Хоррор: Гөлчәчәкнең ире кая киткән?
«Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең Work-in-progress OFF-программасы кысаларында Кариев театры фойеда кич белән – 21.00 сәгатьтә – «Гөлчәчәк» әкиятен күрсәтте.
«Гүзәл Гөлчәчәк һәм коточкыч Убырлы, сихри агач һәм серле күл... Кариев театрында татар халык әкияте персонажлары җанлана, әмма сәхнәдә түгел, бөтенләй көтелмәгән урында һәм халәттә. Кич белән, театрның иң соңгы хезмәткәре өенә кайтып китеп, ишекләр бикләнгәч, монда куркыныч әкият башлана. Яшәү өчен көрәштә кем-кемне җиңәр?» дип кызыктыра театр тамашачысын – Кариев театрында куелган «Гөлчәчәк» әкияте аннотациясенә шулай язылган.
Куркыныч әкият. Режиссер аны хоррор жанрында куйган. Ягъни куркыту өчен куелган заманча жанр. Театр маркетингы әкиятне кичкә – 21.00 сәгатькә куйган. Репертуарга кергәч тә шулай куелачак, дип аңладым.
«Гөлчәчәк» – театрда барлык төп рольләрне уйнаучы иң популяр актер Булат Гатауллинның диплом спектакле. Спектакль әлегә театрның репертуарына кермәгән булу сәбәпле, фестивальнең программа директоры, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов аны шундый программа аша күрсәтергә уйлаган. Work-in-progress – әлегә эшләнеп бетмәгән, эш процессы бара, дип аңларга кирәк. Әйе, эш бара, спектакльне репертуарга алу процессы бара.
Спектакльнең ни өчен репертуарга кермәвен күптән әйткәннәр иде – аңа театрның баш режиссеры Ренат Әюпов каршы икән. «Мин, худрук буларак, моны үткәрә алмыйм», – дигән фикер әйткән, ди, ул спектакль театрның сәнгать советына күрсәтелгәч.
«Гөлчәчәк» спектакле театрның фойесында бара. Фойеның өстенлеге – аның ике ягында пыялалы ишек-тәрәзә аша икенче катка баскыч һәм икенче катның күренеп торуы. Тамашачының уң ягында – өстә – Убырлы карчык, сулда – өстә – Гөлчәчәк. Бер якта – явызлык, икенче якта – яктылык. Икесе дә гаҗәеп матур. Аста әкиятне тамашачыга аңларга ярдәм итүче артистлар. Театр аннотациясендә коточкыч Убырлы диелсә дә, Булат бу рольгә театрның Европача чибәр актрисасын – Алсу Шакированы куйган. Гөлчәчәк – татарча чибәр Гөлназ Галимуллина. Рольләрдә – Эльдар Гатауллин, Рамил Вафин, Альбина Гайзуллина.
«Гөлчәчәк» – татар халык әкияте. «Камыр батыр» кебек «попсовый» ук булмаса да, мәктәп программасына кергән билгеле әкият. Тексты татарның көйләп уку традицияләренә туры килгән, гаҗәеп моңлы, шигъри, матур әкият.
Хәтерлисезме: «Борын-борын заманда, зур карурман эчендә бер Убырлы карчык торган, ди, аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.
Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы – Убырлы карчык – бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга, батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди.
Төннәрдән бер төнне Убырлы карчык, ниндидер явызлык эшләргә чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди...»
«Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый-болгый улаем.
Күмәчләремне бирмәсәң,
Калҗа-калҗа тураем,
Калҗа-калҗа тураем» – Убырлы сүзләре;
«Әйләнмәле карама,
Бәйләнмәле карама,
Соры бүре куып җитте,
Яшерсәнә, карама,
Яшерсәнә, карама» – монысы Гөлчәчәк сүзләре.
Җиделе лампа яктысында әбинең оныкларына яки кич утыручы кызларга, көйләп, шушы әкиятне укуы күз алдына килә. Яки сыер саклаучы балаларның ай яктысында шул әкиятне сөйләүләре… Тарихның ерак төпкелләреннән килгән әкият.
Кыска гына әкият инде, катлы-катлы түгел, гади генә: Гөлчәчәк кача, Убырлы куа… Артистлар аны бөтен җыр-биюләре белән бергә ярты сәгатьтә уйнап чыктылар.
Һәрбер сүзе таныш булган әкиятне Кариев театры артистлары версиясендә рәхәтләнеп карадым. Булатның, режиссер буларак, төп чыганактан бер адым да читкә китмәве, фантазиясен эшкә җигеп яңа текст язмавы шулкадәр хөрмәт уятты. Ул оригинал белән эшләгән, шушы оригиналның эченнән спектакль өчен материал табарга тырышкан, тамашачыга шушы оригиналны гына җиткергән.
«Булат миңа «Убырлы монда төп урында» дип әйтте», – диде Убырлыны уйнаучы Алсу Шакирова. Әйе, Убырлы чибәр, ымсындыра, үзенә тарта. Монысы инде тамашачы алдына режиссерның «Иманың ныкмы?» дип сорау куюыдыр.
ххх
Спектакль тәмамлангач, фестиваль экспертларының фантазиясе режиссерныкыннан көчлерәк булып чыкты. «Ә Гөлчәчәкнең ире кая киткән?» – дигән сорау куйды театр тәнкыйтьчесе Жанна Зарецкая. «Гүзәл Яхинаның «Зөләйха...»сындагы Мортазага әверелмәс өчен, Убырлы анасыннан качкандыр ул», – дип шаяртты театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
Сүз «Зөләйха күзләрен ача» романындагы усал кайнана һәм аның улы Мортаза турында бара. Мортазаны соңыннан Зөләйханың сөяркәсе булачак Иван атып үтерә.
«Ә син Гөлчәчәкнең ире кая киткән дип уйлыйсың?» – дип сорадым спектакльдән чыгып барганда Татар китабы йорты директоры, филология фәннәре кандидаты Айдар Шәйхиннан. «Кая, кая... хәзер ирләрнең кая китүе билгеле инде – Казахстанга», – диде ул.
«Бу бик борынгы – матриархат чоры әсәре инде. «Сак – Сок» кебек үк. Безнең әле ул катламнарга төшеп җитә алганыбыз юк...» – дип, җитди итеп дәвам итте Айдар.
Әлбәттә, Булат Гатауллин да спектакльне куйганда үз алдына бу сорауны мең кат куйгандыр: Гөлчәчәкнең ире кайда? Әмма ул – бүгенге XXI гасыр кешесе бирә торган сораудыр. Ә борынгы катламнарның үз мантыйгы. «Сак –Сок» кебек үк «Гөлчәчәк» тә – татарда ислам диненә кадәр үк барлыкка килгән борынгы әкияттер. «Сак – Сок»та да ата роле юк, ана хәл итә.
Әйе, халык әкиятләренең мантыйгы безнең XXI гасыр мантыйгына туры килми. Әкиятләрдә мәдәни код ята, һәм аны шушы тирәнлектә яратырга кирәк.
Ә шулай да Гөлчәчәкнең ире кайда киткән? Нишләп ул хатынын явыз анасы янында калдырып юкка чыккан?
Минем версия болайрак – XXI гасыр кешесенең меңәр еллар элеккеге әкияткә бүгенге карашы. Булатның версиясе дә шуңа якындыр кебек тоела. Миңа калса, гүзәл Убырлы – Гөлчәчәкнең башындагы куркулары. Ире ташлап чыгып киткән хатын, курка-курка, ата йортына кайтып бара. «Төшкән җирендә таш булсын» ди татар кешесе кызын кияүгә биргәндә. Шуңа ялгыз калган кызын өенә кайтарырга ашкынып тормый. Ә кыз кайтып бара...
Спектакльнең азагы ничек бетә, дисезме? Әкияттә ул «Гөлчәчәкнең абыйсы Соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди. Шуннан бирле Гөлчәчәк бик әйбәт гомер итә башлаган, ди» дип бетә. Ә спектакль финалында Гөлчәчәк бишек тирбәтә, янәшәсенә, кабат терелеп, аналарча мәрхәмәтле йөз белән Убырлы килеп баса.
Ә бәлки, Убырлы – Гөлчәчәкнең үз кара уйлары булгандыр, яки депрессиясе... Әкиятнең азагында Гөлчәчәк әйбәт кенә гомер итә башлаган, ди. Ә ире кая киткән булды икән аның шулай да?..
Бу спектакль репертуарга кергәч, аның беренче тамашачылары арасында тагын бер кат мин булырмын, мөгаен…