Камалда – «Рәшә» премьерасы: Сез бәхетлеме, исемегез кечкенә хәрефтән башланган зөфәрләр?
Камал театры, Татар театры көненә туры китереп, Әмирхан Еники повесте буенча куелган «Рәшә» спектаклен чыгарды. Режиссеры һәм инсценировка авторы – Айдар Җаббаров.
Озын-озак спектакльләр циклы
Камал театры нинди генә татар әдәбияты классикасына алынмасын – роман-дилогияме яки повестьмы – нәтиҗәдә 4 сәгатьлек, дөресрәге 3 сәгать 40 минутлык спектакль килеп чыга.
Татарстанда мондый озын спектакльләр циклын Чаллы театрында Олег Кинҗәгулов башлап җибәргән иде. Укучысы артыннан Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев дәвам итеп, «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен куйды. Аның артыннан ук тагын бер шундый ук озын спектакль – «Рәшә». Хәтта, Камал театры директоры Илфир Якупов шәһәрнең такси компанияләре белән килешү төзеде булса кирәк, дигән шик тә туды. Җитмәсә, гөнаһ шомлыгына, премьера чыккан көннәрдә шәһәрдә бозлавык иде һәм, шуңа бәйле рәвештә, такси бәясе геометрик прогрессиядә артты. Шуннан чамалагыз инде халык өчен театр яратуның бәясен.
Театр озын спектакльләр сериясен башлаган икән, бәлки, элеккеге бер матур традицияне яңартыргадыр – театр янына Казанның төрле районнарына кайта торган автобуслар китереп тезергә кирәк. Тамашачы, үз ягына якынрак булганына утырып, юлын бөтенләй үк булмаса да, өлешчә кыскарта ала.
Былтыргы «Рәшә»
Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте буенча спектакльне режиссер Айдар Җаббаров үткән сезонда ук чыгарырга тиеш иде. Театр шулай вәгъдә итсә дә, төрле сәбәпләр аркасында, ул чыга алмады. Әллә декорацияләргә акча җитмәде, дәүләт сатып алулары буенча мәгълүматларга карасаң, бик кечкенә акча булмаса да, Камал театры кебек затлы театр өчен әллә ни зур сумма да түгел, югыйсә.
«Рәшә»нең театр тарихы
Әмирхан Еникиның «Рәшә» спектакле буенча 1987 елда Тинчурин театры «Куркам мин бу бәхеттән» исемле спектакль чыгарган булган. Спектакльне Наил Шәйхетдинов һәм Марсель Җаббаров инсценировкасы буенча Празат Исәнбәт куйган. Бу – Камал театрына яңа бина бирелеп, аларның әле искесеннән китеп бетмәгән, ә бинага карата «ау» башланган вакытлар була. Тинчурин театры труппасының да бина өчен көрәшеп йөргән чоры була. Менә шундый катлаулы чорда куелган спектакль! Спектакль турында ачык Интернет киңлекләрендә дә, Тинчурин театры турында театр белгече Ильтани Илялова язган китапта да исеменнән гайре мәгълүмат юк. Кызык, соңрак та Тинчурин театры Әмирхан Еникига үзенең катлаулы бер чорында мөрәҗәгать итә – озак еллар әлеге театрның баш режиссеры булган Рәшит Заһидуллинның бу театрдагы соңгы спектакльләренең берсе – «Гөләндәм туташ хатирәсе». Спектакль репертуарда озак бармады.
Инде бу язучыга тарихында беренче мәртәбә Камал театры мөрәҗәгать иткән.
Хәер, 2017 елда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Мизгел» яшьләр театры да куйган булган «Рәшә»не. Аның җитәкчесе, Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов: «Әйбәт кенә чыккан иде кебек. Марсель абый Җаббаров мактады», – диде тыйнак кына.
Әсәр тарихына килгәндә, ул 1962 елда язылып, 1963 елда «Казан утлары»нда басылып чыккан. Әсәр турында мәгълүматларга караганда, аның беренче варианты зур бәхәсләр кузгаткан. Тәнкыйть «Литературная газета» битләрендә барган, Әмирхан Еникине сәүдә кешеләрен идеаллаштыруда, бозыклыкка кискен бәя бирмәүдә һәм социалистик әхлак өчен көрәшмәүдә гаепләүләр булган. 1965 елда әсәрнең икенче варианты чыга. Кайбер тәнкыйть фикерләрен исәпкә алса да, язучы үзенең төп бәясен үзгәртмәгән. КФУ доценты, Әмирхан Еники иҗаты буенча белгеч Гөлфия Гайнуллина әйтүенчә, хәзер әсәрнең беренче варианты укыла. «Зөфәр Сабитов образы – моңарчы милли әдәбиятларда күрелмәгән образ иде», – дип бәяли аны яклап чыккан Мәскәү тәнкыйтьчеләре. «Шушы яклап чыгулар бу әсәрнең әдәби процесстагы урынын билгели дә куя», – диде ул.
Татар театры өч категория тамашачыны фаразлый
Татар театры татар классик әсәре буенча спектакль чыгарса, өч төр тамашачыны күздә тотарга тиеш. Беренчесе – аз санлы һәм гадәттә бушка прогон караучы яки премьерага чакыру билеты көтүче татар интеллигенциясе – алар әсәрне белә һәм режиссерның автор язган әсәрдән тайпылуын үзен шәхси кимсетү дип кабул итә.
Икенчесе – театр хисабына алынган авиабилет белән килеп, театр арендалаган номерда төн кунып спектакль караган Мәскәү/Питер театр тәнкыйтьчеләре – алар әсәрне бөтенләй белми, бары тик сәхнә әсәре буларак кына бәяли һәм, Россиянең зур бюджетлы театрларында куелган әсәрләр белән чагыштырып, беренчеллеген һәм кабатланмаганлыгын билгели – өчпочмак тәмле булса, берәр фестивальгә дә тәкъдим итә, бик тәмле булса, берәр театр журналына да язарга мөмкин.
Өченчесе – хәләл акчасына билет сатып алган татар яки башка милләт кешесе – ул әсәрне укымаган яки укып та оныткан, яки онытмаган булса да, спектакльнең әсәрдән ерак булуы аны бөтенләй борчымый.
Мин спектакльгә чакыру белән килсәм дә, әсәрне белү дәрәҗәм шушы өченче категория тамашачысы кебек иде: үсмер чакта укыганмындыр, бәлки, ләкин ул онытылган һәм яңартылмаган. Шулай итеп, мин залга ак кәгазь битедәй килеп кердем. Хәер, әлеге ак кәгазь битендә алдагы көнне «прогон»ны карап ризасызлык белдереп язылган 3 смс бар иде. Әлеге авторларның өчесен дә хөрмәт иткән һәм фикерләрен бәяләгән хәлдә, мин алар белән килешмәскә әзер идем. Чөнки яраткан режиссерымны – Әмирхан Еникига бүгенге көн күзлегеннән караган Айдар Җаббаров иҗатын күрергә килдем.
Түкләр һәм вагонкалар
Камал театрының ут ярдәмендә чиксез булып тоелган сәхнәсендә берничә вагонка тора – бар булган декорация шул. Исәпкә корылган адәм баласының күңелен тасвирлаган гаҗәеп сценография. Авторы – рәссам Булат Ибраһимов.
Бу сценография спектакльне Айдар Җаббаровның икенче спектакле – Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган «Тормышмы бу?!» драмасы белән тоташтыра. Анда буш сәхнәдә салам түкләре булса, монда – буш сәхнәдә тимер вагонкалар. Тегеләрне тибеп йөреп тузан чыгарып булса, боларын тибеп тә булмый.
Бер спектакльдә – ике спектакль
Бар да Айдарча – бер спектакльгә авторның берничә әсәрен, оста гына итеп, ул гына шулай урнаштырып куя ала. «Рәшә»гә Әмирхан Еникиның ике әсәрен керткән. Спектакль Әмирхан Еникиның «Бер генә сәгатькә» хикәясе (1944 елда язылган) буенча куелган спектакль белән башланып китә. Янәсе, авылга килгән артистлар төркеме шул спектакльне уйный. Спектакльнең йолдызы – Рәшидә Сафина. Аннары инде вакыйгалар «Рәшә» спектакленә күчә. Спектакльне шушы авылга командировкага килгән Зөфәр дә карый. Карау гына да түгел, атсыз артистларны ат табып авылга ул кайтара, ашау якларын кайгырта һәм башкалар һәм башкалар. Рәшидә белән Зөфәр шулай таныша.
Әсәрнең һәм спектакльнең төр геройлары – совет сәүдәсе вәкиле, ул вакытлардагы заводның ОРС бүлеге башлыгы Зөфәр Сабитов һәм театрсыз актриса Рәшидә Сафина. Спектакльдә – аларның мәхәббәте һәм тормышка карашы, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы шартларда кешеләрнең тормышның төрле полюсларында яшәве, тәннәре тоташып та, йөрәкләре кушылып та, җаннары кушылмавы.
Айдар Җаббаров – гаҗәеп төгәл итеп кастинг үткәрә белә торган режиссер. Аның һәр спектаклендә актерларга сокланып туймыйсың. «Рәшә»не театрда Алмаз Борһанов кебек актер булганда гына куеп буладыр. Ул бар – димәк, Зөфәр Сабитов бар. Бәхетсез актриса Рәшидә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Шакирова. Айдар, үзе күрсәтергә теләгән Рәшидәне гәүдәләндерү өчен, моңарчы Камал театрында артык балкымаган, әмма зур потенциалы булганлыгы күренеп торган актрисаны сайлаган. Дөресен әйткәндә, 24 яшьлек актриса ролендә 40ны узган ханымны күрү «театрларда яшь актрисалар кытлыгы китте бугай» дигән уемны ныгытты – театр саен шул хәл. Әмма бу спектакльдә Рәшидә нәкъ шундый булырга тиеш иде бугай, һәм Гүзәл Шакирова режиссер куйган максатны тулысынча үтәде кебек. Башта без аның балкыганын, сәхнәдә нурланып уйнавын күрәбез, салкын вокзалда Зөфәр янына сынын туры тотып килеп басулары дисеңме! Бер түгел, йөз Зөфәрне тезләндерерлек. Әмма, гашыйк булгач, ул бу төз сынын югалтты кебек, мәхәббәт аны бөрештерде. Әйе, ул – актриса, ул матур, ул сокландыра, әмма серлелеге калмады. Менә шушы серсезлекне дә оста күрсәтә белды Гүзәлебез.
«Ә бит мин авыл-район җирләрендә һаман йөреп торам, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде миңа, синең кебек мыштым гына үрмәләп килүчеләр аз булмады, ләкин мин аларны тибеп кенә очыра идем... Ә бу юлы... бу юлы мин алай эшли алмадым... Ходаем, ни булды соң миңа, ничек соң мин шулай... онытылдым?» – дип аклана ул беренче төндә үк Зөфәрне кабул итүен.
Спектакльдәге тагын бер кызыклы образ – Хәмит – Зөфәрнең дусты. Әлеге рольгә Айдар Җаббаров Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповны куйган. Эмиль Талиповның соңгы елларда азрак уйный башлавы пошындырган иде. Быел Айдар Җаббаров чыгарган 2 спектакльдә дә аның булуы – үзе генә түгел, Алмаз Борһанов белән дуэт булып уйнавы – күңелдә бер ләззәт тудырды.
Әсәрдә Хәмит шома һәм ирекле егет итеп тасвирланса, кушаматы «Әйттем – бетте» булса, спектакльдәге Хәмит – телсез-чукрак. Айдар Җаббаровның логикасы аңлашыла – Зөфәр янәшәсендә шундыйлар гына дус була ала. Әмма телсез булса да, Зөфәр турында иң хак сүзләрне, мөгаен, инсценировка авторы Айдар Җаббаров уйлаганнарын да, Хәмит әйтә: «Син – токмачлы аштан башканы белмәгән татар».
Шушы «токмачлы аштан башканы белмәгән татарның», сатулаша-сатулаша, Казанның руслар торган ягыннан Ушаков йортын сатып алуы ничек тасвирланган!
Спектакльдә «попсовый» тамашачының күңелен күрү вазифасы тапшырылган бер персонаж бар. Артистлар труппасы җитәкчесе Яруллин роле Фәннур Мөхәммәтҗановка тапшырылган һәм аңа үз сәхнәләрендә спектакльне гадиләштерү өчен бөтен теләгәнен эшләргә бар хокуклар да бирелгән булса кирәк. Геройның Яруллин булуыннан файдаланып, аңа Тәбрис дип исем кушылган. Сәлам, Тәбрис – бу мизгелләрдә озак еллар Татар яшьләре форумын җитәкләгән, хәзер Милли китапханәне директор урынбасары буларак, яңа мәгънәләр белән шыплап тутырылган Тәбрис Яруллин күз алдына килә. Гәрчә Фәннур герое бер яктан Тәбрисебезгә бөтенләй дә охшамаса да. Ә икенче яктан, карт-карчыкларны һәм хатын-кызларын ияртеп йөргән Яруллин – форумда яшьләр битлеге астындагы «карт-карчыклар»ны җитәкләгән Тәбрис түгелмени?!
Бу – «точно» без!
Айдар Җаббаров – татар әдәбиятыннан татар кешесенең кимчелекләрен калку итеп һәм беркем дә кире кагып бәхәсләшмәслек итеп күрсәтелгән әсәрләрне оста сөзеп алып, маңгайга терәп сәхнәләштереп бирә торган режиссер. «Менә, без шундый!» ди ул тамашачыга үзе ясап куйган «бүки»не күрсәтә – «Әйе, бу – точно без» дип карап торасың. Шундый булгач, түгел, дип әйтеп буламыни?! Ә нидер әйтәсе килә. Әсәрне бозган, үзгәрткән, аһ син, фәлән-төгән, дип әйтеп карыйсың инде, килешергә теләмәсәң. Язучы безне алай ук күрсәтмәгән иде, бу – аның уйлап бетермәгән әсәре дисең...
Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?!», «Ул әле өйләнмәгән иде», Әмирхан Еникиның «Рәшә»се – әнә шушы бер сериядән. «Тормышмы бу?»дагы Хәлим, «Ул әле өйләнмәгән иде»дәге Шәмсетдин, «Рәшә»дәге Зөфәр – татарның нык басып торган ирләре, әмма... аларның берсе дә чын татар кешесе, каһарманы буларак хөрмәткә лаек кеше түгел. Һәрберсе үзләрен әлләкемгә куеп хатын сайлап маташкан була һәм төрле гамбәрләрне эзли. Әле ул гамбәрләрнең аталары Җиһанша булуы да шарт.
Зөфәр белән Хәмит диалогы
Зөфәр: ...аның тормышы, хыялы башкада. Юк инде, мин үзем, өйләнмәгән килеш, ниндидер ирдән аерылып кайткан җилбәзәк хатынны яр итмәячәкмен. Рәшидәдән гаилә бәхете көтү бик читен.
Хәмит: Бәхет? Нинди бәхет турында хыялланасың? Асравың шикелле буйсынып кына торса, аяк чолгауларыңны юса, ел саен корсак үстереп йөрсә – шушымы синең өчен бәхет?
Зөфәр: Син алай бик упрощать итеп атма, егет! Асрау алу турында түгел, хатын алу турында сүз бара. Хатын ул синең күңелеңә дә, җаныңа да, малыңа да хуҗа булып утыра. Мин, белер-белмәс, теләсә кемне үз тормышыма кертә алмыйм.
Хәмит: Син – татар! Просто татар булуыңа барасың! Икенче берәү булса, бөтен нәрсәсен – җанын, байлыгын да Рәшидә кебек хатыннарның аяк астына салыр иде. Ул синең токмачлы аштан башканы белмәгән тормышыңа матурлык алып килде.
Зөфәр: Һәм син, шуның бәрәбәренә, үзең чолгауларыңны юып, үзең асрау булып торыр идеңме?!
Хәмит: Дурак син, Зөфәр! Канат юк синдә, масштаб юк!
Мондый масштабсыз «токмачлы» татар ирләре алда әйтелгән 2 спектакльдә дә бар.
Финалда Айдар кая борылган? Ник борылган?
Спектакльне караучы беренче категорияле тамашачы – аз санлы һәм гадәттә бушка прогон караучы яки премьерага чакыру билеты көтүче татар интеллигенциясе классик әсәр буенча куелган спектакльне, һичшиксез, чыганак белән чагыштыра. «Шаг влево, шаг вправо – расстрел», диярсең. Айдар нигездә сюжет буенча барса да, әсәрдәге геройларның күбесе сәхнәгә күчсә дә, финалга җитәрәк, җитди борылыш ясаган. Әмирхан Еникида да, Айдар Җаббаровта да Зөфәр комиссионкада эшләүче Җиһанша агайның баш иеп тора торган кызы Гамбәргә өйләнә. Әмма Әмирхан агада Зөфәр йортына Рәшидәне чакырып, биредә калырга тәкъдим итә. Рәшидә ризалашмый. Ә Айдар Җаббаров Рәшидәгә мондый шансны бирми. Алай гына түгел... хәер монысы инде спойлер була – әйтмим.
Кыскасы, азактан Айдар Җаббаров театрга билет сатып ала торган төп тамашачыга бүләк ясый – попсовый алым куллана. Рәшидәне кызганып еларлык алым.
Ә азактан – буш көймә. Минем, ниндидер метафоралар уйламыйча, әлбәттә, көймә буш – Гамбәр кебекләрне көймәдә йөртәсе юк, ә Рәшидә Минзәләгә киткәндер дә тормышын чиста биттән яңадан башлагандыр, дип уйлыйсым килде.
«Исеме кечкенә хәрефтән башланган зөфәрләр!»
Ниһаять, язманың иң профессиональ өлеше – белгеч шәрехләве. КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, Әмирхан Еники иҗаты белгече Гөлфия Гайнуллина спектакльне Әмирхан Еники әсәре буларак кабул иткән, дәгъвалары юк.
Гөлфия Гайнуллина: «Миндә, Еники иҗатын популярлаштыручы буларак, спектакльне карагач канәгатьлек хисе калды. Зөфәр образында өстәлгән өлешләр дә күп, ләкин Зөфәр образы сакланган. Ул Рәшидәне ярата, ләкин аның эчендә курку бар – тапкан табышымны югалтырмын, дигән курку аңа бәхетле булырга, үзе теләгәнчә яшәргә мөмкинлек бирми, тормышын тулаем шуңа буйсындыра.
Әмирхан Еники «Зөфәр Сабитовны кайдан алдыгыз?» дигән сорауга болай дип җавап биргән: «Зөфәр Сабитовны сәүдә-тәэминат тирәсендә генә йөри торган кеше дип уйларга кирәкми, Зөфәр Сабитовлар һәркайда бар». Ягъни, Әмирхан Еники «хикмәт кешенең профессиясендә түгел, хикмәт кешенең фәлсәфәсендә, дөньяга карашында» дигән фикерне җиткерә. Чынлап та, режиссер Сабитовлар фәлсәфәсен бирә алган. Текстта Рәшидә сүзләре хат белән әйтелми, ул аны йортка баргач үзе әйтә, «Кем син, Зөфәр?» – дип кабатлап сорый.
Сүз дә юк, бүгенге көндә Сабитов образы – булдыклылык образы. Ләкин «Чынлап та, кем син?» дигән сорауны биргәндә, «мин булдыклы, тормышым килеп чыкты, бәхетле булдым, теләгемә ирештем» дип җавап бирә аламы зөфәрләр? Кечкенә хәрефтән башланган зөфәрләр! «Исәп белән яшәргә кирәк, шайтан алгыры», дигәндә – бу да Еники сүзләре – сез аны агрессия белән әйтмисезме? Бу – сезнең тормышыгызның килеп чыкмаганлыгын аклау моменты булмасмы? Язучы уйланырга, гыйбрәт алырга чакыра. Бу – бүгенге көндә бик актуаль яңгырый.
Спектакльдә үзгәртелгән моментлар да күп, билгеле. Мәсәлән, шул ук Яруллин командасы. Әсәрдә эчүгә, исереклеккә дип әйтик инде, андый игътибар бирелми. Әсәрдә чынлап та бергәләп спирт эчәләр, бу моментлар бар, ләкин арттырылган. Азактан туй өлешендә дә артистлар чакыру юк – өстәлгән. Бу инде – башка жанр. Ләкин укучыга йогынты ясар өчен шулай эшләргә кирәк иде. Шуңа текст белән үзгәлек аклана. Режиссер Рәшидә белән Зөфәрне шушы хәлдә очраштырды.
Текстта булмаган, сәхнә әсәренә өстәлгән әйберләрнең берсе: сумка тоттыралар – бу – «син безнең кармакта, башка юлың юк» дигән сүз.
Миңа ошаган әйбер – Гүзәл Шакирова рольгә тырышып керде, ул Рәшидәне үзе аша үткәргән. Зөфәр Сабитовны уйнаган Алмаз Борһанов та үзе аша үткәргән. Алар Әмирхан Еники әйтергә теләгәнне бирә алдылар.
Язучының Рәшидә аша әйтергә теләгән сүзе аның маркезит күлмәклекне алмау күренешендә чагыла. Зөфәр моңа шакката. Бу күренеш аша Әмирхан Еники мондый фикер җиткерә – сыныкны уртаклашырга мөмкин, мәхәббәт уртак була, кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый. Рәшидә Сафинаның төп сыйфаты – кешелек горурлыгы. Әсәрдә бит ул йортка килгәч кияүгә чыгудан баш тарта. Спектакльдә Зөфәр, аны ташлап, башка кешегә өйләнгән кебек килеп чыкты. Асылда Рәшидәнең кешелек горурлыгы турындагы фикерне шушы баш тартуы аша җиткерә язучы. Сәхнә телендә моңа басым ясалмауны кайтышлык димәс идем. Сүз бит 1962 елгы әсәрнең бүгенге тамашачыга йогынтысы турында бара.
Хәтерлисезме, спектакльдә Зөфәрнең бәхет турында сүзләре бар: «Бәхет бит әле ул исән калган башның ничек яшәве дә – менә хикмәт нәрсәдә». Зөфәр Сабитов матди байлыкка өстенлек бирә һәм рухи байлыкны искә алмый. Ә Рәшидә өчен матди байлык әһәмияткә ия түгел, аның өчен халыкка хезмәт итү миссиясен башкару әһәмиятле. «Кайсы үзен аклый, укучым, үзең хәл ит», – ди язучы.
Әсәрдә йорт символы бар. Совет җәмгыятен фальшьта, ялганда гаепләргә теләп, Әмирхан Еники Ушаков йортын сатып алу детален кертә. Йорт символы – 1917 елга кадәрге җәмгыять символы. Аны сатулашып бәясен төшерә-төшерә, арадашчы Курамшинны алдап, совет сәүдәгәре сатып ала. Язучының максаты, Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир»ендәге кебек, совет системасының ялганга корылуын фаш итү була.