоры Гүзәл Сәгыйтова/Луиза Янсуар (элек/хәзер) йөзендә күргән яшь буын каршылыгы бар. Әюпов спектакльләрендә бер артистлар уйнаса, чакырылган режиссерларда – икенчеләр. Шартлы рәвештә, «Яшьләр партиясе» һәм «Өлкәннәр (өлкәнрәкләр) партиясе» диик. Кабатлыйм: бик шартлы рәвештә, чөнки яшьләр арасында театрга Әюпов китергән һәм аның спектакльләре аша танылганнар бар – Илсаф Нәҗипов – Ренат Әюпов куйган «Йосыф» спектаклендә Йосыфны башкарды. Өлкәннәр арасында да Ренат Әюпов куйган спектакльләрдә уйнамаучылар бар, әйтик, театрның легендасы Нуриәхмәт Сафин.

«Ромео һәм Джульетта» трагедиясен чакырылган режиссер куйды – бу «Яшьләр партиясе» спектакле. Без моны, бик образлы итеп, «Кариев театрының бүгенгесен тасвирлаган спектакль» дип әйтә алабыз. Театрдагы каршылыкны Монтеккилар һәм Капулеттилар каршылыгы белән образлы чагыштырырга мөмкин. Аллага шөкер, әлегә партияләр республиканың төрле җитәкчеләре алдында гына зарланышса да (бездәге рәсми булмаган мәгълүматтан чыгып. – авт.) – барысы да исән-сау, контракт өзелеп, эштән киткән кеше юк.

Театрның шартлар шундый катлаулы, каршылыклы вакытта бу спектакльне чыгаруы «Яшьләр партиясенең» SOS бирүе түгелдер, дип өметләник.

ххх

Театр яссылыгыннан киңрәк яссылыкка чыксак, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев спектакльне «зомби-апокалипсис» дип атады. Ул аны сюжет буенча үлеп беткән персонажларны уйнаган артистларның финалда чыгып сикерә-сикерә биюенә ишарәләп әйтте инде. Әмма... сугышу-дошманлашу яхшыга илтми, «апокалипсис» дигән куркыныч сүзнең искә төшүе дә – табигый, ни кызганыч.

ххх

Инде спектакльгә якынайыйк. Хәер, башта Илсур Казакбаевның үзе турында берничә сүз. Башкорт режиссеры Чаллы театрында – 1, Минзәлә театрында – 2, Әтнә театрында – 3, Кариев театрында 2 спектакль чыгарды. Нәрсәнедер төшереп калдырсам, гафу үтенәм. Хәзерге вакытта Тинчурин театрында аның Ркаил Зәйдулланың «Ашина» пьесасын куюы турында сөйләшүләр бара, дип беләм. Илсур Казакбаев спектакльләрен Казанга Башкортстан театрлары да алып килештерәләр. Кыскасы, ярата Казанның театраль тамашачысы бу башкорт егетен. Бездә яхшы режиссерларга кытлык икәнлеге билгеле – рәхәтләнеп куйсын башкорт кардәшебез.

Джульетта бала тапса, режиссер нишли? Ромеога яңа кәләш эзли!

Гаҗәп: театрда күзгә күренеп торган Джульеттаның булмавы да, Ромео буласы актерның 25кә җитүе дә куркытмаган режиссерны – спектакль чыкты.

Илсур Казакбаев Кариев театрында Мостай Кәрим әсәре буенча «Озын-озак балачак»ны чыгарганда, труппаның «Ромео һәм Джульетта»га әзер булганлыгын күргән. Мөгаен, труппадагы чибәр Рузанна Хәбибуллинаны, Джульетта булыр, дип фаразлагандыр. Әмма театр җитәкчелеге әлеге спектакльгә өлгереп җиткән арада, әзер труппа «картая» башлаган – Рузанна әни булырга да өлгергән, димәк, инде хатын-кызда кире кайтара алмаслык процесслар башлана: аннан бала акылы чыгып, ана акылы керә. Яшь тә бара. Шулай итеп, Илсур Казакбаев героинясыз калган, әмма дирекция спектакльне финанслау ягыннан өлгереп җиткән икән, ниятләгәнне тормышка ашырырга кирәк. Режиссер кастинглар ясый башлаган. Мондый очракта режиссер кая бара? Әлбәттә, Казан театр училищесына! Биредә чыгарылыш курсы, ягъни, чагыштырмача иң җитлеккән артистлар – Камал театрының данлыклы артисты, педагог Илдар Хәйруллинныкы. Ә Илдар абый матур кызларны күрә белә (хатыны Алсу Гайнуллинага гына күз салыгыз. – авт.) – аның курсында матур кызлар булмый калмый.

Сүз уңаеннан, Тинчурин театры «Хан кызы Турандык»ны чыгарганда да режиссер бирегә килгән: Сәрдәр Тагировский Турандык роленә Илдар абый курсыннан Әдилә Хәсәнованы сайлаган иде. Илсур Казакбаев та әлеге дә баягы Әдиләгә күз аткан, диләр, әмма Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов бирмәгән, әлбәттә.

Шулай итеп, спектакльдә Джульетталар икәү – Казан театр училищесы студенты Алия Фәйзиева һәм Кариев театры актрисасы Рузанна Хәбибуллина. Мин караган көнне Алия Фәйзиева иде – бит очларында мәхәббәт чокырлы, сөйкемле кыз бала.

Ромео бер һәм берәгәйле: театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куймаган барлык спектакльләрдә диярлек төп рольне башкаручы Булат Гатауллин. 25е җитсә дә, күзләрендә балаларча ихласлык саклап кала алган талантлы егет.

Кыскасы, чын татарча вә башкортча мәхәббәт тарихы – бер Ромеога ике Джульетта. Шушы ук театрда Илсур Казакбаев Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен куеп киткәнлеге искә төшә: ике Джульеттаны Олы инәй белән Кече инәй, диярсең. Ә мөселман ир-атына дүрт хатынга кадәр рөхсәт ителәме әле?

Трагедиянең күпсанлы персонажларын театр артистлары башкара. Арада якты нур булып истә калганнары – Ромеоның дусты Бенвалио ролендәге Муса Камалов. Режиссер егетнең вокалын оста кулланган – актер кирәксә-кирәкмәсә дә опера партияләреннән өзекләр сузып җибәрә. Тавышы шәп! Ул әле әйбәт көрәшә дә, ярый әле, бөтен булдыра алганын күрсәтсен дип, милли көрәшкә чыгармадылар Монтеккиларның берәрсе белән. Спектакльнең башында Ромео белән Джульетта һәм башкалар сәхнәдә «кызып китә алмыйча» «бер урында терәлебрәк торганда», Мусаның уены спектакльне җанландырып җибәрү өчен әйбәт кенә булды.

Язмышны сурәтләгән (Королева Мэб – феялар королевасы) Алсу Шакированың киеме – залдагы ир-ат өчен көтелмәгән бүләк булгандыр. Татар халык әкиятендәге тапкыр кыз кебек Алсу: киенеп тә килмәгән, чишенеп тә килмәгән. Киеме бар да, юк та. Үзе төрле формаларга кереп пышылдый, чыжылдый, ачыргалана... Аның һәр корбанны исеме һәм яше белән әйтеп баруы сискәндереп җибәрә. Бер мәгънәсез сугышта яшь монтекки һәм капулеттилар үлә.

Аңламадым – ни өчен, Монтекки токымы белән Капулетти токымы сугышканны күрсәткәндә, массовкада күбесе хатын-кыз иде? Труппада ирләр җитмиме? Әллә хатын-кыз заты «роль җитми» дип баш күтәрәме? Җәмәгать, кыстырмагыз инде хатын-кызны сугыш-гауга эшенә, хатын-кызга Ходай зуррак вазифалар йөкләгән, әтәчләнеп йөрүне түгел.

Спектакльнең уңышы – «Гауга», уңышсызлыгы – Кретенчук

«Ромео һәм Джульетта» – дошманлашып яшәүче ике токымның яшьләре – үсмерләрнең үзара мәхәббәте турында спектакль. Ике яшь кешенең гаиләләр дошманлыгына каршы торырга тырышуы турында спектакль. Сугышның беркайчан да яхшыга илтмәве турында һәм башкалар, һәм башкалар.

Спектакльнең уңышы – «Гауга» төркеме. Әйе, спектакльнең җисеменә туры килеп, «Гауга» дип атала Оскар Юнысовның бу музыкаль төркеме. Башта спектакльне бизәргә генә чакырылган төркем соңрак аның бер өлешенә әверелгән. Егетләр – сәхнәдә, әле аның бер читендә генә түгел, ә бөтен сәхнәне аулап-яулап алганнар: алар уңда да, сулда да, артта да, Оскар Юнысов алга да чыккалый. Вакыты-вакыты белән, спектакль «Гауга» концертының видеоклибы яки сәхнә бизәлеше кебек тоелып китә. Әмма моңа тамашачы арасыннан беркемнең дә каршылыгы юктыр – егетләр булдыра!

Финанс ягына килгәндә, спектакль һәр күрсәтелгән саен, тулы бер музыкаль төркемне китертү, фестивальләр булса, аларны да йөртү театрга ни бәягә төшәчәк – анысын мин белмим.

Спектакльнең уңышсызлыгы – рәссам Сергей Кретенчук. Хөрмәтле театрлар, зинһар, башкача чакыра күрмәгез бу рәссамны. Килеп карамаган булсагыз, фоторәсемнәр аша булса да күрегез инде:, нинди зәвыксыз киемнәргә төргән ул Кариев театры артистларын. Әйтерсең лә арзанга гына Тура базарыннан кайтарылган киемнәр!

Ромео белән Джульеттаның киемнәре, бәлки, алтынсу төстә булырга тиеш, дип уйланылгандыр, ләкин ул, гафу итегез, «пес ителгән чүпрәк» төсендә иде. Затлы алтынсу төстә булса, мин аңлыйм: Монтекки белән Капулеттиларның иркә балалары – мажориклар, ягъни, «золотая молодежь» икән, шуңа күрә рәссам аларны «алтын төсенә» киендермәкче булгандыр, әмма нәрсәдер «пошло не так» һәм Джульеттаның чалбары/ыштаны белән Ромеоның бөтен киеме затлы булмаган чүпрәк төсенә кергән. Гафу итегез, зинһар, әмма башкача чакырылган рәссамнардан татар театрын мыскыл иттермәгез! Безнең үз рәссамнарыбыз Кретенчуклардан ким түгел!

Актрисаның үтә күренмәле киеменнән берничә артык килограммы бар кебек күренә. Алиякәй (Фәйзиевага дәшүем. – авт.), гафу ит, зинһар, ябыгырга кирәкми, чөнки ябыксаң, сулып, балалыгың югалуы бар, шулай кал, син – бик матур кыз, баш тарт син ул үтә күренмәле пижама-блузкадан.

Рәссамны сүгә башлаганмын икән, декорациягә дә күз салыйк. Кап-караңгы сәхнә, андагы «тере портретлар» – артистларның «видеобашлары» – кабердәге фотоларны аңлатадыр инде. Тагын бер кат гафу итегез, пандемия чоры һәм хәзерге 2022 ел мондый «кабер ташлы» декорацияләрне тамаша кылырга бер дә кызыктырмый. Бәлки, хөрмәтле театр, гонорарын биреп Кретенчукны озаткач, бөтен декорациясен чыгарып атып, буш сәхнәдә куя башлар Шекспир трагедиясен, костюмнарны да өлешчә алыштырса, шәп булыр иде. Джульеттага «алиэкспресс»тан «аля Лолита» пижамасы алып кидертсәгез дә, теге ыштаннан (нинди икәнен алдарак яздым. – авт.) начаррак булмаячак.

Кыскасы, хөрмәтле театрлар, чакырылган режиссерлар тәкъдим иткән командага игътибар беләнрәк карагыз әле алга таба. Ул белгечләр чыннан да алыштыргысызмы? Татарстанда яки башка милли республикаларда милли театрны аңлый торган белгечләр юкмы? Ни өчен «Made In Tatarstan» бренды театрга карарга тиеш түгел әле? Мин йомылырга, ябылырга, димим, дөрес аңлагыз, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Фагыйлә Сельская кебек рәссамнарны чакырсагыз, бернинди гонорарлар да кызганыч түгеллеген аңлыйм, әмма халтураны кабул итеп алмагыз инде, зинһар!

Сүз уңаеннан, Татарстанда өр-яңа ут куючы, яктыртучы рәссам өлгереп килә – МХАТ мәктәп-студиясендә татар кызы Ләйлә Мөхәммәтгалиева укый. Камал театры артистлары Ләйсән Рәхимова белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев кызы. Безнең «Моң» театры аның белән эшләп карады, һәм бик мактыйлар. Белеп торыгыз, диюем.

Ике тәрҗемәче бер дулкында

«Ромео һәм Джульетта»ны Илсур Казакбаев Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе буенча куйган. Әмма Шекспирның башка өлешләрен башка русчага тәрҗемәләрдән алган. Алары белән эшләргә, театр шагыйрә Резеда Зәйниеваны җәлеп иткән. Резеда тәрҗемәләрне «Илдус абый дулкынында» эшли алган. Матур текст.

Әмма ризасызлыгым бар һәм ул артистларга кагыла – аларның дикциясе Шекспирны тәрҗемәдә бар матурлыгы белән җиткерә алмады. Премьерага Шекспирны белгән тамашачы килүе сәбәпле зарланучы булмады, текстта нәрсә турында сүз баруын аңлыйбыз бит инде. «Премьерада артист каушый инде ул» дип, ташлама белән карадык.

Театр директоры Л.Н. Шаровага мөрәҗәгать: Луиза Николаевна, «Ромео һәм Джульетта»да катнашучы һәм азмы-күпме сәхнәдә сүзе булган артистларыгызга белгечләр белән сөйләмне көйләү дәресләре оештырсагыз, яхшы булыр иде. Аларны берәр атнага Илсур Казакбаев белән бергә Кариев театры сәхнәсенә ябып куйсагыз да зыян итмәс, репетицияләр җитеп бетмәгән. Чарласын режиссер артистларны, «чыбыклап» йөгертсен! Монтекки һәм Капулетти гаиләсен – Ромео һәм Джульеттаның әти-әнисен уйнаучы Илнар Низамиев, Фәнис Кәлимуллин, Альбина Гайзуллина һәм Диләрә Зиннәтова бөтенләй «күлмәк күрсәтергә» генә чыккан кебек – чыктылар да басып торалар – дивар кебек. Чыккансыз икән, ни дә булса эшләгез инде!

Тәнкыйтьчеләргә ошамаса да куркыныч түгел, тинейджерларга ошасын! 

«Ромео һәм Джульетта»ның режиссер концепциясе темасына кермим. Шуны гына әйтәм: спектакльне аның төп адресаты – яшь буын кабул итте.

Кариев театры – Камал, Тинчурин һәм республиканың башка татар дәүләт театрларыннан аермалы буларак – милли яшьләр театры. Монда «ключевой» сүз – Яшьләр. Россия киңлекләрендә ТЮЗлар күп, ләкин алар, мәктәп программасын куеп, тамашачы китерә һәм план үти ала. Хәзерге ялкау балалар, әсәрне укымас өчен, рәхәтләнеп килеп китә. Пушкин картасы булгач – бигрәк тә. Кариев театры моннан мәхрүм. Ул тамашачы җәлеп итүне мәктәп программасыннан башка гына башкарырга тиеш. Ул аны кы-зык-ты-рыр-га тиеш! Сорау туа – нәрсә белән! Рус классикасы – вариант түгел, аны бала бөек рус телендә карый ала – безнең менә дигән ТЮЗ бар. Татар әдәбиятында үсмерләр өчен классик әсәрләр бармы? Алар күпме? Әсәрләр бар, анысын «юк» димим, ләкин бүгенге үсмерне кызыксындыра алганнары – заманчалары турында сүз бара. Мин андыйны белмим. Мәңге искерми торган дөнья классикасы, бөек Шекспир, минемчә, яхшы вариант. «Ромео һәм Джульетта» – нәкъ менә тинейджерлар әсәре. Вәгазьгә, маңгайга бәреп үгет-нәсыйхәткә, акыл сатуга корылмаган, гасырлардан гасырларга заманча булып калган мәңгелек әсәр...

Шуңа күрә мин һәм башка акыллыбашлар күпме генә сүксә дә, спектакльне яшьләр, Кариев театры билгеләгәнчә, 16+ яшьтәгеләр кабул итә икән – димәк, театр теләгенә ирешкән. Күзәтүләрем буенча, алар кабул итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100