Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куян елы – 2023 елда кемнәрне югалттык...

2023 ел – Куян елының соңгы көннәрен яшибез. Быел кемнәр гүр иясе булды? «Интертат» безне ташлап киткән шәхесләрне барлады. Исемлеккә кергән һәм керми калган барча мәрхүмнәрнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

news_top_970_100
Куян елы – 2023 елда кемнәрне югалттык...

(Бу исемлектә Татарстанга, татар халкына йогынтысы зур булган кешеләрне тупларга тырыштык. Махсус операция булу сәбәпле, һәлак булучылар күп булды, монда матбугатта күп яктыртылган очракларны керттек).

ГЫЙНВАР

1 гыйнвар

Яңа ел төнендә Макеевка шәһәрендә казарманы ракета белән утка тотканда, Самара өлкәсе Мулла авылы имамы Ирек Насыйров һәлак булды.

6 гыйнвар

Украинада БТР куып алып киткән татар егете – Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында туган Фәнис Хөсәенов һәлак булды.

11 гыйнвар

Фото: © https://t.me/radiyhabirov

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булды.

14 гыйнвар

Петербургның танылган татар җәмәгать эшлеклесе, фотограф Мөнирә Моратова вафат булды.

Россия Герое, татар егете Алмаз Сафин махсус операциядә һәлак булды.

15 гыйнвар

Беренче ике чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, озак еллар Чирмешән районы башлыгы булып эшләгән Минсәгыйть Шакиров вафат булды. Аңа 74 яшь иде.

29 гыйнвар

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 29 гыйнвар көнне 53 яшендә вафат булды.

ФЕВРАЛЬ

4 февраль

Фото: ©

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина вафат булды.

5 февраль

62нче яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң, бакыйлыкка күчкән хезмәттәшебез – 30 елдан артык «Яңа Гасыр» телекомпаниясендә тапшырулар режиссеры булып эшләгән Рифат Йосыпов. Ул соңгы 20 елда «Нәсыйхәт» дини тапшыруының режиссеры иде.

8 февраль

Чаллыда РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мусинаның йөрәге тибүдән туктады.

МАРТ

12 март

Озак авырудан соң, Башкортстанда атлар үрчетүче фермер, элек Иглин районы башлыгы булып эшләгән Хәсән Идиятуллин (тумышы белән Чишмә районыннан) вафат булды. Ул Татар эшмәкәрләре съездында даими чыгыш ясый иде.

18 март

Балтач районы Чепья авылында урнашкан Халыклар дуслыгы музееның алыштыргысыз директоры, сугыш ветераны Гарифҗан Галиев вафат. Ул 97нче яше белән бара иде.

19 март

Легендар җырчы, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов вафат булды.

АПРЕЛЬ

2 апрель

Военкор Владлен Татарский (Максим Фомин)ны шартлатып үтерделәр. Аның әнисе Равилә ханым – татар милләтеннән, военкор шуңа да үзенә «Татарский» дигән псевдоним алган булган.

14 апрель

Фото: © «Татар-информ» архивы

Казанда танылган журналист, Татарстан җитәкчесенең элеккеге матбугат сәркатибе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин 54 яшендә вафат булды. Ул 2019 елның 30 декабреннән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән иде.

17 апрель

Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың туганы махсус операциядә һәлак булды.

18 апрель

Озак еллар халык иҗатын оештыру өлкәсендә эшләгән Гали Габдрахманов вафат.

19 апрель

Фото: © социаль челтәрләр

Яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат булды. Ул рус телендә иҗат итә иде. Аның «Дорога», «Мама», «Громко» дигән җырлары яшьләр аудиториясендә бик популяр. Егет үзенә кул салган.

МАЙ

4 май

Музыкант һәм педагог, Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, күпсанлы конкурслар лауреаты Шәүкәт Әмиров вафат булды.

5 май

Озак еллар Татарстан радиосында эшләгән журналист Мөслимә (Лена) Шәфыйк Магнитогорск шәһәрендә вафат булды, аны Магнитогорск зиратында җирләделәр.

5 май

Фото: © КФУның матбугат хезмәте

Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Юрий Коноплев вафат булды Аңа 83 яшь иде. Ул Казан университетында 1990-2011 елларда ректор булып эшләде.

9 май

Башкортстанның Чишмә район үзәгендәге юл-транспорт һәлакәтендә блогер Диана Сәфәрова-Юнысова һәлак булды.

Фото: © Лирида Фатхулбаянова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге үткәргән фотосессиядән

Диана Сәфәрова – өч бала әнисе, дөрес туклану һәм гаилә тормышы, юморга багышланган аккаунт алып барган блогер. Ул – җырчы Әнвәр Нургалиевның апасының кызы. Аның 3 баласы ятим калды. Диана Сәфәрованың үлемендә гаепле автомобиль йөртүченең гаебен ачыклау буенча суд әлегә кадәр дәвам итә, бу хакта Әнвәр Нургалиев даими яктыртып килә.

15 май

«Республика Татарстан» газетасы журналисты Ирина Мушкина вафат булды.

23 май

Җырчы, танылган җәмәгать эшлеклесе Зөфәр Сафин вафат булды.

28 май

Казандагы билгеле остеопат Рәсүл Бурановны пычак белән кадап үтерделәр. 27 яшьлек белгечкә хатынының абыйсы һөҗүм иткән – нәкъ йөрәгенә 2 тапкыр кадаган. Күп кенә артистлар аның янына дәваланырга йөри иде.

ИЮНЬ

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәшит Сөләйманов вафат булды.

11 июнь

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 77 яшендә Татарстанның халык артисты, баш дирижер, мәшһүр музыкант, композитор Рәшит Шәкүр улы Мостафинның вафат булуы турында хәбәр итте.

21 июнь

Фото: © https://tatar-congress.org/

75 яшендә дөньякүләм танылган галим, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе, Күмер химиясе һәм химик материаллар белеме инситуты директоры Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев вафат булды.

25 июнь

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булды.

ИЮЛЬ

2 июль

Фото: © https://sptatar.com

Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурия Измайлова вафат булды. Аның иң танылган шигырьләренең берсе – «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?»

3 июль

Омск шәһәрендә Закон чыгару җыенының элекке депутаты, төбәкнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, өлкәнең мактаулы гражданины һәм Омск өлкәсенең «Мәдәният» татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Равил Бикбавов 85 яшендә вафат булды.

29 июль

Яльчикта ял иткәндә, давыл вакытында, агач төшеп, ике туган – Айрат Хәялиев белән Линар Вахитов һәм 2 кечкенә сабые белән Гөлнара Сәлимова һәлак булды. Гөлнара Сәлимова – Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегендә эшләгән белгеч.

31 июль

Алтай краенда ял иткән чакта юл-транспорт авариясендә филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булды. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның бертуган апасы.

АВГУСТ

1 август

Татар милли чараларында актив катнашкан Әстерхан егете Азамат Бердиев махсус операциядә һәлак булды. Бер ел элек кенә ул өйләнгән иде, хатыны белән дә Татар яшьләре көннәрендә катнашкан. Азамат Бердиевка Россия Герое исеме бирелде.

3 август

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Ләйлә Мөхәммәтҗанованың әнисе – мөгаллимә Венера Гарипова вафат булды.

19 август

Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының профессор-консультанты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев вафат булды.

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

23 август

Тверь өлкәсендә «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин һәм аның ярдәмчеләре утырган самолет һәлакәткә юлыкты. Икенче пилот Рөстәм Кәримов та һәлак булды.

25 август

21нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Фәизович Гайфуллин якты дөньядан китте.

Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

Ул җитәкче булган вакытта РКБ яңартылды, кабул итү-диагностика бүлеге төзелде, стационарда капиталь ремонт үткәрелде, перинаталь үзәк төзелде, пациентларга ярдәм итү өчен «Ансат» вертолеты сатып алынды, бавыр күчереп утырту буенча беренче операция ясалды.

СЕНТЯБРЬ

1 сентябрь

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге, https://sptatar.com

Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рашат Низамиев вафат булды.

1 сентябрь

Фото: © Тукай районы «Якты юл» газетасы фотолары

Милли көрәш буенча РСФСР, Татарстан АССР чемпионы, РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов вафат. Танылган көрәшчегә 87 яшь иде.

7 сентябрь

Татарстан сәүдә һәм куллану хезмәтләренең элекке министры Илдар Тимергазиев вафат булды.

Уфада яшәүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире юл фаҗигасендә һәлак булды.

14 сентябрь

84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат булды.

Фото:© Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 мартында Кама Тамагы районнын Иске Барыш авылында туган.

16 сентябрь

Самара өлкәсе Камышлы районының «Туган як» милли мәдәниятләрне үстерү иҗтимагый оешмасы директоры, меценат, табиб-стоматолог, «РуСтома» стоматология клиникасы директоры, «Мәрхәмәт» өлкә конкурсы лауреаты Рөстәм Хисмәтов вафат булды.

ОКТЯБРЬ

8 октябрь

Татарстан Дәүләт кинематография комитетының элеккеге рәисе Зөфәр Бохараев 78 яшендә вафат булды.

20 октябрь

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең йөрәге тибүдән туктады.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Разил Вәлиевкә 76 яшь иде.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында ТАССРның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. 1990 елдан Татарстан халык депутаты итеп сайланды. 2019 елга кадәр Татарстан Дәүләт Советы депутаты булды. II чакырылыш Дәүләт Советында Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссияне җитәкләде, III һәм V чакырылыш Дәүләт Советында шул ук комитет белән җитәкчелек итте.

22 октябрь

Элек Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов вафат булды.

23 октябрь

Фото: © https://avtonomiya.tatar

Мәскәү татарлары автономиясе активисты Тимур Сабиров вафат булды.

23 октябрь

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тататарстанның халык артисткасы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе режиссеры Бикмурзина Флюра (Флура) Габдрахман кызы вафат. Ул – Татарстан телевидениесенә нигез салучыларның берсе.

31 октябрь

Татар милли хәрәкәте активисты, «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Тывадагы әгъзасы Батырхан Әгъзамов юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, баш мие җәрәхәтләнү сәбәпле һәлак булды. Аның Тыва башкаласы Кызыл шәһәрендә җирләделәр.

НОЯБРЬ

5 ноябрь

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы

Язучы-сатирик, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Дамир Гыйсметдин 74нче яшендә бакыйлыкка күчте.

8 ноябрь

8 ноябрьдә Балтачта махсус операциядә һәлак булган Фәнзил Шакировны соңгы юлга озаттылар. Ул Балтачның «Хезмәт» газетасы журналисты Зөлфия Шакированың ире иде. Аларның 2 балалары әтисез калды.

10 ноябрь

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Россия рәссамы, график һәм монументаль сәнгать остасы, Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков 90нчы яшендә вафат булды.

20 ноябрь

1992-1993 елларда «Азатлык» татар яшьләре берлегененең Казан бүлеген җитәкләгән Илмир Габидуллин вафат булды.

23 ноябрь

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат булды. Аңа 69 яшь иде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29 ноябрь

Татар театрының күренекле актрисасы, Россиянең атказанган һәм ТАССРның халык артисты Наилә Гәрәева каты авырудан соң 83 яшендә вафат булды.

Фото: © «Татар-информ»

Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казанда туган. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә һәм анда 60 елдан артык эшли.

ДЕКАБРЬ

5 декабрь

Татарстан телевидениесе ветераны Валентина Бохараева вафат булган.

12 декабрь

Фото: © minstroy.tatarstan.ru

Татарстан төзелеш министрының элеккеге урынбасары, «Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» президенты Рим Шәфикъ улы Халитов 78 яшендә вафат булды.

19 декабрь

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева озак вакытлы авырудан соң вафат булды. Аңа 61 яшь иде.

24 декабрь

72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2023
    Исемсез
    9 июнь Мәһдиева Әлфирә, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Яңа гасыр телекомпаниясенең, музыкаль һәм әдәби программалар редакциясе мөхәрире.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100