Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Умай» феминистик операсы яки «Туфан продюсеры» Миләүшә Хабетдинованың йолдыз сәгате

Тинчурин театры үзенең чираттагы сезонын «Умай» опера лабораториясе эскизларыннан төзелгән өч пәрдәлек опера спектакле белән япты. Хәбәрчебез операның үзеннән бигрәк, аннан соң булган фикер алышуларны яктырта.

news_top_970_100
«Умай» феминистик операсы яки «Туфан продюсеры» Миләүшә Хабетдинованың йолдыз сәгате

Театрга килеп керүгә операда башкарылачак текстларны – либреттоны укырга тәкъдим иттеләр. Спектакльдән соң фикер алышулар булачагын да искәрттеләр. Мин кайткач уку нияте белән либреттоны сумкама шудырдым да залга уздым. Зал тулы иде, әмма тамашачының төп өлеше Тинчурин театрының традицион тамашачысы булмавы күренеп тора, күбесе шәхсән Туфанның тугрылыклы тамашачысы.

  • Белешмә. «Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Тинчурин театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу татар театры тарихындагы беренче феминистик лаборатория. Аның кысаларында татар телендә өч кыска камера операсы язылган. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышлана, татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм аның дөньяга карашын чагылдыра. Беренче операның сюжеты – татар мифологиясеннән, икенчесе – узган гасыр башындагы, ягъни җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән, өченче операда исә хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы чагыла.

Өч өлештән торган опера спектакле 1 сәгать 20 минут чамасы барды. Дөресен әйткәндә, татар драма артистлары яхшы вокал белән мактана алмый. Белмим, элек ничек булгандыр, хәзер шулай. Тинчурин театры да шул исәптән. Бу труппада көчле вокаллы егет – Илнур Байназаров. Зөлфия Вәлиева һәм Лилия Мәхмүтова опера сәхнәсенә дәгъва итәрлек булмаса да, драма артистлары өчен яхшы вокалга ия, Ренат Шәмсетдинов ритмны тоюы һәм харизмасы белән үзенә карата.

Тинчурин театрының «иң харизмалы» актеры Ренат Шәмсетдинов

Операларга бәя бирергә алынмыйм. Беренчедән, бу берничә айда иҗат ителеп, сәхнәләштерелгән лаборатория эше, монда операның югары ноктасы, ниндидер сәнгати югарылык турында сүз бармый. Бөтен команда да зур акчаларга түгел, идея өчен эшләгәндер. Чөнки операның нинди кыйммәтле сәнгать төре икәнен дә, опера язучыларның, куючыларның, башкаручыларның нинди акчалар белән эш итүен дә беләбез. Ул яктан, акча ягыннан диюем, алар белән чагыштырганда, Тинчурин театрында «Умай» операсын тудыручылар һәм башкаручылар - «комлыкта (песочницада) «калач пешереп» утыручы балалар».

Әлеге опера спектакле татар хатыны турында. Татар хатыны ул күп төрле – укыганы, укымаганы, наданы, акыллысы, кыйналганы, кыйналмаганы, шаһинәсе, эт типкесендә йөрүчесе бар. Иҗат кешесе аларның барысын да күрсәтә ала. Шунысын да игътибарга алыйк: бу – фе-ми-нис-тик опера. Шартларында шулай дип язылган.

Без нәрсә күрдек? Пәрдә ачылды. Түгәрәк тәрәзәләр уелган дивар. Ул милли кием рәвешендә бизәлгән. Өстәге тәрәзәчектә – Лилия Мәхмүтова – Тинчурин театры легендасы Исламия Мәхмүтованың кызы. Лилия кендек әбисе, повитуха ролендә, куючылар аны Мамай дип атаган, әллә Умай үземе? Ни өчен Лилия? Бу Исламия апабызның рухы белән, аның фатихасы белән башлау ниятедер, бәлки.

Лабораториянең драматурглары, либреттистлары һәм композиторлары – хатын-кызлар. Алар бер-берсенә бәйләнмәгән өч тема сайлап өч опера әсәре тудырган. Сценограф та хатын-кыз. Ул өч әсәрне бер стильгә берләштереп декорация, костюмнар ясаган. Бер-берсенә бәйле булмаган өч сюжеттан дүрт режиссер 20шәр минутлык опера спектакльләре куйган. Соңыннан әлеге өч әсәр берләштерелеп, аларны тотыштыра торган текст эшләнгән һәм гомуми исем куелган – «Ал яулык, зәңгәр шәл».

Операда рольләрне Лилия Мәхмүтова, Зөлфия Вәлиева, Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров, Ренат Шәмсетдинов, Венера Низамова башкара. Хорда Альбина Гашигуллина, Альбина Сираева, Юлия Выборнова, Алинә Мөхлисова, Илзирә Алиәкбәрова, Эльвина Кәримова, Зәринә Сафина, Әдилә Хәсәнова катнаша.

Композитор – Алинә Кәримова

Композиторлар – Алсу Сөнгатуллина, Анастасия Костюкова һәм Алинә Кәримова. Режиссерлар – Булат Минкин, Камил Гатауллин, Рамил Камалов, Илнур Гарифуллин. Спектакльнең музыкаль җитәкчесе – Ильяс Камал. Хореограф – Марсель Нуриев. Рәссам – Лилия Имаметдинова.

Сорау: ни өчен без композиторларның, режиссерларның һәм сценографның исемен белдек – алар пресс-релизга язылган. Ни өчен драматурглар һәм либретистлар үз исемнәрен чыгарудан баш тарткан? Бәлки, оештыручыларга төрле сәбәпләр белән авторлыгын күрсәтергә теләмәгән ханым-туташларны проекттан чыгарырга кирәк булгандыр? Ярар, проект быелга өлгермәс иде, аның каравы һәр автор үзенең һәр язган җөмләсе өчен җавап бирер иде. Әгәр син иҗатың өчен символик суммада булса да гонорар алгансың икән, дәүләт акчасы синең счетыңа дәүләт театры бухгалтериясеннән рәсми юл белән күчерелгән икән, ни өчен исем әйтелмәскә тиеш?

  • Шагыйрә Гөлүсә Батталованың бер сүзе искә төшә: «Мин үз шигырьләремнең һәр юлы өчен көрәшергә әзер», дигән иде ул. Ә сез нишләп көрәшмисез, шагыйрәләр һәм драматурглар?

«Мин беренче әсәрнең либреттисты», дип тамашачы алдына кыю чыгып баскан Миләүшә Гафуровага рәхмәт. Өченче операның режиссеры Илнур Гарифуллинга рәхмәтләрем. Ул да тамашачы алдына чыгып үз карашы турында сөйләде.

Беренче әсәрдә кендек кисү күренеш дип аңлыйм

Фото: © Владимир Васильев

Югыйсә, исемсез телеграм-каналлар заманы китте, исемсез журналистлар яза. Җайлы бит ул «бияләй эченнән йодрык күрсәтеп» батыраеп йөрү.

Әлеге өч операга килсәк, алар арасыннан миңа аның өченчесе нык тәэсир итте. Ни кызганыч, авторлары киң җәмәгатьчелеккә билгесез. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Тема – милли мәгариф. Сюжетның герое – куылган укытучы урынына килгән яңа мөгаллимә. Ә алдагы укытучы «Өлкән ак яулыклы ханым, ак нур белән яктыртылган ханым» белән очрашу ясаган өчен куылган. Яңа мөгалиимә - Зөлфия Вәлиева башкаруындагы Укытучы башка юлны сайлаган: «...сөйлисеңме-юкмы – үзең сайла. Мин сайладым һәм мин дәшмим генә», ди.

Әлеге опера – милләт анасы булган «ак нур белән яктыртылган ханымны» ялалардан яклау, аклау, аңа соклану, аны зурлау – мин шулай аңладым. Беренче операда туган бала өченчесендә милләт анасы булып җитешә – кем нәрсә күрсә дә күргәндер, мин шуны күрдем, мин шуны тойдым. Шушыны яза алган хәтта исемсез авторларга да рәхмәт.

Өченче операдагы образ –  бүгенге көнебез. Исемсез авторлар да бүгенге көнебез. Әлеге образны башкарган Зөлфия Вәлиева мең кат хөрмәткә лаек. Зөлфия Вәлиева – туксанынчы еллар азагында театрның йолдызы иде. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул бераз күләгәдә калды һәм үзен эстрадада табарга тырышты. Ниһаять, ул шушы эксперименталь әсәр аша булса да, театрда кем йолдыз икәнен күрсәтә алды. Аның тавышында гражданлык позициясе дә бар иде. Рәхмәт, Зөлфия!

Зөлфия Вәлиева

Фото: © 

Мондый кыю темага алынган лабораториягә, аның кураторларына, аерым алганда, әлеге лабораториянең идея авторы Энҗе Дусаевага һәм барысы өчен дә – начары өчен дә, яхшысы өчен дә – җаваплы булачак Туфан Имаметдиновка.

ххх

Иң кызыгы - комедия жанрындагы спектакль опера тәмамлангач башланды. Фикер алышу дип аталган импровизацион спектакль иде ул. Импровизацион спектакль - Туфан Имаметдиновның яраткан жанры. Фикер алышуны Нурбәкнең башлап җибәрүе әлеге импровизацион спектакль Туфан тарафыннан махсус корылган дигән уйлар тудыра. Әйе, башта аның үзенә дә уңайсыз булганын тойдым. Ләкин ул шушы кадәр шау-шу тудыра алуыннан, пар чыгарта алуыннан эчке бер канәгатьлек хисе алды бугай.

Кыскасы, Тинчурин театры сезонын яңача япты – башта опера эскизлары, аннары импровизацион спектакль. Ә спектакльнең йолдызы Миләүшә ханым Хабетдинова иде. Ягъни, беренче өлешендә Зөлфия Вәлиева балкыса, икенчесендә – филология фәннәре Миләүшә Хабетдинова.

Миләүшә ханым Туфанның рәсми булмаган «продюсеры». Туфан куйган «Шамаил» спектакленнән соң татар мәдәниятенә «художники-пенисисты» терминын ул кертте, Тинчурин театрында куелган «Галәм. Әгъләм» шигъри спектаклендә сәхнәгә куелган «таш» турында да аның үзенчәлекле фикере бар иде. Миңа Миләүшә Хабетдинова – Туфан Имаметдиновның тандемы бик ошый.

Әлеге импровизацион спектакльне тулырак күзаллау өчен мин аның бераз кыскартылган версиясен редакцияләнгән һәм русча әйтелгәннәрен татарчалаштыралган стенограмма рәвешендә бирәм.

Хореограф, «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла: Барыгызны да премьера белән тәбрик итәм. Зур эш башкаргансыз! Бу зур батырлык! Опера жанры – ул бик катлаулы юнәлеш, аңа тотынырга махсус уку йортларында укыган кешеләр генә җөрьәт итә ала. ләкин сез орынгансыз һәм җиңеп чыккансыз дип саныйм. Бу – театрның җиңүе, кураторларның җиңүе һәм беренче чиратта, артистлар – сезнең җиңү. Машалла!

Безнең республикада Опера һәм балет театры бар бит инде. Ул үзен какшнмас бер сарай кебек тәкъдим итәргә кебек тырыша. Аларга күп кенә акчалар бирелә. Алар эшләгәнне бер театр да эшли алмый дигәнрәк фикер хөкем сөрә. Бүген сез алай түгел икәнен күрсәттегез. Сез аны бик йомшак һәм уңай юл белән күрсәтә алдыгыз. Җимерү юлы белән түгел, үз мисалыгызда төзү, тудыру юлы белән күрсәттегез. Афәрин!

Тагын бер фикер әйтәсем килә – мин үземне 1906 елдагы беренче театрга килгән кебек хис иттем. Ни өчен икәнен төгәл генә аңлатып бирә алмыйм, аның тәэсире әле шундый саф. Ләкин каушаган халәттә булса да аңларга тырышып була. Опера жанры, минемчә, безнең милләт бик туры киләдер кебек, миңа ят бер организм кебек тоелмады. Сез шушы саф жанр аша, акционизмга, эпатажга мөрәҗәгать итмичә, саф формада актуаль теманы күтәрдегез. Бу бик кыйммәт. Акционизм һәм эпатаж аша актуаль темаларны күтәрү, бәлки, җиңелрәктер дә. Югары эстетик дәрәҗәдә актуаль темаларны күтәрүегез өчен сезгә тагын бер аерым афәрин. Рәхмәт сезгә!

Татарстанның халык артисты, педагог Миңгол Галиев: Актуаль тема дигәнне ачыклап бир әле халыкка. Нәрсә турында ул? Эчтәлеге ничек аның?

Нурбәк Батулла. Эчтәлеге?

Миңгол Галиев: Нәрсә күрсәтергә теләделәр – шуны әйт син безгә!

Нурбәк Батулла: Нәрсә күрсәтергә теләгәннәрен - аларның күңелендәгесен әйтә алмыйм. Актуаль тема – хатын-кыз темасы.

Миңгол Галиев: Нәрсә күрсәтүләрен сөйлә, пожалуйста, мин аңламаганмын.

Нурбәк Батулла: Нәрсә күрсәткәннәренме? Нәрсә күрсәттеләр – шуны күрсәттеләр инде. Сез карамадыгызмыни?

Миңгол Галиев: Син Малевичның «Черный квадрат»ын мактыйсың ич.

Нурбәк Батулла: Миңа «Черный квадрат» та бик ошый. Ярар, мин мактап бетердем, хәзер сез сүгә башлагыз!

Миңгол Галиев: Темасы...

Нурбәк Батулла: Хатын-кыз темасы, дидем ич...

Миңгол Галиев: Юк монда хатын-кыз темасы. Бернинди тема юк монда. Милләтнең йөзе дә юк монда. Туктале, үзбәк...

Нурбәк Батулла: Мин үзбәк түгел, мин татар!

Миңгол Галиев: Исемеңне Үзбәк диделәр бит...

Нурбәк Батулла: Нурбәк!

Миңгол Галиев: Син Батулла малаемы әллә?

Алып баручы: Әйдәгез, дәвам итик. Режиссерларга сүз бирик. Миңгол абый сорау бирде – нәрсә турында?

Режиссер Булат Минкин: Нәрсә турында? Хатын-кыз турында. Без тамашачы белән яңача сөйләшеп карадык. Яңа формалар эзлибез.

Эстрада җырчысы Ләйсән Мәхмүтова: Элек опералар куя идегезме?

Булат Минкин: Куйганым бар, әйе.

Ләйсән Мәхмүтова: 15-20 минут бер декорация белән үзгәртмичә куя идегезме?

Булат Минкин: Мин бөтен режиссерлар өчен җавап бирә алмыйм.

Ләйсән Мәхмүтова: Беренче кисәк сезнеке түгел идемени?

Булат Минкин: Юк. Минеке икенче кисәге.

Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: Бу икенче опера булып бармый. Икенче акт диелгән. Димәк, бу бер әсәр! Ә хәзер сез безгә дүрт әсәр дисез.

Булат Минкин: Өч әсәр.

Миләүшә Хабетдинова: «Ал яулык, зәңгәр шәл» дигән исем куелган бер әсәр булырга тиеш. Әйдәгез, беренче өлештән башлыйк әле. Сезне растерзаниегә калдырасыбыз килми. Автор чыксын безгә! Беренче әсәрнең исеме ничек? Кайда беренче әсәрнең режиссеры?

Туфан Имаметдинов: Беренче режиссер очып китте. Ул бүген Мәскәүгә китәсе иде. Лабораториянең исеме «Умай» дип атала. Кураторлар әсәргә «Ал яулык, зәңгәр шәл» дип исем бирде. Өч драматург алынды. Алар өч төрле текст язды. Өч либретист аны либреттога әйләндерде. Өч либреттоны өч композитор алды да төрле опера язды. ХХ гасыр башында опера-минутка дигән жанр булган. Шул жанрга таянып, без 20 минутлык опера форматында эшләргә тырыштык. Бу - лаборатория. Ике ел элек монда шундый опера лабораториясе булган. Без шул форматтан ерак китмәдек.

Миләүшә Хабетдинова: Килгән режиссерлар татарга килеп акча эшлиләр дә ычкыналар.

Туфан Имаметдинов: Ул Казан егете (Сүз ТЮЗ актеры һәм режиссер Камил Гатауллин турында бара. авт)

Миләүшә Хабетдинова: Либреттист - в студию!

Миләүшә Гафурова: Хәерле кич! Минем исемем – Миләүшә Гафурова. Беренче өлешен мин яздым. Ул «Тәнем» дип атала.

Миләүшә Хабетдинова: Максатыгыз нинди иде?

Миләүшә Гафурова: Беренче өлешне язганда алга куелган максат – хатын-кызның тәненә куелган табулар һәм таләпләр. Ул тугач ук, әле малайдан берничек тә аерылмаганда, аңа ниндидер таләпләр куела, җәмгыять аңа нәрсәләрдер тага.

Иҗатының беренчел чорында Тинчурин театры актрисасы булган Ләйсән Мәхмүтова: Мин урысча сорасам ярыймы? Целью оперы было дальнейшее привлечение зрителя? Чтобы зритель побольше пришел, побольше людей видели эту оперу.

Миләүшә Гафурова: Безнең максат... мин башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Мин үз алдыма бу операны күргән кешеләр үз фикерләрен бераз үзгәртсен, күз йомган нәрсәләрне күрсеннәр иде дигән максат куйдым. Бу минем максат иде.

Ләйсән Мәхмүтова: Вы думаете, зритель понимает это? До них дошло?

Миләүшә Гафурова: Мин либреттист. Минем фикерне аңлар өчен либреттоны укырга кирәк.

Миләүшә Хабетдинова: Бәлки сезгә башта табу дигән әйберләрне аңларга кирәктер. Сез, Миләүшә җаным, мондый темага таянып, 30 ел таптанасыз! Безнең мәдәният таптана. Европадан безгә килгән өч тема инде ул. Табыгыз әле залда ире кул күтәргән хатын-кызны. Мин үземне бик бәхетле хатын-кыз дип саныйм. Кул күтәрсә, торып чыгып китәр идем. Мине шулай тәрбияләделәр. Бу тема безнең җирлектә актуаль түгел. Табу дисез, бәлки, бу сезнең комплекслардан килгәндер. Ир кешеләрнең дә үз кагыйдәләре бар... Ул бит су кебек...

Миләүшә Гафурова: Безнең лаборатория хатын-кыз турында...

Миләүшә Хабетдинова: Мин сезгә сорау бирәм – кем ул сезнең өчен Умай? Аны ничек күз алдына китерәсез? Безнең монда утыручылар Умай турында бернәрсә белми. Чөнки мәктәпләрдә Умай турында сөйләмиләр – соңгы операда дөрес әйттеләр. Аңлатыгыз әле – кем ул Умай?

Миләүшә Гафурова: Сез минем белемемне тикшерәсезме?

Миләүшә Хабетдинова: Сез табулар кирәк түгел дисез? Минем сезне табулардан арындырасым килә.

Миләүшә Гафурова: Умай - ул илаһи көч. Тәңречелек вакытында аңа төркиләр табынган. Ул балаларны һәм яу кырында булган көрәшчеләрне саклаучы көч. Умай сүзеннән бик күп сүзләр килеп чыккан. Мәсәлән... умач... юату...

Миләүшә Хабетдинова: Монда сез хатын-кызга нинди киртәләр күрәсез?

Миләүшә Гафурова: Киртәләр булмаганга ул исем булып алынды бит инде. Нигә без исем итеп киртәләрне алырга тиеш?!

Миләүшә Хабетдинова: Сез киртәләрне үзегез сайладыгыз һәм шул читлектә бәргәләнәсез. Безнең киртәләр юк, ә сез читлектә утырасыз! Хәзер аңлатып бирәм мин сезгә: Умай бик матур зат ул. Әби-бабайлар аны безгә бүләк иткән. Ак Умай һәм кара Умай булган. «Снежная королева»ны күз алдына китерегез! Аның коронасы - ул безнең Умай хатынның коронасы. Аның өч лентасы булган, сез аны кечкенә генә кызыл кендеккә әйләндергәнсез. Ак Умай җан бүләк иткән. Төркиягә баргач таш бабалар күргән булсагыз, аның тәлинкәсе бар һәм анда ана сөтендә - җаннар. Бала булгач, Ак Умай өйгә килә дә, балага җан бүләк итә. Баланың кендеге киселгән, әбиләр аны матча астына кыстырып куйганнар һәм Умай ул баланы кырык көн саклаган. Кара Умай җанны тартып алган. Бала таба алмаган хатыннар Сарман районында мәгарәгә барганнар. Чөнки Умай «...» сүзе, ул мәгарә кебек. Ул - тудыручы зат. Татар хатын-кызының концепциясендә бернинди чикләр юк. Сез Европа әдәбиятына таянып бөтен татар әдәбиятын челпәрәмә китермәгез! Мәкальләрне ачыгыз да безнең читлек булмаганны аңлагыз! Кем безнең баш? Ир заты! Муен кем? Хатын-кыз! Энергетика кайда? Әле татар дөньясы татар хатыны белән исән. Улицкая бригадасы безгә «Зөләйха күзләрен ача» романын язып бирде. Аларның бик тә татар хатынының күзен йомдырасы килә. Тән турында әйтсәк, татар хатыны образында сафлык. Өченче операгызны карасак, бүген сезгә белем алырга кем комачаулый?

Алып баручы: Бик зур рәхмәт, Миләүшә ханым!

Режиссер һәм актер Илнур Гарифуллин: Гафу итегез, миңа да китәргә кирәк. Мәскәүгә очам. Сорау булса... Сез мине «ашарсыз» инде, ләкин мин русча әйтермен. Чөнки минем татар театрына килүемә бер ел да юк. Татар телен өйрәнәм. Ачуланмагыз! Сораулар бармы?

Миңгол Галиев: Татарча өйрәнерсең анысы... Энем, татарча белмәгәч, син ничек куйдың һәм безгә нәрсә күрсәтергә теләдең?

Илнур Гарифуллин: Сез мине һәр сүзне аңлап бетмичә генә куя башлаган дип уйлыйсызмы? Сез мине берни дә аңламый торган саташкан кеше дип уйлыйсызмы? Мин һәр сүзне аңлап җитү өчен 33 тапкыр тәрҗемә иттердем. Өченче операда күргәнегез – мин аңлаганнардан. Мин бүгенге мәгариф һәм аның кая алып баруын күрсәттем. Татарчасы һәм русчасы да. Мин – татар малае. Балалар бакчасында мин бары тик татарча гына сөйләшкәнмен. Аннары мине рус классына ыргытканнар һәм мин менә сезнең белән русча сөйләшәм. Хәзер барысын да кире кайтарырга азапланам. Өйрәнәм. Сез миңа татарча әйтсәгез, мин аңлыйм, әмма русча җавап бирәчәкмен.

Миләүшә Хабетдинова: Сез бу бик катлаулы милли мәгариф темасына ничек алындыгыз? Сезнең алда рус бистәсендә үскән, белеме буенча рус теле укытучысы булган кеше басып тора. Әмма IV курста борылып татар мәдәнияте белән шөгыльләнә башладым. Сез татар мәдәниятенә акча эшләү өчен әйләнеп кайттыгызмы? Өйрәнү өченме? Мәгариф темасына алынгансыз иде, сезнең өчен татар мәгариф системасында нәрсә эталон булып тора?

Илнур Гарифуллин: Мин бирегә килгәнче акчаны ике тапкыр күбрәк эшли идем - монысы беренче сорауга җавап. Мәгарифтә балага уйлау мөмкинлеге бирелми. ЕГЭ, тестлар... Әйе яки юк - уйларга кирәкми, төгәл җаваплардан дөресен генә сайлап алырга кирәк. Татарча белем бирү дә кешеләрне татарча өйрәнергә мәҗбүр итәргә тырышудан тора иде. Шуннан курку туа... Гафу итегез, мин киттем, ашыгырга кирәк.

Миләүшә Хабетдинова: Мәгариф темасына алынгасыз икән, эшләргә тиеш идегез. Сез милли мәгариф системасында үзегез өчен нәрсә ачтыгыз? Сез минусын тапкансыз, ләкин сез өмет тә бирергә тиеш идегез.

Илнур Гарифуллин: Өмет – ул фикерләү. Без ике яссылыкта гына түгел, җиде-сигез яссылыкта уйлый башласак иде, теләсә нәрсәне төрле форматта сүтеп җыя алсак, төрле ракурстан карасак иде. Минем өчен чыгу юлы шул! Җавабым шул – ирекле фикер сөреше! Уйларга өйрәнергә кирәк! Укытучы әйтә бит анда: «Мин үз юлымны сайладым һәм мин дәшмим генә», ди. Уйларга һәм әйтергә өйрәнергә кирәк. Гафу итегез!..

Миләүшә Хабетдинова: Ә рәссамны чакырырга буламы? Миңа рәссам кирәк!

Алып баручы: Рәссам катнаша алмый.

Миләүшә Хабетдинова: Нишләп катнаша алмый? Эшләгән бит ул аны.

Туфан Имаметдинов: Ул балалар белән.

Миләүшә Хабетдинова: Кем декорация белән эшләде?

Туфан Имаметдинов: Лилия Имаметдинова эшләде. Аның өчен мин җавап бирә алам.

Миләүшә Хабетдинова: Сәхнәдәге образны кайдан алганын әйтә аласызмы?

Туфан Имаметдинов: Лилия уйлап тапты. Башыннан таба кеше.

Миләүшә Хабетдинова: В гостях у сказки. Советский Союз. Ә безгә Умай кирәк. Татар образы кирәк.

Ләйсән Мәхмүтова: Мин микрофонсыз гына әйтим әле. Артистларга зур рәхмәт! Зур хезмәт кылынган. Музыка да өйрәнгәннәр. Ваннага да сыйганнар. Артистларның сайлану хокукы юк: режиссёр кушканны эшлиләр. Нишләп режиссёрлар фантазияне эшләтмиләр? Шушы декорация 20 минут торды һәм бернәрсә дә үзгәрмәде. Декорацияне 20 минут бертөрле тотканда әзрәк халык турында уйларга кирәк. Икенчедән, динамика дигән әйбер булырга тиештер бит?! Чит илдә, карагыз, операларны ничек ясыйлар! Анда йөгерәләр дә, очалар да! Өченче өлештә генә ниндидер динамика булды. Кеше китә башлады.

Алып баручы: Китмәделәр бит.

Ләйсән Мәхмүтова: Халык турында уйлагыз – ул икенче тапкыр килерме икән?!

Туфан Имаметдинов: Рәссамның образына килгәндә, перфорация дигән төшенчә бар. Сез сәхнәдә перфорация күрдегез. Хатын-кыз тормышы перфорация кебек: бер үк әйбернең кабатлануы - иртән тору, балаларны торгызу, юындыру... Моннан беркая да китә алмыйсың. Син бала табарга әзер икәнсең, бер үк гамәлләрне кабатлап торырга тиеш буласың. Рәссамның образы: шул ук әйбернең кабатлануы.

Миләүшә Хабетдинова: Яхшы...

Туфан Имаметдинов: Мин сезне тыңладым бит, сез дә тыңлап бетерегез! Икенчедән, операны мюзикл белән бутамагыз - анда люстралар да оча. Опера – статик жанр. Анда солист чыга да җырлый, тирәлегендә хәрәкәт бар, ләкин ул җырдан игътибарны читкә юнәлтмәслек кенә дәрәҗәдә. Аңлагыз: бу мюзикл түгел. Опера - ул статик декорацияләр. Опера тарихында бернәрсә дә үзгәрмәде. Пәрдә ябыла да декорацияләр алышына, без дә шул тәртиптә эшләдек. Классик структурасы шундый.

Ләйсән Мәхмүтова: Чит илдә опера җырчылары кульбитлар ясый. Статика юк.

Туфан Имаметдинов: Ә сез кульбит ясап җырлап карагыз!

Ләйсән Мәхмүтова: Нетребкога карагыз!

Туфан Имаметдинов: Мин аны бик яратам.

Сүрия Усманова: Мин - табиб һәм юрист – барысын да аңладым. Миңа бик ошады. Барысы да аңлашылды. Шундый зур проблемалар куелган. Миләүшә ханым татар гаиләсенә хатын-кызны җәберләү хас түгел, ди. Җәберләү бик зур проблема һәм аны күтәрергә кирәк. Безнең җәмгыятьтә яшерен нәрсәләр булырга тиеш түгел, без аларны чыгарырга һәм хәл итергә тиеш. Мин гомер буе хатын-кыз мәсьәләсе буенча эшләдем. Күптән түгел генә мәгърифәтче хатын-кызлар турында китап чыгардык.

Умай хакында да аңлашылды. Ул бөтен төрки халкының илаһи заты. Аны чуашлар да ярата. Бу исем бик яхшы. Мәгърифәтче хатыннар турында өченче акт бик яхшы. Анда бит сәясәт! Дәшмәү бит йөрәгебездә утыра. «Уяныгыз!» диләр бит алар. Рәхмәт сезгә!

Табиб Илдус Лотфуллин: Мин театр сөюче генә. Минемчә, бу бик заманча сәхнә. Монда Гарри Поттер мотивлары да күренде. Бу чын мәгънәсендә постмодерн. Бу – мозаика. Миңа бик ошады.

Алып баручы: Тагын сораулар калдымы?

Миләүшә Хабетдинова: Калды, калды, минем сораулар бар. Миңа рәссам кирәк.

Алып баручы: Ул юк.

Миләүшә Хабетдинова: Менә без фикер алышуга калдык. Сораулар бирәбез. Миңа бик кызык. Тән темасы булды, ваннагыз очып китте. Сезнең максатыгыз – татар операсын тудыру. Утызынчы копияне түгел! Үзебезнең татар нигезендә башка мәдәниятләрдән аерылган яңа сүз әйткән иҗат! Монда бер опера лабораториясе булды. (2019 елда Данияр Соколов инициативасы белән оштырылган KazanOperaLab лабораториясе турында сүз бара. Хәзер Данияр Камал театры оркестрының баш дирижеры. Авт). Без өч көн спектакль карарга килдек. Такташка багышлап чыгардылар, Свияжскиныкы шәп булды - туристларга күрсәтеп була иде. Без монда татар операсы тудырабыз дип акча алабыз. Ә рәссам татар образлары эзләми, режиссерлар Европа үрнәгендә сепарат сөте ясап бирәләр дә, аңламагач безне надан, диләр. Без моны беләбез, «железный занавес» юк. Минем сорау: ни өчен сез Умай образын алдыгыз... Ал яулык дип әйтеп безне алдыйсыз. Умай - ул хан кызы. Кояш образы ул, җәмәгать! Без монда ал яулык түгел, матрешка күрдек. Сез төрки хронотопны өйрәнмәгәнсез. Сезгә кем комачаулый? Цензура дисезме? Мин ирекле яшим, сүземне әйтәм. Беркем миңа комачауламый. Мин – татар хатын-кызы. Ирем миңа «Богиня» дип эндәшә. Сез хатын-кызны кыйныйлар дисез. Хатын-кыз үзен-үзе шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Түзә икән, бу аның үз проблемасы. Сез татар хатын-кызына тап төшерәсез! Без моны үттек инде. Галимҗан Ибраһимов ХХ гасыр башына керде дә, Островскийдан «Гроза»ны алды да, «Татар хатыны ниләр күрми?» дип әсәр язды да, 70 ел инде татар хатынын чукып, «Сез шундый», дип безне өйрәттеләр. «Умай» дип язылган бит исеме...

Алып баручы: Бик зур рәхмәт. Тагын сораулар бармы?

Миләүшә Хабетдинова: Музыка ягыннан... Аһәң турында...

Миңгол Галиев: Хөрмәтле дуслар! Шушы кадәр халыкның фикер алышуга калуы минем өчен бик әһәмиятле. Музыка ягына килгәндә, аппаратура белән эшләү әйбәт, ләкин аппаратура артистның тавышын сакларга тиеш. Аппаратура начар эшләде, дорфа авазлар чыкты. Искелек, яңалык, дисез. Миллилекнең искелеге юк – запомните, пожалуйста! Башланды, карыйм, сөбханалла, Исламия утыра. Шулкадәр әйбәт уйлап чыгарганнар, Исламия Мәхмүтованың теге дөньяда нәрсәләр күргәннәрен күрсәтәләр, дим. Лилия шулкадәр охшаган Исламиягә. Артистларга рәхмәт! Музыкада татар моңы юк иде. Халык кул чапкан икән – ул артистларга!

Миләүшә Хабетдинова: Юк иде, юк...

Миңгол Галиев: Киләчәк турында уйлаганда, безгә Европага, Америкага ошарга тырышырга кирәкми, «Үзгәреш җиле» моның нәрсә икәнен күрсәтте инде. Аның милли йөзе юк.

Алсу Сөнгатуллина: Мин композитор. Ачуланмагыз инде. Минемчә, бу бик эксперименталь проект. Дөресен әйткәндә, бу бик опера да түгел, синтетик жанр. Театрда вокалистлар юк. Алар драма артистлары. Шуңа без аларга икенче төрлерәк язарга булдык. Башта сүзләрен дә аңлап бетерә алмадым. Мин хатын-кызның тууы турында яздым. Музыканы милли дә, заманча да булсын дип язарга тырыштым. Актерлар шундый тырышып өйрәнгәннәр. Ачуланмагыз, без чыннан да бик тырыштык.

Миләүшә Хабетдинова: Барысы да аһәңнән башлана. Мин беренече лаборатория вакытында да бу сорауны биргән идем. Хәзер дә бирәм. Татар музыкасы рус музыкасыннан нәрсә белән аерылуын аңларга кирәк. Татар әтәче ничек кычкыра? Нәрсәгә көләсез? «Кикрикүк», дип кычкыра. Рус әтәче ничек кычкыра? «Кукареку», ди. Авазларны аерасызмы? Үрдәк русча ничек кычкыра? Татарча? Һәр халыкның үз аһәңе бар. Шуны аермасаң, милли әсәр яза алмыйсың. Кабатлап әйтәм: мин монда чиркәү хоры тойдым. Сез шул форматка утыргансыз, католик хорына борылып төшәсез. Бу - Эльмир Низамов модасы. Ул Софья Гобәйдуллина артыннан бара. Ләкин бу - минем дәүләтем һәм мин аңа салым түлим. Сезгә акча бүлеп биргәндә, татар музыкасына таянып, татар операсы тудыру турында сүз бара. Әйдәгез, борылып үз нигезебезне өйрәник әле!

Алып баручы: Барыгызга да фикер алышуда катнашкан өчен рәхмәт! Шуның белән тәмамлыйбыз.

Әлфия Хәсәнова: Туктагыз әле, минем бер-ике генә сүз әйтәсем бар...

Миләүшә Хабетдинова: Тинчурин театры артистларына рәхмәт! Сез үз театрыгызны саклап каласыз! Бүген минем бәхетле көнем – Миңнеханов Якутиягә барып милли мәдәният төзелгәнне күргән һәм безгә диагноз чыгарган: Сабан туебызны бетергәнсез икән, дигән. Якутларга барып театр төзергә өйрәник. Аларның саха театры борынгы төрки театр формаларын күтәрә. Нинди көчле театр төзеделәр! Аларның милли бәйрәмнәрен өйрәнеп, безгә мастер-класслар үткәрергә кирәк. Питердан бригадалар, чит илдән белгечләр чакырып мәдәниятебезне төпкә утырттык инде. Артистлар, рәхмәт, сез - батырлар!

Әлфия Хәсәнова: Җәмәгать, минем дә бер-ике генә сүз әйтәсем килә. Бөтенләй икенче төрле фикер әйтәсем килә. Монда бик күп халык җыелган. Ә сез беләсезме – бу залдагы халык безнең сливкалар бит, көн саен безнең театрга чакырылган халык түгел! Безгә бүген дә, иртәгә дә журналистларны, критикларны - шушы спектакльне аңларга мөмкинлеге булган кешеләрне чакырырга мөмкиннәр. Ә бит безне башка көннәрдә гади тамашачы килеп караячак. Ул шушы спектакльне аңлый алырмы икән соң? Монда нинди бәхәс купты! Монда гади халык бәхәсләшми. Шушыны күреп күпмедер аңы булган осталар бәхәсләшә. Гади халык нәрсә әйтергә мөмкин. Гади халык бу спектакль турында нәрсә әйтергә мөмкин?! Көзгә Тинчуринның тууына 135 еллыгы. 135 еллыкка кирәкме бу спектакль? Ел ярымнан театрның 90 еллыгы. Без аны шушы «Умай» белән каршыларбызмы? Сезонны Камал театры «Зәңгәр шәл» белән яба. Без «Умай»ны күрсәтеп, сезон белән саубуллашабыз. Нигә без сезонны Тинчурин белән ачмыйбыз һәм япмыйбыз? Бүгенге тамашачы мактады – әйе, ләкин болар чакырылган кешеләр. Ә сез килеп гади тамашачыны карагыз! Сез моның унынчы, унбишенче тапкыр куелганда ярты залның чыгып киткәнен күрерсез.

Миләүшә Хабетдинова: Бу бит сезнең репертуар спектакле түгел. Тинчурин театры сезонын репертуар спектакле белән япмадымыни?

Әлфия Хәсәнова: Менә бүген ябылды.

Миләүшә Хабетдинова: Бу бит сезон түгел. Бу – лаборатория.

Әлфия Хәсәнова: Менә бездә шулай!

Миләүшә Хабетдинова: Тинчурин театрын колхоз театры дип әйттеләр, ләкин колхоз спектакле аны ашатты, халык залны тутырып йөрде. Сез хәзер тамашачыны югалтасыз. Шабашник режиссерлар килә дә куеп китә... Спектакль театрны ашатырга тиеш. Реформа ясалган өч ел эчендә мин Тинчурин театрында бер спектакль күрдем – «Карурман» булды ул. Мин анда театр труппасының йөзен, артистларның бәхетен күрдем. Бүген сезне шаккатып тыңлыйм. Тинчурин театры сезонын япмаган идемени? Бу лабораториянең сезгә нинди катнашы бар? Бу – грант. Бу – эксперимент. Режиссер бер ел эшләгән икән, үзе куйган әсәр белән ябарга тиеш. Ильяс (Камал – театр оркестрының сәнгать җитәкчесе. Авт), мин сине бик хөрмәт итәм. Без татар операсы төзибез дип сәхнәдә чиркәү хоры җырлатасыз. Сезгә кем комачаулый татар операсы төзергә? Министр сезгә акча бирә...

Ильяс Камал: Бик зур рәхмәт артистларга! Алар таныш булмаган рамкаларда бик тырышып эшләделәр һәм булдырып чыктылар. Бу лаборатория иде. Безнең композиторлар тартыла башлады. Алсу 100 процент татар моңы белән иҗат иткән – анда, ишеткән булсагыз, мөнәҗәт авазлары да бар. Азагында бераз клуб музыкасы булды, диско стиле... Анда эзләнүләр сизелә. Ә татар моңы канында булмаган кешенең кызыксына башлавы начармыни? Бу бит татарга хөрмәт...

Миләүшә Хабетдинова: Без нигә Миләүшә Хәйруллинага үсәргә мөмкинлек бирмибез? Ул Мәскәүдә җиңеп кайткан кызыбыз...

Ильяс Камал: Моңа кемдер каршы киләмени?

Миләүшә Хабетдинова: Мин укытучы... югары белемем булмаса, дәрескә керә алмыйм. Профнепригодность. Ә сез рус композиторын чакырасыз. Безнең Валиуллин бар. Нигә сезнең конкурста рус композиторлары җиңгән?

Ильяс Камал: «Умай» лабораториясе таләпләре буенча, анда хатын-кызлар катнашты...

Миңгол Галиев: Аларны сайлаган кешеләр милләткә якын кешеләр идеме?

Миләүшә Хабетдинова: Бу театрның оркестр чокыры...

Халык инде чыгуга кузгалган иде. Миңа инде 80 минутлык спектакль өчен 90 минут акланган артистлар да, оештыручылар да «качышып» бетмәгән өлеше дә кызганыч була башлаган иде... Артистлар һәм тәнкыйтьләүчеләр агымы залдан чыгып, «фикерләшүләрен» фойеда дәвам итте. Декорация тәрәзәләренең нәрсәгә охшавын да тутырып әйтте алар. Әмма сүгенү дип кабул ителергә мөмкин, шуңа әйтми калам.

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 3 август 2022
    Исемсез
    Абау абау Миләүшә ханым илә Миңгол абый икесе дә токсик затлар булып чыктылар. Алай әңгәмә алып барырга ярыймы мени? Котычкыч...
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Яшь татар драмтургиясе - Зөләйха, Хабетдинова - усал Игнат һәм Муртазаның анасы. Күзләрне ачмаска йомасы килә.
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Ие, Хабетдинованың гаиләсе тату, шуңа күрә татарда абьюз юк һәм башкалар өчен бу тема актуаль булмаска тиеш. Татар кешесе эчми, тартмый, баланы кәбестәдән таба, уңга гына йөри, сулга карамый, шул ук бер идеалистик шарманка. Туктатыгыз, зинһар, бу усал хатынны
  • 6 июль 2022
    Исемсез
    Иҗат кешеләренә карата иҗатларын сүгу юнәлешендә исем-абруй казанган шәхесләр саны арта бара. Хәбетдиновщинаны туктатмыйча, сәнгаткә үз бакчасына кебек, үз зәвыгы күзлегеннән караучы критиканнарны урыннарына утыртмыйча театр сәнгате үсмиячәк, кардәшләр. Буыннар бәхәсе, объектив тәнкыйтьчеләр юклыгы, Хабетдинова кебекләрнең үз фикерен аяусыз рәвешле бәйләндерү һәм алга сөрү - бүгенге татар театр сәнгатенең дәрәҗәсе. Аяныч.
  • 4 июль 2022
    Исемсез
    Миңа, әдәбияттан һаман ераклаша алмаучы пенсионерга, Миләүшә ханым Хабетдинованың урынлы, үткен сораулары, тәнкыйте бик ошады.
  • 3 июль 2022
    Исемсез
    Куратор дигән сүз нәрсәне аңлата? Рәхәт име, 45 куратор чакырып, эшне яшьләрдән эшләтү...җавапны да, аңлавымча, алар бирә. Кыганычка каршы, мондый бәхәс, фикер алышулар буын арасындагы тарткалашуга гына әйләнеп кайта- сораулар ачык, җавап юк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100