Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожин белән бергә һәлак булган Рөстәм Кәримовның әтисе: «Ул бернәрсә дә сизенмәде»

«Шуны бел: мин сине үлеп яратам һәм һәрвакыт яратачакмын! Син минем алтыным, төшемдә ешрак кил, мине сакла, минем сакчы фәрештәм. Син минем бар булганым, миңа, үземә генә, синнән башка бик авыр булачак», – дип яза Рөстәмнең яшьли тол калган хатыны.

news_top_970_100
Пригожин белән бергә һәлак булган Рөстәм Кәримовның әтисе: «Ул бернәрсә дә сизенмәде»
starhit.ru

23 август көнне Тверь өлкәсендә Мәскәүдән Санкт-Петербургка очучы Embraer-135 (EBM-135 BJ) очкычы һәлакәткә юлыкты. Аның бортында 10 кеше булган. Бүген Россиянең Тикшерү комитеты һәлакәт корбаннарының элегрәк билгеле булган исемлеккә туры килүен раслады. Шартлаган самолетта «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе оештыручысы, бизнесмен Евгений Пригожин һәм аның коллегасы Дмитрий Уткин да очкан. Һәлак булган пилотның берсе – Рөстәм Кәримов. Ул Пермь өлкәсеннән.

Росавиация мәгълүматлары буенча, һәлакәттә пассажирлардан Сергей Пропустин, Евгений Макарян, Александр Тотмин, Валерий Чекалов, Дмитрий Уткин, Николай Матусеев һәм Евгений Пригожин үлгән. Моннан тыш, һава судносында экипаж командиры Алексей Левшин, икенче пилот Рөстәм Кәримов һәм бортпроводница Кристина Распопованың гомере өзелде.

Рөстәм Кәримов очкычта иң яше булган

Икенче пилот Рөстәм Кәримовка 29 яшь. Ул очкычтагы иң яшь кеше булган. Өйләнгән, хатыны белән 4 ел яшәгән, балалары юк. Булачак пилот Рязань өлкәсендә Гражданнар авиациясенең Сасов очу көллиятен 2014 елда тәмамлаган. ЧП ДТП Пермь Telegram-каналы шундый мәгълүматлар чыгарды.

Рөстәм Кәримов бу фаҗигале көнне самолет очып китәр алдыннан әнисенә шалтыраткан. Гадәттәгечә сөйләшкәннәр, рейска китәр алдыннан саубуллашкан. Журналистларга интервью биргән әтисе Рөстәмнең самолетны карап чыкканмы-юкмы икәнен әйтә алмаган.

«Соңгы тапкыр улыбыз белән шул очыш алдыннан сөйләштек, ул әнисенә шалтыратты. Ул минем сәламәтлегем, әнисенең сәламәтлеге белән кызыксынды, хәлләребезне белеште. Аннары ул: «Очып китәргә барам», – диде. Без аңа әйбәт кенә очуын теләдек. Ул бернәрсә дә сизенмәде. Самолетны карап чыктымы-юкмы, белмим», – дип сөйләгән Кәримовның әтисе «Комсомольская правда»га.

Пилотның әтисе улының балачактан ук очучы булырга хыяллануын әйткән. Ул Сасов очу училищесын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән һәм шунда ук S7 компаниясендә эшли башлаган. Махсус хәрби операция башланганнан соң очышлар туктап торган, ә 2 ай элек Кәримов яңа эш тапкан. Әтисе улының кемне йөрткәнен белмәвен һәм аннан беркайчан да хезмәт хакы турында сорамавын әйтә.

«Ул хатыны белән 4 ел бергә. Балалар алып кайтырга планлаштырдылар. Барысы да аның эшли башлавын көтте. Баланы шушы араларда алып кайтырга теләделәр, ләкин өлгермәделәр. Аның хатыны хәзер Петербургта. Аңа бик авыр», — дигән әти кеше.

«Без – бары тик таксистлар»

Рөстәм Кәримовның курсташы һәм хезмәттәше, пилот Карен Новицкий сүзләренчә, Рөстәм бик яхшы һәм шат күңелле кеше булган.

«Гражданнар пилотлары хәрби структурага керми, безнең дәрәҗәләребез юк, без бары тик ташучылар (таксистлар). Безгә кая очарга кушсалар, шунда очабыз. Безгә кемне алып барырга кушсалар, шуны алып барабыз. Менә шулай килеп чыкты, шул рейста экипаж составына Рөстәм эләкте. Онытмабыз, кайгырабыз», – дип язган Карен Новицкий «Telegram»да.

«Мине сакла, фәрештәм»

Евгений Пригожин һәм «Вагнер» җитәкчелеге белән бергә һәлак булган 29 яшьлек пилотның хатыны аңа: «Мине сакла, фәрештәм», – дип, социаль челтәрдә мөрәҗәгать иткән.

«Мин беләм, син барысын да күрәсең һәм ишетәсең. Минем иң яхшы, алыштыргысыз, яраткан кешем, нигә син мине калдырдың? Безнең шулкадәр күп планнар бар иде, тиздән кечкенә «кәримчиклар» тудырырга теләдек, миңа бер генә копияңне булса да калдырган булыр идең. Шуны бел: мин сине үлеп яратам һәм һәрвакыт яратачакмын! Син минем алтыным, төшемдә ешрак кил, мине сакла, минем сакчы фәрештәм. Син минем бар булганым, миңа, үземә генә, синнән башка бик авыр булачак, – дип, ачыктан-ачык язган яшьли тол калган хатын.

  • 23 августта Тверь өлкәсендә очкыч шартлау факты буенча РФ ҖК 263нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул һава транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу буенча алып барыла. Әлегә һава судносы һәлакәтенең рәсми сәбәбе юк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100