Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владлен Татарскийның әнисе Равилә ханым улын үтерүчеләрне кичерүен әйткән

Террор актында һәлак булган военкор Владлен Татарскийны Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләделәр.

news_top_970_100
Владлен Татарскийның әнисе Равилә ханым улын үтерүчеләрне кичерүен әйткән
РИА Новости © 2023, Таисия Воронцова

Военкор Владлен Татарскийның (чын исеме Максим Фомин) әнисе Равилә ханым Дарья Трепованы кичерүен әйткән. Кыз 2 апрель кичендә Владлен Татарскийның Санкт-Петербургның Университет ярындагы кафеда узган кичәсенә эченә шартлаткыч урнаштырылган статуэтка тотып керә. Шартлау нәтиҗәсендә военкор һәлак була, 15 кеше яралана. Дарья Трепова кулга алына. Террор акты ясауда һәм шартлаткыч матдәләр сатуда гаепләнеп, кыз 2 июньгә кадәр кулга алынды.

 

 

Фото: © Shot телеграм каналы

«Әйе, мин аларның барысын да кичерәм, Ходай аңласын. Ул (Владлен турында) пост тотты, дога кылды. Ул күктә дә көрәшер өчен, анда сугышчы булып китте», – дигән Равилә Ибрагимовна Shot Telegram каналына.

 

Фото: © Shot телеграм каналы. Фотода шикләнелүче Дарья Трепова

Хәрби журналист Владлен Татарскийны 8 апрель көнне Мәскәүнең Троекуров зиратына җирләделәр. 

Владлен Татарский үзенең нәселендә татарлар булуын әйткән иде, әмма әнисенең татар исемле булуын әйтмәде. «Телеграм» канал хәбәреннән аңлашылганча, аның әнисе дә татар булган. Владлен Татарский – махсус хәрби конфликт вакытындагы иң популяр блогерлардан: аның каналына ярты миллион кеше язылган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100