Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Кусимов белән иң соңгысы булып сөйләшкән дусты: «Гашыйк булырга курыктымы икән...»

Кичә яшь музыкант Артур Кусимовның үлеме турында билгеле булды. Элек Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимовның кинәт йөрәге тибүдән туктаган. Хушлашу залының ишеге төбенә җыелган халыкның берсе дә бу хәлгә әле дә ышанып бетми.

news_top_970_100
Артур Кусимов белән иң соңгысы булып сөйләшкән дусты: «Гашыйк булырга курыктымы икән...»
Фото: © Абдул Фәрхан / «Татар-информ»

Хушлашу мәрасиме уза торган зал ишеге төбенә яшьләр килә. Иҗатташлары, дуслары, туганнары – барысы да әкрен генә җыелышты. Эскәмиядә мәрхүмнең әнисе утыра. Ул бөтенләй икенче дөньяда кебек. «Сөйли башласам... Улымның җырларының сүзләре матур», – диде әнисе әкрен генә. Шуннан ул сүз әйтмәде. Аның янына яшь кызлар, егетләр килде, кочакладылар.

«Җир астында тагын 2 метр әле мин»

Артурның дусты Айгөл дә аны кочаклады.

Еладым, үзем дә ул төндә йоклый алмадым. Йөрәгем авыртты. Кем беләндер нидер булды, дип уйладым. Кем белгән инде. Без дуслар идек. 4-5 ел элек таныштык. Берара бик тыгыз аралаша, көн дә күрешә идек. Бик яхшы, ачык кеше иде. Гел язышып тора идек. Соңгы тапкыр ярты ел элек күрешкәнбездер инде. Аның дуслары күп. Бик аралашучан иде, – диде ул.

Артурның тагын бер дусты Илназ Садыйков та аның белән 2018 еллардан таныш булган.

2018 елдан дуслар идек без. Бик гади егет иде. Әйтергә дә авыр. Без гел аралашып тордык. Мин – Марат Яруллинның концерт директоры, шулай концертларда аралаша башладык. Коронавирус вакытында бергә спорт белән шөгыльләнә идек. Башта урамда шөгыльләндек. Аннан заллар ачылды, анда йөри башладык. Соңгы тапкыр яз көне күрешкәнбездер. Без бергә каен суы җыйдык. Ул әле шешәсен минем машинада онытып калдырган иде. Бик ярдәмчел, ачык, эчкерсез иде. Ышанып булмый, – диде ул. Илназ телефоныннан видео да күрсәтте. Артур аның дачасында көй уйный.

Бераз торгач, Илназ тагын бер видеоны күрсәтте. Анда алар спорт мәйданында. «Буе кыска булу турында: «Җир астында тагын 2 метр әле мин», – дип әйтә иде. Бик позитив иде», – дип куйды.

Артурның үлем сәбәбе – кинәт йөрәге туктау. Дуслары сүзләренчә, аның кан басымы төшкән. Хушлашуга килүчеләр арасында Бабек Мамердзаев бар иде. Ул да: «Мин ышана алмыйм, әле дә ышана алмыйм. Мин моңа ышана алмыйм», – дип пышылдады.

Хушлашу залына әни кешене ике яктан култыклап алып керделәр. Ишек артында хәзрәт сүзләре ишетелде. Дога кылдылар. Улының җәсәде артыннан әнисе чыкты. Аны ике яктан култыклап алып чыктылар.

«Абый-энекәш кебек яшәдек»

Артур, хәле начарайгач, якын дусты Азат Әбелханов белән элемтәдә торган. Кичтән берничә тапкыр шалтыратышканнар. Азат ул вакытта Буа районында авылда булган. Телефоннан аның тавышын иң соңгысы булып ишеткән кеше дә – Азат.

3 ел элек бер чарада безне Илназ Садыйков таныштырган иде. Шул көннән бирле без абый-энекәш кебек яшәдек. Без бер-беребезнең иртән нәрсә ашаганны да белә идек. Һәркөнне сөйләшә идек. Соңгы тапкыр аның белән мин сөйләштем. Кан басымы төшкән иде, гел сөйләшеп тордык. Кан басымы 70/40 булган. Табиб чакырткан булган. Икенче яртыда: «Братка, мин йокларга ятам. Сөйләшергә хәлем юк. Әни дә йоклый. Тыныч йокы», – диде. «Тыныч йокылар, торуга миңа шалтырат», – дидем. Мин авылда идем ул төнне. Казанга килүгә аның янына килермен, дип сөйләштек. Телефонның тавышын сүндереп куйганмын. Иртәнге өчтә әнисе шалтыраткан. Хәбәр итәргә теләгәндер инде. Мин иртән генә белдем. Шундый кайгылы хәбәр булды безгә. Сорап килми шул... Минем туган көн – 1 июль, аныкы – 2 июль иде. Гел бергә бәйрәм итә идек. Шимбә көнне видеоэлемтә аша сөйләштем. «Әйдә, минем белән авылга кайтабыз», – дидем. Ул, егылып, башын тырнаган иде. «Юк инде, әти-әниең янын беренче тапкыр кайтам, мондый килеш кайтып булмас. Синең өйгә мин, матур киенеп, күчтәнәчләр белән кайтырга тиеш», – диде. Кайта алмады.

Без бик якын идек. «Синнән дә якын кешем юк», – диде. Без серләрне бер-беребезгә сөйли идек. Шул 2-3 елда без бер-беребез өчен иң якын кешеләр булдык. Мин энекәш турында хыяллана идем, ул минем энем булды. Ул абыйсы булу турында хыялланган. Мин абый булдым.

Быел ул мине туган ягына алып кайтты. Әтисе янына зиратка алып барды. Анда әтисе белән сөйләшеп утырды. Хәзер әтисе янына кайта...

Бик әйбәт малай иде. Сүгенгәнен, әрләшкәнен, кешегә начарлык теләгәнен бер тапкыр күргән дә, ишеткән дә юк. Үземнең кәеф булмаса, «Брата-а-а-н, тынычлан», – дип, аркадан кагып куя иде. Ул тынычландыра белә иде, – дип сөйләде дусты.

Артур Казанда әнисе һәм сеңлесе белән яшәгән. Гаилә корып та өлгермәгән. «Өйләнәм, өйләнәм», – дип йөрде. Гашыйк булырга курыктымы икән, белмим», – диде дусты.

«Тәкъдир инде, егетләр, – дип кушылды продюсер, иҗатташ дусты Нияз Сабиров. – Якты, позитив, ачык, игелекле иде, теләсә кем белән уртак тел таба белде. Бервакытта да сәламәтлеккә зарланганы булмады, спортзалга йөри иде бит», – диде.

Артур Кусимовны иртәгә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100