Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова Украинада һәлак туганы турында: «Повестканы хатыны алган…»

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова Украинада һәлак туганы турында: «Повестканы хатыны алган…»
Гөлнара Тимерҗанова фотолары

Гөлнара Тимерҗанованың якын туганы махсус операциядә һәлак булган дип хәбәр иткән идек. Айдар җырчының әнисе ягыннан өченче буын туганы икән.

Айдар Башкортстанның Калтачы районы Күгәрчен авылында туып-үсте. Гомер буе бик тырыш егет булды. Авыл халкы бик хөрмәт итә иде үзен. Авылда яшәгән чакта туган ягы өчен тырышып, янып йөргән кеше. Мәчет салганда үзенең тракторы белән зур булышлык күрсәтте.

Соңрак гаиләсе белән Нефтекамскига күченде ул. Үзе Екатеринбургка барып, вахта ысулы белән эшләп йөри иде. Повестканы үзе эштә чакта китергәннәр, тормыш иптәше кул куеп алып калган…Кайтып, военкоматка бару белән үк мобилизацияләделәр үзен, энем 44 яшен окопта каршылады. Март аенда, каты сугышларда һәлак булган.

Энемнең ике баласы ятим калды. Берсенә 18 яшь, икенчесе 9 сыйныфта укый. Кичә Нефтекамскида Айдар энем һәм бер капитан белән хушлашу мәрасиме булды. Алар икесе бергә хезмәт иткәннәр, икесе бер үк көнне һәлак булганнар.

Айдар энемне үзенең туган авылына алып кайтып җирләделәр. Айдарның да, хезмәттәшенең дә урыннары оҗмах түрләрендә булсын», - диде ул.

 

Фото: © Гөлнара Тимерҗанова фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100